7


  • Учителю
  • Конспект урока 'Нәби Дәүлинең “Хезмәткә – хөрмәт ” әсәре белән танышу '

Конспект урока 'Нәби Дәүлинең “Хезмәткә – хөрмәт ” әсәре белән танышу '

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

18.02.2015 8нче класс

Төхбәтуллина Г.З.

Тема: Нәби Дәүлинең "Хезмәткә - хөрмәт " әсәре белән танышу

Максаты:

1. а) Нәби Дәүлинең "Хезмәткә - хөрмәт " әсәре белән танышу;

б) актив лексика ярдәмендә тестның эчтәлегенә төшенү;

2. а) Фикерләү, күзәтә һәм нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү;

б) -сыз/-сез, -лык/-лек,-чы/-че сүз ясагыч кушымчаларын сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту.

3. Укучыларда кеше хезмәтен хөрмәт итә белү сыйфатлары тәрбияләүне дәвам итү, икмәккә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

- Хәерле көн,укучылар! Иртәбезнең шулай матур, көнебезнең имин үтүен теләп, дәресне башлыйк. (1нче слайд ) - Ә сез, укучылар, нинди теләктә? (Сәламәт булырга, яхшы билгеләр алырга,дуслар табарга телим)

II. Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү.

- Үткән дәрестә өйрәнгән сүзләрне искә төшерик. Сүзләрнең татарчасын әйтегез. (2 нче слайд) (Укучылар әйткәндә татарча сүзләр язылган плакатлар тактага эленә бара, сүзтезмәләр төзелә.)

Уважение - ихтирам, хөрмәт (уважает - ихтирам итә)

Гордость - горурлык (гордость человека - кешенең горурлыгы)

Жестокий - рәхимсез (жестокий человек - рәхимсез кеше)

Честь,совесть - намус (бессовестный человек - намуссыз кеше)

Порядок - тәртип (нарушители порядка - тәртип бозучылар)

Привычный, обычный - гадәти (обычное явление - гадәти күренеш)

Уборка - җыештыру (уборка комнаты - бүлмәне җыештыру)

Знакомый - таныш (знакомый дядя - таныш абый)

Разбитый, сломанный - ватык (разбитое окно - ватык тәрәзә)

- Өй эшен дә тикшерү (130 нчы бит, 8 нче күнегү) Бирем. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итәргә, җөмләләр төзергә.

Шагыйрь сүзе - слово поэта

Алан өсте - лесная поляна

Газета кисәкләре - обрывки газет

Консерв савытлары - консервные банки

Шешә ватыклары - осколки битых бутылок

Күл буйлары - вдоль озера

Икмәк телемнәре - куски хлеба

Маңгай тире - пот лица

Йокысыз төн - бессонная ночь

2. Ишетеп аңлау күнегүе.

3. Максат белән таныштыру.

III. Яңа тема.

1."Хезмәткә - хөрмәт " тексты белән танышу.

- Укучылар, дәреслекнең 130 нчы битен ачабыз. 1нче күнегү. Биремне укыйбыз. Бирем.Текстны укыгыз. Кем ул гражданин "Икс"? - Текстны кычкырып, абзацлап укыйбыз. (Текст укыла, укучылар сөйләменә төзәтмәләр кертелә.)

2. Текст өстендә эш.

а. Тексттан әлеге җөмләләрнең татарчасын табып укыгыз: - Мы растерялись, когда на этой красивой поляне увидели обрывки газет, пустые консервные банки, осколки битых бутылок. - После выходных в лесах, по берегам рек и озер это превращается в привычное для нас явление. - Даже под одним деревом лежала целая буханка хлеба. - Я дал ему прозвище - Гражданин «Икс». - Гражданин «Икс»! У меня к тебе есть несколько вопросов: видел ли ты, как и где растет хлеб? - Эти земли были политы не только дождем, но и потом хлебороба. - У нас есть законы для нарушителей порядка, а что же делать с тобой, гражданин «Икс»?

б. Текстны өлешләргә бүлү, исем сайлау.

- Текстны якынча ничә өлешкә бүлеп була? - 1нче һәм соңгы җөмләләрен укып күрсәтегез - Аларга нинди исемнәр бирәсез?. (1нче өзек - табигать турында, 4нче слайд) (2 нче өзек - икмәк турында, 5нче слайд)

IV. Белемнәрне ныгыту.

1.Текст буенча сораулар төзү.( игенче - хлебороб (6нчы слайд) орлык чәчә - сеет семена, җир сөрә - пашет землю (7нче слайд) иген басуы - хлебное поле, уңыш җыя - собирает урожай (8нче слайд))

2. Мәкальләргә тиешле сүзләрне куеп укыгыз. (9 нчы слайд ) а) Агач - җимеше белән,

тактага, калганнар дәфтәрләргә язып эшли)

V. Өй эше. 3нче кунегү, 132 нче бит. Тексттан тәкъдим ителгән өзекләрне табып укырга .

VI. Йомгаклау.

1.Сорауларга җавап алу.

- Кызганычка каршы, күпләребез кеше хезмәтен хөрмәт итә белми. Без берничә әсәрдә әнә шундый кешеләр белән очраштык. Искә төшерик әле, нинди әсәрләр иде ул? Геройлары кемнәр иде? (Р.Миңнуллин."Подъездагы язулар" шигыре, подъезд стеналарына төрле ямьсез сүзләр язучы малайлар, Кадыйр Даян ."Өзелгән чәчәкләр" хикәясе, шәһәр бакчасыннан чәчәкләр өзеп,әнисенә алып кайткан Әхмәт)




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал