7


Муса Җәлил фатирына сәяхәт

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әдәбият фәне Класс: 5 "А" Укытучы: Фәттахова М.ГМаксат һәм

бурычлар.

Укучыларның патриот шагыйрь Муса Җәлил т урында белем күнекмәләрен системалаштыру, яңа мәгълүматлар аша белемнәрен тирәнәйтү, белем алуга кызыксыну, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту,шагыйрь иҗатына мәхәббәт, тормышына горурлык хисе тәрбияләү.

Җиңүнең 70 еллыгын каршылау турында мәгълүмат бирү.



Дәрес тибы.

Рефлексия дәресе (дәрес-диалог).

Җиһазлау, ЦЭР.

М. Җәлил шигырьләре җыентыгы китабы, электрон дәреслек, иллюстрацияләр, презентация, мультимедиа проекторы, китап күргәзмәсе, газета-журнал мәкаләләре.



Дәрес этаплары.

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация (1-2 мин).

"Җырларым" шигырен актер укуында тыңлау .

Дәреснең темасы: "Муса Җәлил музеена сәяхәт" дип атала.



Шигырьне тыңлап, кемнең шигыре икәнлеген ачыклау.

Дәреснең Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты турында булуын әйтәләр.

Тыңланган шигырь буенча сораулар бирә белү.

Актуалиция-



(5-6 мин).

Матак мәктәбеннән генә торып, Оренбургтагы, Казандагы, Минзәләдәге, Карадугандагы музейларына сәяхәт итәрбез.

Сыйныф 3 төркемгә бүленә.

Өй эшенә бәя. Укучылар өйгә бирелгән шигырьләрне яттан сөйлиләр.

1 төркем - язучының сугышка кадәрге тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

2 төркем -сугыш чоры иҗаты белән таныштырыр.

3 нче төркем - Моабит дәфтәрләре турында сөйләр.



Телдән диалог төзү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Уучыларның сугыш чорыда иҗат иткән язучылар турында аз белүе.

Фашизмның илгә бары тик явызлык кына китерүен аңлап бетерә алмаулары.

Сугыш турында караган кинолары турында фикер алышу.

Авырлыктан чыгу.

.

.



Сугыш турында алдагы сыйныфларда алган белемнәрен искә төшерү. Укыган әсәрләрен искә төшерү. Сугыш турында мәгълүмат бирү. Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, нинди чаралар үткәрергә әзерләнүләре турында сөйләшү.

Сөйләгән шигырьләренең ("Вәхшәт", "Бүреләр" шигырьләре) бергәләп идея эстетик эчтәлеген ачу, сугыш турында өйрәгәннәрне диалог формасында кабатлау.

Укыган китаплар (рус телендә, татар телендә) турында фикер алышу.

Яңа материалны аңлату (9-11 мин).

Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" турында сөйләшү. Шигырьләре белән танышу.

Ф. Кәримнең "Вәхшәт", "Бүреләр" шигырьләрен актер укуында тыңлау.Шигырьләрне анализлау.

Фашист - ерткыч ул. Кешелекнең киләчәгенә - балаларга кылыч күтәрүчеләр үзләре үк шул кылычтан һәлак булырга тиешләр. Җәлилчә әйтсәк, «бала канын эчкән вәхшигә» суд ясыйсы, хөкем карары чыгарасы килә.

Фронт тормышының хәтәр һәм авыр шартларына карамастан, шагыйрь һәр буш минутын әдәби иҗат өчен файдалана. Ул Ватан сугышының авыр фаҗигасен рухи яктан да, физик яктан да кичерә, ләкин кешелек сыйфатларын, дуслык һәм бигрәк тә бер-берсен сатмаган образлар тудыра.

Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап, иҗади уку.

Материалны беренчел ныгыту (6-7 мин).

Җәлилчеләр турында сөйләшү.

Җәлилчеләр турында әзерләп килгән материаллар белән таныштыру.

Җәлилчеләр турында

Мөстәкыйль эш (7-8 мин).

Укучылар"Вәхшәт", "Бүреләр", "Соңгы җыр" шигырьләреннән сурәтләү чараларын (чагыштыру, сынландыру, метафораларны табалар.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку, сайлап уку күнегүләре. Фашистларны бүреләр белән чагыштыру, эпитет, метафора.

Үзем күрдем, ничек моңлы кояш

Җиргә таба, үрелеп, сузылып,

Үксеп үпте, үксез балаларын

Соңгы кабат кысып, суырып



Укуның төрле

формаларын

куллану. Рольләргә бүлеп уку. Аерым- аерым укыту.

Кабатлау һәм

ныгыту күнегүләре

(6-8 мин).

Чагыштыру, эпитет, метафораларны дәфтәрләргә язалар.

Мәктәптә, районда, республикада Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, нинди чаралар үткәрелә?

сорауларга җавап.

М. Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" җыентыгын туган илгә кем алып кайта?

Муса Җәлилнең беренче шигыре ничек атала?

Мусаның балачак дусты кем?

Муса Җәлилнең беренче укытучысы кем?

М. Җәлил төрмәдә кайсы язучы белән бергә утырган?

Муса җәлилнең беренче шигырьләре нинди псевдоним белән басылып чыккан?



Төрле

фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

Шигырьләрне анализлау.

Шигырьнең темасы, жанры, идеясе, алымныры.

Рефлексия, өй эше (2-3 мин).

Дәрескә йомгак. Җөмләләрне тәмамла: «Миңа дәрес .... Минем дәрестә ... беләсем килгән иде.

Дәрестә мин ... белемле кеше».

"Минем бабам сугышта булган " дигән темага реферат язарга

Укытучы

белән бергәләп,

үз эшен,

иптәшләренең

җавапларын

бәяләү.

Үз хезмәтен

бәяли белү. Билгеләр кую.





Дәрескә үзанализ.



Дәрес 4 нче февраль көнне V а сыйныфында татар әдәбиятыннан "Муса Җәлил фатирына сәяхәт "дип аталган ачык дәрес үткәрелде.

VI а сыйныфы рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен Хасанова Ф.Ф Сафиуллина Г. М, Гарифуллина М.Я, Сафиуллина А.Н авторлыгындагы "Магариф- Вакыт" нәшриятында төзелгән ана теле һәм әдәбият укыту программалары буенча укый. Төркемдә барлыгы 11 укучы.

V а сыйныфының уку дәрәҗәсе уртача.

Программада әлеге темага3 сәгать вакыт бирелгән. Мин әлеге тема буенча яңа белемнәр үзләштерүгә җирлек булдырдым, алган белемнәрне ныгытуга шартлар тудырдым.

Мин дәрескә түбәндәге максатларны куйдым:

Укучыларның патриот шагыйрь Муса Җәлил т урында белем күнекмәләрен системалаштыру, яңа мәгълүматлар аша белемнәрен тирәнәйтү, белем алуга кызыксыну, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту,шагыйрь иҗатына мәхәббәт, тормышына горурлык тәрбияләү.

Җиңүнең 70 еллыгын каршылау турында мәгълүмат бирү.

Тибы ягыннан рефлексия дәресе (дәрес-диалог) булганлыктан, мин дәреснең 5 минутын белемнәрне актуальләштерүгә, 6 минут вакытын өй эшен тикшерүгә, шигырьләне анализлауга 8 минутын Җәлилчеләр турында эзләнү эшенә,5 минутын йомгаклауга сарыф иттем.

</ Дәрес өчен материал сайлаганда, мин укучыларның кабул итү, телне аңлау мөмкинлекләрен исәпкә алырга тырыштым, программа таләбен истә тоттым, дәрес материалын укучыларны кызыксындырырлык итеп сайладым.

Яңа белемнәрне үзләштерү һәм ныгыту процессында өлешчә эзләнү методы өстенлек итте. Бу методларны тормышка ашыру өчен әңгәмә, укытучы сүзе, сорау-җавап алымнары ярдәм итте.

Дәрестә психологик уңай халәт тусын өчен, мин укучылар белән демократик стильдә аралаштым, сөйләмем әдәби тел нормаларына туры килә. Укучылар белән дустанә мөнәсәбәттә булдым.

Дәреснең башыннан ахырына кадәр педагогик такт, этикетны сакладым, кирәк чакта таләпчән булдым. Укучыларның белем һәм күнекмәләре үсте дип саныйм. Моның өчен мин дәрескә ныклап әзерләндем, теманы эзлекле, аңлаешлы бирү өчен эзләнүләр ярдәм итте.

Әгәр дәресне яңадан үткәрү мөмкинлеге булса, мин йомгаклау өлешенә күбрәк вакыт калдырыр идем.

















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал