7


  • Учителю
  • «Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повестен йомгаклау» темасына дәрес эшкәртмәсе

«Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» повестен йомгаклау» темасына дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан Җөмһүрияте

Әлмәт муниципаль белем бирү учреждениесе

«13енче урта гомуми белем бирү мәктәбе»





















































Сыйныф: 8 (татар төркеме)

Укытучы: Гарипова Айзирә Шамил кызы





























</





Дәрес темасы. Н.Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" повестен йомгаклау

Максат.1. Укучыларны Н.Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" повесте белән тулырак таныштыру;

3. Язучы иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту;

4. Укучыларның үз фикерләрен төгәл, аңлаешлы җиткерүгә ирешү

5.Ветераннарга хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес төре. Йомгаклау дәресе.

Җиһазлау. Н.Дәүли портреты, аудиоязма, Н.Дәүли "Яшәү белән үлем арасында" повесте, дәреслек, газета-журнал материаллары, күргәзмә, сугыш темасына кагылышлы рәсемнәр, күргәзмә, М. Җәлилгә багышланган стенд, "Кояш" уенына материаллар, ноутбук, презентация, солдат киемнәре, пилоткалар, шалканнар, котелок, кружкалар

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәрестә мин сезгә бары уңышлар гына телим.

Бүген без эшне төркемнәрдә алып барырбыз.

II. Актуальләштерү.

Сораулар.

1. Без узган дәрестә кайсы язучы иҗаты белән таныштык? Тактада даталар кояш түгәрәгенә язылган, ә вакыйгалар кояш нурларында бирелгән, түгәрәккә нурларны урнаштырыгыз. ("Кояш" уенын уйнау)

2. Н.Дәүлинең нинди әсәрен укыдык? ("Яшәү белән үлем арасында" әсәреннән өзекләр)

Укытучы.

Бүген Н.Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында" повестен йомгаклау дәресе (ноутбукларда сораулар белән презентация)

Бу дәрестә без үзебезне аеруча дулкынландырган сорауларга тукталырбыз. Язучы белән булган вакыйгаларны аңлатырбыз.

III.Төп өлеш.

Укытучы. Кулымда-гади генә бер китап. Тышына Н.Дәүли "Яшәү белән үлем арасында" дип язылган. Эчендә - сугыш хатирәләре. Китапның эчтәлеге белән танышкан һәркем дәһшәтле сугыш елларында ватандашларыбыз кичергән ачы язмышны тоя, башкаларга сиздермәскә тырышып, эчтән генә зар елый.



Сорау. Чыннан да, әсәрнең башыннан ахырына кадәр сүз нәрсә турында бара? (ноутбукларда сораулар белән презентация)

Укытучы. Сугыш! Никадәр кайгы - хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син. Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясына иң зур югалтулар, бәла-казалар алып килгән сугыш буларак тарих битләренә, кешеләр күңеленә уелып калган.

Әйе, халык күңелендә мәңгегә уелып калган ул көннәр...

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

Бу шигырь юллары без өйрәнгән язучы Н. Дәүлинең тормыш юлларына туры килә.

Төркемнәрдә эш(ноутбукларда сораулар белән презентация)

Сорау. Н.Дәүлинең сугышка китүе һәм фашистлар кулына эләгүе турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Сорау. Ә ни өчен: "Мин хәбәрсез югалган идем", дип яза?

Сорау. Бу әсәр нинди материалларга нигезләнеп язылган?

Укытучы. Шушы әсәрендә язучы укучыларга мөрәҗәгать белән чыга. Яшьләргә, шулай ук безгә дә эндәшә кебек. Менә нәрсә ди...

Яшь кеше!

...Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам. Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. Синең күз алдыннан бик еракта калган гасырлар узып китәр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда!

Ниһаять, син, шулай тарих битләрен бергәләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм анда "фашист" дигән сүзне күрерсең.

Кем иде соң ул фашист?

Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим...

Укытучы. Чыннан да, кем иде соң ул фашист? Бу сорауга җавапны сез миңа соңрак бирерсез.

Укытучы. Ә хәзер фашистның чын йөзен ачкан, шушы әсәргә аваздаш

Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен тыңлыйк. Бу шигырь юлларында да "фашист" дигән сүзнең мәгънәсен шагыйрь тетрәндергеч вакыйгалар белән аңлатырга тырышкан.

  • Сүз уңаеннан әйтеп китик әле: Муса Җәлилнең тууына ничә ел булды? Аның туган көне кайчан иде? (М.Җәлилнең тууына быелның 15 февралендә 110 ел булды).

(Шигырь укыла).

Укытучы. Ә хәзер повестьнең эчтәлеге буеча фикер алышуга күчик. Түбәндәге сораулардан файдаланырбыз һәм һәр сорауга җавапны дәреслектәге язма белән дәлилләп барырбыз.

Сораулар (ноутбукларда сораулар белән презентация)(сораулар дәреслектән алынган)

1 төркемгә сораулар (карточкалар белән эш)

1. Вакыйга кайчан һәм кайда бара?

2. Автор сугышта нинди хәлгә очрый?

3. Сугыш җирдәге бар тереклекне ут белән кырып бара, артыннан көл генә кала дигән җөмләне ничек аңлыйсыз?

4. Авторның тоткынлык көннәре кайда башлана?

5. Лагерьда тоткыннарны ничек газаплыйлар?

2 төркемгә сораулар

1. Тоткынлыкта кешеләр яшәү өчен ничек көрәшәләр?

2. Сугыш чорында милләтләр дуслыгы ничек бирелә?

3. Әсирләр нәрсәгә өметләнәләр?

4. Әсирләрне нинди эшләрдә эшләтәләр?

5. Бу газаплы тормышны автор кайсы чор белән чагыштыра?

Ял минуты.("Солдатта булган, диләр" җырына физминут)



- Укучылар, әсәрнең исеменә игътибар итегез әле! Ул "Яшәү белән үлем арасында" дип атала.

-Герой өчен нәрсә ул яшәү, нәрсә ул үлем? (Тактада ике төркемгә бүленеп, "яшәү" һәм "үлем" сүзләренә билгеләмә язалар: тынычлык, өмет, бәхет; фашист, төрмә, сугыш һ.б.)



ЯШӘҮ ҮЛЕМ

1. 1.

2. 2.

3. 3.



Укытучы. Әйе, бу сугышта бик күпләр хәбәрсез югалдылар. Шуңа күрә дә Н. Дәүли менә нәрсә ди: "Без синең белән ерак юлларда йөреп, ят илләрдә булып кайттык. Син минем язмышымны күзәтеп тордың. Инде аерылышу минутлары якынлаша. Китапның ахыргы битен ябар алдыннан, мин синең белән бер серемне уртаклашырга телим.

Исеңдәдер, мин бит, дустыма бу тоткынлык көннәре турында китап язарга ышандырган идем.

Бу кечкенә генә китапта фашизмның халыкларга китергән газаплары хакында мин әле барысын да сөйли алмадым, әлбәттә. Бу турыда язып кына, сөйләп кенә бетерергә мөмкинме соң?! "

-Мин сезгә өй эше итеп әдип көндәлегеннән алынган өзекләрне сөйләргә биргән идем. Ягез, укучылар, тыңлап китик сезне!

(укучылар солдат киемнәренә киенәләр) (моңсу көй уйный)

Хамзин: Егерме бишенче август, бер мең тугыз йөз кырык беренче ел.

Бүген безгә икешәр шалкан бирделәр. Аны әсирләр "Гитлер паегы" дип атадылар. Мин шалканны бу хәтле тәмледер дип уйламаган идем. Их, күбрәк булса икән!!!

Рамазанова:Утызынчы август, бер мең тугыз йөз кырык беренче ел.

Буген безгә "тие" дигән нәрсә бирергә булдылар. Нәрсә соң ул "тие"? Берәүләр әйтә, дөгедән әвәләп пешерелгән икмәк, ди, икенчеләре , юк, ботка ул,ди

Ләкин берсе дә дөрес булмады. Фашистларның ул "тие" дигәне ниндидер ниндидер үлән салып кайнаткан су икән. "Тие" ул, безнеңчә чәй дигән сүз булып чыкты...

Галиакберов:Унынчы сентябрь, бер мең тугыз йөз кырык беренче ел.

"Баланда" дигән сүзне минем ишеткәнем юк иде. Ә бүген иртәдән бирле "баланда" турында сөйлиләр. "Нәрсә соң ул?" - дип сорадым мин күршемнән.

-"Баланда" суга аз гына ярма, аз гын май, тоз һәм он салынган аш була, - диделәр.

Фашистларның безгә биргән "баландасы" бөтенләй икенче төрле булып чыкты. Кайнап та чыкмаган суга ярдырмаган карабодай салганнар, күршем әйткәнчә, тоз да, он да, май да юк иде...

Исрафилова:Егерме сигезенче гыйнвар, бер мең тугыз йөз кырык икенче ел .

Безнең инде ничә ай мунча кергәнебез юк. Лагерьны бет басты. Бервакыт бер әсир гимнастеркасын идән уртасына салып ташлады да:

-Карагыз, фокус күрсәтәм, хәзер күлмәк үзе йөри башлый, - диде.

Чыннан да, күлмәк җанлы нәрсә кебек, селкенә башлады. Күлмәкне шулай "алты аяклы фашист" йөртә иде. Һәм менә шул "алты аяклы фашист"ка ияреп, лагерьга тиф эпидемиясе килеп керде...

-Рәхмәт, укучылар!

-Әйтегез әле миңа "алты аяклы фашист" дип әдип нәрсә турында әйтә?

Укытучы. Әсәр ахырында язучы безгә тагы мөрәҗәгате белән чыга.



Яшь кеше!

"Әгәр син, иртә белән тыныч йокыдан уянгач, тәрәзә төбендә ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрсәң, әгәр син шул иртәдә өй каршындагы тирәкләрдә кошларның сайравын ишетсәң, бел-бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калган солдатларның, фашизм тоткынлыгында һәлак булган ватандашларыңның ялкынлы тормышы бар.

Әгәр син тыныч өйдә, иркен мәктәптә дәрес укып утырасың икән, бел-бу җиргә синең матур яшәвең өчен меңләгән солдатларның, меңләгән патриотларның каннары түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен бел, яшь кеше!

Сез тере фашистны күрмәдегез. Бу сезнең бәхетегез. Минем юлымда бу авыр язмыш очрады. Мин тере фашистны күрдем, күрдем генә түгел, мин аның нинди явыз дошман икәнен белдем. Мине Ватаным солдатлары фашизм тоткынлыгыннан коткардылар, яшәүгә алып кайттылар. Бу минем гомеремдә иң, иң бәхетле көнем булды"-дип яза Н.Дәүли.

Әйе, бу дөньяда бездән дә бәхетле кеше юктыр.

Укытучы. Сез инде хәзер Н.Дәүлинең "Кем иде соң ул фашист?" дигән соравына ничек дип җавап бирерсез?

1 төркемнең җавабы.

2 төркемнең җавабы.

Укытучы. Узган елны нинди зур бәйрәм билгеләп үтелде? Әйе, сугыш тәмамлануга да 70 ел вакыт узды.

Сугыштан кайтмый калганнарны һәм Җиңүнең 70 еллыгын каршылый алмаган ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.

(Бер минутлык тынлык игълан ителә - метроном)

  • Ветераннарга без бүгенге көндә дә булышырга тиеш. Кулыбыздан килгәнчә, без аларга ярдәм итеп торырга тиешбез.

IV. Йомгаклау.

Укытучы. Шушы урында дәресебезне йомгаклыйк. Дәрестә катнашкан ике төркемгә дә зур рәхмәт. Җавап бирүчеләргә "бишле" билгесе куям.

Өй эше.

1. Инша: Сугыш китергән кайгы...

2. Бөек Җиңүгә багышланган рефератлар яки презентацияләр

Укытучы.

Һәрвакыт булсын тынычлык!

Бәхетле булсын кешеләр!

Бәхетле булсын киләчәк!

"Тынычлык" җырын тыңлау.

  • Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал