7


  • Учителю
  • Научно-исследовательская работа.Татар музыкасының даһие- Салих Сәйдәшев

Научно-исследовательская работа.Татар музыкасының даһие- Салих Сәйдәшев

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



















Фәнни-эзләнү эше

Тема: Татар музыкасының даһие- Салих Сәйдәшев

































Эчтәлек



Кереш......................................................................................................... 3-4 бит

Төп өлеш.

Татар музыкасының даһие................................................................... .. 5-13 бит

1. Яшьлек еллары........................................................................................5-7 бит

2. Салих Сәйдәшев- профессиональ музыкант......................................8-10 бит

3.Сагышлы еллар.....................................................................................11-13 бит

Йомгаклау.................................................................................................14-15 бит

Әдәбият исемлеге..........................................................................................16 бит

Кушымта..........................................................................................................













































Кереш

Бөек композитор һәм музыкант Салих Сәйдәшев-ХХ гасырның беренче яртысында татар халкының милли-мәдәни яңарышы күгендә балкып янган якты йолдыз. Ул - татар профессиональ музыкасына нигез салучы; дистә елларга алдан аның үсеш юнәлешләрен билгеләүче. Аның музыкаль даһилыгы гаҗәеп мелодизм, сулыш җиңеллеге, образлы фикер йөртү тирәнлеге, колачлы эчтәлеге, демократизмы һәм аңлаешлылыгы белән аерылып тора. Татар музыка мәдәниятендә Сәйдәшев кебек гадәттән тыш сәләтле шәхеснең булуы яңарыш үсеше юлына баскан татар милләтенең өлгергәнлеген раслый. 22 яшьлек Сәйдәш Татар дәүләт театрында дирижерлык пультына баса һәм асылда бернинди көчәнүсез милли сәнгать сәхнәсендә музыкаль драма жанрын тудыра. Ә бит музыкаль спектакльләр (мюзикллар) ХХ гасыр дәвамында илнең әйдәп баручы театрларында төп урынны тоттылар. Музыкаль театр жанрында иҗат иткән Штраус, Зуппе, Бернстайн кебек атаклы композиторлар белән беррәттән куерлык бу татар егете кем соң ул? Кайдан аңа шулкадәр моң, талант килгән? Ни өчен шундый бөек композитор гомеренең соңгы елларында эшсез кала, аның музыкасы тәнкыйтьләнә? Шушы сорауларга җавап табу өчен без Салих Сәйдәшевның тормыш юлы һәм иҗатына мөрәҗәгать иттек.

Фәнни-тикшеренү эшебезнең темасын " Татар музыкасының даһие "дип атау бер дә очраклы түгел, әләттә. Чөнки театрда беренче ун ел эшләү дәверендә генә дә Салих Сәйдәшев 36 спектакльгә музыка яза, татар сәнгате сәхнәсендә чын җәүһәрләр иҗат итә. Даһи буларак, Сәйдәшев туган халкы мәдәниятына ыргылып килеп керә, үзенең ялкынлы иҗаты белән тамашачыларның мәхәббәтен казана.

Бу теманы без актуаль дип саныйбыз, чөнки Сәйдәшев сәнгате мәңгелек, шуңа күрә дә бүгенге җыр язучы композиторларга кемнән өйрәнергә үрнәк бар. Сәйдәшев кебек мәгълүм фигуралар, ориентирлар һәр милли мәдәнияттә дә юк әле, һәм музыка иҗатының андый хәзинәсеннән файдаланмау гөнаһ булыр.

Бу теманы сайлавыбызның төп максаты - Салих Сәйдәшевның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү, өч чорга бүлеп тикшерү. Моның өчен композиторның тормыш юлы һәм иҗатын, музыка өлкәсендәге уңышлары һәм гомеренең сагышлы елларын өйрәнеп, сәбәпләрен ачыклау, өч чорга бүлеп тикшерүне бурычыбыз итеп саныйбыз.

Бу бурычка ирешү юлында безгә Салих Сәйдәшевның иҗаты, тормышы турында язылган байтак истәлекләр, мәкаләләр белән танышырга туры килде. "Салих Сәйдәшев турында истәлекләр" җыентыгы - шуларның берсе. Аның турында дуслары, туганнары һәм аны күреп белгән замандашларының истәлекләре тупланган әлеге китап әдипнең тууына 80 ел тулу уңае белән чыгарылган. Ф.Әмирханның бөтен тормышы чагылыш тапкан бу китапта без үзебезне кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптык.

Эш барышында кулланылган методлар: эзләнү, чыганаклар анализы, синтез, күзәтү.

Эшнең структурасы.

Фәнни эшебез кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан (презентация) тора.







































Төп өлеш

1. Яшьлек еллары.

Сәйдәш музыкасы Штраус, Моцарт музыкалары белән бер рәттә тора. Гади сәүдәгәр гаиләсендә туган татар малаена каян шулкадәр моң килгән соң? Хәтергә ирексездән композиторның әнисе Мәдхүбә апаның истәлекләре искә төшә. "Таң атып килә.Кояш чыгар вакытка да күп калмаган.Тәрәзәмне ачып җибәрсәм,сирень ботагына сандугач килеп кунды да, өзелеп-өзелеп сайрап җибәрде. Ул сайрый, мин мөкиббән китеп тыңлыйм. Очып кына китмәсен иде дим, имеш, шуңа тәрәзә яныннан читкәрәк барып басарга уйлыйм. Китим дип талпынуга, карынымдагы балам кисәк тибенеп куйды һәм мин уянып киттем, һәм тиздән чынлап та, иягендә кечкенә генә чокыры булган зәңгәр күзле сандугачымны дөньяга китердем" дип сөйли ул үзенең бер истәлегендә.

Композиторның әтисе Җамалетдин- безнең якташыбыз, тумышы белән Биектау районы Әбрә авылыннан була. Ул каты салкын тиюдән, Салих туарга бер-ике атна калгач, үлеп китә. Үләр алдыннан, үзенең гаиләсен кайгыртуны һәм сәүдәгәрлек эшен дәвам итүне үзе тәрбияләп үстергән приказчигы һәм ярдәмчесе Хамитов Насретдингә тапшырып калдыра . Җамалетдиннең, Насретдин канаты астында гаиләм интекмәс, дигән ышанычы торган саен аклана бара. Яхшы күңелле, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, гадел һәм табигатьтән зыялы бу кешене барысы да ярата. Менә шул кешенең җылысы һәм мәрхәмәте белән сугарылган гаиләдә , йомшак күңелле , игътибарлы хатын-кызлар даирәсендә унбер яшенә кадәр үсә Салих. Насретдиннең гаиләсе, барлык туганнары белән җыелышып, гармунда уйнарга яраталар. Ул елларда татар тормышының аерылгысыз бер өлеше- гармун күбрәк хатын-кыз кулында булган. Туганнарының күбесе, кызлар да, хәтта Рауза апа үзе дә бик матур итеп гармунда уйнаган. Күрәсең, Салих та нәкъ шушы вакытта гармунда уйнарга өйрәнә . Әнисе ягыннан туган апасы Мәрьям Рафикова Салихны ничек итеп гармунда уйнарга өйрәтүе турында сөйли. "Мин кечкенә Салихның бармакларын үз бармакларыма бәйләп, алдыма утырта идем дә икәүләп әкрен генә, ашыкмыйча гына нинди дә булса көй уйный идек. Минем бармаклар белән бергә аның бармаклары да, көй тактына, тизлегенә туры китереп, гармун бакаларына баса иде. Бер көйне берничә мәртәбә кабатлаганнан соң ул инде үзе уйнап китә иде. Шулай итеп, Салих тиз арада гармунда уйнарга өйрәнеп китте "дип искә ала ул. Шушы вакыттан бирле аның иң яраткан шөгыле гармунда уйнау була. Сабантуй вакытлары җитсә , ул гармунны кулыннан да төшерми. Без моны Мәгъсүм Латыйфуллинның "Сәйдәшнең балачагы" дигән әсәрендә дә күрәбез. Җиде яшьлек Салих әтисенең туган авылы Әбрәдә, Сабан туенда, бөтен халыкны таң калдырырлык итеп гармунда уйный. Моңлы көйне дә, дәртле көйне дә сыздырып, әтисенең авылдашларын гаҗәпкә калдыра ул. 8-9 яшендә аны туганнары сәүдә эшенә тартып карыйлар, әмма ул сату эшен яратмый. ,, Беләсеңме, әни , мин кибеткә башка бармыйм, мин музыкант булачакмын,- ди Салих.

1912 нче елда Сәйдәшнең апасы Әминә Шиһаб Ахмеров исемле кешегә кияүгә чыга. Бу туй шуның белән дә үзенчәлекле: анда кияү егетенең иң якын дусты буларак, Габдулла Тукай катнаша. 11 яшьтән соң Сәйдәшнең яшьлек еллары апасы Әминә, җизнәсе Шиһаб Ахмеровлар гаиләсендә уза. Ул Шиһабны әтисе урынына күрә. Шиһап Әхмеров Салихка дөрес юл күрсәтүче була. Ул менә нәрсә ди: ,,Мин аңарда музыкаль сәләт барлыгын күрдем һәм уңайлы шартлар тудыру өчен, кулымнан килгәннең барын да эшләргә булдым. Салихны бөтен йорт эшләреннән азат иттек ,өйгә пианино алдык".

Бу вакытларда җизнәсе күренекле җурналист булып санала. Ул иң беренче "Мәктәп" җурналының баш редакторы. Бу журналның бүгенге көндәге исеме " Мәгариф " журналы. Шиһаб "Матбугатчылык тарихы" монграфиясенең, шулай ук бик күп китаплар, газета-журналлардагы мәкаләләр авторы да. Җурналист кеше буларак Ахмеровлар өенә еш кына ул чактагы алдынгы фикерле кешеләр: композиторлар, язучылар, шагыйрьләр, актерлар җыела. Салих әкеренләп , сәнгать кешеләре белән аралашып , үз юлын таба. 13 яшендә үк Сәйдәш ныклап рояльдә бик матур моңлы көйләр чыгара башлый. Аларга кунакка килгән кешеләр җыелышып аңың әсәрләре тыңлыйлар. Салихның кечкенә булуына карамастан, алар Габдулла Тукай белән бик нык дуслашып китәләр. Тукай аның гармунда, рояльдә уйнаганын исе китеп сәгатьләр буе тыңлап утыра торган була. Тукайның "Шәп уйный бит, каһәр! Музыкант булыр" дигән уйлары дөреслеккә аша.

Жизнәсе аны төрле клубларга, кичәләргә, очрашуларга рояльдә, гармунда уйнарга ияртеп йөртә торган була. Яшьлек еллары әкренлән узып китә.

Балачагы һәм яшьлек еллары әтисез үтсә дә, Салихка һәрвакыт ярдәм итүче, аны яратучы әнисе, туганнары, җизнәсе була. Ул әйләнә- тирәсендәге кешеләр ярдәмендә музыка серләренә төшенә, аңа гашыйк була. Салихның табигый сәләтенең югалмыйча әйбәт кенә үсүендә атаклы татар меценаты Шиһап Әхмәровның һәм аның гаиләсенең хезмәте бик зур. Әйе, Салих бәхетле булган, чөнки аңа музыкант булып үсәр өчен барлык мәдәни-музыкаль шартлар да тудырылган, Габдулла Тукайны күреп белгән, аның белән якыннан аралашкан.



















































2. Салих Сәйдәшев- профессиональ музыкант.



Салих Сәйдәшевка күренекле композитор Заһидулла Яруллин музыка белемнәрен бирә. Искиткеч талантын күреп, ул кечкенә Салихны музыка коралларында уйнарга өйрәтә, анда халык җырларына мәхәббәт уята, көйләр язарга дәртләндерә. Шулай итеп, профессиональ белемгә Салихка юлны Заһидулла Яруллин ача. Салихның профессиональ музыкант булып формалашуында Казан музыка училиәесының һәм Мәскәү консерваториясенең зур ролен билгеләп үтәргә кирәк. 1916 -1922 нче елларда ул кем генә булып эшләми: оркестрда музыкант- башкаручы, музыка мөдире, дирижер. Шушы елларда аның композиторлык эшчәнлеге башлана, аның тарафыннан күп кенә драматик әсәрләргә музыка иҗат ителә, осталыгы, профессиональлеге әсәрдән әсәргә камилләшә бара. Ул 60 тан артык спектакльгә музыка яза. Шулар арасыннан "Зәңгәр шәл", "Кара урман", "Өмә" җыры," Наемщик" музыкаль драмасыннан Батырҗан һәм Гөлйөзем арияләре. Галиябану" , "Асылъяр" , "Балдызкай" җырлары, "Чын мәхәббәт" халык арасында киң тарала. Аларны халкыбыз бүгенге көндә дә яратып тыңлый һәм башкара.

Салих Сәйдәшев иҗатыннан һәрвакыт сафлык һәм яңалык бөркеп тора. Аның музыкасы һәммәсен колачлый, ул чикләрне белми. " Шәрекъ биюе"н яки "Әдрән диңгез"не тыңлап. Ирексездән Истанбул һәм Каһирә манараларын күз алдыңа китерәсең, мөселман Көнчыгышы үзенчәлеген тоясың. Бу әсәрләре белән Сәйдәш татар музыкасына гадәти булмаган яңа интонацияләр, үзенчәлекле яңалыклар кертте.

Салих Сәйдәшев татар театры сәхнәсендә яңа жанр - музыкаль драма жанры барлыкка китерә. Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл", "Ил" ,"Кандыр буе", Таҗи Гыйззәтнең "Наемщик" әсәрләре Сәйдәшнең иң мөһим иҗат җимешләре булып санала, чөнки бу әсәрләрдә аның композиторлык таланты тулысынча ачыла. "Зәңгәр шәл" пьесасы татар халкы өчен зур ачыш була. Театр аншлагының нәрсә икәнен Сәйдәш шушы спектакльдән соң гына аңлый һәм нәкъ шул 1927 нче елда "Зәңгәр шәл"нең мәңгелек спектакль икәненә нәтиҗә ясала. Бу спектакль бүгенге көннәргә кадәр Камал театрының визит карточкасы булып килә. Аның иҗатындагы тагын бер мөһим вакыйга- Кәрим Тинчуринның "Казан сөлгесе" пьесасына язылган музыка. Татар театры сәнгате тарихында мәгълүм драматург Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевның иҗади дуслыгы аерым бер урын тота. Кәрим Тинчурин 1937 нче елда репрессиягә эләккәч, Сәйдәшев сәхнә сәнгате дустын һәм көрәштәшен югалтуны бик авыр кичерә.

1920-30 нчы елларда Сәйдәш музыкасы халкыбыз рухи тормышының үзәгендә тора. Аның әсәрләре радиодан, сәхнәләрдән яңгырый. Радионың әдәби редакторы Шамил Усманов музыкаль редакция булдыруда ярдәм сорап, Сәйдәшевкә мөрәҗәгать итә. " Без, әлбәттә, аның вакыты юклыгын, театрда эшенең күплеген яхшы аңлый идек. Шулай да, радио студиясенең татар театры бинасында урнашкан булуын исәпкә алып, уңай җавапка өметләндек, һәм, чынлап та, озак үгетләргә туры килмәде. Ул үтенеч белән кергән кешене беркайчан да кире борып чыгармый иде. Аңа - аерым бүлмә бирделәр, һәм ул радиотапшыруларның беренче музыкаль мөхәррире булды. Сәйдәшев үзенә генә хас энтузиазм белән яңа эшенә кереште, яңа тавышлар эзләде, аларны тыңлап карады, өйрәтте, алар өчен репертуар сайлап, үзе үк аларга уйнады. Казан тирәсенә генә түгел, бөтен Союз буйлап халык һәм Сәйдәшев музыкасын яңгыраткан даими музыкаль тапшырулар башланды".

Ә менә 1929 нчы ел һәр тантанада Салих Сәйдашев ижат иткән Кызыл Армия маршының яңгырый башлавы белән истәлекле. Армия аңа зур хөрмәт күрсәтә, аңа "Почетлы Кызылармеец" дигән исем бирелә. Полк клубында Салих Сәйдәшев концертларын оештырырга, үзен хәрби кием белән тәэмин итәргә, аның маршын һәр бәйрәмдә уйнатырга дигән приказ чыгарыла. Композитор зур сөенеченнән Армиягә бүләк итеп тагын бер марш "Каршылау маршын" яза. Кызыл Армия маршын язган өчен аңа Алтын сәгать бүләк итәләр. Бу марш Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән парадларда яңгырый. Бүгенгесе көндә дә һәр бәйрәм тантанасы шушы марш белән башлана.

"Мин Муса Җәлилнең алтмыш еллыгын уздырырга Германия Демократик Республикасына бардым. Күңелдә сәер хис: әгәр, дим, хәзер күзләремне бәйләп, Европа кырларына кертеп җибәрсәләр, Польшаны Шопен моңнары буенча, Германияне Бах органының югарыдан, кешелек дөньясы өстеннән яңгыраган тавышы буенча да барыбер табар идем. Ә үз җиремә, Идел буйларына килеп чыгар өчен миңа Сәйдәш маршының бер генә тапкыр яңгырап китүе дә җитә. Мин ул маршны Бөек Ватан сугышы елларында Калинин фронтының бураннары эченнән ишеттем. Кешене үстерә, күтәрә, яшәтә, омтылдыра торган илаһи рухлы музыка..." ди аның маршы турында Сибгат Хәким.

Салих Сәйдәшев балаларның да якын дусты була. Аның замандашы һәм хезмәттәше, артист Хәким Сәлимҗанов болай ди: "Мин үз гомеремдә балаларга "сез" дип эндәшкән ике кешене беләм. Берсе шагыйрь - Дәрдемәнд, икенчесе - Салих Сәйдәшев. Безнең ишек алды бала-чага белән һәрчак тулы, Салих аларның барысы белән дә исәнләшә иде". Билгеле, Салих Сәйдәшев балаларга менә дигән җырлар бүләк итә: "Килде яз" (Ә. Ерикәй сүзләре), "Укучылар вальсы" (М. Хәсәен сүзләре), "Зәңгәр күл" (Г. Насрый сүзләре).

1934-1938 елларда ул Мәскәүдә татар опера студиясендә укый. Аннан кайткач Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшен дәвам итә, яңа әсәрләр тудыру өстендә эшли.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, 1914-1940 елларда Сәйдәш баскычтан менгән кебек, өскә, биеклеккә күтәрелә. Бу еллар аның музыкаль эшчәнлегенең иң югары ноктасы. Башта ул музыкант-башкаручы, аннары музыка мөдире һәм дирижер, ә соңыннан инде атаклы композитор. Музыкаль драмаларны Салих Сәйдәшев музыкасыннан башка күз алдына да китереп булмый. Аның җырлары халыкның үз җырларына, милләтнең рухи байлыгына әверелде. Салих Сәйдәшевның күп кенә көйләрен халык әле дә яратып тыңлый.



















3. Сагышлы еллар.



1940 елның 30 августында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын үткәрү турында махсус карар кабул итә. Салих Сәйдәшев декадага әзерлек эшләрендә катнашудан читләштерелә, чөнки аның музыкасына язылган бер генә спектакль дә Татарстан театры күрсәтәчәк бәйрәм репертуарына кертелмәгән. Театр директоры боерыгы нигезендә ул инде театрның музыка бүлеге мөдире һәм оркестр дирижеры вазыйфаларыннан азат ителгән. Алай гынамы?! Казанда 1940 елның июлендә үткәрелгән автономияле республикалар композиторлары конференциясендә аның музыкасы тәнкыйть утына тотыла.

Көтелмәгән сугыш барысын да үз урынына утырта кебек. Декада кичектерелә. Сәйдәшев көне-төне концертлар кую белән мәшгуль була. Таҗи Гыйззәтнең Сәйдәшев музыкасы белән бизәлгән "Изге әманәт" спектакле тамашачыларда зур уңыш белән бара, залларда алма төшәр урын да булмый.

Илдә 1948 елда сәнгать эшлеклеләренә карата җәелдерелгән тәнкыйть Казанга да килеп җитә. Салих Сәйдәшев исеменә кабат пычрак ату җәелдерелә. Аны иҗат нигезсезлегендә, профессиональлек юклыкта гаеплиләр. Штат кыскаруга сылтанып, театрдан куалар. Аның йөрәгендә нинди газап утлары янганын аңлау кыен түгел. Әмма Сәйдәшев төшенкелеккә бирелми. Ул Нәкый Исәнбәтнең "Мулланур Вахитов", Таҗи Гыйззәтнең "Чын мәхәббәт" пьесаларына музыка яза, Болгар ханлыгы тарихына багышланган "Гөлнара" балетын тудыра. Нәкъ шул елларда "Әдрән диңгез", "Динар тавы", "Бала кош" кебек инструменталь вокаль әсәрләрен язган..

Салих Сәйдәшев гомеренең соңгы еллары фаҗигале шартларда үткән. Ул аннан-моннан килгән гонорар исәбенә көн иткән. 50 яшен дә бик тыйнак кына билгеләгәннәр.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләр дәфтәре Казанга кайткач, һәммә кеше аның матбугатта басылып чыгуын зур түземсезлек белән көткән. Салих Сәйдәшев шагыйрь Мөхәммәт Садри белән бергәләп нәшриятка китәләр. Җәлилнең яңа гына беренче китабы төпләнгән була. Алар иртәгә кайтарып бирү шарты белән китапны алган һәм, Шиһап Әхмәровларга барып, җыентыкны кабат-кабат кычкырып укыганнар. Салих Сәйдәшев бер шигырьне үз блокнотына язып ала, ә икенче көнне аңа язылган көйне М. Садрига уйнап күрсәтә. Бу мәшһүр "Җырларым" була. Аларда Салих Сәйдәшевка гына хас якты лирика, тирән кичерешләр, эчке дулкынлану бар. Җәлил белән Сәйдәш бу җырда икесе бердәй. Герой -шагыйрьгә һәм халыкның яраткан музыкантына мәңгелек гимн булып яңгырый бу җыр.

... Йомшак кына талгын җыр агыла. Аңарда Салих Сәйдәшевкә генә хас якты лирика. Авыруының каты булуын, үлеменең вакытсыз якынлашуын сизгәндәй, композитор гомер юлына йомгак ясый: дуслары-якыннары, матур тормыш, халкы белән саубуллаша төсле. Халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәткән композиторның соңгы әсәре бу.

Инде 1954 елның җәй ахырына композиторның сәламәтлеге начарлана. Табиблар аның сул як үпкәсендә су тулган шеш (киста) таба һәм Мәскәүгә, Вишневский исемендәге хирургия Институтына озаталар. Операция уңышлы килеп чыга. Барысы да аның сәламәтләнеп кайтуын көтә. Ләкин һич көтелмәгән бәла барлык хыялларны юкка чыгара: шул көнне палатада аны караучы шәфкать туташы эштән иртәрәк кайтып китә. Салих урыныннан торып басарга тырышканда аягы таеп китеп идәнгә ава. Шул аркада ярасы ачыла һәм ул башкача һушына килә алмый... Бу 1954 елның 16 декабре була. Менә шулай халкыбызның сөекле композиторы нибары 54 яшендә дөнья белән хушлаша.

Сәйдәшевне соңгы юлга озатуда бөтен Казан халкы катнаша. Халык ташкыны урамнарга сыймый. Автобуслар, трамвайлар туктап кала. Балконнар, тәрәзә төпләре, өй түбәләре халык белән тула. Халык елый. Сәйдәшкә кадәр шулай зурлап, барлык шәһәр халкы белән соңгы юлга озату бары тик сөекле шагыйребез Габдулла Тукай белән Һади Такташка гына насыйп була.

Татар халкында " Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигән мәкаль бар. Кызганычка каршы, безнең илдә үзе исән чагында кадере булмаган бөек шәхесләр, күпкырлы талант ияләре бик күп: Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан, Салих Сәйдәшев һ.б. Ни өчен шулай булган соң? Тарихтан күренгәнчә, бу еллар Сталин репрессиясе башланган вакыт. Совет автономиясе бишмәте татарлар өчен, милли мәдәният өчен кысан иде. Шуңа күрә татар мәдәнияте үз үсешендә ясалма чикләүләргә дучар булган, аңа тулы куәтенә үсеп китәргә юл куймаганнар. Шулай итеп татар халкының күп кенә талантлы уллары һәм кызлары сәләтләрен тормышка ашыра алмаган, алай гына да түгел, төрле газапларга дучар булган.



























































Йомгаклау.



Салих Сәйдәшев - милли профессиональ музыкага, аның барлык төрләренә нигез салучы, милли музыка телен тудыручы, халык рухына, аның табигатенә, моңына тәңгәл килгән музыка чараларын табигый рәвештә дөнья профессиональ музыка казанышлары белән баетучы, берләштерүче; тамашачының музыкаль фикерләү дәрәҗәсен киңәйтүче һәм киң катлам тамашачыга классик музыканы тыңлауга юл ачучы.

Музыкаль театр жанрында иҗат иткән Штраус, Зуппе, Бернстайн кебек атаклы композиторлар белән беррәттән куерлык бу татар егете кем соң ул? Кайдан аңа шулкадәр моң, талант килгән? Ни өчен шундый бөек композитор гомеренең соңгы елларында эшсез кала, аның музыкасы тәнкыйтьләнә? Шушы сорауларга җавап табу өчен без Салих Сәйдәшевның тормыш юлы һәм иҗатына мөрәҗәгать иттек.

Эш барышында без төп максатыбызга ирештек, Салих Сәйдәшевның тормыш юлын һәм иҗатын тулысынча өйрәнеп, өч чорга бүлеп тикшердек. Беренче бүлекне без "Яшьлек еллары" дип атадык. Балачагы һәм яшьлек еллары әтисез үтсә дә, Салихка һәрвакыт ярдәм итүче, аны яратучы әнисе, туганнары, җизнәсе була. Ул әйләнә- тирәсендәге кешеләр ярдәмендә музыка серләренә төшенә, аңа гашыйк була. Салихның табигый сәләтенең югалмыйча әйбәт кенә үсүендә атаклы татар меценаты Шиһап Әхмәровның һәм аның гаиләсенең хезмәте бик зур. Әйе, Салих бәхетле булган, чөнки аңа музыкант булып үсәр өчен барлык мәдәни-музыкаль шартлар да тудырылган, Габдулла Тукайны күреп белгән, аның белән якыннан аралашкан.

Икенче бүлеккә без "Салих Сәйдәшев- профессиональ музыкант" дип исем куштык. Монда нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, 1914-1940 елларда Сәйдәш баскычтан менгән кебек, өскә, биеклеккә күтәрелә. Бу еллар аның музыкаль эшчәнлегенең иң югары ноктасы. Башта ул музыкант-башкаручы, аннары музыка мөдире һәм дирижер, ә соңыннан инде атаклы композитор. Музыкаль драмаларны Салих Сәйдәшев музыкасыннан башка күз алдына да китереп булмый. Аның җырлары халыкның үз җырларына, милләтнең рухи байлыгына әверелде. Салих Сәйдәшевның күп кенә көйләрен халык әле дә яратып тыңлый.

Өченче бүлеккә күбрәк "Сагышлы еллар" исеме туры килә.Чөнки Салих Сәйдәшев гомеренең соңгы еллары фаҗигале шартларда үткән. Ул аннан-моннан килгән гонорар исәбенә көн иткән. 50 яшен дә бик тыйнак кына билгеләгәннәр. Татар халкында " Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигән мәкаль бар. Кызганычка каршы, безнең илдә үзе исән чагында кадере булмаган бөек шәхесләр, күпкырлы талант ияләре бик күп: Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Хәсән Туфан, Салих Сәйдәшев һ.б. Ни өчен шулай булган соң? Тарихтан күренгәнчә, бу еллар Сталин репрессиясе башланган вакыт. Совет автономиясе бишмәте татарлар өчен, милли мәдәният өчен кысан иде. Шуңа күрә татар мәдәнияте үз үсешендә ясалма чикләүләргә дучар булган, аңа тулы куәтенә үсеп китәргә юл куймаганнар. Шулай итеп татар халкының күп кенә талантлы уллары һәм кызлары сәләтләрен тормышка ашыра алмаган, алай гына да түгел, төрле газапларга дучар булган.

Ул юк...Ләкин туган ягындагы, Татарстандагы һәркем аны ярата, һәркем хәтерли. Казан шәһәрендә аның исемен йөртүче урам бар, Казан консер-ваториясенең зур концерт залы да Салих Сәйдәшев исемен йөртә. Горький урамында Салих Сәйдәшевның музей-квартирасы эшләп килә. 2000 нче елда, Татарстан урамында Татар гуманитар педагогия университеты һәм Камал театры каршындагы мәйданда бөек композиторга багышлап һәйкәл куелды.

















Әдәбият исемлеге

1. Инга Бикбулатова "Созвездие Сайдашева" "Мәгариф", №10, 2005 ел, 65-68 битләр.

2. Саинова-Әхмәрова Д. Салих Сәйдәшев: композиторның тормыш һәм иҗат юлы /Ф.Г.Тарханова тәрҗ. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. - 208 б.: портр., фото б-н.

3. Салих Сәйдәшев турында истәлекләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. - 159 б.

4. Салих Сәйдәшев музее = Музей Салиха Сайдашева /Татарстанның берләштерелгән дәүләт музее. - Казан, 1995. - 10 б.

</ 5. Монасыйпов Ш. Сәйдәшнең сихри моңы: рухи-фәнни тикшеренүләр тәҗрибәсеннән //Казан утлары. - 2000. - № 12. - Б.157-169.

6. Хәсәнов М. Салих Сәйдәшев //Татарстан. - 2000. - № 11. - Б.16-19.

7. Еники Ә. Хәтердәге төеннәр: мәкаләләр, очерклар һәм истәлекләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. - 226 б. - Бәхет мәсьәләсе. - Б.73-81.

8. Шамов С. Яшьлекнең ерак таңнары //Казан утлары. - 2007. - № 3. - Б.142-147.

9. Шамов С. Мәңгелектер Сәйдәш моңнары //Казан утлары. - 2007. - № 5. - Б.148-152.

10. Еники Ә. Гөләндәм туташ хатирәсе: кечкенә роман. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. - 184 б.

11. Латыйфуллин М. Сәйдәшнең балачагы.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. -1446.

12. Моңлы җыр: (әдәби-музыкаль кичә) //Мәгариф. - 1996. - № 11. - Б.56-57.

13. Татарстан Республикасы милли китапханәсе, электрон китапханә, Салих Сәйдәшев. Библиографик белешмәлек.



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал