7


  • Учителю
  • Татар теленнән 'Заманча элемтә чаралары' темасына класстан тыш чара

Татар теленнән 'Заманча элемтә чаралары' темасына класстан тыш чара

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Яшәү рәвешебез шулкадәр югары темпта. Бүгенге авыл кешесенең тормышын, гомүмән, яшәешен элемтә чараларыннан башка күз алдына китереп булмый. Ягъни элемтә чаралары турында хәбәрдәр булу гына түгел, балаларыбызда билгеле бер күнекмә булдыру зарур. Әнә шушы ихтыяҗны күздә тотып мин "Элемтә чаралары" дигән темага класс сәгате тәкъдим итәм.


Тема: Элемтә чаралары.

Максат:

1) Тормыш тәҗрибәләренә таянып фәннең сонгы казанышлары булган: пейджер, кәрәзле телефон, факс, таксафон, интернет кебек элемтә чаралары белән таныштыру;

2) Тормыш тәҗрибәләре аша алган белемнәрен яңа шартка күчерә белү күнекмәсен үстерү.

3) Яңа төр әлемтә чаралары белән эш итә белү ихтыяҗы уяту.

Кулланылган әсбаплар: презентация

Дәрес барышы.

Укытучы эшчәнлеге:

Укучылар эшчәнлеге:

1. Уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

Экранда хат ташучы рәсеме чыга

  • Бу кем?

-хат ташучы

  • Ул нинди эш башкара?

-Хатлар, открыткалар, телеграммалар тарата.

  • Ә ни өчен хат язалар?

-Аралашу, хәбәрләшү өчен.

  • Тагын нинди хәбәрләшү чараларын беләсез?

  • Хат

  • Открытка

  • Телеграмма

  • Телефон

  • Пейджер

  • Факс

Интернет.

  • Без аларны дөрес итеп элемтә чаралары дип атарбыз. Димәк, бүген класс сәгатендә нәрсә турында сүз барыр?

-Элемтә чаралары.

  • Парларда үз - үзләренә әйтелә.

  • Тактада шундый язма барлыкка килә.


  • Хәбәрләшү чаралары:

    • Телефон

    • Хат

    • Открытка

    • Телеграмма

Пейджер

  • Сүзне хатлар турында сөйләшүдән башлыйк. Хатларның тарихы турында сез нәрсә дә булса беләсезме?

  • Ә элекеге вакытта төрле транспорт чаралары булмаган вакытта хатлар ничек ияләренә җиткерелде икән?

Укучылар булган белемнәрен күрсәтәләр.

  • Элек хатларны нинди юллар белән генә җибәргәннәр?. Корабль батса, шешәгә салып юллама җибәргәннәр. Хат ташучы күгәрченнәр, хәтта бал кортлары да булган. Сугыш елларында хат ташучы күгәрченнәр ашыгыч хәбәр ташыганнар. Аларның шушы казанышлары өчен аларга Франция һәм Англиядә хәтта һәйкәләр куелган.


  • Хат ташучы- күгәрчен рәсеме эленә.


Ә сез хатлар язасызмы? Кемнәргә?

  • Хатка караганда тизрәк аралашу чарасы бармы икән?

-Бар, телефоннар.

  • Сез нинди телефоннарны беләсез?

-Кәрәзле телефон, гади телефон, радиотелефон, аеру җайланмалы телефон. Һ.б.

  • Кем өстәл өстендәге телефоннарын төрен әйтеп аерып күрсәтә ала? (Өстәлдә төрле телефоннар ята.)

1 укучы чыгып, телефоннарны күрсәтә, исемнәрен атый.

  • Алар кайларда кулланылар?

-Гади телефон - өйдә -учреждениеләрдә. Кәрәзле - теләсә кайда. Радиотелефон - өйдә, учреждениеләрдә. Таксофон - урам, учреждениеләрдә.

  • Физкультминутка


Әйдәгез әле, бераз шаярып алыйк. Барыгыз да кулларыгызны телефонга әверелдерегез һәм кара - каршы басып сөйләшеп алыгыз.

-Ә сез телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен беләсезме? Башта исәнләшергә кирәк, матур итеп сөйләшергә, кешенең вакыты юк икән, аптыратмаска, озак итеп кирәкмәс сүз сөйләшмәскә, ахырда саубуллашырга.

  • Ә хәзер, әйдәгез, чын кәрәзле телефон белән (бәйләнешкә) элемтәгә кереп карыйк. Минем хәтеремдә бер номер бар, 89178773231


  • Шушы номер белән укытучы кәрәзле телефоннан шалтырата.


Исәнмесез, Алсу Фәйзиевна. Без сездән 3 минуттан факс көтәбез.

  • Ә нәрсә ул факс?


  • Аңлатмалы сүзлектән укыла.


Факс - электроканаллар буенча бирелә торган хәбәр

Укучылар кабатлап карыйлар.

  • -Бу электр челтәреннән бик тиз килеп җитә торган хат


Укучылар, әйдәгез "Ватык телефон" дигән уен уйнап алыйк.

  • Ни өчен сүз дөрес барып җитмәде?

-Телефон ватык.

  • Телефон ватык булса, дөрес хәбәр алып буламы?

-Юк.

  • Телефон һәрвакыт төзек булырга тиеш.


  • Ә кемнәрдә компьютер бар? Аның белән җир шарының теләсә кайсы ноктасы белән бәйләнешкә керергә була. Һәм теләсә нинди темага белешмә алып була.


  • Рефлексив кабатлау.


  • Әйдәгез ребус чишеп алыйк

1. Телевизор рәсеме ''''' фон

2. Х + ат рәсеме.

3. От + крышка рәсеме ш

Нинди сүзләр килеп чыкты?

Ә хәзер ребус чишәбез.

Ә хәзер командаларга бүленеп бер-беребезгә хәбәр җибәрәбез. Хәбәрне рәсем рәвешендә генә ясарга кирәк, хәбәрне алган команда анда нәрсә икәнен аңлап хәбәрне укырга тиеш. Кем укый ала, шул команда җиңә.

  • 3.Йомгаклау


  • Ә хәзер, әйдәгез, бүгенге эшчәнлегебезне бәяләп карыйк. Мин сезгә кроссворд тәкъдим итәм.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал