7


  • Учителю
  • Конспект урока 'Әфган юллары буйлап. . . '

Конспект урока 'Әфган юллары буйлап. . . '

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес барышы.

Салмак көй яңгырый (аудиоязма).

1. Оештыру өлеше.

15нче февраль - сугышчы - интернационалистларны искә алу көне. Совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгаруның 20 еллыгына багышланган Дәресебезне башлыйк.

Әфганистан. Каян килеп керде соң телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз. Килеп керде дә, барыбызны да сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте.

Әлеге сугыш хакында озак вакытлар бернәрсә дә белгертмәделәр, әмма моңардан улллары һәлак булган аналарның кайгы-хәсрәте кимемәде.


Салмак көй яңгырый (аудиоязма).

2. Актуальләштерү.

... Әфганистан. Совет энциклопедиясе бу ил турында түбәндәге мәгълүматны бирә.

Гомуми мәйданы 647 мең кв.2;

1982 елда автомобиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә.

16 млн. Халыкның күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара.

Төп һөнәре - терлекчелек. Күпчелек халкы - көтүче.

" Бөтендөньяда тынычлык һәм демократия өчен ару-талу белмәс көрәшүче" Леонид Брежнев Әфганистанга совет гаскәре кертелү турындагы хәбәрне үзәк телевидение буенча шәхсән үзе 1979 елның 27 декаберендә игълан итте. Совет халкы коточкыч адымның асылын аңламады, чөнки Әфганистан темасы матбугат һәм халыктан корычтай ныклы кара пәрдә артына яшерелде.

1980 елда Әфганистан җирендә 1500, 1981 елда - 1300, 1982 -дә 2000гә якын совет сугышчысы һәлак була, яралыларның саны уннарча меңгә җитә.

1983 елда 1500, 1984 елда 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына кургаш "кәфенлеккә" төренеп кайта.

1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады. Ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганистан чиген атлап чыкты.

"Тантаналы марш" безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рзвешендә әйләнеп кайтты.

Әфган сугышы төгәлләнмәде, чөнки аналарның күз яшьләре бүгенгечә кипми, ә йөрәкләрендә авыр яра гомер буе төзәлә алмаячак.

ТР-сы Әфган сугышында менә дигән 257 егетен югалтты. Ун елдан артыкка сузылган бу сугыштан җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны бихисап.


Равил Файзуллинның "Кичер кайта алмавымны" шигыреннән өзек укыла.

Кичер, әнкәй, кичер Барсын илгә бирдем,

Кайта алмавымны! Ни бар көчем булды.

Чит ил туфрагында Һәлак булуым да

Ятып калганымны. Халкым өчен булды.


Язмышымны белми Кичер, әнкәй, кичер

Озак көткәнсеңдер. Кайта алмавымны!

"Кайтмый калмас ул", - дип Чит ил туфрагында

өмет иткәнсеңдер. Ятып калганымны.


Салмак көй яңгырый (аудиоязма). Роберт Шәймәрдәнов шигыре яңгырый.

Кайтарыма бер ай калганда

Дошман тубы өзде гомеремне.

Кичерегез, газиз туганнарым,

Әйталмадым соңгы гозерне.


Әфганистан, ташлы туфрагыңа

Ятып калды тәнем мәңгегә.

Мәңгелеккә ятып калганыма

Гаепле соң хәзер кем генә?

Әнкәемнең ап-ак чәчләренә

Гаепле соң хәзер кем генә?


Түз, күз нурым, тиздән күрешербез, дип

Язган идең соңгы хатыңда.

Хуш, Әнкәем, сине күралмыйча

Ятып калдым таулар артында,

Ятып калдым таулар артында.


Һәркемгә мәгълүм, сугыш корбаннарсыз булмый. Яу булып үткән урыннарда туганнар каберлекләре дә, аерым каберләр дә кала килгән.


Мин зиратка керәм,

Алда - каберлекләр...

Берәү, икәү, өчәү... егерме...

Тукта, Кызыл йолдыз куелганы

Солдат каберлеге түгелме?


Яшь агачлар үсә өстендә,

Ак чәчәкле венок куелган.

Ә исеме җуелмаслык итеп

Мәрмәр ташка тирән уелган.

Якынрак килеп укыйм,

Дулкынлана минем йөрәгем.

Мондый тыныч көндә ник үлде икән? -

Мин ни уйларга да белмәдем.


Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең исемен, алар турындагы мүгълүматны җентекләп укысак, туган илгә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак якташларыбызга карата сагыш һәм әрнү хисе түгел, бәлки аларның " намус" һәм "хәрби бурыч" төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану хисе кичерәбез.


3. Төп өлеше.


Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Хәрби бурычын үтәгәндә, аналарның кан-яшен түктереп беренче булып Тәтеш районныннан Тоншермадан Геннадий Илюшкин һәлак булды.

("Тетюшане дорогами Афганистана" дигән китаптан алынган материалны укучылар тәрҗемә итеп сөйлиләр)




Дәресебез бу өлеше Әфган сугышында һәлак булган якташларыбызга багышлана.



Әфган сугышыннан барлыгы биш якташыбыз әйләнеп кайтмады, шуларның икесе Олы Торма авылыннан.



Тәтеш 1нче урта мәктәпне тәмамлаган егетләребез дә бу кан койгыч сугышта катнашты. Шуларның берсе

Тын кал, иптәш!

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең-кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.


( 1минут тынлык.)

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Сугыш... Ун ел буе дәвам иткән сугыш... Күпме кешеләрнең гомерен өзгән каһәр суккан сугыш... Безнең республика территориясеннән чакырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Күп кенә каһарман һәм батыр егетләр бүләкләргә лаек булды. 250 сугышчы - төрле орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләкләнде.


Шушы каһарманнар арасында безнең кунагыбыз - Гафуров Эльбрус Ибраһим улы була. Тумышы белән ул күрше Кама Тамагы районы Кызыл Юл поселыгыннан.

Армиягә кадәр Казан шәһәрендә укыган.

28 март 1982 елда медкомиссияне үтә, 1 апрельдән Казан шәһәреннән армия сафларына алына. 28 июньнән ул ут эчендәге Әфганстанда була. 1982 елның 28 июньнән 1984 елның 10 сентябренә кадәр Әфган җирендә...

Эльбрус Ибраһим улы сугышчан заданиеләрне намус белән үтәгәне өчен медальләр белән бүләкләнүе аның хәвефле хезмәтне батырларча башкаруы турында сөйли диеп уйлыйм.

Медальләр ---- «Воину - интернационалисту от благодарного афганского народа», «70 лет Вооружённых Сил СССР»; Грамотой Президиума Верховного Совета СССР «Воину - интернационалисту».


Хәзер сүзне кунагыбызга бирик. Гафуров Э.И. хәрби хезмәт, хәрби буррыч төшенчәләре турында, егет кеше өчен мөһим булган гамәлләр турында сөйли.


  • Дөньяда нинди көч гап-гади кешеләрне батырлыкка илтте икән?

  • Батырларның бөеклеге нәрсәдә?

  • Сугыш кырында үлем белән күзгә-күз очрашканда калтырап төшмәс өчен, палач балтасы астына баш салганда елмаер өчен нинди көч кирәк?

  • Мондый көчле рухлы егетләрне гап-гади әниләр ничек тәрбияләп үстерде икән?


Әфган сугышы турындагы кадрларны карау.


Сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егет Чечня җирендә ятып калды. Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте...

Солдатка китә егетләр,

Үз илен саклар өчен,

Ватан терәге - ир дигән

Исемне аклар өчен.


Күкләребез һәрчак аяз булсын,

Солдат бүтән утка кермәсен

Бәхетебезне алып китә торган

Язу әтиләргә килмәсен.


5. Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, Җирне матурайту өчен яратылган. Изге эшегездә уңышлар юлдаш булсын!

Килгән кунакка чәчәк тапшыру, класстагы ир-егетләрне Ватан Саклаучылар көне белән тәбрикләү.


МГБУ "Тәтеш шәһәре 1нче урта гомуми белем мәктәбе"

Әфган

юллары

буйлап...

10нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.


Укытучы: Гомәрова Р.Ф.


20.02.2009.


Максат.

-Укучыларга Әфганистан сугышы һәм аның илебез халкына алып килгән югалтулары

турында төшендерү ;

- укучыларның иҗади сәләтен, мөмкинлекләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү;

- патриотик тәрбия бирү;

- сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

- туган як турындагы материалларны куллану аша балаларда милли үзаң булдыру;


Җиһазлау.

"Тетюшане дорогами Афганистана" дигән китап;

Әфганистан сугышында һәлак булган якташларыбыз портретлары;

Любэ группасының "Давай за..." җырының караоке язмасы;

"Последний солдат" фильмы видеоязмасы;


Метод һәм алымнар.

Укытучы сүзе, өстәмә материалларын кулланып әңгәмә үткәрү, тәрҗемә итү, сәнгатьле

уку, укучылар чыгышы, үзара фикер алышу, фильм карау.


Яңа педагогик технологияләр: компьтер, интерактив тактаны кулланырга мөмкин

Миили-төбәк компоненты:

Районыбызның әдәби һәм мәдәни мирасын барлау, мәгълүматлар туплау.


Дәрес тибы: дәрес - әңгәмә


Предметара бәйләнеш: тарих, география.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал