7


  • Учителю
  • ФДББС. 4нче сыйныф татар төркеме укучылары өчен татар теленнән эш программасы.

ФДББС. 4нче сыйныф татар төркеме укучылары өчен татар теленнән эш программасы.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татар төркемендәге 4 нче сыйныф укучылары өчен татар теле белем бирү программасына аңлатма язуы

Эш программасы статусы

4 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәгеләрне исәпкә алып төзелде:

  1. 129 нчы мәктәпнең укыту планы. "129 нчы мәктәп"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы"Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы.

  2. Мәгариф турында" Татарстан Республикасызаконы, 2013нче ел.

  3. "Татарстан Республикасы дәүләттелләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы законы (2004 нче ел, 1 нче июль).

  4. "2014-2020нчеелларга Татарстан Республикасыдәүләттелләренһәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан РеспубликасыДәүләтпрограммасы" (2013 ел, 25 октябрь).

  5. .Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган "Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа"I-XI сыйныфлар өчен (Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова,В,А.Гарипова.-Казан,2011)

  6. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган "Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле төп һәм урта( тулы) гомуми белем бирү программасы "I-IV сыйныфлар өчен Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, К а з а н , 2011

  7. "129 нчы мәктәп"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны программада күрсәтелгәнчә: елга барысы - 105 сәг., атнага - 3 сәг.

Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты - Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәктәбендә татар теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру.

Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлы булуы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализ һ. б. ны үз эченә ала.

Аралашу компетенциясе ул - башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ. б.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул - укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә татар телен ана теле буларак укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

2. Балаларда татар теленең барлык тармаклары буенча мәгълүматлылыкны (компетенцияне) булдыру.

3. Укучыларның аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыкны булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча аралашканда, тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү

4.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5.Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

6.Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да үтәү мөһим. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту зур әһәмияткә ия, чөнки ана телен өйрәнү теләге укучының эчке ихтыяҗына әверелә.

7.Программа укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү бурычын да куя. Балалар, ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп адресатка җиткерә белергә тиеш. Бу бер үк вакытта сөйләм теленә дә, язма телгә дә карый, ягъни укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү максаты куела.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аның рус телендәге үзенчәлеген (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен, төрле характердагы диктантлар, сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан, сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Программа тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык, дәвамчанлык һ. б. таләпләрне истә тотып төзелде.

Укытуның гомуми, шәхси , метопредмет нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле һәм әдәбияты" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүгә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәният ара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек",төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- алфавитта тамгаларның(хәрефләрнең) урнашу тәртибен белү ;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.



Өйрәнелергә тиешле материал түбәндәгечә бүленә.

4нче сыйныфта, 1-3нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфологиядән: исем, сыйфат, сан, алмашлык,фигыль,бәйлек һәм бәйлек сүзләр, җөмлә темасы буенча белемнәр тирәнәйтелә, системага салына, сүзләргә морфологик һәм җөмләләргә синтаксик анализ ясау күнекмәләре бирелә. Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар телендәге морфология һәм синтаксисның үзенчәлеген белү аеруча мөһим.

4 нче сыйныфта сүз төркемнәре һәм җөмлә буенча системалы белем бирү карала. Шушы максаттан чыгып, бу сыйныфта исем, сыйфат, сан, алмашлык,фигыль,бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында мәгълүмат бирелә. Татар тел белеме казанышларын исәпкә алып, җөмлә төзелеше өйрәнелә, сүз төркемнәрен һәм җөмлә тикшерү күнекмәләрен булдыруга да шактый зур әһәмият бирелә. Өйрәнелә торган темаларны балаларга җиткергәндә, рус мохитендә тәрбияләнүче татар баласы өчен авыр тоелган материалларны рус теле белән чагыштырып аңлату да урынлы була.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

Коммуникатив компетенция.Сөйләм.Телдән һәм язма сөйләм.Диалогик һәм монологик сөйләм.Матур әдәбият теле.

Телдән һәм язма сөйләмне аеру.Тел берәмлекләрен аралашуны ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү, аралашу өлкәсенә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану.

Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше.Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында кереш төшенчә.

Сөйләм эшчәнлеге төрләрен(тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү.

Укуның төрле төрләрен(танышу,өйрәнү һ.б.) үзләштерү.Уку китаплары белән эшләү алымнарын үзләштерү.

Уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.

Текстның эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложение, сочинениеләр язу.

Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны.Татар теле-Татарстан Республикасының дәүләт теле.Татар теле-татар халкының милли теле.

Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.

4нче сыйныф укучыларының белем, осталык күнекмәләре.

4нче сыйныф ахырында укучыларда төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре булдыру, аларның сүзлек байлыгын арттыру.

Сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын табу. Төрле сүз төркемнәрен( исем, сыйфат, фигыльләрне) ясаучы кушымчаларны күрсәтү.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны билгеләү. Укытучы тәкъдим иткән сүзләрнең төзелешен тикшерә белү.

Исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү. Исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләре булдыру( исемнәрнең уртаклык яки ялгызлык булуы, берлектә яки күплектә килүе, килеше, тартым белән төрләнү- төрләнмәве,нинди җөмлә кисәге булып килүен күрсәтү).

Сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын( гади, чагыштыру, артыклык, кимлек) ясау. Дәреслектәге һәм укытучы тарафыннан бирелгән сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясап, алар белән җөмләләр төзү.

Микъдар һәм тәртип саннарын билгеләү. Аларны сөйләмдә дөрес куллану.

Тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, хикәя фигыльләрнең барлык заманнарын зат-сан белән төпләндереп, аларны телдән сөйләмдә, изложение һәм сочинение язганда дөрес куллану.

Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүенә мисаллар әйтү, укытучы күрсәткән(яки мөстәкыйль рәвештә укучы үзе тапкан) әдәби тексттагы баш кисәкләрне күрсәтү.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.

Җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергычның сыйфат һәм сан белән белдерелүен күрсәтү.Тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне куллану.Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру(ия,хәбәр, аергыч, тиңдәш кисәкләрне күрсәтә белү).

Эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.



Укучыларның сөйләм эшчәнлеге.

Тыңлап аңлау:

-укытучының (сыйныфташының) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау;

- текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү;

- татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү;

- текстны тыңлап аңлау, аңа исем бирү;

- ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Сөйләү:

- укытучы тәкъдим иткән, программада каралган темалар буенча әңгәмә кору;

-диалогта катнашу;

-текстның эчтәлеген сөйләү;

-рәсем яки план нигезендә сөйләү;

-укыганның эчтәлеген сораулар нигезендә сөйләү;

-татар теленә хас булган эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләрен куллану.

Уку:

- хәрефләрне танып,текстны( хикәя, шигырь, әкият) сәнгатьле итеп уку;

- кыска сүзләрне тулы килеш, озын сүзләрне иҗекләп уку;

- балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журналларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку;

- укыган текстның төп фикерен аңлатып бирү;

- этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган тестны аңлап уку;

- текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

- текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

Язу:

- бирелгән темага(татар язучылары, композиторлары, рәссамнары һ.б. турында) сочинение язу;

- орфографик күнегүләрдән соң тыныш билгеләре булган диктантлар язу;

- план нигезендә изложение язу;

- татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;

- үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау кәгазьләре язу.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсе:

Ана теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

  • телдән һәм язма сөйләм, диалог, монолог,аралашу ситуацияләрендә тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау әм гамәлдә дөрес куллану;

  • тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә(радио,телеведениедә һ.б.) хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;

  • сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын(орфоэпик,лексик,грамматик,орфографик һәм пунктуацион) саклау һәм сөйләм әхлагы нормаларын үтәү;

  • татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;

  • сүзләрне төзелеше һәм язылышы буенча тикшерә белү;

  • сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;

  • төрле темаларга әңгәмә кору,үз фикереңне яклап,әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

  • тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү;

  • ана теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау.

4нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

1.Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

2.Эшне планлаштыра белү.

3.Эшнең дөреслеген тикшерү.

4.Эш сыйфатына бәя бирү.

1.Дәреслек белән эш итә белү.

2.Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3.Төрле текстлар белән эш итү.

4.Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:-уку елы башында -70-80 сүз;-уку елы ахырында-80-90сүз;

6.Сүзлекләрдән файдалана белү.

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

1.Уку мәсьәләсен куя белү.

2.Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

3.Танып белү активлыгын үстерү.

4.Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

-морфологик,-синтаксик.

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1.Телдән сөйләм:

-кагыйдәләрне аңлап,эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

-сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе;

2.Язма сөйләм:

-күчереп язу;

-фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән темага сочинение язарга өйрәну-20-25 сүз

-катлаулы план буенча изложение язарга өйрәнү-25-35 сүз

-сүзлек диктанты-12-16 сүз

-контроль диктант -30-35 сүз;



Программа материалының эчтәлеге

4нче сыйныф.Татар теле. (105 сәгать) атнага 3 сәгать.

1. 1-3 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау-12сәг.

1-3 нче сыйныфларда авазлар һәм хәрефләр турында үткәннәрне кабатлау:авазлар һәм хәрефләр,сузык авазлар,тартык авазлар; татар һәм рус телләренең икесендә дә булган, әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авазлар;татар теленең үзенчәлекле авазлары; сүзләрнең басымын билгеләү; сүзләргә фонетик анализ ясау.

Сүзлекләр турында белешмә бирү Аларның төрләре.Сүзләрне (сүзтезмә һәм җөмләләрне0 тәрҗемә итү.

Татар һәм рус телләрендә тамыр һәм кушымчаларның үзенчәлекләрен искә төшерү,өйрәнгәннәрне ныгыту.

Төрле сүз төркемнәрен(исем,сыйфат, фигыль) ясаучы кушымчалар.Сүзнең нигезе.Сүз төзелешен тикшерү күнегүләре үтәү.

Морфология һәм синтаксис буенча үткәннәрне кабатлау.

2. Морфология -37сәг.

Исем. Яңгырау, саңгырау, борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Аларның дөрес әйтелеше, язылышы һәм сөйләмдә дөрес кулланылышы.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында мәгълүмат. Тартымның берлек һәм күплек сан формалары, аларны сөйләмдә дөрес куллану.Тартым мәгънәсенең рус телендә бирелеше.

Сыйфатларның дәрәҗә формалары ,аларның дөрес язылышы. Рус телендәге сыйфат дәрәҗәләреннән аермасы.

Сан. Предметның төгәл микъдарын, саналу тәртибен белдерә торган саннар. Аларның сөйләмдәге әһәмияте, дөрес куллану күнекмәләре.Татар телендә саналмышның кулланылыш үзенчәлекләре.

Алмашлыклар.Тартым алмашлыклары, аларның мәгънәләре.Тартым алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллану. Күрсәтү алмашлыклары. Рус телендә бу алмашлыкларның мәгънәләрен белдерү юллары.

Боерык фигыльләр. Аларның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльләрне тексттан табу, аларны сөйләмдә тиешле интонация белән кулану.

Үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләр. Аларның зат-сан белән төрләнеше.

Хикәя фигыльләрнең барлык заман формаларын зат-сан белән төрләндерү , аларны сөйләмдә дөрес кулану.

Бәйлекләр һәм бәөлек сүзләр. Аларны сөйләмдә дөрес кулану. Кабатлау.

3. Синтаксис-җөмлә- 26сәг.

Татар һәм рус телләрендә сүзтезмә һәм җөмлә, аларда сүзләрнең урнашу тәртибе.

Җөмләнең баш кисәкләре, исемнәр һәм зат алмашлыкларының җөмләдә ия булып килүе.

Боерык һәм хикәя фигыльләрнең җөмләдә хәбәр булып килүе.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Җөмләнең иярчен кисәкләре.Сыйфатларның, тәртип саннарының. Исемне ачыклап, җөмләдә аергыч булып килүләре.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне дөрес кулану.

Эндәш сүзләр. Алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую. Эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтү.

4. Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау- 5сәг.

5. Бәйләнешле сөйләм үстерү-25сәг.

Өйрәнелгән сүз төркемнәренең тиешле формаларын кулланып, сүзтезмәләр һәм җөмләләрне телән яки язып төзү.Диалогларда аларны дөрес куллану.

Укылган өзек яки караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен кулланып, хикәя төзү.

Тиң дәш кисәкләрне сөйләмдә дөрес куллану.

Укылган өзек буенча"телдән рәсем ясау". Синоним, омоним, антоним сүзләрне урынлы куллану.

Төрле диктантлар язу.

Ел дәвамында бирелгән терәк сүзләрне яки үз сөйләменең лексик байлыгын файдаланып излоңение язу күнекмәләре тәрбияләү

Сөйләм үстерү өчен темалар



Казанга мең ел. Кышкы каникулда.

Яраткан китабым . Милли киемнәре.

Яраткан язучым. Авылда яз.

Мәктәп китапханәсендә. Театрда.

Татарстан республикасы Ашханәдә

Яраткан фәнем. Туган ягым табигате

























Укыту-методик комплекты

1. 4нче сыйныфта татар теле дәреслеге (Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова .-Казан:"Мәгариф",2014).

2. Татар теле морфологиясе(Ф.М.Хисамова,-Казан,"Мәгариф" ,2005)

3. Хәзерге татар әдәби теле(Ф.С.Сафиуллина,М.З.Зәкиев.-Казан,"Мәгариф",1994)

4. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы(Ф.С.Вәлиева,Г.Ф.Саттаров



























































Мәгълүмат бирү чыганаклары

www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

www.ed.gov.ru Белем бирү буенча федераль агентлык

www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

www.obrnadzor.gov.ru Рособрнадзор

www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

www.rustest.ruФедераль тест үткәрүүзәге

www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

www.mon.tatar.ru

pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану - халыкара конференция

www.shoolexpo.ru

www.it-n.ru

. belem.ru

. tatar.ruТР рәсми серверы

. tatcenter.ruТР мәгълүмати - аналитик порталы

. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

. intertat.ruТР электрон газетасы

. vatantat.ru "Ватаным Татарстан" газетасы

. Tatar - kongres.ru Бөтендөнья татар конгрессы

. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

. suzlek.ruon- line русча сүзлеге

. Abaga.h16.ru "Абага чәчәге" олимпиада

. Tugan-tel.at.ru Шрифтлар һәм IT- технологияләр

. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

. tataroved.ru</<font face="Times New Roman, serif"> Татар тарихы: төрки - татар дөньясы

















Программа материалының бүленеше





1нче чирек



2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

Еллык

сәгать саны

Дәрес

27

21

30

27

105

Теманы өйрәнү

22

16

22

20

80

Бәйләнешле сөйләм үстерү

5

5

8

7

25

Изложение



1

1

1

3

Сочинение

1

1





2

Диалог төзү, рэсем буенча сөйләү (телдән)

2

1

2

2

7

Контроль диктант

2

1

1

1

5

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр

Тест

2

2

2

1

7



































Календарь- тематик план.



Шәхси





План

Факт

1нче чирек-27с.





1-3нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау-12 с.

1-2

1-3нче сыйныф-ларда үткәннәрне кабатлау.Алфавит

БСҮ. Диалог

Татар алфавитын искә төшерү, татар теленең үзенчәлекле хәрефләренә игътибар итү

Татар, рус алфа-витларын ча-гыштырып, аер-маларын таба белү

Тормыш тәҗрибәсен куллану

Укучыларның иҗади фикер-ләвен актив-лаштыру















3

Сузык авазлар

Татар телендә сузык авазлар ике төркемгә бүленә. Калын сузыклар - [а], [у], [о], [ы]. Нечкә сузыклар - [ә], [ү], [ө], [э/е], [и]. Татар һәм рус телләрендә [о], [ы], [э] сузыклары бар. Татар сүз-ләрендә алар кыска авазлар, ә рус теле аша кергән сүзләрдә озын авазлар дип йөртелә.

Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү

Укучыларның иҗади фикерли белүләре

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу















4

Тартык авазлар

Яңгырау һәм саңгырау тар-тыклар. Татар теленең үзенчә-лекле тартыклары, аларның дөрес язылышы. [w], [гъ], [къ], [х,] [ч] тартыкларын дө-рес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы.

Яңгырау һәм саңгырау тар-тыкларны аера өйрәнү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Тартыкларның дөрес әйтелеше өстендә эшләү















5

Татар теленең үзенчәлекле авазлары

/ә/ /ө/ /ү/ /ң/ /җ/ /h//w/ къ / /гъ/ авазлары буенча белемнәрне ныгыту

Дөрес итеп язарга өйрәнү Фонетик анализны искә төшерү

Төп билге-ләрне аерып алу нигезендә кагыйдә фор-малаштыру

Эшләгән эшнең сый-фатын һәм нәтиҗәсен бәяли белү















6

Басым

Контроль эшкә әзерлек

Басымлы иҗек ачыграк, күтәренкерәк тавыш белән әйтелә, сузык аваз өстенә төшә, басым төшкән иҗек басымлы иҗек дип атала

Сүзләрнең басымын билгеләү

Эшчәнлек нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашыру

Күршең белән хезмәттәшлек итү

















7

Кереш контроль диктант

"К"

Грамоталы язу күнекмәсен тикшерү.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Логик фикер-ләү, чагыш-тыру, анализ ясау

Үз эшчәнле-геңне кон-трольгә алу

Кон-троль

диктант













8

Хаталар өстендә

Сүзләргә фонетик анализ ясау.





Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу



Эшләнгән эшнең сый-фатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

















9

Сүзлекләр



Сүзлекләрнең төрләре, төзелү принциплары

Төрле сүзлекләр белән файдалану

Логик фикер-ләү, чагышты-ру,анализясау

Төркемдә эш итү















10-11

Тамыр һәм кушымча.

Татар һәм рус телләрендә кушымча ялгау тәртибе һәм үзенчәлекләре.

Татар һәм рус телләрендә ку-шымча ялгау тәртибен үзләштерү

Кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу



Күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу















12-13

Морфология буенча үткәннәр-не кабатлау:Исем, сыйфат,фигыль.

Сүзләрне төркемнәргә бүлү

Сүз төркемнәрен таный белү

Эшчәнлек нә-тиҗәләрен ях-шыртуга их-тыяҗ формалашыру

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү

Сүзлек дик-танты













14

Синтаксис буенча уткәннәрне кабатлау.

Сүз, сүзтезмә, җөмләнең баш кисәкләре, аергычны таба белү, сүзләргә сорау кую

Грамматик нигезне таба белү

Укучыларның иҗади фикер-ли белүләре

Үз эшчәнле-геңне кон-трольгә алу, бәяләү

тест













Морфология -37с.

15

Исем

Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эшЯлгызлык һәм уртаклык исемнәре, исемнәрнең берлек һәм күплек саны

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера өйрәнү

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Исемнәрне килеш белән төрләндерә белү















16

17

18

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.



Исемнәрнең килеш кушымчалары, сораулары, сүзләрне бер-берсенә бәйләп, җөмлә төзү өчен кирәклеге

Исемнәрнең килеш кушымчаларын, сорауларын белү

Исемнәрне килеш белән төрләндерү

Яңа кагыйдәләр үзләштерү















19

БСҮ

Сочинение

"Туган ягымда көз"

План буенча соинение язу

Укучыларда табигать белән аралаша, таби-гатьне күзәтә белү күнекмә-ләре үстерү

Әдәби материал өстендә эшли белү

Бөйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү

Сочине-ние













20-

21-22

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Исемнәрнең тартым бе-лән төрләнүе. Тартымның берлек һәм күплек сан формасын танып белү, язуда һәм сөйләмдә дөрес куллану. Тартым мәгънәсенең рус телендә бирелеше.Телдән эш, күнегүләр, таблицалар өстендә язма эш

Тартымның берлек һәм күплек сан формасын танып белү, язуда һәм сөйләмдә дөрес итеп куллана белү.

Тартым мәгънәсенең рус телендә бирелешен аңлау

Бергәләп эшләгәндә ялгышларны төзәтә белү















23

Исемгә морфоло-гик анализ ясау. "Тартым"темасын йомгаклау Кон-троль эшкә әзерлек

Исемнәргә морфологик анализ ясау тәртибен өйрәнү. Күнегүләр, өстендә язма эш

Морфолгик анализ ясау күнекмәләре формалаштыру

Тартым мәгънәсенең рус телендә бирелеше

Эшләгән эшнең сыйфатын бәяләү

Сүзлек дик-танты













24

1нче чирек өчен контроль диктант"Көз"

Диктант язу, грамматик биремнәр үтәү

Диктант язаргаөйрәнү

Эшләгән эшнең сыйфатын бәяли белү

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Кон-троль

диктант













25

Хаталар өстендә эш. БСҮ. "Акыллы малай икән" Диалог.

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Үз эшчәнле-геңне конт-рольгә алу

диалог













26-27

Тартым темасын кабатлау

Исемнәргә морфологик анализ ясау тәртибен өйрәнү. Күнегүләр, өстендә язма эш

Исемнәргә морфологик анализ ясый белү

Эшләгән эш-нең сыйфатын һәм дәрәҗә-сен билгеләү

Күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Тест













1 чиректә барысы: контроль диктант -2

сочинение-1

тест -2







2 чирек-21 с.

28

Сыйфат.

БСҮ. "Каникулларны ничек үткәрдең?"

Сыйфат - сүз төркеме, пред-метның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирә. Исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш була.

Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе бар.

Сыйфатларны таный белү.

Сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллану

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау















29-30

Сыйфатның дәрәҗә формалары. Гади һәм чагыштыру дәрәҗәләре

Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның төп билгесен белдерәлә Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар бер предметтагы билгенең икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда чагыштырмача артыграк булуын белдерәләр. Бу дәрәҗә -рак -рак кушымча-лары белән белдереләр.

Сыйфатның дәрәҗә формаларын ясый, аларның дөрес яза белү. Сыйфатның дәрәҗә формаларын ясый һәм аера белү



Сыйфатларны рус теле белән чагыштырып карый белү

Күршең белән хезмәттәшлек итү.Өйрәнгәнне аңлап сөйли белү















31-32

Артыклык дәрәҗәсе

Срез.

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар бер предметтагы билгенең башка шундый ук предметлардагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерәләр.

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсен ясый һәм куллана белү

Рус теле белән чагыштыра белү

Дөрес итеп сөйли белү

Срез













33-34

Кимлек дәрәҗәсе Иҗади тәнәфес

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар предмет . билгесенең гадәттәгедән кимрәк булуын белдерәләр. Кимлек дәрәҗәсе -гылт, -гелт, -кылт, -келт, -сыл, -сел, -су кушымчалары ярдәмендә ясала.

Сыйфатның кимлек дәрәҗәсен куллана белү

Җавапларның дөреслеген аера белү

Иҗади фикерли белү















35

Сыйфат темасын йомгаклау. Сыйфатка морфологик анализ ясау

Сыйфат турындабелемнәрне системалаштыру

Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү

Сорауларга җавап биргәндә ялгышларны төзәтә белү

Иҗади фикерләүне активлаштыру















36

БСҮ Изложение

"Сәгатьләр"



Ишетеп алган текстны план тәртибендә язу

Иҗади фикерләргә өйрәнү

Монологик сөйләмне камилләштерү

Иҗади фикерләүне активлаштыру

Изложе-ние













37

Сан.

Предметның санын, исәбен белдерүче сүзләр сан дип атала.

Саннарны танып белү.

Җөмләдә саннарны дөрес яза һәм сөйләмдә дөрес куллана белү

Шартлы билгеләрнең телен белү















38

Микъдар саны

Микъдар саны предметның төгәл исәбен белдерә һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап бирә: өч дәрес.

Сан төркемчәләрен аера өйрәнү.

Дәреслектә ориентлаша белү

Шартлы билгеләрнең телен белү















39

Тәртип саны



Тәртип саннары предметның саналу тәртибен белдерәләр, ничәнече? соравына җавап бирәләр. Алар микъдар санына -ынчы, -енче, -нчы, -нче, кушымчалары ясалып ясалалар: икенче.

Саннарга морфологик анализ ясый белү

Дәреслек белән эшли белү

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау















40

Алмашлык. Зат алмашлыклары

Зат алмашлыклары җөмләдә исемнәрне алмаштырып киләләр. Килеш белән төрләнәләр

Зат алмашлыкларын аера һәм куллана белү

Эшләгән эшнең сыйфатын бәяли белү

Төркемнәрдә эшли белү

Сүзлек дик-танты













41-42

Тартым алмашлыклары

Тартым алмашлыклары предметның кайсы затныкы икәнен белдерәләр. Алар -ныкы, -неке кушымчалары ярдәмендә ясалалар. Килеш, сан белән төрләнәләр

Тартым алмашлыкла-рын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану

Рус телендә алмашлыкларның мәгънәләрен белдерү.

Тартым алмашлыкларын истә калдыру, сөйләмдә дөрес куллану

















43-44

Күрсәтү алмашлыклары

Контроль диктантка әзерлек

Күрсәтү алмашлыклары, затка яки предметка, аларның билгеләренә күрсәтәләр (теге, андый, алай)

Күрсәтү алмашлыкларын куллана белү



Рус телендә алмашлыкларның мәгънәләрен белдерү

Төркемнәрдә эшли белү















45

2нче чирек өчен контрольдиктант "Карабодай"



Белемнәрне тикшерү

Алган белемнәрне куллана белү

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Үз эшеңә бәя бирә белү

Кон-троль диктант













46

Хаталар өстендә эш . Алмашлыклар темасына күнегүләр эшләү

Диктантта булган хаталарны төзәтү Алмашлыкларны дөрес кулланып җөмләләр төзү.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу



Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу















47

БСҮ Сочинение

"Кышкы урман"

"Кышкы урман" темасына хикәя язу

Иҗади фикерләргә өйрәнү

Монологик сөйләмне камилләштерү

Иҗади фикерләүне активлаштыру

Сочине-ние













48

Сүз төркемнәрен кабатлауИҗади тәнәфес.

Сүз төркемнәрен аера белү, сүзләргә сорау кую

Алган белемнәрне куллана белү

Кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу



Төркемнәрдә эшли белү















2 чиректә барысы: контрольдиктант- 1

сочинение- 1

изложение- 1

тест -2





3 чирек - 30 сәгатьБоерык фигыль.

БСҮ. Диалог





Фигыль төркемчәләре белән таныштыру.Боерык фигыль турында төшенчә бирү Телдән эш, күнегүләр өстендә язма эш

Боерык фигыльләрне аера һәм куллана белү

Текст өстендә эшли белү



Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Диалог













51









Барлык-юклык боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

Барлык-юклык боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләндереп язу.

боерык фи-гыльләрне

сөйләмдә тиешле инто-нация белән куллану.

Тиешле интонацияне диалогта сайлый һәм куллана белү

Индивидуаль биремнәрне үти белү















52-53

Хәзерге заман хикәя фигыль

Хәзерге заман хикәя фигыль формалары белән танышу ,аның зат-сан белән төрләнүе.Телдән һәм язмача эш

Хәзерге заман хикәя фигыль формаларын аера белү.

Текст өстендә эшли белү

Сөйләмдә дөрес куллану















54-55

Үткән заман хикәя фигыль



Фигыль заманнарын куллана белү.Җөмләдә тоткан урынын ачыклау.

Үткән заман хикәя фигыль формаларын сөйләмдә дө-рес куллану.

Белемнәрне куллана белү

Шартлы билгеләрне таный белү

Сүзлек дик-танты













56-57

Киләчәк заман

хикәя фигыль



Фигыль заманнарын куллана белү.Җөмләдә тоткан урынын ачыклау.

Киләчәк заман хикәя фигыль формаларын аера белү, зат-сан белән төрләндерү

Материаль объектлар кулланып биремнәрне үтәү

Эшләгән эшнең сыйфатын бәяли белү















58









Фигыль темасын кабатлау . Җөмләдәге роле

Хикәя фигыльләрне белүне ныгытуны дәвам итү,белемнәрне системага салу ,гомуми һәм аерым биремнәр үтәү .Телдән эш, күнегүләр, тестлар өстендә язма эш

Фигыль төркемчәләрен куллана һәм аера белү

Кагыйдәләрне истә тотып аларны сөйләмдә куллана белү

Парларда эшли белү















59

Фигыль темасы буенча тест



контроль диктант язу

Белем һәм күнекмәләрне куллана белү

Белем һәм күнекмәләрне тикшерә белү

Тамгаларның урнашу тәртибен белү

тест













60-

Хаталар өстендә эш.

Бәйлекләр

Бәйлекләр турында төшенчә бирү. Аларны сөйләмдә куллану үзенчәлекләрен аңлату һәм аларны куллану өстендә эш, күнегүләр өстендә язма эш

Бәйлекләрне аера белү.

Иптәшең белән бергәләп эшли белү

Эш тәҗрибәсен куллану















61

БСҮ.

"Татарстан -минем туган ягым"Диаалог төзү

Туган якның табигате,аны саклау турында әңгәмә,туган як турында бәйләнешле текст төзү

Монологик сөйләм төзи белү

Бәйләнешле текст төзи белү

Иҗади фикерли белү

диалог













62

Фигыль темасына күчерелмә

диктант.

Бәйлекләр турында төшенчә бирү.

Бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү.Телдән һәм язма эш,күнегүләр үтәү

Бәйлекләрне аера белү. Бәйлек сүзләрне куллана белү

Иптәшең белән бергәләп эшли белү.Эшләгән эшнең сыйфатын бәяли белү

Күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

















63

Морфология бүлеген кабатлау

Морфология бүлеген кабатлау Белемнәрне ныгыту һәм системага салу Телдән эш, күнегүләр, тестлар өстендә язма эш

Алган белемнәрне куллана белү

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Дәреслектәге мәгълүмәтләр белән эшли белү















64

БСҮ

Изложение

"Әсәдулла абзый"

Ел фасыллары турында әңгәмә.Яз турында сөйләшү.

Бәйләнешле сөйләм төзи белү

Сүзләр белән диалоглар төзү

Диалог төзи белү

Изложе-ние















Синтаксис-26с



65

Җөмләнең баш кисәкләре

Җөмләнең баш кисәкләре ия белән хәбәр һәм аларның белдерелүеҖөмләнең баш кисәкләрен табып, алар-ның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау.

Ия һәм хәбәрне аера өйрәнү

Грамматик нигезне таба белү

Тексттан баш кисәкләрне таба белү















66

Ия. Исемнәр һәм зат алмашлык-ларының җөмләдә ия булып килүе

Ия һәм аның белдерелүе. Исемнәр һәм зат алмашлык-ларының җөмләдә ия булып килүе

Җөмләдә ияне таба, аңа сорау куя белү

Кагыйдәләрне күрсәтмәләр-не истә тотып гамәлләр кылу

Парларда эшли белү















67

БСҮ

Хикәя язу.

"Кошлар-безнең дусларыбыз"

Укучыларның яраткан дәресләре турында сөйләшү

План буенча хикәя язу

Монологик сөйләм төзи белү.

Тема буенча сөйли белү

Хикәя.















Хаталар өстендә эш.

Җыйнак җөмләләр.



Җыйнак җөмләләр турында сөйләшү, аларны телдән һәм язма сөйләмдә куллану

Җыйнак җөмләләрне аера белү

.Кагыйдәләр-не,күрсәтмә-ләрне истә то-тып гамәлләр кылу

Үз фикереңне төгәл әйтә белү















74-

Җәенке җөмләләр.

БСҮ



Җәенке җөмләләр турындагы белемнәрен ныгыту һәм системага салу

Җәенке җөмләләрне аера белү

Кагыйдәләрне күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Парларда эшли белү

















75

3нче чирек өчен контроль дик-тант"Язгы эшләр"

Сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре темасына контроль башкару

Алган белемнәрне куллана белү

Үз эшчәнле-геңне кон-трольгә алу

Үз эшеңә бәя бирә белү

Кон-троль диктант













76

Хаталар өстендә эш.Белемнәрне ныгыту.Җөмләләр темасына карточ-калар беләнэшләү

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

Кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу















77

Хәбәрнең хикәя һәм боерык фигыльләр белән белдерүе.

Хәбәрләр төрле замандагы

Боерык һәм хикәя фигыльләр белән белдергәнен үзләштерү.

Җөмләләрдә куллана һәм билгели белү.

Кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Үз эшеңә бәя бирә белү















78

Ия белән хәбәрнең җөмләдә урнашу тәртибе.

Иянең җөмләдә хәбәрдән

алдан килүен билгеләү.

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

Иптәшең бе-лән бергәләп эшлибелү. Эшләгән эш-нең сыйфатын бәяли белү

Үз эшеңә бәя бирә белү

















3 чиректә барысы: контрольдиктант- 1. диктант-1.

сочинение- 1

изложение-1

тест -1

4 чирек-27 с.

79

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч. Тәмамлык

Җөмләнең иярчен кисәкләре турында төшенчә. Аергыч һәм аның белдерелүе.



Аергыч һәм тәмамлыкны таба һәм аера белү

Кагыйдәләрне истә тотып аларны сөйләмдә куллана белү

Парларда эшли белү















80-

81-

82

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Тәмамлык

Тәмамлык һәм аның белдерелүе, сораулары

Тәмамлыкны таба һәм аера белү

Эшчәнлек нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашыру

Эшләгән эшнең сыйфатын бәяли белү.















83

БСҮ. Изложение

"Яз җитте"

Укыган текстны план буенча язу

Хикәя язу күнекмәләрен үстерү

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Изложе- ние













84-85

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

Хаталар өстендә эш

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре турында төшенчә, җөмләләр тикшерү өстендә эш. Алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне куллану.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен танып белү, билгеләү.

Кагыйдәләрне күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Үз эшеңә бәя бирә белү

















86-

87-88

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Алар янында тыныш билгеләренең куелышы

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрнең куелышы. Алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне куллану.

Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен танып белү, билгеләү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу















89

БСҮ "Ямьле яз"

"Ямьле яз" темасына

план буенча хикәя төзү

Диалог һәм монологта катнаша алу

Хикәя язу күнекмәләрен үстерү

Эчтәлеккә карата үз фикереңне булдыру

Хикәя язу













90-

91-92

Эндәш сүзләр.

Эндәш сүзләр турында төшенчә бирү,аларны иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләре өстендә эш

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен куя белү

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Төп билге-ләрне аерып алу нигезендә кагыйдә фор-малаштыру















93-94

Җөмлә кисәк-ләрен кабатлау.

БСҮ

Җөмлә кисәкләрен искә төше-рү һәм кабатлау. Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу

Җөмлә чикләрен аера белү

Эшләгән эш-нең сыйфатын бәяли белү

Белемнәрне бәяли белү

Сүзлек диктант













95-96

Синтаксис . Тыныш билгеләре

Синтаксис бүлеген кабатлау Белемнәрне йомгаклау һәм системага салу

Җөмлә тикшерә белү

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Үз эшчәнле-геңне кон-трольгә алу















97

Еллык контроль диктант

Контроль диктант язу, биремнәр үтәү

Диктант яза белү

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Үз эшчәнле-геңне кон-трольгә алу

Кон-троль диктант













98

БСҮ."Якын дустым" Хаталар өстендә эш.

Җәенке җөмләләрнең кулланылышы. Бәйләнешле сөйләмне үстерү

җәенке җөм-ләләрне тел-дән һәм язма сөйләмдә куллана алу

Эшләгән эшнең сыйфатын бәяли белү.

Эшчәнлек нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ фор-малаштыру















99

Синтаксис темасын йомгаклау

Синтаксис буенча белемнәрне йомгаклау һәм системага салуТелдән эш, күнегүләр, төстендә язма эш

Җөмләгә синтаксис анализ ясый белү, тыныш билгеләрен куярга өйрәнү

Эшләгән эшнең сыйфатын бәяли белү

Күршең белән хезмәттәшлек итү















Ел буена үткәннәрне кабатлау-5 с.

100

Ел ахырында фонетиканы кабатлау.

Авазлар, хәрефләр. Фонетик анализ ясау.



Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Эшчәнлек нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашыру

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Ситуа-тив күнегү-ләр













101

Фонетика морфология буенча анализ ясау тәртибен кабатлау

Фонетика, морфология, буенча анализ ясау.

Алган белемнәрне куллана белү

Үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Ситуа-тив күнегү-ләр













102-103

Морфологияне гомумиләште-реп кабатлау.

Морфологияне гомумиләштереп кабатлау белемнәрне тикшерү һәм коррекциягә салу

Алган белемнәрне куллана белү

Кагыйдәләрне күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Дәреслек белән эшли белү















104-105

Синтаксис буенча кабатлау дәресе

Синтаксис буенча белемнәрне тикшерү һәм коррекциягә салу

Алган белемнәрне куллана белү

Кагыйдәләрне күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Үз эшеңә бәя бирә белү

Тест













4 чиректә барысы: контрольдиктант- 1

Хикәя язу- 1

изложение-1

тест -1













































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал