7


  • Учителю
  • Сценарий вне классного мероприятия на тему 'Батырларның кайтавазы мәңгелек'.

Сценарий вне классного мероприятия на тему 'Батырларның кайтавазы мәңгелек'.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Хәерле көн кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Без бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара җыелдык.Белгәнегезчә быел без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 70 ел инде илебез халкы т
предварительный просмотр материала

Хәерле көн кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Без бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара җыелдык.

Белгәнегезчә быел без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

Бу җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 70 ел буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел.

1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә: фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясаган. Бөек Ватан сугышы башлана .1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр сузылачагын да , миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем белми иде.

Ничек кенә куркыныч һәм көтелмәгән булмасын, халкыбыз каушап калмады. Илебезнең бөтен милләт вәкилләре бердәм рәвештә изге Ватанны сакларга күтәрелделәр.

Сугышка, иптәшләр, сугышка!

Халыклар, басыгыз сафларга!

Бөтен ил белән чыгабыз

Ватанны дошманнан сакларга.

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле ,шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Фашист оккупантлары илебезнең 1710 шәһәрен һәм шәһәр тибындагы бистәсен, 70 меңнән артык авылны яндырды һәм җимерде.Илебез халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәште.

Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын кызларыбыз үзләрен аямыйча көн-төн эшләгәннәр. Аларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

Бөек Ватан сугышы чорында балалар да. Зурлар белән беррәттән, тиңдәшсез батырлык күрсәтте. Алар партизан отрядларында көрәштеләр, госпитальдә яралы сугышчыларга булыштылар, китаплар,хатлар укыдылар һәм яздылар, колхоз кырларында эшләделәр. Шулай итеп, җиңүне якынайтуга үзләреннән өлеш керттеләр.

Халкыбыз азатлыгы өчен көрәш бик озак, Бөек Җиңүгә юл озын була. Ватаныбыз фашистлар белән сугышта бик күп улларын һәм кызларын югалта.Без аларны хөрмәт белән искә алабыз. Бөек Ватан сугышында 27 миллионга якын кеше һәлак була.

Сугышка Пучы авылыннан да 403 кеше китә. Шуларның бары тик 201е генә исән-сау туган җирләренә кайту бәхетенә ирешә.

Кызганычка каршы, хәзерге вакытта аларның икесе генә исән. Шәйхразиева Халисә апа белән Шәрифуллин Шәрхем абый.


Дүрт куркыныч ел, 1418 коточкыч көн һәм төн дәвам итте сугыш. Бөек Ватан сугышында һәр көнне 79 000 кеше үлгән. Ләкин халкым Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште. Озак көттергән ул җиңү көне килде. Аны 1945 елның чәчәкле язы алып килде. Барлык тынычлык сөюче халыкның дошманы тар-мар ителде.


Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,

Таш сын булып калка батырлыр .

Батырларның даны, йолдызлардай,

Безнең хәтерләрдә балкырлар.

Таш сын булып алар калыкса да,

Батырларның җаны таш түгел.

Хәрбиләрчә, алар горур баскан, -

Солдатларга сыкрау хас түгел.

Авылыбызда Бөек Ватан сугышыннан кайтмаганнар истәлегенә куелган мәһабәт һәйкәлләр бар . Каһарман авылдашларыбызның исемнәре ташка уелган. Һәр елны 9 Май иртәсендә авылдашларыбыз бирегә үлемсезлеккә күчкән батырларны искә алу өчен җыйнала .

Бу - һәр авылда, һәр шәһәрдә шулай. Ватан иминлеге өчен яшьлекләрен, саулыкларын биргән каһарманнар сафы сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Аларның данын буыннан -буынга күчерәсе иде. Гасырларга күчсен иде тарих сабагы.

Шул һәйкәлләрне чистартып, карап торсак иде.


Хәзер мин сүзне 8 класс укучыларына бирәм. Концерт номерларын сугыш турында җыр, шигырьләр һәм бию белән чиратлаштырып барырбыз. Рәхим итегез! ... Рәхмәт!

Сүз 7 класс укучыларына бирелә. Рәхим итегез! ... Рәхмәт!

Сүз 6 класс укучыларына бирелә. Рәхим итегез! ... Рәхмәт!

Сүз 5 класс укучыларына бирелә. Рәхим итегез! ... Рәхмәт!

Еллар үткән саен сугыш ветераннары саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез аяз, илебез тыныч булсын иде дигән теләкләр белән бүгенге кичәбезне тәмамлыйм. Барлык катнашучыларга, класс җитәкчеләренә рәхмәтемне җиткерәм. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Сау булыгыз!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал