7


  • Учителю
  • План мероприятия на тему Г.Тукай музейларына сэяхэт

План мероприятия на тему Г.Тукай музейларына сэяхэт

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Габдулла Тукай музейларына сәяхәт.

-Укучылар, бүген без сезнең белән Тукай музейлары белән танышырбыз, кечкенә генэ "сәяхәт"тә булырбыз. Сез Тукай турында нәрсәләр беләсез?

- Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел иҗат иткән.шулай булса да, гаять зур мирас калдырган. (1,2 слайд).

- Тукайның тормыш юлы белән кыскача танышып үтик. (3 слайд).Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча р-ны Кушлавыч авылында указлы мулла Мөгаммәтгариф һәм мулла кызы Бибимәмдүдә гаиләсендә туа. Әтисе 44 яшендә үлә, әнисе Сасна авылына Мөхәммәтшакирга кияүгә чыга. Габдулланы Кушлавычка алып барып, Шәрифә исемле бер карчыкка асрамага бирә.1889 елда әнисе үзе янына Саснага алдыра.1890 ел, яз - әнисе үлә.әнисе үлгәч, Габдулланы Өчилегә бабасы янына кайтаралар.(5 слайд). Бабасы белән әбисе аны бер авыл ямщигына утыртып Казанга озаталар. Ул ямщик аны базарда сата, аны Мөхәммәтвәли белән Газизә исемле кешеләр алалар.1892 елда алар Габдулланы кире Зиннәтулла бабасына кайтаралар. Июнь уртасында зиннәтулла Габдулланы Кырлай авылы кешесе Сәгъдигә асрамага бирә.(6 слайд)

</ Гыйлем дөньясына беренче адымны 1892 елда Кырлайда ясый.1893 елда мәдрәсәгә күчә, Кушлавычтагы крестьян Бәдретдин абзый аны Уральскига алып китә.1895 елда җизнәсе Галиәсгәр Госманов аны "Мотыйгия" мәдрәсәсенә укырга бирә . Уральскида күп кенә газета-журналларда эшли. Актив иҗат итә, шигырьләр җыентыгы чыга. Авыру килеш йөри,дәваланмый. 1913 елда хәле начарлана, иптәшләре аны Клячкин больницасына озаталар.2 апрельдә үлә.

-Сез Габдулла Тукайның нинди музейларын беләсез?

1.Арча р-ны Кырлай авылында Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей комплексы бар.

2.Казанда Тукай урамында Габдулла Тукай Әдәби музее бар. Ул 4 залдан тора: балачак, Уральск, Казан, сәяхәтләр. Бу музейда тукайның шәхси әйберләрен - юл кәрзинен, түбәтәен, Газизә апасына бүләк иткән тартмачыгын, кара савытын, Тукай үлгәнннән соң йөзеннән төшереп алынган гипс битлекне һәм башка бик күп кызыклы истәлекләрне күрергә мөмкин.

3.Уральскта 2006 елда Тукай музее ачылдды.

- Сез Тукайның нинди шигырьләрен беләсез?

- Берничәсен сәхнәләштереп китик, кайберләрен укып китәрбез.

- Үзегез яттан Тукайның кайсы шигырьләрен беләсез? Сөйләп күрсәтәбез.

- Ә хәзер Г.Тукайның берничә шигырен карап китәрбез.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал