7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку 'Кая? Соравы һәм аңа җавап формасы' (2 класс русскоязычная группа)

Урок по татарскому языку 'Кая? Соравы һәм аңа җавап формасы' (2 класс русскоязычная группа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"8 нче гомуми белем бирү мәктәбе"

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе







Ачык дәрес

2 нче сыйныф рус төркеме татар теле

Тема: Кая? соравы һәм аңа җавап формасы




I кв. категорияле

татар теле укытучысы

Мөхәммәтова Эльза Илгиз кызы





Яр Чаллы

2015

Татар теле 2 нче сыйныф

Тема: Кая? соравы -га/-гә; -ка/-кә кушымчалары. 2 класс

Максат: 1. Белем бирү максаты: Кая? соравы -га/-гә; -ка/-кә кушымчаларының җөмлә төзелешендә тоткан урыны, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру

3. Тәрбияви максат: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗәнова Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус балалары өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2013.


Дәрес барышы

I. Оештыру.

1. Исәнләшү.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, кунаклар!

(Исәнмесез, хәерле көн!)

Укытучы: Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп, дәресебезне башлыйк! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар)


  • Укучылар, безгә дәрескә бүген тагын Аю дус килде. Сезгә төрле биремнәр алып килде.

II. Актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.

Син кайда яшисең? (2, 3 бала укый)

Мин Мамадышта яшим.
Мин Чистайда яшим.
Мин Әлмәттә яшим.
Мин Бөгелмәдә яшим.

Укытучы: Кайчан -да/-дә, -та/-тә аффиксларын кулланабыз. Алар кайчан кулланылалар?

-.......

- У нашего "Солнышка" открылись лучики с аффиксами -да/-дә, -та/-тә

Яңа тема

  • Сүзләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

Стадион

Парк

Өй

мәктәп

  • Беренче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

(Нәрсә?)

Җөмләләрне укыйбыз:

Дима стадионга бара.
Ләйсән өйгә бара.
Укучылар мәктәпкә бара.
Балалар паркка бара.

  • Сравнивая с доски найдите похожие слова. Рабатаем в группах. Соңыннан тикшерү.

  • Икенче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

(Кая?)

  • Ребята, как вы думаете сегодня на какой вопрос будем отвечать? Какая тема будет на уроке?

(Будем отвечать на вопрос кая? И соединять окончания к словам)

(Узнать правописание окончаний в словах)

  • Что общего в этих словах?

(Одинаковая основа) (Тамырлары бертөрле).

  • Найдите основу слов и обозначьте. (Сүзләрнең тамырын табыгыз).

  • Ә нәрсә өстәлде? Что добавилось?

(Кушымчалар).

  • Нинди кушымчалар?

(-га/-гә, -ка/-кә кушымчалары).

  • Меняют ли эти окончания смысл слов?

(Нет. Не меняют)

  • Что они обозначают?

(куда-то направляется)

- У нашего "Солнышка" открылись лучики с аффиксами -га/-гә, -ка/-кә

  • Аю дус алып килгән биремнәрне үтибез. Матур конвертта җөмләләр язылган, нокталар урынына -га/-гә, -ка/-кә кушымчаларын ялгагыз. (Вставьте нужные окончания)

(Работа в парах)

Катя өй... бара.
Оля бәйрәм... бара.
Витя мәктәп... бара.
Дима стадион... бара.
Әни кибет... бара.
Саша парк... бара.

Биремне тикшерәбез.

  • Балалар, бу кушымчалар ни өчен кирәк? (для чего нужны эти окончания)

  • Ребята, подумайте и скажите друг-другу. Работаем в парах с партнёром по плечу. Каждому по 10 секунд

  • Для чего нужны эти окончания?

Фронтально сорарга. ( Для связи слов) (Сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен.)

ФИЗМИНУТКА

Аю дус белән сүзләр әйтәбез. Аффиксларны үзегез өстисез. -га/-гә - чүгәлисез, -ка/-кә - сикерәсез .


Дәфтәрләрне ачабыз. 2 юл калдырып числоны язабыз. Матур, төз утырабыз.

  • Матур конвертны ачабыз. Рәсемнәр

  • А теперь каждый составит предложения по рисунку из двух реплик используя вопрос

кая? и запишет в тетради.

  • Сейчас читайте свой диалог.

( -Син кая барасың?
-Мин стадионга барам.)


Слайд №8 (шәһәрләр)

  • Балалар, сезнең алдыгызда 4 шәһәр. Башта сайлагыз. Сез бу шәһәрләргә кунакка барасыз ди. Сез әйтергә тиеш сез кая барасыз?

  • Спрашивайте друг у друга куда он едет?

  • (Саша, син кая барасың?)

(Мин Мамадышка барам.)

  • Рәхмәт. Урыннарыгызга утырыгыз.

III. Рефлексия.

  • Балалар бүгенге дәрестә нинди сорауга җавап бирдек?

(Кая? соравына)

- Кая? соравына җавап биргән сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

(-га/-гә, -ка/-кә кушымчалары)

  • Кайчан -га/-гә кушымчалары ялгана?

(После звонких согласных -га/гә).

(После гласных -га/-гә)

  • Кайчан -ка/-кә кушымчалары ялгана?

(После глухих согласных -ка/кә)

  • Для чего нужны эти окончания?

( Для связи слов) (Сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен.)

  • Что обозначают эти окончания?

(Куда-то идет, направляется)

Өй эше.

  • Өй эше бит 30, 6нчы күнегү.

Билгеләр кую.

Укучылар, өстәлдән смайликларыгызны алыгыз һәм үзегезгә билге куегыз.


Сезгә зур уңышлар телим. Дәрес бетте, сау булыгыз.






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал