7


  • Учителю
  • План-конспект ' Исем сүз төркемен кабатлау' 4 сыйныф

План-конспект ' Исем сүз төркемен кабатлау' 4 сыйныф

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

4 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Тема: Исем сүз төркемен кабатлау.

Белем бирү максаты:

  1. Исем сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.

  2. Үз фикерләрен әйтә,дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

  3. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

  4. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Фикер сәләтен үстерү максаты:

-яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен , логик фикерләү сәләтен , мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

-укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

Тәрбияви максат:- аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен,кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларыңның, уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, презентация,таратма материал.

Дәрес тибы: кабатлау

Дәреснең девизы: " Белемне мөстәкыйль үзләштер".

Дәрес элементлары :

  1. Оештыру моменты ( исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру) 2 мин

  2. Актуальләштерү ( үткән материалны кабатлауны" Модель Фрейер" структурасы аша тикшерү) 3 мин

  3. Төп өлеш ( исем темасын гомумиләштереп кабатлау) 16 мин

  4. Ныгыту ( белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту , мөстәкыйль куллану) 15 мин

  5. Йомгаклау (белемнәрне бәяләү. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә) 7 мин

  6. Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату. 2 мин

Дәрес планы:

I Башлам өлеш: -Хәерле көн димен,

Яңа туган һәрбер көнгә

  • Хәерле көн димен,

Тәрәз төбендәге гөлгә,

  • Хәерле көн димен,

Гөлдәй якын дусларыма:

  • Улларыма;

  • Кызларыма.

  • Исәнмесез , укучылар!

Әйдәгез бер - беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

II Актуальләштерү : - Укучылар! Сезнең алдыгызда хәрефләр ята ( с, м,и,һ, е), шул хәрефләрдән сүз төзергә. Бер хәреф артык. Кайсыгыз әйтә? Көтелгән җавап: ( ИСЕМ)

1 слайд

  • Әйе, бүген безнең дәресебезнең темасы исемнәрне кабатлау .

  • Алдыбызга нинди максат куярбыз икән?

  • ( исем турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне тикшерербез, бәяләрбез)

  • Без Модель Фрейер структурасы ярдәмендә алган белемнәрне искә төшерербез.3 минут вакыт бирелә.

2 слайд

Исем нәрсәне белдерә?

  • Хәрәкәтне

  • Предметны,затны

  • Билгене

  • Санны

3 слайд

Исем сүз төркеменең сораулары

- Нинди? Кайсы?

- Ничә? Күпме?

- Кем? Нәрсә?

- Нишли? Нишләде?

4 слайд

Исемнәрнең төрләнеше:

  • Заман

  • Зат-сан, килеш

  • Юнәлеш

5 слайд

Исемнәрнең җөмләдәге роле

  • Ия

  • Хәбәр

  • Аергыч

  • Тәмамлык

  • Хәл

Яныгыздагы иптәшегез белән эшләгән эшләрегезне алмашабыз, тикшерәбез, билге куябыз.

III- Төп өлеш:

Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, числоны язабыз һәм мәкальне күчереп куябыз.

6 слайд

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

( мәкальне ничек аңлауларын сораштыру)

  1. Сүзлек диктанты язып алабыз.

Һөнәр, К(к) азан, аккош,шигырь, озынборын, хезмәтче, әни, хатын -кыз, каен җиләге.

7 слайд ( тикшерү)

  • Укучылар, без нинди сүзләр яздык?

(Көтелгән җаваплар: исемнәр)

  • Нинди исемнәр?

  • (Көтелгән җаваплар: тамыр, ясалма,кушма,парлы,тезмә)

  • Ясалышы ягыннан исемнәрне төркемнәргә бүләбез.

8 слайд. ( тикшерү)

( Көтелгән җавап: Кушма: аккош, озынборын;

Парлы: хатын - кыз;

Тамыр:һөнәр, шигырь,әни.

Тезмә: каен җиләге.

Ясалма:хезмәтче.

  • Укучылар, Сез нинди сүзне язганда авырлыкка очрадыгыз?

  • (Көтелгән җавап: казан сүзе)

  • Әйтегез әле, бу сүз турында сез нәрсә беләсез, бергә тикшереп, уйлап карыйк, сезнең фикерләрне тыңлыйк.

  • Әйе, казан сүзен ике мәгънәдә аңлап була: учакта, мичтә ашарга пешерә торган савыт һәм шәһәр исеме.

  1. Авыр сүздән кала бәлки сезгә ошаган сүз бардыр?

( Көтелгән җавап: әни )

Әниләр бәйрәме якынлашу турында әйтеп китү, шигырь белүчеләрдән 1-2 укучыны тыңлау.

9 слайд

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аеру:

Казан Алисә

Мәскәү Китап

Алабуга Дәфтәр

Малай Ләйлә

Чабаксар Татарстан

Чабак Америка

Укытучы елга

10 слайд ( тикшерү) ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү.

11 слайд Физкультпауза

Микс - Фриз - Груп

IV -Ныгыту:

12 слайд

Килешләрне кабатлау;

Исемнәргә килеш кушымчаларын дөрес ялгау;

13 слайд

Тиешле килеш кушымчаларын дөрес куеп текст уку;

Табигать... сулыкларның әһәмияте бик зур. Сулыклар җиребез... бизи. Көндәлек тормыш..., завод- фабрикалар... куллану өчен дә су... сулыклардан алалар. Ләкин кешеләр бик еш кына сулыклар... чүп-чар ташлыйлар. Бу бик кызганыч. Су.. бервакытта да чүп-чар ташлама!

-да; -гә;

-тә; -ны;

-та; -не.

-га;

14 слайд

Дәреслек белән эшләү; 76 нчы бит, 2 нче күнегү.

Абый сүзен тартым белән төрләндерү;

Кроссворд чишү.

15 слайд

V - Йомгаклау:

Дәрескә нәтиҗә ясау, үзбәя бирү.

VI- Рефлексия

  • Дәрестә нәрсә белдегез, нәрсәгә өйрәндегез?

16 слайд

VII- өйгә эш:

" Көз" темасына исемнәрне кертеп инша язып килергә.

Дәрес тәмам.Бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булыйк. Җылы сүз ул - җан азыгы.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал