7


Э хэрефе бездэ кунакта

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Ә" хәрефе бездә кунакта.

Максат: - укучыларның "ә" хәрефе кергән сүзләрне сөйләм телендә (аерым сүзләрдә, җөмләләрдә) куллана, хәрефне ишетеп таный һәм аны дөрес укый һәм яза белүләренә ирешү;

-тел байлыгын , сөйләм телен үстерү;

-туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлау: "ә" хәрефе кергән һәм төшереп калдырылган сүзләр язылган карточкалар,"ә" хәрефе кергән сүзләр белән җөмләләр төзү өчен рәсемнәр, презентация

Тип: дәрес- презентация

Дәреснең барышы

  1. Уңыш ситуациясе тудыру. (слайд 1 )

Укытучы: - Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек, Тукай телен,

анам телен өйрәнергә дип килдек.

Мин Фәридә Рәшит кызы булам. Бүген сездә туган тел дәресен мин алып барам.

Ә хәзер бер - беребезгә карап елмаю бүләк итик һәм эшебезне башлап җибәрик.

II. Уку мәсьәләсен кую. Ситуация тудыру.

-Бүген безгә татар алфавитындагы бер хәреф кунакка килде. Ә нинди хәреф икәнен белер өчен табышмак чишәргә кирәк.

Табышмак : Башы тарак, койрыгы урак,

Сызгыртып быргысын,уята барысын. Әтәч. (слайд 2)

-ӘӘӘӘӘӘ-Әтәч! Нинди хәрефтән башлана?

-Әтәч сүзендә "Ә" авазын кайда ишетәбез? ( башта, уртада)

Әйдәгез эле, тагын бер мәртәбә искә төшереп китик. "Ә" хәрефе ничек әйтелә? "Ә" хәрефе турында нәрсәләр беләсез? (слайд 3 )

-"Ә" хәрефен әйткәндә ияк асты төшә. (Балалар барысы бергә "Ә" хәрефен кычкырып әйтәләр. Укытучы балаларны "Ә" хәрефе белән таныштыра һәм сүзен дәвам итә.)

-"Ә" авазы - сузык, нечкә сузык.Ни өчен һәр авазның баш һәм юл хәрефе була? Алар нигә кирәк?

-Матур язу. Ә,ә хәрефләрен язу.(дөрес утыру кагыйдәләре, ә хәрефен язып күрсәтү)

-Ял итү. Бармак уеннары.

Бу бармак - бабай, бу бармак- әби.

Бу бармак- әти, бу бармак - әни.

Бу бармак - нәни бәби, анын исеме - чәнти.

III. Уку мәсьәләсен чишү.Практик күнегүләр..

-"Ә " хәрефе бер тартмага тутырып сүзләр алып килгән. Хәзер ул сезгә шул сүзләрне кертеп сораулар бирер. Ә сез аларга җавап бирерсез һәм кайсы сүзләрдә "ә" хәрефе булуын әйтерсез.

-"Ә" хәрефе. Класста нәрсәләр бар?

(Класста такта, өстәл,тәрәзәләр, урындыклар бар.)

-"Ә" хәрефе. Хәзер нинди дәрес?

Хәзер татар теле дәресе (хәзер, дәрес сүзләрендә "ә" хәрефе булуы әйтелә)

-"Ә" хәрефе. Укучылар мәктәптә нишлиләр?

-Укучылар мәктәптә укыйлар, язалар, рәсем ясыйлар.

-Хәзер "ә" хәрефенә сораулар бирегез. (слайд 4)

-Укытучы нишли?

"Ә" хәрефе. Укытучы дәфтәрләр тарата.

Укытучы. Тартмада тагын нинди сүзләр бар икән?(слайд 5)

-"Ә " хәрефе. ( каләм , бәйли, тегә, гаилә)

-Балалар "ә" хәрефе кергән сүзләр белән җөмлә төзеп әйтегез әле.

(җөмлә төзү өчен вакыт бирелә.Мәсәлән, минем пеналда бер каләм бар. Дәү әни оекбаш бәйли. Минем гаиләдә әни, әти, әби һәм мин үзем бар.)

Шигырь ятлау. Әткәй,әнкәй, мин, апай, (слайд 6)

әби, бабай һәм бер песи,

безнең барысы җидәү.

Безнең песи җиденчесе. Г.Тукай.

(слайд 7) -Укучылар, ә хәзер "Ә" хәрефе сезгә рәсемнәр алып килгән. Сез шул рәсемнәргә карап бер- берегезгә сораулар бирерсез, аларга җавап бирерсез. Аннары кайсы сүздә "ә" хәрефе бар билгеләрсез.

Сораулар һәм җаваплар.

-Дәү әти чәйне нәрсә белән эчә? -Дәү әти чәйне шикәр белән эчә.

-Әни ипине нәрсә белән кисә? -Әни ипине пычак белән кисә.

-Өстәлдә ничә тәлинкә бар? -Өстәлдә дүрт тәлинкә бар.

-"Ә" хәрефе безгә "Йөзек салыш" уены алып килгән.. "Ә" хәрефе барыгызга да йөзек салып чыгар. Йөзек чыккан укучыга рәсемдәге мәче турында җөмләләр төзеп сөйләргә.

(тактага мәче рәсеме куела) ( слайд 8)

"Ә" хәрефе (йөзек чыкканнан сон)

-Йөзек кемдә сикереп чык!

(Йөзек чыккан укучы рәсемгә карап җөмләләр төзи.

Минем мәчем бар. Анын исеме Мияубикә. Ул бик матур, акыллы песи. Мин аны яратам. )

  • Ә хәзер әйдәгез мәчене иркәләп алыйк эле.

  • Песи, песи, базга төшмә, май ашама, сөт эчмә.

  • Песи- песи- песи- прәс!

Укытучы. "Ә" хәрефе алып килгән тартмада хәрефләре төшеп калган сүзләр дә бар икән. Әйдәгез эле "ә" хәрефенә ярдәм итик.

(ч.йнек, күлм.к, ч.й, б.леш, .кият, Л.й с.н,) ( слайд 9)

(балалар сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне куеп сүзләрне язалар.)

Укытучы. Ә хәзер санамыш өйрәнербез. (слайд 10)

Бер чиләк, ике чиләк,

Өч чиләк, дүрт чиләк

Биш чиләк, алты чиләк,

Җиде чиләк, сигез чиләк,

Тугыз чиләк, кызыл җиләк.

Укытучы. Ә хәзер "Очты- очты" уены уйнап алабыз.

Очты- очты, кошлар очты.

Очты- очты песнәкләр очты.

Очты- очты каләмнәр очты.

  • Кайсы сүзләрдә "ә" хәрефе бар?

Мәкальләр. ( слайд 11)

Эш беткәч , уйнарга ярый.

(Укучылар санамыш, мәкаль , табышмаклар да "ә" хәрефе кергән сүзләрне табалар)

"Сораулы алмалар" уены. (слайд 12)

Укытучы. Карагыз әле, балалар,"ә" хәрефе безгә нинди матур алмалар алып килгән. Әмма алар гади түгел, сораулы алмалар. Кайсыгыз сораулы алмаларны алырга тели?

(Теләүчеләр сораулы алмаларны алып сорауларга җавап бирәләр. Кайсы сүздә"ә" хәрефе бар икәнен әйтәләр)

Өстәлдә ничә дәфтәр бар?

Әминә нәрсә белән яза?

Әни нишли?

Дәү әни нәрсә тегә?

Укытучы. Ә хәзер,әйдәгез, "ә" хәрефенә " кибеттә" уены уйнап күрсәтәбез.

( балалар үз теләкләре белән такта янына чыгып, кибетче һәм сатып алучы булып, ипи,с өт, май, ит сатып алгандагыча сөйләшеп күрсәтәләр.)

IV. Рефлексия. Укытучы. Дәрес сезгә ошадымы? Нәрсә ошады? Ярый, сез "Ә" хәрефен бик тырышып, әйбәт өйрәнгәнсез икән. Әйдәгез, хәзер "ә" хәрефе хөрмәтенә бер җыр җырлап алыйк эле. ("Кәрия- Зәкәрия" җыры башкарыла, җырдагы "ә" хәрефенә сүзләр әйттерелә)

Бу бик яхшы укучы, бу бик яхшы укучы,
Аның укуы яхшы аннан үрнәк алыгыз.

Кәрия - Зәкәрия комая

( слайд 13) Укытучы. -Эйе, балалар. Бик дәрес әйттегез. Хәзер инде "Ә" хәрефенә безнен дәрескә килгән өчен нәрсә әйтәбез?

Афәрин. Сез бик тырыш икәнсез. Бик күп беләсез . Рәхмәт сезгә."Ә" хәрефе сезгә бүләк итеп "Әллүки" журналы калдыра.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал