7


  • Учителю
  • Урок на тему Рәвеш хәле (8 класс)

Урок на тему Рәвеш хәле (8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе.

Максат: 1. Рәвеш һәм күләм хәлләре, аларның белдерелүе турында мәгъ-

лүмат бирү һәм аларны гамәлдә куллана белү күнекмәләре бул-

дыру.

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язма күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларга эстетик тәрбия бирү.

Дәресне җиһазлау: дәреслек, ноутбок

Әдәбият исемлеге:1.Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең

8 нче сыйныфы өчен дәреслек/Ф.С.Сафиуллина.



</ 2.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту

методикасы/ Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттаров - Казан:

Раннур,2000

3.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен

татар теленнән программа 5-11 нче сыйныфлар. Татарс-

тан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы/ Казан

"Мәгариф" нәшрияты, 2010

Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү.

Методлар: тест чишү, дәреслек өстендә эшләү, күнегү.

Укыту принциплары: фәннилек, системалылык, аңлылык, активлылылык.

Укыту ысулы: өлешчә эзләнү, аңлату, күрсәтү.

Чаралар: такта, акбур.

Дәрес планы

I. Дәресне оештыру өлеше.

  1. Сыйныфта уңай - психологик халәт тудыру. Исәнләшү.

  2. Өй эшен тикшерү.

II. Актуальләштерү.

  1. Хәл турында өйрәнелгәннәрне кабатлау.

Укучыларның белемнәрен тикшерү. Тест эшләтү.

Тест

1.Хәл

а)предметны, затны белдерә;

б) предметның билгесен белдерә;

в) эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын, шартларын белдерә.

2.Хәлнең мәгънәсеннән һәм әйләүче чараларыннан чыгып,

а) 7 төре бар;

б) 8 төре бар;

в) 5 төре бар.

3. Хәлләр

а) исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелә;

б) сыйфат яки исем, сыйфат белән белдерелә;

в) рәвеш яки исем, фигыльләр белән белдерелә.

4. Хәл сорауларын күрсәтегез

а) кайда? кайчан? ни өчен?

б) нинди? кайсы? кемнең?

в) кемне? кемгә? кемдә?

5. Хәлләр җөмләдә

а) хәл булып киләләр;

б) хәл, хәбәр булып киләләр;

в) аергыч булып киләләр.

6. Вакыт хәле - эшнең яки хәлнең...

а) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп фигыльгә буйсынып килүче кисәк;

б) үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк;

в) үтәлү урынын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк.

7. Урын хәле - эшнең яки хәлнең...

а) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп фигыльгә буйсынып килүче кисәк;

б) үтәлү вакытын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк;

в) үтәлү урынын белдереп, фигыльне ачыклап килүче кисәк.

8. Сәбәп хәле - эшнең яки хәлнең...

а) нинди максат һәм нинди сәбәп белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;

б) сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;

в) нинди максат белән үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.

9. Максат хәле - эшнең яки хәлнең...

а) нинди максат һәм нинди сәбәп белән үтәлүен белдереп, фигыльгә ияреп килүче иярчен кисәк;

б) сәбәбен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк;

в) нинди максат белән үтәлүен белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк.

  1. Тема һәм максатны хәбәр итү.

  • Укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән хәл төрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Дәреснең темасы: рәвеш һәм күләм хәле.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

  1. Рәвеш һәм күләм хәле белән танышу.

  2. Җөмләләрдән рәвеш һәм күләм хәлләрен табу.

  3. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу.

Физкультминут

IV. Ныгыту.

  1. Бирелгән карточкадагы җөмләләр белән эш (Күрсәтелгән формаларны файдаланып, җөмлә төзергә, җөмләдә ул сүзләр рәвеш хәле булып килсен.)

  2. Карточкаларда эш (Җөмләлрне күчереп язарга, рәвеш хәлләренең асларына сызарга.)

V. Өйгә эш бирү.

1. Көлә-көлә,тиз, татарча, көмештәй (как серебро),аңлап(понимая), сикереп(прыгая)сүзләре белән җөмләләр төзергә .

2. "Безне алда еллар көтә, юллар көтә" дигән темага, мөмкин кадәр рәвеш хәлләрен кертеп, кечкенә күләмле хикәя язарга.

VI. Йомгаклау.

  1. Бүгенге дәрестә без сезнең белән хәлнең кайсы төрләре белән таныштык?

  2. Дәреснең кайсы өлеше сезгә күбрәк ошады , ни өчен? (Укучылар фикерен тыңлау).

  3. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

  4. Йомгаклау сүзе.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал