7


  • Учителю
  • Урок по татарской литературе на тему: А. Еники 'Учагыңда утың сүнмәсен'

Урок по татарской литературе на тему: А. Еники 'Учагыңда утың сүнмәсен'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: " Учагыңда утың сүнмәсен".

(Ә.Еники"Әйтелмәгән васыять"әсәре буенча дәрес-уйлану.)

Максат.

1. Әмирхан Еникинең үзенчәлекле хикәяләү остасы икәнлеген төшендерү; "Әйтелмәгән васыять" хикәясендә детальләр һәм символларны өйрәнү;

2. Укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү;

3. Укучыларда уңай образлар аша шәфкатьлелек, миһербанлылык, игелеклелек сыйфатлары тудыру; гореф -гадәтләргә, йолаларга хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.


Метод: әңгәмә, өлешчә эзләнү.


Алымнар: анализ, әңгәмә, мөстәкыйль эш.


Дәрес тибы. Белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.


Җиһазлау.

  1. Ә.Еники портреты.

  2. Мультимедиа проекторы.

Эпиграф:

Аналарның күңеле балаларда,

Бала күңеле ,диләр ,далада,

Тик онытмыйк шуны :ике килми

Хезмәт итү ата-анага.

  1. Тактада плакатлар: 1. "Тел югалтса егет - ил югалткан,

Сүз югалтса - иле оялган" (Р.Әхмәтҗанов)

2. "Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк"

(Ш.Мәрҗани)

3. "Рәхәт булса да торган җир,

Сагындыра туган ил"(Җыр)

4. «Ә.Еники - күңел карурманының тургае"




Дәреснең барышы.

Укытучы сүзе:

1.-Укучылар , мин сезнең игътибарга бер шигырь тәкъдим итәм . Уйланып утырыгыз әле, нәрсә хакында сүз барыр икән?

(1 нче слайд)


Аналарның күңеле балаларда,

Бала күңеле, диләр, далада,

Тик онытмыйк шуны: ике килми

Хезмәт итү ата- анага.

- Бу шигырьдән нәрсә аңладык?

- Димәк, безнең бу дәрестә сүз нәрсә турында барыр инде?(фикерләр тыңлана)


-Әйе ,Бүгенге сөйләшүебез мәрхәмәтле әниләр -ак яулыклы әбиләребез турында. Ана - дөньяда иң бөек зат.


-Үткән дәресләрдә сез әниләр турында иң матур әсәр үттегез.


-Сез нинди әсәр белән таныштыгыз?

-

"Әйтелмәгән васыять."


-Авторы кем?


-Ә.Еники.(2 нче слайд)


-Кайда туган?


-Благовар районының Каргалы авылында.


-Укучылар, мин үзем дә шушы матур әдәбиятка Әмирхан Еникине,иҗат дөньясына Рим Хасановны ,җырчы Рөстәм Асаевны биргән уңдырышлы Благовар җиреннәнмен.

-Безнең бүгенге тема:"Учагыңда утың сүнмәсен "дип атала.Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыяте "буенча дәрес-уйлану. ( 3 нче слайд )

-Безнең бүгенге максат:повестне искә төшереп китеп акъәбинең хис-тойгыларын ачыклау.


2.-Укучылар ,искә төшереп китик әле.

Әдәбиятның нинди төрләре бар?

(эпос ,поэма.драма)


-"Әйтелмәгән васыять"нинди төренә карый?


-Эпос.


-Жанры буенча кайсысына керә?


-Повесть.


3.-Әсәр "Әйтелмәгән васыять" дип атала.


-Нәрсә соң ул васыять?(4 нче слайд)

(экранда чыга)


4.-Әсәрдә нинди васыять турында сүз барганлыгы турында сөйләшкәнче,әсәрнең эчтәлеген искә төшереп китик.


1)-Әсәрнең геройларын искә төшереп китик.

Геройларны ничек төркемләп бүлеп була?


-Актив геройлар

Пассив геройлар.

-Актив геройлар:Акъәби,балалары


-Пассив:күршеләре,шагыйрь


2)-Әсәрдә төп герой кем?


-Акъәби.


3)-Кем соң ул Акъәби?Аның турында нәрсә әйтә алабыз?.(5 нче слайд )


Акъәби:


-тырыш


-сабыр


-киң күңелле


-туган җирен,туган телен яратучы


Акъәби гомере буена хәләл көче белән көн күргән, киң күңелле, кешелекле, бала җанлы, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерегә тырышкан.

Акъәби - тырыш .Һәрвакыт кешеләргә булышып яшәгән, күршеләр белән дус булган. Ирен ихтирам итеп, тату яшәгән, балаларына тәрбия, белем биргән. Ул гел эштә, хезмәттә булган. Гомер буе үзе эшләп ашаган. Балаларын хезмәттә тәрбияләгән, илгә, җиргә файдалы кешеләр булып үсүләрен теләгән.

Бу һәр ата - ананың баласы алдында бурычы, дип уйлыйм мин.

Аның сабырлыгы турында нәрсә әйтә аласыз?

-Без аның бервакытта да зарланганын ишетмибез.

-Ул киң күңелле,күршеләре белән әйбәт мөнәсәбәттә,изге кеше.

-Акъәби туган ягын ,туган туфрагын ,туган телен яратучы.

Моның турында нәрсә әйтә аласыз?

-Әйе ,ул үзенең учагында үтен сүндермәскә тырыша.


5. -Акъәбинең тормыш юлын аның исеме аша күрсәтегез.

-Әйдәгез китаптан табып укыйк(205нче бит) рольләргә бүлеп.(6 нчы слайд)

-Әсәрдә нинди шагыйрь турында сүз бара?

-Баязит Бикбай.Ул Башкортстаныбызның күренекле шагыйре.

6.-Акъәбинең балалары турында нәрсә әйтерсез?(китапта 190 нчы бит)

(укучылар сөйлиләр)

-Суфиян

-Гөлбикә

-Перьмдагы кызы

-Казакъстандагы улы.

7.-Без сезнең белән васыять турында сөйләшеп киттек .Хәзер искә төшерик: Нинди васыять әйтеп калдырырга тырыша Акъәби?

(7 нче слайд )


ВАСЫЯТЬ


-туган җир

-туган туфрак

-туган тел

-халык

-мөселманнарча күмү


8.-Хәзер төркемнәргә бүленеп эшлибез.(класс икегә бүленә)

-Беренче төркем туган җир ,туган туфрак турындагы васыять турында чыгыш ясый,ә икенче төркем туган тел,халык турындагы васыять турында чыгыш ясый.


1 төркем:Башкорт даласы Юлкотлы авылының килеп чыгышы (205нче бит, 211 нче бит)

Туган нигез турында(189 нчы бит)

2 төркем:Туган тел

-Аның туган теле-башкорт теле

-Балалары башкортча сөйләшәме?

(Геннадийның "Я, башкир "дигән сүзләре турында 192 бит)

Халык турында.(213 нче бит)


9.НӘТИҖӘ:

- Акъәби уйлаган сүзләрен балаларына әйтә аламы?

-Ни өчен аны тыңламыйлар?(214 нче бит)

-Акъәби гомере буе балаларын көтеп яшәгән.Гомер буена җыйган сүзләрен әйтә алмый.


10."ҮЛӘСЕ КЕШЕ БЕЛӘН КАЛАСЫ КЕШЕ ТИЗ ГЕНӘ УРТАК ТЕЛ ТАБА АЛМЫЙЛАР ИКӘН",- ДИП УЙЛЫЙ УЛ.


ЛӘКИН ШУЛАЙ ДА АНЫҢ БАЛАЛАРЫНА ҮПКӘЛИСЕ,РӘНҖИСЕ КИЛМИ.Җәнлек үзенең ярасын ялап төзәткәндәй ,ул да җәрәхәтле йөрәген сабыр акылы белән юатырга ашыга.(210 нчы бит)


11.-Акъәбинең бер васыятен балалары белә.

-Нинди васыять?

-Әби үзен мөселманнарча кумуне тели.


-Нәрсә соң ул мөселманнарча күмү?(8 нче слайд )

Ак кәфен.

-Аны ак кәфенгә төрәләрме?Ни өчен?(219 нчы бит)

-Юк.


Әби ак кәфенгә мөселман карчыклары төрергә тиеш ди .Моны да үтәмиләр.Аны марҗа хатыннары юып кием кидерә.


-Мулла килүен тели.

(Мулла чакыру,җеназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә булалар(219 нчы бит)


12.-Кеше үлгәч ,тагын нинди йолалар башкаралар?

(3,7ен укыту )

-Бу йоланы да үтәмиләр.(9 нчы слайд)


-Әби кайда үлә?

-Балалары аны больницага итеп куялар.(218 нче бит)


13. -Акъәби гомере буена ялгыз яши һәм берүзе үлеп китә.(219 нчы бит укыйм)(10 нчы слайд)


14.Бу әсәрдә нинди символлар бар?


-Кылган символы

Әсәр шулай башлана,шулай бетә.Алар мәңгелек образ.Тормыш дәвам итә дигән сүз.

-Учак.

Әсәрнең башында да,азагында да әби учагы сүндерелми.Гомер буена учак сүнмәс дип яшәгән.Учак сүнмәү-ул гомернең дәвам итүе,яшәү образы.

-Шушы учакны кемнәр генә сүндермичә яши?

-Күршеләре.


15.Әсәрдә бер кызганыч вакыйга бар.

-Иске яшел сандыгы килеп төшә.(221 нче бит)

Сандык эчендә нәрсәләр була?(11 нчк слайд)

-кәфен.

Моны күреп малае белән кызы бераз уңайсызлык кичерәләр.

- әбинең бүләкләре.

Ләкин бүләкләре беркемгә дә кирәкми,аны музейга бирәләр.

-Укучылар, автор моның белән нәрсә әйтергә тели?

-Йолаларыбызның ,гореф-гадәтләребезнең югылып баруын ассызыклый.


16.-Ни өчен Миңлебай карт әбинең үлүенә ышанмый?


-Чөнки Акъәби кебек ак җанлы кешеләрнең җаннары үлмәвенә инанган,аларның ак эшләре гомер буе саклана дип уйлый.


17.-Укучылар Акъәби бәхетлеме?(12 нче слайд)

( әңгәмә)

(13 нче слайд)

18.-Әмирхан Еники шушы әсәре белән нәрә әйтергә тели?

-Әниләрнең васыятен тыңларга.


19. ЙОМГАКЛАУ.

-Укучылар,вакытында әниләребезнең васыятен ишетеп тыңларга тиешбез.Алар бездән акча дә ,күчтәнәч тә ,бернәрсә дә өмет итмиләр.Бары тик аларга безнең җылы караш ,җылы сүз кирәк.

Әмирхан Еникинең сүзләренә кушылып ,мин дә әни кеше буларак сезгә теләкләремне җиткерәсем килә:

-туган телебезне, туган җиребезне ,халкыбызның йолаларын,гореф-гадәтләрен,бәйрәмнәрен онытмагыз.Әти-әниләрегезгә карата игътибарлы,ихтирамлы булыгыз һәм әниләрегезнең изге фатихаларын алып йөрегез. (14 нче слайд


Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып:

Догаларын, керсез теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз -сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра.

Салисә Гәрәева

-Дәрес тәмам ,чыгарга мөмкин.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал