7


  • Учителю
  • Сингапур структураларын кулланып, 'Г. Тукайның 'Шүрәле' поэмасына анализ' темасына дәрес эшкәртмәсе

Сингапур структураларын кулланып, 'Г. Тукайның 'Шүрәле' поэмасына анализ' темасына дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар әдәбияты. 5 нче сыйныф

Тема: Г. Тукайның " Шүрәле" поэмасына анализ.


Максат: 1) Г. Тукайның "Шүрәле" поэмасына анализ ясау, шагыйрьнең табышын билгеләү; 2) милли хиснең поэмада сурәтләнешен ачыклау; 3) критик фикерләү сәләтен үстерү.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.


Җиһазлау: ноутбук, мультимедияле проектор, таратма материал (маркер, каләм, А-3 кәгазьләре) , дәреслек (Ф. Ә. Ганиева, А. Г. Сабирова "Әдәбият" 5 сыйныф, Казан, 2014 ел,72 - 77 нче битләр), "Татар халык әкиятләре",

Б. Әлменов, Ф. Хәсьяновалар ның "Шүрәле" поэмасына иллюстрацияләре, рәссамнарның портретлар, үзбәя кәгазе

Кулланылган Сингапур структуралары:

ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС, СИНГЛ РАУНД РОБИН, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, ФОРМЕЙШЕНС.

Дәрес барышы


Эш этаплары

Этапның эчтәлеге


Кулланылган структуралар, критик фикерләүнең этәргечләре, типлары

1.

Оештыру моменты:

− дәреснең бу этабына төп максатны кую;

− дәрес башында укучылар эшчәнлегенең ысулларын күрсәтү, укучыларны уку эшчәнлегенә, дәрес һәм алда өйрәнәчәк темага тиешенчә юнәлеш бирү (классның реаль мөмкинлекләрен искә алып);

I. Оештыру моменты.

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2. Оештыру моментының төп максаты - балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә:

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Хәерле көннәр Сезгә!

  • Тел һәм зиһен ачкычлары Телимен һәммәгезгә!

Сезнең белән очрашуыма мин бик шат. Ил-көннәребез тыныч сәламәтлекләребез корыч, җаннарыбыз тыныч, уйларыбыз изге булсын. Сәламләү, матур теләкләр теләү.

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк! Үзбәя.

ДК4: тел

ДК5: үзара йогынты һәм мөнәсәбәтләр


2.

Актуальләштерү.

- дәреснең бу этабында укучылар алдында куеласы төп максатны билгеләү;

- әңгәмә вакытында укучыларның җавапларын бәяләү өчен ысул һәм алымнарны билгеләү.

II. Белемнәрне актуальләштерү .

Өйгә бирелгән эшне тикшерү

Бу этапта укучыларның алдагы дәрестә алган белемнәре тикшеререлә, яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше алып барыла .

- Укучылар, дәреснең бу этабында без сезнең белән

Г. Тукайның "Шүрәле " поэмасын ничек үзләштерүебезне тикшерербез. Моның өчен поэманың сюжетын искә төшерегез. (10 секунд). Парларда эшләү өчен 30 ар секунд бирелә.

Җаваплар тыңлана һәм уңай яктан бәяләнә.

Үзбәя.

ДК1:көттерү

ДК2: вакыт


3.

Яңа теманы аңлату.

- укучыларга дәреснең төп максатын конкрет күрсәтү (дәреснең бу этабында укучылардан нинди нәтиҗә көтелә);


III. Яңа теманы аңлату.

- Без Г. Тукайның "Шүрәле" поэмасын анализлыйбыз, сезгә сорау бирергә рөхсәт итегез. "Шүрәле" поэмасы нәрсә турында? ( Уйлау өчен 10с., язар өчен бер минут бирелә). Фломастерларны алабыз һәм һәр катнашучы үз квадратына исемлек итеп идеяләр яза. Һәр катнашучы үз фикерен әйтә. 3) КОНТИНИУС РАУНД РОБИН кулланыла. Һәр фикердән соң калган катнашучылар үзләренең килешү-килешмәүләрен белдерәләр. Баш бармакны өскә күтәрү - килешүне, аска төшерү килешмәүне белдерә. Килешенгән очракта җаваплар №2 укучы тарафыннан уртадагы квадратка яза. Уртадагы квадратка 5 идея генә язарга. Шулай булгач, фикерне язар алдыннан тәнкыйди күзлектән чыгып эшләгез. Эшне башкару өчен 3 минут вакыт бирелә, кирәк булса, 1 минут өстәмә вакыт бирелә ала. Тәмамладыкмы? Һәр төркемнең 3№катнашучылары берәр генә идеяне әйтәләр. Бер тапкыр да яңгырамаган идеяләр тыңлана.

-- 1)Кырлай авылы турында, урман турында, Шүрәле турында, Былтыр турында, әкият турында...

-- Г. Тукай безнең авыл, безнең урман, безнең халык әкияте турында дип өлешләргә бүлгән. 4 нче өлешне табабыз.

Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби; Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.

Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре

Карт бабайларның моны күрсәң, бөтен сауләтләре.

Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе...

-- Шагыйрь борынгы бабаларыбызның аерым дәүләт булып яшәгәндәге батырлыклары, даннары турында яза. Икенче төрле әйткәндә безнең халыкның данлы тарихы турында яза.

2) Өлешләрнең охшаш якларын табабыз. Авыл нинди, урман нинди, әкият нинди, тарихыбыз нинди? Уртак ягы - матурлык . Авылга бирелгән бәя - авторныкы. Авыл гап-гадәти бер авыл. Ни өчен аны тырыша-тырыша матур итеп тасвирлаган? Чөнки ул анда торган. Урман да матур. Анда җен-пәриләр, шүрәлеләр яшәвен әйтеп китә дә хәзерге заманнан үткәнгә күчә. Әкият сөйли башлавын белдерә. Әкият матурлыгына бәя бирәбез. Бу матурлыкны күрү өчен, авторның табышын эзлибез. Ул - Шүрәледә. Сарыкка да, кешегә дә охшаган һәм берсенә дә охшамаган. Башка әкиятләрдә дә кабатланмый. Шүрәле уйлап чыгарылган кызыклы образ. Ул - куркыныч дошман да түгел, егеткә ачуы да юк. Көрәшергә дә, ярышырга да чакырмый. Шүрәленең мәгънәсен ачыклау: зыян кылып өйрүчеләрнең берише, мәкерле, хәйләкәр, куркыныч кеше. Елмаеп, көлә-көлә зыян ясаучы типларның берсе. Бу - әкият өчен дә, әдәби әсәр өчен дә яңа образ.

- Өлешләрне җыеп, аларны матурлык дип атадык. Матурлыкның капма-каршысы икенче өлеше дә булырга тиеш.

Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе:

Аһ, - дисең, без ник болай соң?

Без дә хакның бәндәсе...

- Нәрсә ямьсез?

- Татарларның да туган җирләре, бай табигате, тарихы, иҗаты бар. Без дә Алланың башка бәндәләре кебек, башка милләтләр кебек яшәргә хаклыбыз. Ләкин алай яшәмибез. "Ник болай соң?" соравы тарих белән бәйле. Алар аерым дәүләт булып яшәгәннәр, үзләренең гаскәрләре, даннары, исемнәре булган. Тукай яшәгән заманда боларның берсе дә калмаган.

- Лирик шигырь эчтәлеге - хис, хиснең эчтәлеге аның сәбәбеннән табыла. Хис сәбәбе нәрсә булыр? Әлбәттә, гаделсезлек. Үзбәя.

Милләт хәтле милләткә карата гаделсезлек шагыйрь күңелендә нинди хисләр уятты икән? (кайгы, хәсрәт, үкенеч, кимсенү һ. б.)

4) ФОРМЕЙШЕНС (Хисләрне укытучы күрсәтә ).

- Ә поэма сездә нинди хисләр уятты? (соклану, ярату, кызгану, горурлану һ.б.) Үзбәя. Дәреснең бу этабында укучылар алган белемнәрен билгеле бер системага салалар һәм аларны тикшерү үрнәген өйрәнәләр. Укучылар игътибарына картина тәкъдим ителә һәм сораулар бирелә. (Б. Әлменовның "Шүрәле"поэмасына иллюстрация буенча эшләнә)

- Сез нәрсә күрәсез?

- Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз?

-Гомумән, картина сезне нәрсә хакында уйланырга мәҗбүр итә?

Һәр сорау алдыннан укытучы ВАКЫТ бирә.Укучылар уйлыйлар, язалар, СИНГЛ РАУНД РОБИН кулланып, фикер уртаклашалар. Фикерләре тактага языла.

-Иллюстрация нинди әсәр буенча ясалган? Кем ясаган? Иллюстрацияне ясаучы Байназар Әлменов булуын укытучы әйтә, "Шүрәле " поэмасы буенча ясалуын укучылар әйтәләр. "Шүрәле" әкияте буенча иллюстрация ясаучы Фәридә Хәсьянова икәнлеге әйтелә, экранда портретлары күрсәтелә.

Укучыларның фикерләре тыңлана. Укытучы тарафыннан бәяләнә. Мактау сүзләре яңгырый.


ДК. ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС


КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

ФОРМЕЙШЕНС


ДК4: тел;

шәхси катнашу

ДК1:көттерү

ДК2: вакыт

ДК3:тирә-юнь

ДК5:йогынты һәм мөнәсәбәтләр ДК6:мөмкинлекләр

Вакыт


СИНГЛ РАУНД РОБИН

4.

Ныгыту.


− дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү;

− яңа теманы ныгыту барышында, укучыларның мөмкинлекләрен искә алып, максатка ирешү ысул һәм формаларын күрсәтү;

IV. Ныгыту.

Ныгыту өлешенең максаты - алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү.

Укытучы белән берлектә нәтиҗә ясала.

ДК8:модельәштерү

5

Өй эше бирү.


V. Йомгаклау

1. Әңгәмә .

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә үзләштердек?

- Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?

Дәрес ахырында укучылар үз фикерләрен парковкага урнаштыралар

- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал