7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку на тему 'Казань-город старинный' (8 класс)

Конспект урока по татарскому языку на тему 'Казань-город старинный' (8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Проект- урок по татарскому языку для русскоязычных учащихся “Чал тарихлы Казаныбыз” составлен как итоговый урок по теме «Очрашу урыны Казан» по учебнику Ф.С.Фәизовой, В.А.Яковлевой «Татарча да яхшы бел». Урок построен в игровой, увлекательной форме, как состязание, с
предварительный просмотр материала



Чал тарихлы Казаныбыз.

(Ф.С.Фәизова, В.А.Яковлева «Татарча да яхшы бел» дәреслеге буенча , 8 нче сыйныфта рус телендә сөйләшүче балалар өчен)



Максат.1) Укучыларда Казан шәһәре турында белемнәрен тирәнәйтү һәм гомимиләштерү.

2) Дәрестә алган белемнәргә нигезләнеп сөйләм телен һәм иҗади эшләү мөмкинлеген үстерү.

3) Татарстан башкаласы -Казан шәһәренә кызыксыну уяту, горурлык хисе тәрбияләү .

Җиһазлау. Казан шәһәре картасы, Казан шәһәренең истәлекле урыннары буенча слайдлар, биремле карточкалар, ком сәгате, магнитофон язмасында Казан турында җыр (Р.Валиева сүз., Б.Болгари муз.).


Дәрес барышы.


I. Оештыру моменты.

Бүгенге дәресебезнең максаты Казанның тарихи үткәне , бүгенгесе турында сөйли белү, Казан шәһәре белән горурлану.

Дәресебез традицион булмаган уен-ярыш дәресе "Чал тарихлы Казаныбыз" дип атала. Дәрестә без үзебезнең тапкырлыгыбызны, зирәклегебезне һәм белемебезне күрсәтербез.

Ярыш булгач жюри да була (жюри әгъзалары белән танышу).

Командаларга сүз. (Командаларга үзләре белән таныштыралар, бер-берсен сәламлиләр).

Дәрес 6 турдан тора (тактада язылган) Һәр турда биремнәр.Уңышлар сезгә!



I тур - Башваткыч


II тур-Ромашка

IV тур-

Белем аукционы


III тур- Блиц-турнир


V тур- Белгечләр



VI тур- Экскурсовод


Беренче тур "Башваткыч -кем тизрәк укый?". (төркемнәрдә эшләү)


Башны эшләтик

Тиз генә чишик.




-Кайсы төркем бу башваткычны тиз генә укып бирә , шул җиңүче.

(Казан -Татарстанның башкаласы.)

Икенче тур"Ромашка".

Казан-ул башкала. Казан тагын нинди шәһәр? Ромашка таҗларына Казанны билгеләгән сүзләр язырга.



(Төркемнәрдә эш : Казан-матур,чал тарихлы, күпмилләтле, мәдәни, фәнни һ.б. сүзләр язалар һәм чиратлашып әйтәләр, кем соңгы сүзне әйтә, шул җиңүче санала))

-Казанның ничек барлыкка килүе турында бик күп риваятьләр бар.Әле бүген дә шәһри Казанның һәм аның халкының килеп чыгышы хакында бәхәсләр бара.Шуңа күрә галимнәр һаман эзләнә, яңадан-яңа табышларга юлыга.

Кыз бала тын гына суга

Чумдырган казанын.

Һәм шуннан калыккан

Ул минем Казаным,-дигән юлларга риваять кенә булса да кайчак та ышана башлыйбыз. Казанның ничек барлыкка килүе турында риваять тыңлау сөйлиләр (Һәр команданың капитаны чыгыш ясый).

-Казанның ничек барлыкка килүен белдек.Ә Казанның тарихын , мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сорауларга җавапларны беләбезме?

Өченче тур "Блиц-турнир".


Бирелгән вакыт эчендә (ком сәгате куела) сорауларга җавап бирергә.Кем күбрәк сорауга җавап бирә, шул җиңүче (дөрес җавап өчен фишка бирелә)

«Сөембикә оныклары»



«Дуслык»

1

Казан сүзе нәрсә аңлата?

Казанга кайчан нигез салынган?

2

Казан башында нәрсә бар?

Казан артында нәрсә бар?

3

Казан шәһәре нинди елга буенда урнашкан?

Казан шәһәре Идел елгасының кайсы ярында урнашкан?

4

Казанда ничә административ район?

Казанда ничә профессиональ театр?

5

Казанның истәлекле урыннарын әйтегез.

Казанның тарихи һәйкәләрне әйтегез.

6

Милли музей кайчан ачылган?

КДУ кайчан ачылган?

7

Салих Сәйдәшев кем ул?

Габдулла Тукай кем ул?

8

Хәзерге Кремль урамының исеме ничек аталган?

Хәзерге Бауман урамының исеме ничек аталган?

9

Сөембикә манарасы турында нәрсә беләсез?

Милли музей турында нәрсә беләсез?

10

Иң борынгы уку йорты.

Казанның иң озын урамы.

11

Опера һәм балет театры кем исемен йөртә?

Татар дәүләт академия театры кем исемен йөртә?

12

Казан гербында нәрсә сурәтләнгән?

Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

13

Казан кремле янында кемгә һәйкәл куелган?

Опера һәм балет театры кемнәргә һәйкәл куелган?

14

Җәй башында үткәрелә торган милли бәйрәм?

Татар халкының баллы милли ашы?

15

Нинди музейларны беләсез?

Нинди югары уку йортлары беләсез?

16

Ирләрнең милли аяк киеме.

Татар хатын -кызларның милли баш киеме.

17

И Казан,моңлы Казан,

дәртле Казан,

нурлы Казан...Бу поэтик юлларның авторы кем?

Мин фикер яктан -Түбән Новгородтан,

ә рухи яктан Казанда тудым.Бу сүзләрнең авторы кем?

18

Казанда күпме кеше яши?

Казанда күпме милләт вәкиле яши?

19

Казан университетының беренче ректоры кем?

Бөтен дөньяга танылган татар балетмейстеры?


Күп кенә сорауга җавап бирдегез, афәрин.


Дүртенче тур" Белем аукционы"

Казандагы истәлекле урыннарны, атаклы кешеләрне танып әйтергә.

(слайдлар күрсәтелә - чиратлашып әйтәләр).


Бишенче тур"Белгечләр".

-Һәр "йортның" үз исеме бар («Истәлекле урыннар», «Театрлар», «Һәйкәлләр», «Музейлар»тәрәзәләре ачык. Казанда нинди «Истәлекле урыннар», «Театрлар», «Һәйкәлләр», «Музейлар» бар, шуларның исемнәрен ачык тәрәзәләргә туры китереп язарга (төркемнәргә карточка- бирем таратыла , эшләп бетергәч чиратлашып әйтәләр, кем соңгы сүзне әйтә шул җиңүче). Кушымта №1


Соңгы тур -алтынчы"Экскурсовод"

-Сез беләсез, укучылар, Казанда төрле экскурсияләр оештыралар. Сез дә бүген экскурсовод ролендә. Рәхим итегез! (Һәр төркемнән, алдан әзерләнгән, 2 укучы презентация буенча Казан шәһәре турында сөйли)


Йомгаклау.

Сүзне жюрига бирәбез.Җиңүчеләр билгеләнә.Билгеләр куела Казан турында җыр яңгырый.Укучыларны ашханәдә гөбәдия белән сыйлау


Кушымта№1









.


















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал