7


  • Учителю
  • 8 сыйныфта татар әдәбиятыннан Ш.Камалның “Акчарлаклар” повестына дәрес конспекты

8 сыйныфта татар әдәбиятыннан Ш.Камалның “Акчарлаклар” повестына дәрес конспекты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Балык Бистәсе муниципаль районы

Зур Мәшләк урта мәктәбе























8 сыйныфта татар әдәбиятыннан Ш.Камалның "Акчарлаклар" повестына дәрес конспекты











Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Нуреева А.Н.





























Тема: Ш.Камалның "Акчарлаклар" повестен анализлау.



Максаты: 1) Ш. Камалның тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү.

2) "Акчарлаклар" повестен анализлау.

3) Матур әдәбиятка кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Ш. Камал Сайланма әсәрләр; портреты,диңгез һәм акчарлак рәсеме.



Дәрес планы.

1.Ш .Камалның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү.

2."Акчарлаклар" повестена анализ.

3.Сүзлек өстендә эш.

4.Акчарлаклар турында белешмә бирү.

5. "Начар гадәтләр" дигән темага әңгәмә.

6.Тест чишү.

7.Өйгә эш.





























Дәрес барышы.

  1. Укучылар Ш .Камалңың тормыш юлын иҗатын сөйлиләр.

  2. "Акчарлаклар" повестен язучы 1914 елда бастырып чыгара. Әсәрнең үзәгендә- сезонлы эшчеләр. Алар Каспий буендагы балык промыселларының берсенә март ахрына килеп эшкә ялланалар. Апрель ахырына кадәр эшлиләр. Балык тоту вакыты үтеп монда эш беткәч, эш эзләп төрле җирләргә таралалар. Ләкин шушы барлы-юклы бер ай эчендә алар бер-берсенә күнегеп, бер-берсенең гореф-гадәтләрен әйбәт һәм начар якларын белеп өйрәнеп, дуслашып өлгерәләр. Күргәнебезчә, повесть күләме ягыннан зур түгел. Әмма әсәр шулкадәр бай эчтәлекле.

Әйдәгез әле укучылар, без сезнең белән үзебезне шушы корабта дип күз аллыйк та сәяхәткә чыгыйк. Ә сәяхәтебезне шушы повестьне өйрәнү белән башлыйк. Бу сәяхәт безне кемнәр белән һәм нинди тормыш авырлыклары белән очраштырыр икән. Әле шуны да онытмаска кирәк без ниндидер елга буйлап түгел, ә диңгез буйлап йөрибез.

картинага карыйк әле.Күк нинди? Аяз. менә шуҗа күрә дә без ңиңгезне тыныч итеп күрәбез. Әсәр дә әнә нәкъ без күзаллаганча "Диңгез көлә" дигән бүлектән башлана чынанда да, Ш.Камал диңгезне тыныч һәм матур итеп сүрәтли һәм әкрен генә үзенең геройлары белән таныштыра башлый.

  1. Кемнән башлый соң ул? Кайсы геройдан?(укучылар җавап бирәләр, Гариф турында сөйлиләр)

  2. Гарифның тыйнаклыгын кайсы бүлектә күрәбез һәм шуның белән тагы нинди геройлар белән танышабыз?

  3. Шәрәфи абый һәм аның семьясы турында сөйләгез әле?

Китаптан Шәрәфи абыйны сурәтләгән урынны табып укыйк әле.

Менә шулай туктала-туктала "Булыр әле" дигән бүлеккә җиттек.

4)Ни өчен бу бүлек шулай исемләнгән икән? Ш. Камал моның белән нәрсә әйтергә теләгән?

5)"Киң күкрәкле, юлбарыстай көчле һәм матур егет иске чикмән астында әкрен генә елый иде." Бу җөмлә кайсыбүлектән һәм ник елый егет?

6) Повестьта нинди бәйрәм турында сүз бара соң?

(укучы җавап бирә. Пасха көне)

Нинди генә әсәр укысак та без мәхәббәт темасына очрамыйча калмыйбыз. Ф.Хөснинең "Йөзек кашы" повестында да, Г.Гөбәйнең "Маякчы кыз"ында да, А.Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар"ында да бу тема бар иде.

7) Бу әсәрдә Гариф белән Газизә арасында мәхәббәт кайчан бөреләнә башлый соң әлә?

Һәр бүлек исемләнгән. Һәрберсендә бәхет эзләп йөрүчеләрнең ймете, кичерешләре чагыла. Күңелсез тәмамланса да киләчәк көннәрендә ниндидер яхшылык көтү, бәхетле очрашуга өмет баглау сизелә.

8) Гарифларны, Сафаларны,Шәрәфи абый гаиләсен нәрсә берләштерә, нәрсә якынайта соң? (бәхет эзләү, тормышларын алга таба җайга салыр өчен акча табарга тырышу).

Менә ни өчен алар ил буйлап сибелгәннәр. Бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр икән. Акчарлаеклар кебек "очып" йөриләр. Бүгенге көндә дә мондый акчарлаклар җитәрлек. Ш.Камалның "Акчарлаклар" повестендагы кебек бәхет эзләп йөрүчеләр дә, тормышны җайга салыр өчен акча табарга тырышучылар да җитәрлек. Аларны тормыш мәҗбүр итә. Менә сез дә 9 нчы класста. Алда тагы 2 ел һәм сезгә дә үз юлыгызны табарга, акчарлаклар кебек әниләрегезнең кочагыннан очарга туры киләчәк.

3 Физкультминут.

Эре - эре заводлар

Заводта станоклар

Тиздән үсеп җитәрбез

Шунда эшкә китәрбез

Дәфтәрләрне ачып текста очраган авыр сүзләрне язып куйыйк.

Лабаз - ашлык, он, һ.б нәрсәләрне саклый торган бина

Газамәтле - олы, бөек, мәһабәт.

Невод - зур ятьмә

Ләтафәт - гүзәл, матур, нәфис

Барак - балыкчылар яши торган урын

Чынаяк - җәйләү, кечкенә тәлинкә

(Укучылар дәфтәргә сүзләрне язып куялар)



4. Әсәрнең исеме бик матур кош исеме белән аталган. Ул - акчыарлак. Акчарлаклар - тыгыз тәнле, озын канатлары белән бик ерак араларны очып үтәргә мөмкин.

Татарстанда 16 төре билгеле. Күл акчарлагы, күк акчарлагы, көмеш акчарлак, елга акчарлагы һ.б. Аларны күл һәм елга буйларында, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары янында очратырга мөмкин. Акчарлаклар балыклар, бөҗәкләр, бакалар,кимерүчеләр һәм калдык ашамлыклар белән тукланалар. Чайка малая, хохотун черноголовый, крачка малая кызыл китапка кертелгәннәр.

Алар төркем - төркем йөриләр. Аларның төркеме балыкчылар көймәсенә, мал суя торган урыннарга хөҗүм итәргә мөмкин. Аларны икенче төрле санитарлар дип тә әйтеп була. Үләксәләрне һәм чүплекләрне чистарталар, ягъни андагы калдык белән тукланалар.





5. Тест чишү.

6. "Начар гадәтләр" дигән темага әңгәмә.

7. Өйгә эш: "Тормыш дәвам итә" дигән темага сочинение язып килергә.

8. Билгеләр кую.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал