7


  • Учителю
  • Реферат на тему 'Татар теарты тарихы'

Реферат на тему 'Татар теарты тарихы'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


"Театр - безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы һәм
өмидле бер нәрсә".
Г.Тукай, 1906 ел
"Без шундый театр төзербез, аның исеме
алтын хәрефләр белән язылыр".
Г.Кариев, 1908 ел
"Милли театрыбызның мәдәни шәкелгә керүен, театр сәнгате гражданлык алып,
уйнаучыларның да, театрга язучыларның да
күбәюен һәм камилләшүен телим".
Г.Камал, 1913 ел
"Театр - кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать,
һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый.
Милли театр бигрәк тә".
М.Сәлимҗанов, 1996 ел

Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате - милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Рус драматургы А.Н.Островский фикере белән әйткәндә, театр оешу - милләтнең камиллеген, өлгереп җиткәнлеген раслаучы зур тарихи вакыйга ул. Үткәнебезне барлаганда, без, халкыбызның бай мираслы, әдәбиятлы булуы белән бергә, асылда бик борынгыдан җор, тапкыр, үткен һәм шук телле, җыр-моңга, уен-тамашага һәвәслеген дә күрербез. Аулак өйләр, сабантуйлар - моның ачык мисалы. Шуңа да кешенең бар осталыгын, сәләтен күрсәтүгә корылган сабантуй бәйрәме үзенең миллилеген югалтмыйча, бүген дөнья мәйданына чыгып бара. Татар театры турында да нәкъ шуны әйтергә мөмкин. Россия чикләрен каплаган "тимер пәрдә"ләр ачылу белән, милли театр үзенең бер гасырлык мирасын чит ил тамашачыларына да җиткерә башлады. Германия, Финляндия, Төркия, Бөекбританиядә узган уңышлы гастрольләр - бүгенге татар театрының дөньядагы иң мәшһүр, зур тарихлы театрлардан калышмый гына түгел, ә бәлки алар дәрәҗәсендә иҗат итүен исбатлады.

Ил тарихы, халык язмышы белән бергә үрелеп барган театр биографиясендә XX гасырдагы иң әһәмиятле вакыйгалар урын алган - җиңүләр һәм фаҗигаләр дә, казанышлар, табышлар һәм югалтулар да җитәрлек анда. Бу иҗади эшчәнлектә дистәләгән, йөзләгән фидакарь, талантлы режиссер, драматург, артист, рәссам, музыкант һәм театр сәнгатен тудыручы башка һөнәр ияләре катнашкан.

XIX гасырның икенче яртысында татар дөньясында рус театры үрнәгендә милли драматургия һәм театр белән чын мәгънәсендә кызыксыну башлана, шуны кайгыртучы алдынгы фикерле әдәбият эшлеклеләре мәйданга килә. 1887 елда Габдрахман Ильяси тарафыннан "Бичара кыз" исемле беренче пьеса языла һәм өй шартларында куела да. Бер елдан соң Фатих Халиди "Рәдде бичара кыз" драмасы белән бу өлкәдә икенче адым ясый. 1899 елда булачак мәшһүр драматург Галиәсгар Камалның беренче әсәре булган "Бәхетсез егет" драмасы нәшер ителә, бер үк вакытта Гаяз Исхакыйның "Өч хатын белән тормыш" пьесасы да укучыларга барып ирешә. Мөгаллим, шәкерт, приказчик, гимназист яшьләр катнашында мәдрәсәләрдә, укымышлы гаиләләрдә өй шартларында спектакль-тамашалар уйнала башлый.
1905 елгы Беренче рус революциясе мәгърифәткә, мәдәнияткә, рухи иреккә омтылган зыялыларыбыз өчен, димәк, гомумән татар халкы өчен дә, Тукай сүзләре белән әйтсәк, күңелләрдә йоклаган дәртне уятучы, яктылыкка, нурга илтүче зур этәргеч була. Милли матбугатка юл ачыла, татарча әдәби-музыкаль кичәләр ешая. Мәдәният үсешен чагылдырган мондый күренешләр халкыбыз яшәгән бик күп төбәкләрдә - Уфада, Оренбургта, Әстерхан, Орск, Уральск һ.б. шәһәрләрдә күзәтелә. Казандагы "Шәрекъ клубы"на (Татарстан урамы, 8 нче йорт) шимбә саен татарның укымышлы, зыялы яшьләре җыела. Татар театры тууга, аның дөрес юнәлеш алуына Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов кебек талантлы яшь әдипләрнең тәэсире һәм ярдәме гаять зур була.
1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә "Кызганыч бала" драмасы һәм "Гыйшык бәласе" комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.
1907 елның язында Оренбургта әле 1905 елда ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган "Галимлек вә наданлык" (А.Островский буенча) һәм "Морад Сәлимов" (Ф.Халиди) спектакльләре уйнала. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы музыкант һәм җырчы Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу - профессиональ татар театр труппасының яши башлавы була. "Сәйяр" - 1908 елда труппага Г.Тукай кушкан исем (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). 1918 ел ахырына кадәр "Сәйяр" исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10-12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр.
Драматурглар Г.Камал, Г.Исхакый, Ш.Камал, М.Фәйзи, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин, Мольер, Ф.Шиллер, У.Шекспир, Н.Гоголь, А.Чехов, М.Горький, А.Островский әсәрләрендә Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Н.Сакаев, В.Мортазин-Иманский, Г.Болгарская, Ф.Сәмитова, Б.Болгарский, Ф.Ильская, К.Шамил, З.Солтанов, Н.Таҗдарова, Н.Арапова, Ә.Кулалаев, Г.Мангушев, Камал I, Камал II, С.Байкина, Ш.Шамильский, Ә.Синяева, С.Айдаров кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә (иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр. Гражданнар сугышы елларында артистлар төрле фронт бригадаларында кырыс, күчмә шартларда хезмәт күрсәтәләр. 1922 елда асылда "Сәйяр" труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул "Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры" дип атала, аның җитәкчесе итеп Г.Кариевның шәкерте - артист, режиссер, драматург К.Тинчурин билгеләнә. 1922 елда Кәрим Тинчуринга беренче Татар дәүләт театры төзү йөкләтелде. Театр өчен яна бина (хәзерге Ленин комсомолы исемендәге яшь тамашачылар театры) бирделәр. Иң яхшы артистларны һәм режиссерларны Казанга туплаганнан соң, Кәрим Тинчурин музыкаль җитәкче итеп Оренбургтан Салих Сәйдәшевне чакырды

1926 елда театр Академия исеменә лаек була, ә 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга

аның исеме бирелә.
1920-1930 еллар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. 1920 еллардагы татар театрының иң әһәмиятле үзенчәлеге - музыкаль әсәрләр куюга йөз тоту. Татар театр сәхнәсендә беренче профессиональ композитор Солтан Габәши башлап җибәргән эш - спектакльләрне музыкаль яктан бизәү - тагын да көчәйтелә. К.Тинчурин татар тамашачысының җырны әсәрләргә мәхәббәтен яхшы тоеп, драматургиядәге иҗаты белән дә, режиссер һәм җырчы артист сыйфатында да музыкаль драма жанрын үстерүгә зур өлеш кертә. 1922 елда музыка бүлегенә җитәкче итеп талантлы композитор Салих Сәйдәшев чакырыла. Музыкасын ул язган "Зәңгәр шәл", "Казан сөлгесе", "Сүнгән йолдызлар", "Наемщик", "Кандыр буе", "Талир тәңкә" спектакльләрендә С.Айдаров, Г.Кайбицкая, Р.Кушловская, С.Садыйкова кебек артистларның җыр таланты тагын да ачыла.

Татар тетрында бу яңа жанрның туу һәм киң үсеш алуы тарихи һәм сәнгать үсеше сәбәпләренә төпләнгән. Татар театр сәнгатенең авангардында торучы Кәрим Тинчурин бу жанрның кирәклегенә, үсешенең закончалыгына төшенгән. Нәкъ бу өлкәдә халык музыкасына, аның гадәтләренә таянып эшләү зарурлыгын аңлаган.
Яңа жанрның туу бөтен татар сәнгатенең эзләнүләренә дә туры килеп торган, чөнки революция чорыннан соң барлыкка килгән җәмгыятьтә яңарыш тенденцияләре көчле булган. Совет сәнгате халыкчан булуы турында тамашачыларның аудиториясендә барлыкка килгән үзгәрешләр дә раслап торганнар.
Бу планда Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев кебекләрнең иҗатлары тамашачыларда зур таяныч тапкан, чөнки алар халыкка якын һәм таныш булганнар.
Кәрим Тинчуринсыз татар театрының нигезләрен, аның үсешен һәм театрның бүгенге көннәрен күз алдына да китерергә мөмкин түгел.
20-30 нчы еллар сәнгать өлкәсендә кайнар дискуссияләр, моназаралар чоры икәне мәгълүм. Һәм шул чорда реализм һәм халыкчанлык, югары ватан сөюнчелек һәм гуманизм, интернационализм - менә шушы эстетик идеяләрне тормышка ашыру юлында Кәрим Тинчурин үзенең рухи көчен, иҗади сәләтен, бөтен гомерен жәлләмәгән.
Аның турында «ул бу үзгәреш чорында татар халкына театр кирәк булуын үзенең җаны, эчке кыллары белән сизгән», дип язганнар.

Кәрим Тинчурин - Татар дәүләт театрының баш режиссеры. Аның белән бергәләшеп театрда Б. Тарханов, З. Солтанов, К. Шамил, Х. Коләхмәтов, Ш. Шамильский, Г. Болгарская, С. Байкина, Н. Арапова, Камал I, Н. Тәҗдарова, Ф. Ильская, Р. Кушловская кебек талантлы һәм искиткеч үзенчәлекле актерлар эшли башлыйлар.
Театр алдында торган төп максатларның берсе булып репертуар формалаштыру проблемасы тора. Яңа тамашачы өчен яңа эстетика һәм яңа идеяларга нигезләнгән тематика кирәклеген аңлыйлар. Иҗади планда җанр һәм стиль даирәләрен киңәйтү проблемасы да туа, чөнки нәкъ бу чорда яңа «социализм сәнгате» барлыкка килә. Шул ук чакта аудиториянең төрле булуы, аның арасынды укымышсызлар да очравы - моны да искә алып эшләргә туры килгән.
Замана театрга киң аудиторияне тартырга дигән мәсьәлә куя, һәм К. Тинчурин аңлый: моның өчен нәкъ музыкаль драма жанры туры килә. Татар театры тарихында 30 нчы елларны искә алганда, К. Тинчурин һәм С. Сәйдәшев исемнәре берләшкәннәр.
Музыкаль драма - аларның иҗади тандем балалары.
Яңа татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар Сәйдәшевнең театрдагы эшчәнлеге Хәбибулла Ибраһимовның «Башмагым» комедиясен музыкалаштырудан башланып китте. Бу пьеса өчен, «Башмагым», «Җизнәкәй» кебек халык көйләрен файдаланудан тыш, композитор махсус бию көе язды. Җиһан карчык ролендәге талантлы артистка Нәфига Арапова, башына төенчек куеп, бии-бии сәхнәгә килеп чыга торган булган. Аннан соң Сәйдәшев Тинчуринның «Казан сөлгесе»нә музыка яза. Кызганычка каршы, аның ноталары театрда сакланмаган. 1924 елда театрның баш режиссеры Кәрим Тинчурин бенефисында беренче тапкыр «Сүнгән йолдызлар» драмасы уйналды, Салих Сәйдәшев тә үзенең беренче увертюрасын шушы драмага яза. Увертюра искиткеч уңыш казана. "Фатих Әмирханның, Салихны театр училищесында күргәч, үз янына чакырып алып;

- Яшә, Салих!-дигәне исемдә калган",- дип яза үзенең истәлекләрендәХәким Сәлимҗанов, ТАССРның халык артисты.

Ә ничек Салих Сәйдәшев театрга килеп эләгә? Моңа кадәр ничек төзелә аның иҗади юлы?

Дирижер, пианист, педагог, җәмәгать эшлеклесе, талантлы композитор С.Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа. Салих 11 яшендә ятим кала һәм җизнәсе Шиһап Әхмәров гаиләсендә тәрбияләнә. Бала вакытыннан ук музыка белән кызыксына башлый. Ш.Әхмәров малайның гомуми культура үсешенә һәрьяклап ярдәм итә: үзе белән «Сәйяр» төркеме спектакльләренә, «Шәрык» клубына әдәби-музыкаль кичәләргә алып бара, рояль бүләк итә.

Салихның беренче укытучысы талантлы музыкант, «Тукай маршы»ның авторы композитор Заһидулла Яруллин була. Искиткеч сәләтен күреп, 3.Яруллин кечкенә Салихны музыка коралларында уйнарга өйрәтә, музыка грамотасы белән таныштыра, анда халык көйләренә мәхәббәт уята, иҗат итәргә, көйләр язарга дәртләндерә.

Нәшриятта эшләгәнлектән, Ш.Әхмәровка язучылар, шагыйрьләр, шул чорның мәгърифәтчеләре белән еш очрашып торырга, аларның кулъязмаларын редакцияләргә, нәшер итәргә, сату эшләрен оештырырга туры килә. Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтов, Г.Камал Ш.Әхмәровларга эш белән дә, кунак булып та еш керәләр. Алар, Салих әле бала гына булса да, аның музыкага сәләтен танып, кул биреп исәнләшәләр; рояльдә татар кәйләрен уйнаганын тыңлап, мактыйлар, алкышлыйлар. Г.Тукай да Салихның уйнаганын сәгатьләр буе тыңларга әзер була. «Тәфтиләү»не кабат-кабат башкаруын сорап, кушылып җырлый да...

С.Сәйдәшев музыкаль белемне Казан музыка училищесында ала. 1918 елда үз теләге белән армиягә китә. Хезмәтне тәмамлап, 1920 елда Оренбургка кайта. Анда музыка мәктәбенә мөдир итеп билгеләнә. Бу мәктәп Оренбургның музыка сөюче татар яшьләрен, шул исәптән балаларны туплый. С.Сәйдәшев монда композитор буларак беренче адымнарын ясый: «Озын сәфәр», «Ай җилләр, җилләр» кебек әсәрләрен, фортепиано өчен вальс яза.

Алда әйтеп үтүебезчә, 1922 елда Казанга кайтып, Сәйдәшев Татар дәүләт драма театрында музыка бүлеге мөдире булып эшли башлый, дирижерлык итә. Композитор иҗатында театр өчен язылган музыка төп урынны алып тора. Ул төрле елларда К.Тин-чуринның «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», «Ил», «Сүнгән йолдызлар» пьесаларына, Т.Гыйззәтнең «Бишбүләк», «Наемщик», «Чын мәхәббәт», «Алсу таң», «Чаткылар» әсәрләренә һәм башка бик күп драма-пьесага музыка яза.

1929 елда Кызыл Армиянең 11 еллыгына багышлап язылган «Совет Армиясе маршы» киң җәмәгатьчелек тарафыннан аеруча жылы кабул ителә. Ул хәзер дә төрле тантаналарда еш яңгырый.

1922 нче елда Салих Сәйдәшев Казанга кайта. Театрга эшкә кереп ул үзенең вазифаларын үти башлый. Беренчедән, ул театрның симфоник оркестрына профессионал музыкантлар туплый, даими рәвештә актерлар белән вокал һәм музыка теориясе дәресләре алып бара. Шушы чаралар спектакльләрдә С. Сәйдәшевның партитураларын кулланырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, беренче тапкыр татар театрында профессиональ музыкаль җитәкчелек тормышка аша.
Бу елларда композиторның иҗади методы тулысынча ачыклана. Бу методны С. Сәйдәшевның спектакль әзерләгән вакытында театр коллективы белән тыгыз контактта булу, актерларның музыкаль һәм вокал мөмкинлекләр төгәл белеп куллану билгеләп тора.
Салих Сәйдәшев тарафыннан Кәрим Тинчуринның иҗади фикерләрен нечкә сизеп алу гаҗәпләндерә.
К. Тинчурин, режиссер буларак, әлбәттә, күбрәк дәрәҗәдә белеп торучы: спектакльнең кайсы урынында, нинди эпизодта нинди җыр яисә музыка булырга тиешлеген. Ул спектакльләрдә музыка катнашуын иң төп принципка нигезләндерергә омтыла - сәхнә хәрәкәтенең эчендә. Музыкага спектакль формалаштыруда зур өметләр кылалар.
Өстәмә, К. Тинчурин өчен музыка һәм хореография театрда милли һәм дәвер үзенчәлекләрен күрсәтү чарасы дип тә карала. Шунысы кызыклы: иң беренче музыкаль-драма әсәрләрендә Кәрим Тинчурин чын халык җырларын куллана, һәм аннары аларның тарафдары булып кала.
Ләкин яңа эстетик карашлар халык фольклорын профессиональ эшкәртү ихтыяҗын тудыра. Ә соңрак замана тулысынча оригиналь профессиональ музыкага күчүне таләп итә.
Бу максатларга ирешергә Салих Сәйдәшевка аның таланты һәм искиткеч көйләү сәләте булыша.
Кәрим Тинчурин әйтмешли: «Мин йөзем чәчәм, ә Салих алардан җәүһәрләр ясый», - ди. Чыннан да, зур режиссер белән зур композитор бергәләшеп эшләр өчен, һәм шул ук вакытта бер-берсенең иҗатын кысрыкламас өчен, алар бик якын булырга тиештер. Шушы бер-берсен аңлау, рухи якынлык, иҗатташлык нигезендә бүгенге көнгә кадәр тамашачыларны сокландыра торган постановкалар дөнья күрә. Музыкаль номерлар һәм драматик үзенчәлекләр берләшәләр, бөтен яктан да бер-берсен баетып, тулыландырып киләләр.
Салих Сәйдәшев өчен, композитор буларак, сюжетның аерым кисәкләрен берләштерү, сәхнәләштерүнең вакыт чикләрен сизү һәм бөтен хәрәкәтне бер җепкә элү әһәмиятле булып тора.
Спектакльнең тирән стилистик үзенчәлекләренә чуму, постановканың рухын аңлау, шул ук чакта музыка төп хәрәкәтнең барышын берничек тә бүлдермәскә тиешлеген сизү, композиторга спектакль барышына искиткеч табигый рәвештә кушылырга мөмкинлек бирә.
Бу урында без бер лирик чигенеш ясыйбыз. Кайвакыт спектакльгә килгән тамашачы музыкаль номерларны белеп торган. Ничектер Салих Сәйдәшев әсәрләре, җырлары театр диварлары аша урамга, халыкка барып җиткәннәр. Кайберәүләре махсус С. Сәйдәшевның нинди дә булса да җырын тыңлар өчен спектакльләргә кат-кат йөриләр. Чөнки композиторның халыкчанлыгы, искиткеч көйлеге аның театр өчен язган әсәрләренә спектакльдән тыш озын гомер тәэмин итәләр.
Кәрим Тинчурин тулысынча С. Сәйдәшевның осталыгына ышана. И.Н. Бахтияров фикере буенча, С. Сәйдәшев татар театры музыкасында революция башкара, аны яңача җанландырып. Хәтта Сәйдәшев бертавышлык һәм пентатоникага да кулын күтәрә. Музыканы мажор һәм минор тоннары белән баетып, анда күптавышлылыгы.
Музыкаль техникумда зур тәрбия эшен алып барып, театрда хезмәт итеп, С. Сәйдәшев әйтә: «Сез сәхнәгә - халык алдына ни йөзегез беләнчыгарсыз соң? Музыкадан хәбәре булмаган кешенең гомеренә дә артист була аласы юк!» Бу сүзләр, әлбәттә, музыкаль белеменә кирәкле игътибарсыз караучы актерларга багышланган.
Әйтик, ул ноталар дәфтәрен ачып, артистларны аларны тыңлап белергә өйрәтә. Кем булдыра алмый, алар белән Сәйдәшев театрда үзенең кабинетында өстәмә дәресләр үткәрә.
Көнкүреш тормышта да С. Сәйдәшев артистларның тормышы, кирәк-яраклары турында кайгырта.
Бер генә мисал: танылган артисткабыз Галия Кайбицкая («Зәнгәр шәл», «Наемщик» спектакльләрендә музыкаль номерлар башкаручы), берчак үзенең кечкенә малае Сәйяр белән тораксыз кала. С. Сәйдәшев, аның тормыш иптәше Валя Мухина вафат булган чакта, аларга үзенең фатирын биреп, кечкенә Альфреды белән артислар тулай торагына күчеп китә.
Йомшак күңелле, алтын йөрәкле, тыйнак Салих Сәйдәшевне бөтенесе дә хөрмәтли, һәм композитор буларак, аны бик тә яраталар. Һәр кеше аны «Сәйдәшебез» дип әйтеп, урамда очратып янына килеп исәнләшә алган.
Спектакльләр барышында ул оркестр дирижеры.
Татар профессиональ җырының туу һәм киң таралу тарихы драма театрлары үсеше белен бик нык бәйләнгән. Революциягә кадәр театрда җыр бары күңел ачу өчен генә хезмәт иткән - антрактларда яки тамаша беткәннән соң гына башкарылган. Ә 1917 елдан соң инде ул спектакльнең тукымасына махсус кертелә башлый. Бу юнәлештә татар музыка мәгърифәтчесе һем композитор Солтан Габәшинең эшен зурлап билгеләп үтәргә кирәк. Спектакльләргә ул язган җырлар каһарманнарның уй-хислерен, холык-фигыльләрен ачу чарасы булып хезмәт итә. Әмма халык арасында Габәши җырлары киң таралып китә алмый. Алар хосусаи татар музыкасы булып калдылар. Ә күмәк татар совет җырына нигез салучы дип хаклы рәвештә Салих Сәйдәшев исәпләнә. Ул беренче булып совет заманасы рухына туры килгән, татар халкының яңа хисләрен чагылдырган, аның тормышында һәм күңелендә гаять зур борылышны тасвирлаган җырлар иҗат итте.

Салих Сәйдәшевның беренче җырлары музыкаль теле белән үк бөтенләй яңача иде. Ул бик күп елларга татар совет җырының интонацион юнәлешен билгеләде, үзеннән соң килгән композиторларның җыр иҗатына бик зур йогынты ясады. Егерменче елларда Салих Сәйдәшев иҗатына хас булган интонацияләр һәм жанрлар озак еллар дәвамында (кайберләре безнең көннәргә кадәр) татар җырында өстенлек итеп килде. Композитор, беренче буларак, халык авыз иҗаты традицияләренә генә түгел, татар музыкасы өчен бөтенләй яңа өлкә булган рус революцион җыры ( аннары совет күмәк җыры) үзенчәлекләренә дә таяна.

С. Сәйдәшев һәм К. Тинчурин иҗатташлагында ике чор билгеләп була.
1922-1926 нчы елларда сюжетларның охшашлыгына карамастан, алар һәрбер очракта гадәти күренешләр, коллизияләр кулланалар. Бу күренешләр музыкада да билгеләнәләр. Мәсәлән, «Казан сөлгесе» комедиясендә коллизия өч контраст булып торган күренештә чагыла: халык фольклор жанрына хас булган җырлар, тынлы җырлар һәм халыкның лирик көйләре.
Ә «Сүнгән йолдызлар» музыкаль драмасы (1923 нче ел) үзенең тирән образлары һәм шуларга тиң булган көйләре белән аерылып тора. Пьесаның трагизмын авторлар үзенчәлекле фольклор образлар һәм нечкә сайланган көйләр белән билгеләп, аның тамашачыларга тәэсирен ныгыталар. Монда сузылып җырлый торган «Мәдинәкәй», «Әллүки» һәм «Герман көе» бәете көйләре, ачык колоритлы сәхнә күренешләре, милли уеннар («Бусага ялы», «Каз канаты» кебекләр) чагылган.
«Сүнгән йолдызлар»ның яңа сәхнәләштерүенә Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчурин тәкъдиме буенча, оригинал халык көйләренә таянып симфоник увертюра яза. Монда бер яктан дулкынланган һәм шомлы, ә икенче яктан экспрессив-лирик мотивлар чагыла. Бу спектакльнең төп идеясен тагын да ачыграк сурәтли.
1926 нчы елда К. Тинчурин һәм С. Сәйдәшев тарафыннан «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасы куела. Бу постановка аларның иҗатларының үсешен һәм милли сәнгатендә алга таба зур адым булып тора. Моңа кадәр чагылган үзенчәлекләр белән бергә, бу драмада яңа күренешләр табып була.
Драманың музыкасы ике бүлеккә аерылып тора. Беренчесе халык фольклорына, җырларына нигезләнгән, икенчесе - С. Сәйдәшевның орригинал музыкасы. Бу икепланлылык сюжетның барышына буйсынган. Алдан төрле характерлы көнкүреш мизгелләр сюжетны бәйләп җибәрәләр. Аннары төп музыкаль образлар сурәтләү максаты белән катлаулы һәм үзенчәлекле композиторның оригинал музыкасы кулланыла.

Бу урында Марсель Сәлимҗановның журналист Гүзәл Камал белән әңгәмәсен китереп үтү урынлы булыр:

"Марсель Хәкимович, Сезнеңчә "Зәңгәр шәл "нең сере нидә? -
Халык мәхәббәтен казанган бу үлемсез әсәр хакында бәхәсләр күп булды инде.
Кәрим Тинчурин аны 1926 елда яза һәм шул ук елның көзендә сәхнәләштерә дә. Төп рольләрне беренче башкаручылар Зәйни Солтанов (Ишан), Рокыя Кушловская (Мәйсәрә) һәм Кәрим Тинчурин (Булат) үзе була. Спектакль шундый зур уңыш казана ки, аның даны бүтән төбәкләргә дә таралып, Троицк, Оренбург, Әстерхан һәм башка театрлардан килеп караучылар актерларның репликаларын язып алып, үз сәхнәләренә күчерәләр. Пьеса шаулап-гөрләп, тамашачыны
Сокландырып, милли җирлеге белән күңелләргә хуш килеп, татарлар яшәгән бөтен якларда уйнала. Ә Салих Сәйдәшевнең нечкә лирик вә нәзакәтле музыкасы ямь өстенә ямь биреп, спектакльне тагын да тулыландыра, зур уңыштан канатланган композитор яңа көйләр, арияләр яза. Татар җанының иң нечкә кылларын тибрәткән асыл пьеса - "Зәңгәр шәл " сәхнәләрдә төшми һаман уйналыр иде дә бит аның авторын сәер рәвештә кулга алалар. Зур талант иясе иҗат иткән рольләр, әсәрләр, спектакльләр хакьнда 19 ел буе беркем бер сүз дәшәргә кыймый. Тик шулай да аның исеме халык хәтерендә җуелмаслык булып калган икән. 1956 елда, Кәрим Тинчурин акланганнан соң, аның "Зәңгәр шәл "е яңадан сәхнәгә менә. (Режиссер Ш.Сарымсаков.) Театр өчен күңелсез еллар иде бу. Тамашачы спектакльләргә йөрми торган чак. Спетакль элеккеге декорацияләр, иске, әзер костюмнар белән унбиш көн эчендә генә әзерләнә.
Һәм менә театр тормышында гадәттән тыш хәл - тамашачы "Зәңгәр

шәл "гә агылып йөри башлый. Югыйсә халыкта июнь аенда театр кайгысы булырга тиеш түгел бит?! Моңа мин үзем шаһит - спектакль ай буе алкышлар белән барды, зал шыгрым тулы иде. Шунысы гына аяныч, Салих Сәйдәшев бу әсәрнең терелүен, шундый уңышка ирешүен күрә алмыйча, ике ел алдан вафат булды.
Театр 1957 елда Мәскәүдә үтәчәк Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнә. Декадага алып барырга уйламаган да спектакльне, ягъни "Зәңгәр шәл "не, очраклы рәвештә генә Мәскәү тәнкыйтьчеләре күреп ала. Яратып кабул итәләр. Спектакль өчен яңа декорацияләр ясала. Киемнәр тегелә, "Зәңгәр шәл " Мәскәүгә бара һәм башкаланы яулап кайта. Бу бик табигый. Гәрчә без әле "Зәңгәр шәл "нең серенә төшенеп җитмәсәк тә. -
Моны ничек аңларга? -
Бу пьесаның серен, тылсымын театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр дә аңлый алмыйлар. Әсәр бернинди сәхнә кысаларына сыймый, классик кануннарга буйсынмый. Ул төп-төгәл эшләнгән, үзара нык бәйләнмәгән өлеш-күренешләрдән тора. Кайсы күренешне уйнасаң да - үзенә күрә бер пьеса. Элек артистлар аны шулай - берәр-берәр күренеш уйнаганнар да. Ә "Кара урман " күренешен, актер Шакир Шамильский уенына таң калып, автор соңыннан яза. Ә шулай да бу әсәр гаҗәеп тылсымга ия.
- Аның тылсымы Сезне дә гел үзенә тартып торадыр?


- 1970 елда Ш.Сарымсаков тарафыннан К.Тинчурин постановкасы буенча куелган спектакльнең искерүен сизеп, мин аны яңартырга, яңа сулыш өрергә, җанландырырга уйладым. Яңа башкаручылар керттем. Мәйсәрәне Флера Хәмитова, Булатны башта Азат Аббасов, Мәсгут Имашев, соңыннан Наил Әюпов башкардылар. Ишанны, гадәттә, карт кеше итеп күрсәтәләр иде. Ә мин янып торган Шәүкәт Биктимеровны керттем, югыйсә ни өчен соң аңа бишенче хатын кирәк булыр иде?! Спектакль бизәлеше эшләгән М.Сутюшев алдына да яңа бурычлар куйдым. Декорацияләр җыйнак һәм җәһәт үзгәртелә торган булсын, дидем. Тамашачы бу спектакльне 12 ел буе карап хозурланды. Ләкин һәрбер спектакль кеше кебек үк туа, җитлегә, картая. Берзаман спектакльнең формасы кала, ә "кан тибрәлеше " югала. "Зәңгәр шәл "не яңа бинабызга күчкәч, шәрык миниатюралары рәвешендә яңадан куйдым. Тагын ун ел уйналды. Үзебезнең яшәешебез турындагы бай, тирән эчтәлекле иң милли әсәр ул. Юкка гына без күп гастрольләребезне шул спектакль белән ачмыйбыз бит. Чит мәмләкәтләрдә яшәүче милләттәшләребез аның милли аһәңенә бигрәк тә сизгер. С.Сәйдәшев музыкасы күңелне җилкендерә торган дәртле дә, гаҗәеп моңлы да. Авыл Сабан туе барыбызга да газиз, ә көйләр ирексездән сагышландыра, туган туфрагыбызга, кавемебезгә тартылуны көчәйтә, үзең дә сизмәстән татар дулкынына көйләнәсең, милли хәтеребезне, татарлыгыбызны уята ул безнең. Баш бирмәү - буйсынмау, иреккә омтылу безнең каныбызга сеңгән. Җор теллелек, сүзгә тапкырлык, җыр-биюгә һәвәслек тә бабаларыбыздан килә. "Зәңгәр шәл " безнең яшәү рәвешебезне күрсәтә, яшеренеп, тирәндә яткан хис-тойгыларыбызны уята. Татар рухын калкытып чыгара - монда иреккә омтылу да Сабан туе лейтмотивы белән бирелә. Фаҗигале-көенечле, кызыклы-сөенечле мизгелләр нәкъ тормыштагыча гел алмашынып тора. Шуңа күрә дә бик якындыр ул безгә - безнең ничәмә-ничә буын тамашачы яратып карый торган "Зәңгәр шәл "! Халык үзе хаким бит! Әгәр дә гасыр буена аны тамашачы карап туймый икән - спектакльгә иң югары бәя шул бит инде! 1980 елда, Мәскәүдә гастрольдә чакта, "Зәңгәр шәл "не Колумбия илчесе карап шаккатты. "Минем халкым хакында икән бит бу спектакль! " - диде. Минемчә, чын милли әсәр генә башка милләтләр өчен дә якын, үз була ала!
- Кайбер күренешләрне, әйтик, Ишанның халыктан садака җыюын төшереп калдыргансыз. Динне мыскыллау дип, спектакльгә йодрык селкүчеләр дә аз булмады бугай.
- Дин җанны, рухны чистарта, мин дингә каршы түгел. Әмма "Зәңгәр шәл "дәге Ишан кебек дин әһелләре дә булган.
- Марсель Хәкимович, Сез "Зәңгәр шәл "не өченче тапкыр сәхнәләштердегез. Бу юлы куелган спектакльнең тамашачыга әйтергә теләгән фикере нинди? -
- Вакытлар узу белән кешеләрнең зәвыгы, дөньяны күзаллавы, эстетикасы да үзгәрә. Ярты гасыр элек уйналган, дан-шөһрәт казанган спектакльләр, әлбәттә, яхшы булган. Әмма шул заман өчен яхшы! Бүгенге тамашачы, бигрәк тә яшьләр, шоу-мюзикл жанрын яратып өлгерде. Бу спектакльдә дә шуның алымнары нык сизелә. Шартлы бизәлеш, заманча пластика теленә күчү, ирония, урмандагы манзаралар уйландырырга тиеш. Татар рухын күтәрүче әсәр - "Зәңгәр шәл "не мин мелодрама итеп түгел, музыкаль, фаҗигале, халык драмасы итеп куйдым. Заманалар үзгәрсә дә, иреккә омтылу, гади халыкны кысу-изүгә нәфрәт һаман да актуаль. Безнең халык сабыр, түзә. Әмма азатлыкка, иреккә омтылуда җанында аның. "Кара урман шаулый, ирек даулый ", - дип, юкка җырламый бит Булат. "Зәңгәр шәл " татарны яшәтүче көч бит ул. "


Салих Сәйдәшев татар хезмәт ияләрен симфоник оркестр белән башлап драма театры спектакльләрендә таныштырды.

1920 елларда Татар дәүләт театры спектакльләрендә музыка гомумән киң урын алды. Бу хәл исә татар музыка культурасын үстерүдә һәм киләчәктә татар милли опера театрын төзүдә зур роль уйнады. Чөнки музыкаль спектакльләр тирәсенә җырчылар, музыкантлар туплана барды, оркестр барлыкка килде, яшь композиторлар үсеп чыкты, опера һәм музыкаль драма әсәрләре языла башлады. Шундый яңа жанрларның берсе - Таҗи Гыйззәтнең 1928 елда куелган «Наемщик» драмасы булды. Бу әсәр, беренчедән, 1923-1926 елларда куелган «Талир тәңкә» драмасыннан соң Таҗи Гыйззәтнең үткен каләмле һәм тирән фикерле драматург булып җитлегүен расласа, икенчедән, Салих Сәйдәшевнең киң диапазонлы талант иясе булуын күрсәтте. Шушы спектакльдән соң Таҗи Гыйззәт белән Салих Сәйдәшевнең иҗат дуслыклары егерме биш ел буе, гомерләренең ахыр көннәренә кадәр дәвам итте.

"Наемщик" спектаклендәге уннарча музыкаль номерлар - дуэт,

хор, симфоник оркестр өчен язылган марш, кереш өлеш һәм бию көйләре, бигрәк тә масса җырлары, Батырҗан һәм Гөлйөзем арияләре спектакльнең идея-эмоциональ көчен тирәнрәк ачарга ярдәм итәләр.

Салих Сәйдәшев музыкасында халыкның кайгы-хәсрәтс, изүчеләргә каршы көрәшкә омтылулары чагыла, шул ук вакытта ул гади халыкның оптимизмын да, мәхәббәтен дә һәм хөр күңеллелеген дә тасвирлый. Менә шуның өчен дә "Наемщик" драмасының сюжеты, вакыйгалар агышы үзенең бөтен тирәнлеге белән тамашачы күңелендә онытылмас хатирә булып калды.

"Наемщик" спектакле Салих Сәйдәшевнең җитди казанышы булды, һәм менә инде ул кырык ел буе диярлек сәхнәдән төшми уйналып килә.

Салих Сәйдәшев гаять киеренке һәм нәтиҗәле иҗат эше алып барды.

Салихның иҗат итүе дә үзенчәлекле була. Ул кайбер очракларда янында берәр дусты утырып торганны ярата, шулай кирәк таба. Кәрим Тинчурнн, үз әсәрләренә музыка язылганда, аның зур киңәшчесе була. Чөнки Кәрим Тинчурин Салих Сәйдәшевне чиксез ихтирам итә, ярата иде.

Кәрим Тинчурнн, Салих Сәйдәшев һәм Таҗи Гыйззәт театр дөньясында егерменчс-утызынчы елларда аерым бер эз калдырдылар.

Салих Сәйдәшев вакыты белән бик тиз иҗат итә . Ә кайчакта бик зур иҗади газаплар кичерә торган була.

1927 елның февраль аенда, көтмәгәндә, имән кебек таза, мәһабәт гәүдәле, талантлы артист Нури Сакаев үлә. Шундый тирән тетрәнү минутларында Салих Сәйдәшев ярты сәгать эчендә үзенең үлмәс "Сакай маршы"н яза. Икенче бер мисал. "Зәңгәр шәл" спектаклендә шахтер Булатның "Дусларым..." дип башланган беренче җыры хәзерге көй түгел, ниндидер речитатив формасында язылган була. Чөнки беренче спектакльләрдә Булат ролен профессиональ җырчы булмаган Кәрим Тинчурин үзе башкара. Шуңа күрә көйнең үзенә җайлырак итеп язылуын күздә тоткан, күрәсең. Тора-бара бу көй Салихка бер дә ошамый башлый. Ул 1927 елгы җәйге гастроль вакытында Петропавловск шәһәрендә бер төн эчендә менә хәзер Булат җырлый торган көйне иҗат итә. һәм Уфа шәһәрендә барган спектакльләрдә Салих Сәйдәшевнең яңа көе яңгырый башлый.

1929 нчы елда куелган «Ил» исемле музыкаль драмада К. Тинчурин белән С. Сәйдәшев яңадан татар халкының тарихы темасына мөрәҗәгать итәләр. Ләкин бу спектакльдә авторлар халык характерын тасвирлыйлар, аның авыр чорларда да үзенең киләчәккә өметен югалтмавын, тормыш яратучанлыгын сурәтлиләр.
Кәрим Тинчурин әсәрләренә С. Сәйдәшев тарафыннан шулай ук бию номерлары һәм дивертисментлар языла. Ләкин иң көчле чара булып композиторның җырлары һәм маршлары булып тора. Алар реаль тормышка якынрак булсын өчен, С. Сәйдәшев еш кына авылларга китә.
1931 нче елда К. Тинчурин велосипедта авыллар буйлап сәяхәт ясый. Әлбәттә, бу сәяхәт крестьяннарның тормышларын якынрак өйрәнү максаты белән башкарыла. Бу сәяхәткә драматург С. Сәйдәшевны да чакыра, һәм композитор, велосипедка беренче тапкыр утыруына карамастан, ризалыгын бирә. Бу сәяхәтнең нәтиҗәсе итеп «Кандыр буе» исемле пьесаны санарга була. Ә нинди тәэситләр калдыра шул сәяхәт: учак янындагы төннәр, бәләкәй елга ярлары буендагы гүзәллек, велосипед ватылу аркасындагы тукталышлар, кызыклы кешеләр белән очрашу һ.б. Нәкъ монда Сәйдәшевның «Кандыр җыры» дигән танылган көе туа да инде.
Тагын башка республикалар шәһәрләре буйлар сәяхәт тә була. Нәкъ шунда «Ил» музыкаль драмасы идеясы барлыкка килә. Бу спектакль татар театр тарихында аеруча тирән эз калдыра. Аның премьерасы зур уңыш белән уза. 1939 нчы елда ул Мәскәүгә андагы СССР халыкларының милли театрларының Бөтенсоюз олимпиадасына да алып барыла.
1933 нче елда Татар дәүләт академия театрының Әзербайҗан, Үзбәкстан, Төркмәнстан республикаларында уңышлы гастрольләре булып уза. Монда «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе» кебек спектакльләр күрсәтелә. Дирижер пульты артында - Салих Сәйдәшев.

1934 - 1938 елларда С.Сәйдәшев бер төркем татар музыкантлары белән бергә, Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясенең композиция классында укый, күренекле педагоглардан музыка теориясен өйрәнә. Мәскәүдән кайткач, композитор Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшен дәвам итә.

Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев бергәләшеп иҗат итү өчен туганнар сыман. Еш кына иҗади уңыш берәүгә генә килми, янда фикердәшләр, сине яңа ачышларга тартучы иҗади шәхесләр булуы мөһим.

К. Тинчурин һәм С. Сәйдәшев тормышта да, иҗатта кебек үк бер берсенә таянып яшиләр. С. Сәйдәшевның музыкасын «пешеп бетмәгән рус-татар боткасы» дип атаган очракта, К. Тинчурин аның тормышчан музыкасын яклый, оппонентлар белән бәхәсләшә.
Моның турында С. Сәйдәшев үзе дә әйтә: «Минем рус һәм европа классикасының үзенчәлекләрен һәм татар музыка телен берләштергән, аларны аһәңләштергән әсәр язасым килә», - ди.
К. Тинчуринның үзенә дә күп кенә театр «белгечләр»е фикерләрен тыңларга туры килә.
30 нчы елларда норматив кануннар нигезендә тиз рәвештә бөтен СССР халыкларының милли музыкаларын ниндидер бер дәрәҗәгә чыгару, аларны ниндидер бер классик булган баскычка кую халык милли музыкасын түбән кую музыкаль драма жанрын тарихи үткән чор дип санарга карар булды. Бу жанрны үткән этап дип санау, әлбәттә, дөрес булмавын вакыт раслады.
Хәтта бүгенге көндә дә музыкаль драма жанры яши һәм тамашачыларны үзенә тарта. Һәм Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев исемнәре халыкның йөрәгендә исән.
Татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшевның иҗат мирасы бай һәм күпкырлы. Әмма бу байлыкның әле күп өлеше халыкка билгеле түгел, һәрвакыт иҗат белән шөгыльләнгән Сәйдәшев үзенең мирасы турында уйланырга, архивы турында кайгыртырга, күрәсен, вакыт та тапмагандыр. Шуна күрә Казан һәм башка шәһәрләрнең сәнгать оешмаларында әле моңа кадәр беркемгә дә билгеле булмаган әсәрләренең әледән-әле табылып торуы гаҗәп тә түгел. Соңгы ике ел эчендә генә дә, мәсәлән, Салих Сәйдәшев иҗаты белән бәйле күп кенә материаллар табылды. Алар арасында композиторның үз кулы белән язган ноталары да бар. «Өермә» музыкаль драмасының (Г. Зөлкәрнәев пьесасы) унбиш номердан торган партитурасын, Ш. Камалның «Таулар» пьесасына язылган марш характерындагы ике номердан торган оркестр партиясен Салих Сэйдашев 1931-1932 елларда иҗат иткән булган. Шул ук елларда ул, В. Виноградов белән берлектә. К. Тинчурнн һәм Р. Ишморатның «Тургай» пьесасына, увертюра белән башлап, СССР халыклары биюләренә сюита, «Эшчеләр хоры», «Дулкын», «Далада» кебек җырларга музыка яза.

С. Сәйдәшев үзенең иҗатында, «Көнчыгыш» образына мөрәҗәгать итеп, берничә әсәрен шушы темага багышлый.

Ф. Борнашның «Таһир һәм Зөһрә» трагедиясенә язган музыкасыннан «Шәрык балеты» белән без таныш инде. Бүген исә аның «Робиндар» пьесасына язган кулъязмасының өзекләре табылды, алар арасында «Марш», «Гарәп фантазиясе» дә бар. Симфоник оркестр өчен «Үзбәк биюе», «Көнчыгыш биюе», бер пәрдәлек «Гөлнара» балеты өчен язган фрагментлары табылды. Бу әсәрләр исә С. Сәйдәшевның соңгы еллардагы иҗатына булган карашны тагы да баета төшә.

Салих Сәйдәшев - зур күләмле сәхнә әсәрләре язган автор. Ул 1943 елда, М. Юдин белән берлектә, дүрт пәрдәле «Хафизаләм-иркәм» комедиясенә музыка яза. Анда халык иҗаты - фольклорның да (озын көй, авыл көе) урын алуы әсәрнең кыйммәтен арттыра.

Без әле моңарчы С. Сәйдәшевның халык җырларын эшкәртүе турында бик аз белә идек. Баксаң, «Мулланур Вахитов» пьесасына кергән «Анам кабере», «Газизәкәй балдыз», «Җәмилә», «Күк күгәрчен» кебек җырларны ул эшкәрткән икән.

Яңа табылган кулъязма ноталар арасында «Ил» исемле драмага язган тулы партитура, «Алсу таң» пьесасына язган музыкадан «Антракт», әле хәзергә исеме билгеле булмаган пьесага язылган «Полька», «Балет» кебек әсәрләр дә, симфоник оркестр һәм дүрт тавышлы хор өчен 1934 елда язылган кантата да бар.

Кайбер иске программа һәм афиша-белдерүләр дә С. Сәйдәшевның бүге» безгә билгесез әсәрләрен табуда булышлык итәләр. Мәсәлән, Г. Ильясовның «Тормыш көлә» спектаклендә музыкаль интермедия башкарылуы билгеле. 1932 елның 7 декабренда Һ. Такташ истәлегенә кичә оештырылган. Белдерүендә, мәсәлән, С. Сәйдәшев җитәкчелегендә симфоник оркестрның «Камил», «Күмелгән кораллар» пьесаларына язган музыкасыннан өзекләр һәм шагыйрь истәлегенә багышланган «Такташ турында музыка кебек» симфоник әсәр уйнавы әйтелә.

Мәскәүнең драматурглар һәм композиторлар җәмгыятендә сакланган документлардан С. Сәйдәшевның "Сахра кызы" пьесасына музыка язуы, Вс. Ивановның «Бронепоезд 14-69» пьесасын музыкаль эшкәртүе билгеле.

Шулай ук С. Сәйдәшев К. Әмиринең «Тимер ага», К. Тинчурин һәм К. Нәҗминең «Булат бабай семьясы», Н. Алимовның «Казан өчен көрәш» пьесаларына музыка, Татарстанның 25 еллыгына багышлап, «Тантаналы увертюра» язган. Ул совет драматурглары Б. Лавреиевның «Диңгездәгеләр өчен», Н. Погодинның «Мылтыклы кеше» пьесаларын музыкаль эшкәртүче дә.

Әйе, болары бүген табылган, инде билгеле әсәрләр. Әмма Салих Сәйдәшевның кайбер әсәрләренең, мәсәлән, Ф. Борнашның «Лачыннар», Р. Ишморатның «Данлы чор» пьесаларына язган музыка ноталарының әле бүген дә табылганы юк.

Бу язмада без Салих Сәйдәшев мирасының бик бәләкәй генә өлешенә кагылдык. Бер җиргә тупланырга, өйрәнелергә тиешле олы мирас бу, халыкка кайтарылырга тиешле байлык бу. Әйе, бу мирасның бүгенге көнгәчә әле тиешенчә өй рәнелгәнс, бер җиргә тупланганы, эзлекле бер системага са лынганы юк. Композиторның нота-кулъязмалары, документлары, инде әйткәнебезчә, төрле сәнгать оешмаларында таралып ята. Мәсәлән, аның атаклы «Наемщик» музыкаль драмасының гына да аерым-аерым бүлекләре биш урында саклана Бу хәл исә әсәрне бүген сәхнәгә кую мөмкинлегеннән тулы- сынча мәхрүм итә. Архивны бер эзгә салмаган, бер җиргә тупламаган очракта, бер генә данә булган кайбер нота-кулъязмаларның бөтенләй югалу куркынычы да бар. Әйтик, аның симфоник оркестр өчен язган ике попури, «Данлы чор», «Җилләр шәһәре» пьесаларына язган музыкаларының югалуы монын ачык мисалы инде. Бу әсәрләрнең булганлыгын без Казан Дәүләт консерваториясе каршындагы Идел буе халыкларының музыка кабинетындагы иске исемлекләрдән белдек.

Академия театрында туган музыкаль драма жанры татар опера театры оешуга турыдан-туры этәргеч була. 1925 елда театрда куелган "Сания" исемле беренче татар операсында күп кенә драма артистлары катнаша. 1934-1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясен тәмамлап кайткан яшь көчләр нигезендә (алар арасында драма артистлары да була) 1939 елда Казанда опера театры оеша. Бу ике театр 1956 елга кадәр бер бинада иҗат итәләр.
1933 елда Академия театрының филиалы - Татар дәүләт күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) оештырыла. Шулай ук, 1936 елда Минзәләдә, 1944 елда Әлмәттә татар дәүләт драма театрлары эшли башлый.
1944 ел. Сугыш дәвам итүгә карамастан, татар театры өчен югары белемле артистлар әзерләү максаты белән Мәскәүдә А.В.Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС) татар студиясе ачыла. О.Пыжова, М.Чистяков һ.б. мәшһүр педагоглардан сәхнә серләренә өйрәнеп, 1950 елда Академия театрына яшь артистлар П.Исәнбәт, Р.Бикчәнтәев, Г.Камалова, Ш.Әсфәндиярова, А.Галиева, Д.Ильясов, А.Хәйруллина, А.Харисова, Р.Әхмәрова һ.б. килеп кушыла, бу талантлы төркем татар театрын яңа баскычларга күтәрә. Югары театр уку йортларында махсус белем алган тагын өч милли студия татар сәхнәсе тарихында лаеклы урын алып тора. 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Г.Камал исемендәге театр зур уңыш казана. Режиссерлар Ш.Сарымсаков, Г.Юсупов, К.Тумашева, Р.Тумашев, Х.Уразиков, В.Бебутов сәхнәләштергән төрле жанрдагы, төрле чорны сурәтләгән иң яхшы алты әсәр - "Зәңгәр шәл", "Хуҗа Насретдин", "Шомлы көннәр", "Миңлекамал", "Зифа", "Король Лир" спектакльләрендә уйнаган артистларның күбесенә мактаулы исемнәр бирелә

1958 елда режиссер Ш.Сарымсаков сәхнәләштергән К.Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектакле шул елны гына гамәлгә кергән Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән беренче сәнгать әсәре булып тарихка керә.

1950-1960 елларда театр тормышында, алда әйтелгән уңышлар белән беррәттән, чын драматургиягә һәм заманча режиссурага мохтаҗлык сизелә. "Спектакльләрдә халыкның үткәнен күрсәтүдә ирешелгән тирәнлек, осталык бүгенге көн образларын тасвирлаганда кулланылмый, җитенкерәми", - диелә театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан ул еллар матбугатында. Әлбәттә, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Ф.Сәйфи-Казанлы, М.Мутин кебек хөр фикерле театр даһиларының шәхес культы елларында юк ителүе, репрессия аркасында күп режиссерларның чит шәһәрләргә таралуы да татар сәхнәсенең мөмкинлекләрен чикләгәндер, шулай ук исән буыннарның иҗат психологиясенә дә күләгә булып төшкәндер. Чөнки ил күләмендә дә кыю карашлы, заманча фикер йөрткән иҗади шәхесләргә - драматургларга, режиссерларга кытлык сизелә. Һәм ниһаять, мәйданга яңа буын килә, бу - данлыклы 60 нчы еллар буыны.
1966 елда театрның баш режиссеры итеп Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган Марсель Сәлимҗанов билгеләнә. 1966-2002 еллар театр тарихына бөек реформатор, талантлы режиссер һәм педагог, СССРның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты, театр сәнгатенең иң югары бүләге "Золотая маска" премиясенә лаек булган М.Сәлимҗанов эпохасы булып кереп калыр. Репертуарның һәм режиссураның яңаруы күп меңләгән тамашачыларны кабат театр залларына тартып китерә. Бу дәвердә Галиәсгар Камал театрында, милли бай традицияләребезне дәвам иттергән хәлдә, заман таләпләренә җавап бирерлек йөзләгән спектакль куела. Труппа Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә иң күренекле театрлар дәрәҗәсенә күтәрелә. Татар, рус, чит ил драматургиясе әсәрләре буенча куелган спектакльләрнең күбесе төрле фестивальләрдә, смотрларда катнашып югары урыннарны яулый. 1990 еллардагы "үзгәртеп кору" сәясәте совет режимы тарафыннан юк ителгән күп кенә талантлы шәхесләрнең исемнәрен халкыбызга кире кайтарды. Күренекле әдип, драматург, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый әсәрләренең режиссер П.Исәнбәт тарафыннан бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелүе, зур вакыйгага әйләнеп, халыкның милли үзаңын ныгытуда әһәмиятле бер адым булды.
1986 елда Казан шәһәре үзәгендә Г.Камал театры өчен махсус төзелгән ике тамаша залы булган яңа бина кулланылуга тапшырылды (1990 елда татар театр сәнгатен югары белемле кадрлар белән тәэмин итү юнәлешендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында театр җитәкчелеге ярдәме белән, профессиональ театрлар өчен артистлар һәм режиссерлар хәзерләү бүлеге ачылды. Бүген бу уку йортын тәмамлаган артистлар - И.Хәйруллин, Ф.Җиһаншин, Р.Бариев, И.Мөхәммәтгалиев, М.Габдуллин, М.Шәйхетдинова, Р.Вәҗиев, Ф.Сафин, А.Каюмова, Л.Рәхимова - театрда репертуар тотучы иҗат көчләре булып үстеләр.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев үзенең остазы М.Сәлимҗановның эшен дәвам итеп, 2002 елдан баш режиссер вазифасында театрны җитәкли. М.Сәлимҗановның икенче бер укучысы Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закиров 1985 елдан бирле данлы театрның абруйлы директоры.
Театр егерме беренче гасырга ышанычлы адымнар белән килеп керде. җ Бүгенге татар театры халкыбызның милли традицияләрен югалтмыйча, шул ук вакытта сәхнә сәнгатебезне заманча яңа эстетик алымнар белән баетып иҗат итүче, Камаллар, Кариевлар, Тукайлар, Тинчуриннар, Сәйдәшләр күрергә хыялланган чын тормыш мәктәбе ул. Татар театры алга таба да Татарстан һәм Россия җирендәге, шулай ук бөтен дөньядагы татар халкын үз иҗаты белән берләштереп, милләтебезне, аның тарихын, бүгенгесен, сәнгатен, телен саклауга хезмәт итәр дигән өмет белән яшибез без.


17




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал