7


  • Учителю
  • КТП по татарскому языку для 6 класса (русская группа)

КТП по татарскому языку для 6 класса (русская группа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТР Минзәлә муниципаль районы"Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбе" ГБМБУ



Раслыйм

"Матвеевка ТГБМ" ГБМБУ

директоры

_________/Минникаева Л.М. /

Приказ №161

"27" август 2016 ел



2016-2017нче уку елына

татар теленнән

календарь-тематик планлаштыру

6нчы сыйныф (рус төркеме)



Башкарды: I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мингалимова Хәлимә Хәниф кызы







Килешенде

М.Б. җитәкчесе

_________/Валиева Р.Н. /

Беркетмә № 1

" 27 " август 2016 ел

Килешенде

"Матвеевка ТГБМ" ГБМБУнең

укыту-тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары

_________/Валиева З. М./

" 27 " август 2016 ел

Педагогик киңәшмә

утырышында каралды.

Беркетмә №1

" 27 "август 2016 ел





Аңлатма язуы

Барлыгы 140 сәгать; атнага - 4 сәгать

Планлаштырылган контроль дәресләр-4

Административ контроль дәресләр-1



Укыту программасы гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфына адреслана. Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы"на, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.), 6 нчы сыйныф өчен Р.З.Хәйдарова тарафыннан эшләнгән (Казан: "Татармультфильм", 2014.) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләргә, 2016 - 2017 нче уку елына мәктәпнең укыту планына.

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова "Татар теле, 6 нчы сыйныф".- Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2014 ел.

Өстәмә әдәбият:

1. Р.З.Хәйдәрова . Укытучылар өчен методик кулланма "Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту", 6нчы сыйныф, Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2014

2. Р.З.Хәйдәрова. «Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы", Яр Чаллы, 2014

3. Р.Р.Нигъмәтуллина. Татар теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр: Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен. - Казан: Мәгариф, 2004.

4. Электрон ресурслар: belem.ru,edu.tatar.ru. "Электрон белем бирү" порталы (ЦОР).



татар теле укыту максатлары

Рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү юнәлешләре.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы,тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора.Укыту процессында үстерү,тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү-укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты.Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның бурычлары

укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грассатик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;

татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында мәгълүмат бирү;

халыкларның үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.



Укытуның планлаштырыла торган нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

- "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек", төшенчәләрен кабул итү, укучыда "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.



Метапредмет нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә МКТнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып-белү гамәлләре:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

- төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив гамәлләр:

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

- билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.

Коммуникатив гамәлләр:

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

- әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу;

- әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре:

- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль

һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

- "Татар теле һәм әдәбияты" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.





ЯЗМА ЭШЛӘР









Календарь-тематик план.

6нчы сыйныф.



Дәрес темасы

Сәг.саны



Эшчәнлек төрләре

Үтәлү вакыты

План / Факт

1 нче чирек -36 сәгать

1.Яңа уку еды башлана - 32 сәг.

1

Белем көне. Котлау, мактау формалары

1

1нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Бер-береңә комплементлар әйтә белү. Уку-язу әсбапларын сорый белү

02.09



2

"Без мәктәпкә әзерләнәбез"

1

Уку-язу әсбапларын сорый белү

05.09



3

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

1нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү

06.09



4

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә белү, үзең өчен сорый белү

07.09



5

Транскрипция билгеләре.

1

Китапның ни өчен якын дус икәнлеген, нинди китап укыганыңны, нәрсә турында укыганыңны әйтә белү

09.09



6

"Китап - минем дустым."

1

Китапның ни өчен якын дус икәнлеген, нинди китап укыганыңны, нәрсә турында укыганыңны әйтә белү

13.09



7

Без китаплар укыйбыз.

1

Китапның ни өчен якын дус икәнлеген, нинди китап укыганыңны, нәрсә турында укыганыңны әйтә белү

14.09



8

Исемнәргә кушымчаларның ялгану тәртибе.

1

Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргз йөргәнеңне әйтә белү

16.09



9

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргз йөргәнеңне әйтә белү

19.09





10

"Минем мәктәбем."

1

Мәктәп турында сөйләү

20.09



11

Сорау алмашлыклары.

1

Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргз йөргәнеңне әйтә белү

21.09



12

Контроль эш."Яңа уку елы башлана"

1

Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү.

23.09



13

Хаталар өстендә эш. Китап басу тарихына караган лексика.

1

Китап басу тарихы турында сөйләү

26.09



14

"Китапка ничә яшь?"

1

Китапны кадерләп тоту турында киңәш бирә белү

27.09



15

"Китап басу тарихы турында сөйләшәбез."

1

Китап басу тарихы турында сөйли белү

28.09



16

Исем ясагыч кушымчалар.

1

Каюм Насыйри турында сөйли белү

30.09



17

Татар телендә сүзлекләр.

1

Сүзлек төрләре турында сөйләү

03.10



18

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә белү

04.10



19

"К.Насыйри - бөек галим."

1

Каюм Насыйри турында сөйли белү

05.10



20

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

Китапханәгә йөрү, язылу, китап алу

07.10



21

"Без китапханәдә."

1

Китап укуның файдасы турында диалоглар төзи, сөйләшә белү

10.10



22

"Рәхмәт сиңа, китап!"

1

Китапханәгә йөрү, язылу, китап алу

11.10



23

"Яраткан китабым."



1

Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү

12.10



24

Иялек килеше

1

Исемнәрне иялек килешендә төрләндереп, сөйләмдә куллану

14.10



25

Иялек килешенең сөйләмдә кулланылышы.

1

Исемнәрне иялек килешендә төрләндереп, сөйләмдә куллану

17.10



26

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Көндәлеккә караш турында сөйләшү, яңа хикәя язу

18.10



27

"Көндәлеккә караш."

1

Көндәлеккә караш турында сөйләшү, яңа хикәя язу

19.10



28

"Без хикәя язабыз."

1

Хикәя язу

21.10



29

Боерык фигыль.

1

Уку-язу әсбапларын тәртипле тотарга киңәшләрбирә белү

24.10



30

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Уку-язу әсбапларын тәртипле тотарга киңәшләрбирә белү

25.10



31

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше дигән темага грамматик биремле диктант .

1

Алган белемнәрне тикшерү

26.10



32

Хаталар өстендә эш.

1

Уку-язу әсбапларын тәртипле тотарга киңәшләрбирә белү

28.10



2.Без - булышчылар -23 сәгать

33

Үтелгәннәрне кабатлау, йомгаклау дәресе.

1

Уку-язу әсбапларын тәртипле тотарга киңәшләрбирә белү

28.10



34

Өйдәге эшләр.

1

Өй хезмәте турында төзелмәләрне аңлап, урынлы куллана белү

08.11



35

Без әнигә булышабыз.

1

Өй хезмәте турында төзелмәләрне аңлап, урынлы куллана белү

09.11



36

Шарт фигыль.

1

Шарт фигыльне сөйләмдә башка формалардан аера беү

1 1.11



2 нче чирек -28 сәгать

37

Шарт фигыльнең юклык формасы.

1

Шарт фигыльне сөйләмдә башка формалардан аера беү

14.11



38

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.



1

Шарт фигыльне сөйләмдә куллану

15.11



39

Шарт фигыльнең сөйләмдә кулланылышы

1

Шарт фигыльне сөйләмдә куллану

16.11



40

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Сыйфат дәрәҗәләрен билгели белү. Сыйфатны төрле дәрәҗәләрдә урынла куллану

18.11



41

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы.

1

Сыйфат дәрәҗәләрен билгели белү. Сыйфатны төрле дәрәҗәләрдә урынла куллану

21.11



42

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.



1

Зат-сан белән төрләндерү

22.11



43

"Әхмәт нигә елады?"

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

23.11



44

Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү

25.11



45

Образга бәя бирү.

1





Образга бәя бирү

28.11



46

"3нче зат берлек сан хәзерге заман фигыль + ала" төзелмәсе.

1



Юа ала төзелмәсен аңлап куллана белү. Сорау һәм шарт фигыльле җөмләләр оештыра белү

29.11



47

Шарт фигыльле җөмләләрдә сүз тәртибе.

1

Сорау һәм шарт фигыльле җөмләләр оештыра белү

30.11



48

"Супер-малай нәрсәләр эшли ала?"

1

Сорау һәм шарт фигыльле җөмләләр оештыра белү

02.12



49

«Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсе.

1

«Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсен сөйләмдә куллана белү

05.12



50

"Без хикәя язабыз."

1

"Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсен сөйләмдә куллана белү

06.12



51

"Уллар" хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

Бәйлек сүзләрне, төзелмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү, сәхнәләштерү

07.12



52

Бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

1

Бәйлек сүзләрне, төзелмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү, сәхнәләштерү

09.12



53

"Без хикәя сөйлибез."

1

Төзелмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү, сәхнәләштерү

12.12



54

Образларга бәя бирү.

1

Образларга бәя бирергә өйрәнү.

13.12



55

Контроль эш. "Без булышчылар" (Фигыль).

1

Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү.

14.12



3.Дуслар белән күңелле - 26 сәгать

56

Хатлар өстендә эш. Кабатлау.

1

Күнегүләр эшләү

16.12



57

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе.

1

Үзеңнең дустың турында сөйли белү

19.12



58

"Минем дустым."

1

Үзеңнең дустың турында сөйли белү

20.12



59

"Минем чын дустым" темасы буенча лексика.

1

Дустың белән бергә нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү

21.12



60

"Безнең дуслык"

1

Дустың белән бергә нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү

23.12



61

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

"Дискотекага бару" темасы буенча лексик-грамматик материлны сөйләмдә куллану

09.01



62

"Дуслар дискотекада"

1

"Дискотекага бару" темасы буенча лексик-грамматик материлны сөйләмдә куллану

10.01



63

"Без хикәя язабыз."

1

Яңа хикәя язу.

11.01



64

Үтенеч һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм инде, барыйм әле төзелмәләре.

1

Барыйм әле, барыйм инде, эчәсе килә төзелмәләрен сөйләмдә куллану

13.01





65

Теләк белдерү формасы: эчәсе килә төзелмәсе.



1

Барыйм әле, барыйм инде, эчәсе килә төзелмәләрен сөйләмдә куллану

16.01



66

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

1

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен тану, аера белү

17.01



67

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен тану, аера белү

18.01



68

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

1

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен тану, аера белү

20.01



69

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен тану, аера белү

23.01



70

Рөхсәт сорау формалары.

1

Сөйләмдә рөхсәт сорау формаларын куллану

24.01



71

Рөхсәт сорау - кирәкле эш.

1

Сөйләмдә рөхсәт сорау формаларын куллану

25.01



72

"Зәңгәр яфраклар" хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

"Зәңгәр яфраклар" хикәясендәге яңа лексиканы диалогларда куллану

27.01



73

"Без хикәя сөйлибез."

1

"Зәңгәр яфраклар" хикәясендәге яңа лексиканы диалогларда куллану

30.01



74

"Катя чын дусмы?"

1

"Мактанчыклык" темасы буенча яңа сүзләр кулланып, үзара сөйләшү

31.01



75

"Без хикәя язабыз."

1

Яңа хикәя язу

01.02



76

Характер сыйфатларын ачучы сүзләр.

1

Дусларның характер сыйфатларын ачуда чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен аңлап куллану

03.02



77

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.

1

Дусларның характер сыйфатларын ачуда чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен аңлап куллану

06.02



78

Антонимнар.

1

Сөйләмдә антоним һәм синоним сүзләрне куллану

07.02



79

Туган көндә хикәясе.

1

Сөйләмдә антоним һәм синоним сүзләрне куллану

08.02



80

"Без хикәя язабыз."

1

Яңа хикәя язу

10.02



81

Теркәгечләр.

1

Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен баету

13.02



4.Туган җирем - Татарстан - 23 сәгать

82

Хаталар өстендә эш. "Туган җирем - Татарстан" темасы буенча яңа сүзләр.

1

Татарстанның дәүләт символлары турында сөйли белү

14.02



83

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Татарстанның дәүләт символлары турында сөйли белү

15.02



84

"Англиядән килгән кунаклар" тексты буенча лексик-грамматик материал.

1

Сыйфат фигыльле җөмләләрне дөрес тәрҗемә итү белү

17.02



85

"Англиядән килгән кунаклар" тексты.

1

Тема буенча укчыларның белем-күнекмәләрен тикшерү

20.02



86

Урын, вакыт, охшату-чагыштыру рәвешләре.

1

Рәвешләрне җөмләдә тану, сөйләмдә куллана белү

21.02



87

Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

22.02



88

Без хикәя сөйлибез.

1

"Тамаша залында" темасы буенча диалоглар төзү һәм сөйләшә белү

27.02



89

Без хикәя язабыз.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

27.02



90

"Татарстанда яшәүче милләтләр" темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

Татарстанда яшәүче милләтләрне, аларның туган телен әйтә белү

28.02



91

Без нинди телләрдә сөйләшәбез?

1

Тема буенча укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерү

01.03



92

Татарстан - дуслык иле.



Татарстанда яшәүче милләтләрне, аларның туган телен әйтә белү

0 3.03



93

Кемнең теле бар, шуның иле бар.

1

Сүзлекләрдән файдаланып, "Кемнең теле бар, шуның иле бар" мәкале буенча фикерләрне язмача оештыру

06.03



94

"Татарстан - туган җирем" темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

Татарстанның климаты, анда яшәгән хайваннар, үскән үсемлекләр турында сөйли белү

07.03



95

Татарстан табигате турында сөйләшәбез.

1

Сөйләмдә дәлилләр китергәндә, теркәгечләрдән киң файдалану.

07.03



96

Контроль эш."Татарстан - туган җирем" темасы.

1

Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү

10.03



97

Хаталар өстендә эш.

1



13.03



98

"Татарстан елгалары"темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

Татарстан елгалары турында сөйли белү

14.03



99

Татарстан елгалары турында сөйләшәбез.

1

Татарстан елгалары турында сөйли белү

15.03



100

Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе.

1

Кайдан кая барганыңны, күпме вакыт барганыңны, нәрсә белән барганыңны әйтә белү

17.03



101

Мин Казанга барам.

1

Кайдан кая барганыңны, күпме вакыт барганыңны, нәрсә белән барганыңны әйтә белү

29.03



102

Исем сүзтезмәләр.

1

Исем сүзтезмәләрнең төрләрен аңлап куллану

31.03



103

Г.Камал театры.



1

Театр төрләрен, театрга чакыра, спектакль кайчвн башланганын, билетлар барлыгын, юклыгын әйтә белү.

03.04



104

Без театрга барабыз.

1

Театр төрләрен, театрга чакыра, спектакль кайчвн башланганын, билетлар барлыгын, юклыгын әйтә белү. Теләгән тамашага чакыра кәгазе язу.

0 4.04





5.Табигать белән бергә - 13 сәгать

105

"Табигать" темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

Сөйләмдә "инфинитив + кирәк" төзелмәсен, боерык фигыльнең 3 нче зат берлек һәм күплек сан формаларын барлыкта һәм юклыкта куллана белү

05.04



106

Без табигатьне саклыйбыз.

1

Безнең әйләнә-тирәбез, табигатьне саклау турында сөйләм оештыра белү

07.04



107

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Кошлар исемнәрен әйтә белү

10.04



108

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

1

Кошлар турында мәгълүмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү

11.04



109

Бездә яшәүче кошлар.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

12.04



110

Колибри - иң кечкенә кош.

1

Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү

14.04



111

Сүзлек эше.

1

Кош исемнәрен әйтә белү

17.04



112

"Кыргый хайваннар" темасы буенча лексик-грамматик материал.



Җәнлек исемнәрен дөрес әйтә белү

18.04



113

Без хайваннар турында сөйләшәбез.

1

Җәнлекләр турында мәгълүмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү.

19.04



114

"Дүрт аяулы дусларыбыз" темасы буенча лексик-грамматик материал.

1

Этләрнең тышкы кыяфәте, гадәтләре, тугрылыклары турында сөйли белү

21.04



115

Минем дүрт аяклы дустым.

1

Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыра алу

24.04



116

Тугрылыклы дуслар

1

Җәнлек исемнәрен дөрес әйтә белү

25.04



117

"Заман категориясе"н кабатлау.

1

Тема буенча укучыларның белемен, күнекмәләрен тикшерү, күнегүләр эшләү

26.04



6.Сәламәт тәндә - сәламәт акыл - 13 сәгать

118

Спорт төрләре.

1

Нинди спорт төре белән шөгыльләнергә яратуыңны, нишли белүеңне, нинди спортчы булырга теләвеңне әйтә белү

28.04



119

"Инфинитив + яратам (телим)".

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

02.05



120

Мин футболчы булырга телим.

1

Нинди спортчы булырга теләвеңне әйтә белү

02.05



121

Исем фигыль.

1

Олимпия уеннарындагы спорт ярышларының төрләрен әйтә белү

03.05



122

Олимпия уеннары.

1

Нинди ярышта катнашканыңны, катнашмаганыңны әйтә белү

05.05



123

Шарт фигыль.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

08.05



124

"Еш авырыйсың килмәсә..."

1

Авыручыга киңәшләр бирә белү

10.05



125

"Тән әгъзалары".

1

Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйли белү

10.05



126

Табибта.

1

Авыручыга киңәшләр бирә белү

12.05



127

"Инфинитив (барлыкта-юклыкта) + кирәк" төзелмәсе.

1

Файдалы җиләк-җимешләр турында сөйли белү

15.05



128

Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

1

Сәламәт булыр өчен нәсә эшләргә кирәклеген әйтә белү

16.05



129

Йомгаклау контроль эше.

1

Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә белү

17.05



130

Хаталар өстендә эш.

1



19.05



7.Светофор - минем дустым - 6 + 4 (кабатлау)

131

Юл кагыйдәләре.

1

Светофор төсләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү

22.05



132

Юл кагыйдәләре турында сөйләшәбез.

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

23.05



133

Юл кагыйдәләре турында сөйләшәбез.

1

Светофор төсләрен, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү

24.05



134

Светофор - минем дустым.

1

Юлда ничек сак булу турында сөйли белү

25.05



135

Юлда сак бул!

1

Җәяүлегә киңәшләр бирә белү

26.05





136

Җәяүлегә киңәшләр.

1

Җәяүлегә киңәшләр бирә белү

27.05



137

Ел буе үткәннәрне кабатлау

1

Үткәннәрне кабатлау

29.05



138

Юл кагыйдәләрен кабатлау.

1

Юлда сак булу турында.

29.05



139

Кабатлау

1

</<font face="Times New Roman, serif">Җәйге ял турында.

30.05



140

Йомгаклау дәресе

1

Җәйгә биремнәр.

31.05







6 нчы сыйныфта йомгаклауконтроль эше һәм агымдагы өлгерешне тикшерү өчен методик материаллар.



Контроль эш №1

Яңа уку елы башлана



1. Җәяләрне ачып, сүзләрне тәрҗемә итеп языгыз.

яхшы (совет), кызыклы (наука), (толковый) сүзлек, билгеле (историк, ученый), кагыйдәләрне (вспоминает), теләсә кая (не бросает), (своевременно) эшли, (в клетку) дәфтәр

2. Нокталар урынына зат алмашлыкларын кирәкле килешләрдә куеп

языгыз.

  1. ... укыйсым килә.

  2. ... директор чакырды.

  3. ...укырга өйрәт.

  4. ...китап кирәк.

3. Тиешле кушымчалар куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

  1. Ренат... мөстәкыйль эше... хаталар күп түгел.

  2. Без Җәвад Тәрҗеманов... «Якын дус» шигыре... ятладык.

  3. Укытучы апа көндәлегем... бишле куйды.

  4. Дустым белән футбол секциясе... йөрибез.

  5. Мәктәп китапханәсе... кызыклы китап алдым.

Татар теле дәресендә, математикада, физкультура дәресләрендә нишлисез? Җавапларны хәзерге заман хикәя фигыль формасын кулланып языгыз.

  1. Как скажете, если:



  • вы учитесь в 6 классе

  • у вас сегодня 6 уроков

  • вам нужны тетради в клетку, а не в линейку

  • её тетради очень чистые

  • уроки начинаются в половине 9-го

  • у вас нет времени

  • вы любите читать книги о животных

  • вы потеряли толковый словарь

  1. Попроси у соседа по парте:

- цветные карандаши

- тетрадь в линейку

- татарско-русский словарь

- стёрку



7. Спросите у друга:

- чья эта книга

- сколько стоит эта книга

- нужна ли ему эта книга

- нет ли у них дома книги о Казани

- о чем это стихотворение

- есть ли у них татарско-русский словарь

- где находится городская библиотека

- на сколько дней дают книгу

8. Выразите желание:

- стать переводчиком

- записаться на баскетбол

- получить пятёрку по татарскому языку

- больше узнать о Каюме Насыйри

- купить новый русско-татарский словарь

9. Посоветуйте другу:

- беречь книги

- домашнее задание записывать в дневник

- больше читать

- выучить правила

- не опаздывать на урок



10. Похвали соседа по парте за то, что он:

- опрятный

- отзывчивый

- на уроках хорошо отвечает

- своевременно заполняет дневник

- дневник у него чистый



11. Әйткк, сез китапханәгә язылырга килдегез. Төшеп калган репликаларны өстәп, диалогны языгыз.

  • ... ?

  • Рәхим итегез.

  • .., ?

  • Әлбәттә, мөмкин. ... ?

  • Романов Олег.

  • ... ?

  • 6 нчы сыйныфта.

  • Адресың ничек?

  • Нинди китап кирәк?



12. Сезнең сыйныфка яңа укучы килгән. Схема буенча диалог төзеп

языгыз.

  • приветствие, представление, вопрос

  • ответ

  • вопрос

  • ответ

  • предложение

  • согласие

13. Как бы вы ответила на вопрос: «Яхшы уку өчен нишләргә кирәк?».



Контроль эш №2

Без - булышчылар

1. Сез тагын нинди кереш сүзләр беләсез? Дәвам итегез.

Минемчә,...



2. Өйдә кем нәрсә эшләргә ярата? Дәвам итегез.

  1. Мин ....

  1. Сеңлем (энем)... .

  2. Әни....

  3. Әти....

  4. Абый (апа)... .

  5. Бергә....

8. Попросите сестру (брата) помочь вам:

- решить задачу

- перевести рассказ

- нести тяжелую сумку

- выбрать красивое платье

- накрыть стол



4. Поблагодари сестру или брата за то, что помогли:

- решить задачу

- перевести рассказ

- нести тяжелую сумку

5. Как скажете, если научились:

- варить суп

- пришивать пуговицу

- шить платье

-- играть на баяне ~ играть на скрипке - играть в шахматы



6. Җавапларны куеп языгыз.

1. - Рома, синең әтиең кем булып эшли?

-...... .

Ә ул кайда эшли?

-.....



2. Әйтик, дустыгыз сезне урамга чакыра. Төшеп калган репликаларны куеп языгыз.

- ... ?

  • Юк, мин сәгать 6 га кадәр буш түгел.

  • ......?

  • -.......

  1. Бу эшләрне сез кайчан эшлисез? Җавабыгызда -гач/ -гәч,-кач/-кәч формасын кулланыгыз.

Кичке аш ашыйм, дәрес әзерлим, спорт түгәрәгенә барам, сеңлем(энем) белән уйныйм, әнигә булышам, компьютерда уйныйм.

8. Если некоторые из вышеприведенных действий вы выполняете вместе с кем-либо, как изменятся ваши ответы?

9. Сообщите о том, что:



- однажды мама Ахмета заболела

- ей захотелось попить холодной воды

- на улице очень жарко

- Ахмет принес воду из колодца, а не из родника

10. Покритикуйте Ахмета за то, что:

- мама Ахмета рано встает, вкусно готовит, одна ходит за водой

- он долго играет на улице, а маме не помогает

- долго спит

- не уважает старших

- солгал маме

11. Маме тяжело делать всё по хозяйству одной. Прав ли Ахмет, не

желая ей помогать? Расскажите ему, каким должен быть воспитан-

ный мальчик.



Контроль эш №3

Туган җирем - Татарстан



1. Түбәндәге сүзләрнең антонимнарын тап.

бай - ... салкын-...

зур - ... биек - ...

калын - ... усал - ...

күп - ... кыш - ...

2. Җөмләләрдәге хаталарны төзәт.

  1. Татарстан флагында ак, зәңгәр, кызыл төсләр бар.

  2. Татарстан гербында ак бүре рәсеме бар. З.Барс - көчле, җитез җанвар.

3. Предложи другу почитать книгу о Татарстане. Скажи о том, что он

из этой книги узнает много интересного о природе Татарстана.

Спроси у друга:

  • какие животные обитают в Татарстане

  • какие реки протекают через Татарстан

4. Что ты скажешь в следующих ситуациях?

1. Ты собираешься на Сабантуй. Твоя подруга не хочет идти. Убе-

ди ее, что на празднике будет весело.

2. Предложи другу спеть песню на татарском языке.

3. Из Турции приехали гости. Они не знают, что это за праздник.

Объясни им.



5. Предложите другу:

  • поехать в Казань в аквапарк

  • посмотреть башню Сююмбике

  • прочитать стихи Габдуллы Тукая

  • спеть песню на татарком языке

6. Попросите маму привезти с поездки:

  • красивые открытки

  • цветастую футболку

  • мягкую игрушку



7. Күпнокта урынына сораулар куй.

  • ...?

  • Без Татарстанда яшибез.

  • ...?

- Татарстанда татарлар, руслар, башкортлар һәм башка милләт кешеләре яши.

- ...?



  • Алар дус һәм тату яшиләр.

  • ...?

  • Без татар телен һәм рус телен өйрәнәбез.

8. Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча спектакль булачак. Афиша языгыз.











6нчы сыйныфның рус төркеме өчен

татар теленнән йомгаклау контроль эше биремнәре

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл



1. Сүзләрне тәрҗемә итегез.

беречь здоровье, интересное увлечение, спортивный кружок, плохая привычка, полезный совет, заниматься спортом

Сәламәт булу өчен,

2. Сәламәт яшәү кагыйдәләрен дәвам ит.

КТП по татарскому языку для 6 класса (русская группа)



3. Нокталар урынына кирәкле кереш сүзләрне куеп языгыз.

  1. ... , дару үләннәре кеше өчен бик файдалы.

  2. ... , без аларны җыя белмибез.

  3. Көндәлек режимны, ... , һәр кеше төгәл (точно) үтәргә тиеш.

  4. ..., аның әһәмияте бик зур.



4. Как скажете, если:

- по вторникам, средам и субботам вы ходите в спортивный кружок

  • танцами занимаетесь 5 лет

  • в свободное время вы с папой играете в шахматы

  • часто болеете

  • у вас сильно болит горло



5. Вы хотите узнать:

  • какие кружки есть в вашей школе

  • какой вид спорта ему (ей) нравится

  • что у вашего друга болит

  • больше о спортсменах

  • кто занял первое место по волейболу

6. Порекомендуйте другу:

  • записаться на плавание

  • по утрам делать зарядку

  • чаще бывать на свежем воздухе



7. Выразите сожаление о том, что:

  • не умеете плавать

  • не умеете играть в шахматы

  • плохо катаетесь на коньках

8. Төшеп калган репликаларны өстәп языгыз.

  • ... ?

  • Кызым, хәлем юк, башым әйләнә.

  • Рәхмәт, кызым.

  • Хәзер кан басымын үлчибез.

  1. Әйтик, сез авырмыйсыз, ә дустыгыз еш авырый. Дустыгызны

    көндәлек режимыгыз белән таныштырыгыз.

Грамматик биремле диктант

Тыңлагыз. Тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

1. Минем дәфтәр..., кита(п)... бар.« 2. Синең сумка... яңамы?

3. Синең сумка... китап бармы?4. Сумка... китап алдыңмы?

3. Грамматик биремле диктант.

Исемнәрдә күплек сан кушымчаларын билгеләгез.

бәйрәм, кунаклар, сорау, җаваплар, милләт, халыклар, шәһәрләр, урамнар, тел, чувашлар, марилар, руслар



Чыганак: Р.З.Хәйдәрова. «Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы", Яр Чаллы, 2014.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

6 нчы сыйныф.





Эш төрләре

6нчы сыйныф

1.

Тыңлап аңлау

0,8-0,9 минут

2.

Диалогик сөйләм

6-7 реплика

3.

Монологик сөйләм

8-10 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

5.

Уку

60-70 сүз

6.

Язу





Сүзлек диктанты

10-15 сүз



Сочинение

7-8 җөмлә



Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.



Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистик фәнекоординатив типтагы (ана телендә, өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралаша), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Безнең социолингвистик ситуациядә программа авторлары татар теленә өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында "аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә" төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга "4", "5"ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга "3", "2"ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса - "3"ле, 0,8-0,9 булса - "4"ле, 0,9 - 1 булса - "5"ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р, кайда Ку - үзләштерү коэффициенты, а - дөрес үтәлгән биремнәр саны, р - барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5= 75 %. Ул "4"ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул "4"ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.



Уку еллыгында үткәрелгән контроль эшләренең бәяләү нормалары.

Тыңлап аңлау

- Аралашуда катнашучыларның сөйләмен тыңлап аңлау һәм үз фикереңне аңлаешлы белдерә алу;

- өч минутлык текстны тыңлап, аның төп яки тулы эчтәлеген татарча яки русча хәбәр итә белү.

Диалогик сөйләм

  • Төрле төзелешле сорау һәм җавап репликаларын кулланып, бирелгән темага сөйләшү үткәрү(һәр укучының репликалар саны 3-4 тән ким булмаска тиеш);

  • сөйләшү барышында үз фикереңне дәлилли, исбатлый белү һәм әңгәмәдәшкә ачыклаучы сораулар бирә алу.

Монологик сөйләм

  • Бирелгән темага монологик текст төзеп сөйләү(җөмләләр саны 5тән ким булмаска тиеш);

  • өстәмә чыганаклардан файдаланып, сәяси-иҗтимагый, фәнни-мәдәни яңалыклар турында хәбәр итү;

  • укылган текстның эчтәлеген сөйли белү;

  • шигырьләрне яттан сөйләү.

Уку

  • Тулы мәгълүматны алу өчен, текстны эчтән уку һәм сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итү;

  • текст белән танышып яки карап чыгып, төп мәгълүматнысөйли белү;

  • контекстка нигезләнеп, фразеологик берәмлекләрнең мәгънәләрен аңлата алу.

Язу

  • Актив лексик минимумның сүзләрен дөрес яза белү;

  • укылган(тыңланылган)текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү;

  • аралашу ситуациясе буенча бәйләнешле текст төзеп язу;

  • аралашу тәгъбирләрен кулланып хат язу.





Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү.

Диктант яздыру өчен,төрле характердагы материал (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта , лексикасы, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага яза һәм аңлата. Диктантны яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч , аны тикшереп чыгу өчен балаларга мөмкинлек бирергә тиеш.

Язма эшләрне тикшергәндә , укытучы аларның эчтәлеген бәяли, орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса , укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга һәм дәрестә аңа махсус тукталырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес , ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса , бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Язма контроль эшләр өчен барлык укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, бары тик уңай билгеләренә генә сыйныф журналына куярга мөмкин.





Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә "5"ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган , әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5орфографик хатасы булган эшкә "3"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булганэшкә "2"ле куела.



Диктантның күләме һәм аны бәяләү



Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка "5"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик,2-3 пунктуацион хатасы булган диктанка "4"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 4-6 орфографик, 6 пунктуаицон хатасы булган диктанка "3"ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуаицон хатасы булган диктантка "2"ле куела.



Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны



Эш төрләре



Сыйныф

Сүзлек диктанты



Диктант

VI

4





Сочинение

Бәяләү



Эзлекле язылган,эчтәлек тулысынча ачылган;

1 орфографик ,

1 пунктацион, 2 грамматик

хата

"Дүрте"

Тема эзлекле язылган,ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы,2-3 орфографик ,

2-3 пунктацион хата

"Өчле"

Тема өлешчә эзлекле язылган,ләкин эчтәлек тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик ,4-5 пунктацион(грамматик) хата

"Икеле"

Тема өлешчә эзлекле язылмаган һәм эчтәлек ачылмаган,6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктацион һәм грамматик хата



Рус телле баларның белем күнекмәләрен тикшерү өчен ситуатив биремнәр дә кулланырга була. Мондый күнегүләрдә сөйләм бурычлары төрле була. Укучыларның фикерләү һәм сөйләм дәрәҗәсен контрольгә алуда иҗади характердагы эшләрне куллану уңышлы. Аларга программадагы төрле темалар буенча сочинениеләр,укучыларның үзләренең кечкенә хикәяләр төзеп язуларын,газета-журналларга репортаж әзерләүләрен кертә алабыз("Мәгариф",2015 журналыннан)

Укуны бәяләү

Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:



Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.



1.



Тәкъдим ителгән текстның эчтэлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда

"5"ле билгесе куела.

2.





Тәкъдим ителгән текстның эчтэлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда

"4"ле билгесе куела.

3.

Тәкъдим ителгән текстның эчтэлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда

"3"ле билгесе куела.

4.

Тәкъдим ителгән текстның эчтэлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда

"2"ле билгесе куела.





Татар теленнән календарь -тематик планга аннотация

6 нчы сыйныф (рус төркеме)

Планның исеме: 6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы.

Планны төзүче: Мингалимова Хәлимә Хәниф кызы.



УМК: Укыту программасы гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфына адреслана. Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы"на, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.), 6 нчы сыйныф өчен Р.З.Хәйдарова тарафыннан эшләнгән (Казан: "Татармультфильм", 2014.) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләргә, 2016 - 2017 нче уку елына мәктәпнең укыту планына.

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова "Татар теле, 6 нчы сыйныф".- Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2014 ел.

Программаны үтәү вакыты: 2016 - 2017 уку елы



Сәгать саны: Атнага 4 сәгать - барлыгы 140 сәгать.



Контроль төре:

  1. Өй эшләрен даими тикшереп бару

  2. Укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен булдыру һәм аны башкаруны контрольдә тоту.

  3. Темалар буенча тест биремнәрен башкару

  4. Чирек ахырында һәм сыйныфара аттестация биремнәрен үтәү.



Эш программасының структурасы:

  1. Титул бит

  2. Аңлатма язуы

  3. Календарь тематик бүленеш.

  4. 6 нчы сыйныфта татар теленнән йомгаклау язма эшен һәм агымдагы өлгерешне тикшерү өчен язма эш материаллары һәм якынча бәяләү нормалары.

Укыту программасының эчтәлеге буенча эшләнелгән эшнең нәтиҗәләр ясау бите



Укытучылар утырышының протокол

реквизиты (дата, №)

Боерыклар реквизиты (дата, №)

Үзгәрешләр яки кертелгән

тулыландыру







































37



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал