7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку по теме 'Антонимы'

Урок по татарскому языку по теме 'Антонимы'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Антонимнар.

Максат: антонимнар турында гомуми мәгълүмат бирү,аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру, сүзләргә антонимнар табарга өйрәтү, тексттан антонимнар таба белү, аларны сөйләмдә куллана белү, укучыларны әдәплелеккә, тәрбияле, игътибарлы булырга өйрәтү, халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләр тәэсирендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.


Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

  2. Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар!

-Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, туган телне

Өйрәнергә дип килдек.

Мин бик шатмын сезнең шулай күтәренке күңел һәм туган телне өйрәнү теләге белән килүегезгә. Бүген без лексика бүлеген өйрәнүне дәвам итәрбез, антонимнар турында белемнәр алырбыз. Дәресебездә яңа сүзләр очрар бүген, шулар белән танышып китик әле.

  1. Сүзлек эше.

Тискәре-вредный

Кәҗә бәрәне-козленок

Кыек-кривой

Әсир-пленный

  1. Кабатлау. Өй эшен тикшерү.

  • Әйдәгез әле,балалар, кабатлап китик, нинди сүзләргә без омоним дип әйтәбез? Мисаллар китерегез.

  • Яра, яз, ярма, тартма, төш сүзләре белән җөмләләр төзү.

  • Өй эше итеп тә сезгә шундый күнегү бирелгән иде. Тикшерәбез .

( соңгы сүз басма).

  1. Яңа тема аңлату.

Сезнең өй эшләрегездә басма сүзе дә бар. Омоним буларак ул ике мәгънәгә ия дип әйттегез( мост и не наступай). Мин дә сезгә басма рәсеме әзерләдем. Карагыз әле, бу рәсемдә без басмада очрашкан ике кәҗә бәрәнен күрәбез.

  • Ә сез тискәре кәҗә бәрәннәре турында әкиятне ишеткәнегез бармы?

Алар тар басмада очрашалар,кем көчлерәк дип, бер-берсенә юл бирмичә сөзешә башлыйлар. Нәтиҗәдә, икесе дә суга егылып төшәләр.

  • Әкият безне нәрсәгә өйрәтә инде?

  • Тәртипле , сабыр булырга. Иптәшеңә юл куя белергә, һәрвакыт алдан булырга тырышып, бер-береңә юл бирмәсәң, кәҗә бәрәннәре кебек авыр хәлдә калырга мөмкинлеген искәртә.

  • Дөрес әйттегез, укучылар. Кайда гына булсагыз да, башкаларга юл бирә белергә кирәк.

  • Менә татар телендә дә шул тискәре кәҗә бәрәннәренә охшаган сүзләр бар. Капма-каршы мәгънәле сүзләрул һәм аларны телебездә антоним дип атыйлар. Ә хәзер рәсемнәргә игътибар итегез әле.

( Самолет һәм ташбака рәсемнәре.)

Самолет тиз оча, ә ташбака әкрен йөри.

Тулы һәм буш ( савыт)

Яңа-иске (аяк киеме)

Чиста-пычрак (малай)

Иртә-кич

Яз-көз

Дәфтәрләрегезгә бүгенге көнне һәм дәреснең темасын язып куегыз. Менә бу сүзләрне язып алыгыз.

  1. Ныгыту .

71 күнегүне телдән эшләү.

  1. Физкультминут. (Көн-төн уены.)

  2. Үзаллы эш.

Ә хәзер үзаллы эш башкарып алыйк. Мин сезгә карточкалар таратам, сез шул карточкаларда төшеп калган антоним сүзләрне язып куярсыз.


-Укучылар, антонимнар әдәби әсәрләрдә генә түгел, халык авыз иҗаты жанрларында да еш кулланыла. Әкият, табышмак, мәкаль-әйтемнәрдә алар капма-каршылыкны күрсәрергә ярдәм итәләр.

Сезнең алдыгызда мәкаль-әйтемнәр язылган. Аларда антонимнарны табып, мәгънәләрен аңлатырга кирәк.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Җылы сөяк сындырмый, суык җанны тындырмый.

Эш беткәч, уйнага ярый.

Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар.

  • Бу мәкаль-әйтемнәрдә халык акылы тупланган. Татар халкы еллар буе саклап килгән мәкаль-әйтемнәребездә хаклык, дөреслек.

Табышмаклар.

( Җавапларын әйтү, антонимнарны табу.)

  1. Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. ( Куян)

  1. Утта янмый, суда батмый. (Боз)

  2. Көн белән төн нәрсәгә бетә? ("н" хәрефенә)

  3. Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. Ул нәрсә? ( Кишер)

Күрүебезчә, табышмакларда да антоним сүзләр еш кулланыла икән.

  1. Өй эше. Йомгаклау.

Әйдәгез, дәресебезгә йомгак ясыйк!

  • Нинди сүзләрне без антоним дип атыйбыз?

  • Сез бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди яхшы киңәшләр алдыгыз?

  • Әйе, укучылар, антонимнар телебезне матурлый. Аларны куллану сөйләмне җанлы, образлы итә һәм тел байлыгын арттыра.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал