7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие,, Туган телем - иркәгөлем ' (4 класс)

Вне классное мероприятие,, Туган телем - иркәгөлем ' (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Туган телем - иркә гөлем .

1 ук. Хәерле көн димен барчагызга ,

Кояшлы көн телим гөлләргә ,

Сөйкемлелек телим һәммәгезгә ,

Һәм батырлык телим Сезләргә !

2 ук. Кадерле укытучылар , ата - аналар !Бүген без сезнең игътибарыгызга,,Туган телем - иркә гөлем ,, дигән кичәбезне тәкъдим итәбез .

1ук . Все мы общаемся и для общения используем тот или иной язык. Кто-то знает их больше, кто-то меньше, важно, что родным языком все равно остается всего один. Согласно решению конференции ЮНЕСКО, в ноябре 1999 года в рамках обеспечения разнообразия и многоязычия с 2000 года начато празднования Международного дня родного языка.

2 ук. 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне! Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

1ук .Один из постулатов древности гласит ,,Врата мудрости никогда бывают закрытыми ,, изучая родной язык , вам , возможно , удастся чуть пошире распахнуть эту таинственную дверь мудрости .

2ук . "Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел",- дигән С.Максуди. Күңелдә бер өмет яши: үз туган телендә нәфис сүз сөйлә-гән, җыр җырлаган шигьри җанлы бала, һичшиксез, күңеле- нечкә, тойгылары-җылы, ә үзе табигать матурлыгын һәм кешеләрдәге гүзәл сыйфатларны күрә-аңлый белүче бай рухлы шәхес булып үсеп җитәр.

2 ук.Татар халкы элек -электән үк җырга ,моңга гына түгел , биюгә бик оста халык булган.

1 ук.Биюченең итәкләре

Бии, бии кыскара ,

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии- бии остара .

1 ук .Иң җылы хисләр , иң матур сүзләр шушы татар җыры аша күңе-лебезгә тизрәк үтеп керә .

җыр ,, Җәйге яңгыр ,,

2 ук . Әле күп укымасак та ,

Туган телне җырлыйбыз .

Бу Тукай абый бүләге ,

Иң гүзәл бер җыр дибез .

җыр,,Мин үсәм ,,

1ук.Наш родной язык как хлебосольный хозяин радушно распахивает двери перед языками других национальностей , обогащаясь в свою очередь словами и выражениями. Ничто на свете не связано с человеком так прочно как язык. Нет на свете лучше средства общения. Чем лучше ты владеешь родным языком, а также другими языками, тем больше у тебя права называться человеком.

2 ук.Һәр халыкның туган теле-аның мәдәнияте,тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы,матурлыгы,аһәңлелеге өчен барыбызга да ар-мый-талмый көрәшергә,эшләргә кирәк.

курайда татар халык көйләре башкару

1 ук . Әй, кояшкай ,зәп- зәңгәр күк ,

Безгә карап көләсеңме ?

Сайрар кошлар , саф чишмәләр ,

Безнең җырны ишетәсезме .

җыр,,Елмай ,,

2 ук. Халкым теле миңа- халык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

1 ук. И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

2 ук . Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

1 ук.Мин татармын... Әйе, миңа җиңел түгел,

Бары үзем беләм хәлемне.

Тик мин әле Болгарымнан башка

Ырынбур биргән Җәлилле.

шигырь

2 ук. Татар җыры , татар биюе

Алып килә халык хәтрен ,

Я, оялчан , инсаф , ягымлы ул ,

Үзе салмак , үзе әкерен .

бию

1ук . Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел .

Туган телем , туган җирем ,

Тыныч , имин булсын гел .

2 ук. Идел ярларына нурлар сибеп

Матурт булып ата бездә таң .

Таң шикелле якты Туган илем ,

Бәхет биргән җирем Татарстан .

җыр,,Мин яратам сине Татарстан ,,



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал