7


  • Учителю
  • Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре (7 нче класс)

Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре (7 нче класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Сыйфат. Сыйфат дәрәҗәләре.

Максат: 1. Укучыларны сыйфат турында төшенчә белән таныштыру;

аны башка сүз төркеменнән аерырга өйрәтү; сыйфатка хас - дәрәҗә категориясе белән таныштыру;

2. Укучыларның сөйләм телләрен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү күнекмәләрен формалаштыру;

3. Бер берсен тыңларга өйрәтү, белемгә омтылыш тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.



Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.

Җиһазлау: Дәреслек, карточкалар , презентация, компьютер,тестлар.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Ә хәзер дөрес, матур утырабыз,

Һәм тырышып җавап бирәбез.

  • Бүген сыйныфта кем дежур?

  • Бүген ничәнче число?

  • Бүген көн нинди?

  • Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.

  • Көз көне тагын нинди көннәр була?

  • Көз көне яңгырлы,болытлы, җилле көннәр була.

  • Бүген кем юк? Ул кайда?



Кроссвордны чишеп, дәреснең темасын табу. (Сыйфат)

(сары,акыллы,хәйләкәр,файдалы, салкын, матур)

Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый?....

Әйе, без өйрәнәчәк сүз төркеме сыйфат ( имя прилагательное) дип ата-

ла. (Дәреснең темасы, максаты әйтелә).



2.Актуалләштерү.

Укчылар сез рус теленнән сыйфатны беләсез. Әйдәгез русча кагыйдә-

сен искә төшерик.

Имя прилагательное - часть речи, которая обозначает признак предме-

та и отвечает на вопросы какой? который?. В предложении имена

прилагательные являются определением или сказуемыми.

Татар телендә кагыйдә болайрак яңгырый .

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? Сорауларына җавап биргән сүз төркеме сыйфат дип тала.

Таблица өстендә эш.

Таблицадан күренгәнчә, сыйфат предметның төрле билгесен белдерә алалар.



Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә?...

Төсен (кызыл алма, зәңгәр чиләк, яшел яулык)

Тәмен (баллы чәй, тозлы кыяр)

Формасын (түгәрәк өстәл, туры сызык)

Күләмен ( зур өй, биек тау, кечкенә күл)

Массасын ( җиңел, авыр)

Характерын ( акыллы бала, яхшы кеше, хәйләкәр төлке)

Бүген без сезнең белән сыйфатка хас грамматик категория белән танышырбыз.

3.Яңа теманы аңлату.



Дәрәҗә - степень

Сыйфатларга хас грамматик категория. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булуын күрсәтә.



Сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар. Ясалу юллары анлатыла.

1. Гади дәрәҗә ( Основная степень).

2. Чагыштыру дәрәҗәсе (Cравнительная степень).

3. Артыклык дәрәҗәсе (Превосходная степень).

4. Кимлек дәрәҗәсе (Уменьшительная степень).

Дәреслектән табл-га иг-р. 42 бит 2 күнегү, 43 бит 3 күнегү (телдән)

4.Физ. минут.



"Шалкан" әкиятен карау (инсценировка)

Әкияттә катнашкан геройларның нинди характерларын саный аласыз?

Бабай нинди?...Әби нинди? ...



5. Ныгыту



Әйткән сыйфатларны 4 дәрәҗәдә куярга (карт-да)

Сары, яшел, зур, карт, кызыл, матур, усал, хәйләкәр, көчле.

</

Сорау.-Укучылар, бу сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп буламы?...

Кайсы дәрәҗәгә куеп булмады?....

Сары, яшел, зур, карт, кызыл, матур, усал, хәйләкәр, көчле сыйфатларын кимлек дәрәҗәгә куеп булмый....Бу очракта аларның антонимнарын кулланабыз... Нинди сүзләргә антоним дип әйтәбез?.... Антонимнарын әйтегез....

Нинди сүзләргә синонимнар дип әйтәбез? ....Матур сүзенең синонимнарын әйтегез.



Карточка №1 (Көчле укучы )



Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетер.

Кышын көн кыска, ә төн ... .

Җәен көн аяз, ә көзен ... .

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган ... .

Китап калын, ә дәфтәр ... .

Алма баллы, ә лимон ... .

Кар йомшак, ә боз ... .

Шикәр ак, ә күмер ... .

Карточка №2 (Көчле укучы телдән эшли)

Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. 2 җөмлә төзе.

Красивое платье, жаркое лето, умная девочка, ленивый кот, мелкий

дождь, холодный день, широкая река, прямая улица.

Карточка№3 (Урта укучы эшли)



Түбәндәге сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп яз.

Җилсез . чәчәк

Хуш исле . иртә

Көчле . дәрес

Кызыклы . бала

Уңайлы . тавыш

Тәмле . өстәл

Матур . аш





Карточка №4 (Йомшак укучыга)



Уен. Карточкадагы "артык сүзне тап".

Кыяр, яфрак, яшел, агач.

Алма, карбыз, җиләк, тәмле.

Эшчән, кыз, укучы, малай.

Җил, кояш, кар, кечкенә.

Дәфтәр, каләм, китап, матур.

Сыер, кәҗә, кызыл, сарык.

Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.

.

Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз.

... ... көн. Болында ... , ... чәчәкләр үсә. ... күктә ... кошлар сайрый.

... үлән арасында ... җиләкләр үсеп утыра. Нинди ... вакыт.

Сыйфатлар: кызыл, зәңгәр, ак, җәйге, җылы, төрле-төрле, аяз, күңелле,

яшел.



(Барча укучы шул күнегүне эшләгәндә, карточка буенча эшләрне тикшерәбез). Аннары күнегүне тикшерәбез

Сорау: Сыйфатлар өстәгәч, җөмләләр тулыландымы, матурландымы?

Димәк, сыйфатлар ни өчен кирәк?

Бирем. Билгеләр буенча предметны тап.

Түгәрәк, баллы, сусыл, эче кызыл, тышы яшел. (карбыз).

Йомшак, ак, мыеклы, сөт ярата. (песи).

Яшел, чәнечкеле, бизәлгән, яңа елда куела. (чыршы).

Кара, мөгезле, печән ярата, сөт бирә. (сыер).

Сары, озынча, әче, файдалы, җиләк - җимеш. (лимон).



Табышмак әйтү.

1.Үзе кып - кызыл, күлмәге ямь - яшел . (Карбыз)

2.Җәен - соры, кышын - ак, аңа шулай яхшырак. (Куян)

3.Су түгел - сыек,

Кар түгел - ап - ак. (Сөт)

4.Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата.(Суган)

5. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.(кәбестә)

Уен " Эстафета" ике группа ярыша. Тактада предметның исемен белдеүрүче сүз язылган, һәр группадан укучылар чыгып, предметның билгесен

белдерүче сүзләр язалар.

1 группа. Күлмәк (кызгылт, кыска, озын җиңле, куе чәчәкле).

2 группа. Яулык (бик нечкә, акграк, зур, өр-яңа, борынгы).

Тест сорауларына җавап бирү.

1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен;

б) предметны;

в) предметның хәрәкәтен.

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) нишли? нишләгән?

б) нинди? кайсы?

в) кем? нәрсә?

3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

а) 5;

б) 6;

в) 4.

4. Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?

а) числительное;

б) прилагательное;

в) существительное.

5. Яшькелт - дигән сыйфат нинди дәрәҗәдә?

а) чагыштыру;

б) гади;

в) кимлек.

6. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны тап.

а) гүзәл;

б) кып - кызыл;

в) зуррак.

6. Йомгаклау.

- Бүген без дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек?

- Ул нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә?

- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар, ниндиләр?

- Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп киләләр?

- Сыйфатның сөйләмдәге роле нинди?

7. Өй эше.

" Минем әнием" дигән темага сыйфатлар кулланып кечкенә хикәя язарга.

8. Билге кую.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал