7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие по татарскому языку 'Зирәкләр һәм тапкырлар' (8 класс)

Вне классное мероприятие по татарскому языку 'Зирәкләр һәм тапкырлар' (8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгы

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе















Тапкырлар hәм зирәкләр бәйгесе


Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

I квалификацион категорияле татар теле hәм әдәбияты

укытучысы Ихсанова Гөлнара Фәрит кызының

"Ел укытучысы" бәйгесендә үткәрелгән

класстан тыш чарасы















Бөгелмә

12нче февраль, 2013нче ел

Максатлар: 1) укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен үстерү;

2) укучыларның монологик-диалогик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру;

3) укучыларның татарча аралашуга омтылыш , туган илебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиhазлау: компьютер, мультимедиа, рәсемнәр, эмблемалар, музыка, костюмнар


Бәйге барышы:


Алып баручы. Слайд №1

Без бәхетле, шат балалар,

Без кайгыны белмибез.

Эх, ямьле соң, күңелле соң

Безнең туган илебез. (Хәй Вахит)

Туган җир һәркем өчен кадерле, изге. Безнең туган җиребез - Татарстан. Аның салкын сулы чишмәләре, киң болыннары, иген кырлары, саф һавасы, шифалы яңгыры һәрберебезгә рәхәтлек бирә, чөнки сез бу җирдә тугансыз, яшисез, укыйсыз. Мәктәпне тәмамлагач, кайда яшәсәгез дә, укысагыз да, туган шәһәрегезне, туган җирегезне онытмассыз, сагынып кайтырсыз.

Ә сез туган ягыгызны ни дәрәҗәдә белүегезне бүгенге "Зирәкләр hәм Тапкырлар" бәйгесендә күрсәтерсез.

Шуның өчен без хөрмәтле жюри әгъзаларын чакырабыз. (жюри әгъзалары белән таныштыру) Слайд №2

Хөрмәтле жюриебыз!

Телибез сезнең бүген

Командаларны тигез күрүне,

Тырышканны белүне.

Очколарны дөрес санагыз,

Җиңүчене гадел сайлагыз!

Бәйгедә 2 команда катнашачак. Әйдәгез, аларны каршылыйк.

Бүген була очрашу,

Күңелле көч сынашу.

"Дуслык" hәм "Ялкын"

Үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша!

Хөрмәтле катнашучылар, сезгә сүз бирелә.


1нче тур. "Таныш булыйк!" Слайд №3


"Дуслык" командасы. Слайд №4

Девиз: Дуслык - безнең җиңү теләге.

Бергә: "Ялкын"лыларга дусларча кайнар сәлам!

Телик бер-беребезгә без,

Сәламәтлек hәм уңыш!

Кайсыбыз җиңеп чыкса да,

Бетмәсен безнең дуслык! Слайд №5-6-7


"Ялкын" командасы. Слайд №8

Девиз: Ялкындай янып яшәргә, җиңәргә - бирешмәскә!

Бергә: "Дуслык" командасына ялкынлы кайнар сәлам!

"Ялкын"дай янып яшәгез,

Көч сынашыйк без бүген.

Үскәч тә искә алыйк без

Бүгенге уйнау көнен! Слайд №9-10-11

(Һәр команданың уенчысы үзе турында сөйли, шул вакытта экранда уенчы турында мәгълүмат бирелеп бара)


2нче тур. "Бу өзекләр кайсы әсәрдән?" Слайд №12


Алып баручы. Шагыйрьләр, язучылар иҗатында да мөһим урынны туган ил темасы алып тора. Г.Бәширов, Г.Ибраһимов, Ә.Фәйзи һәм башка күп кенә күренекле язучылар тарафыннан бу теманы яктырткан бихисап әсәрләр күпләргә таныш. Укучылар, әйдәгез без дә туган ил турында укылган әсәрләрне искә төшереп китик. Мин һәр командага әсәрләрдән өзекләр укырмын, ә сез бу әсәрләрнең исемен һәм авторын әйтерсез. Тулы җавапка 2 балл бирелер.

1."Дуслык" командасына. Слайд №13

"Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен "тавыклары җырлай" диләр.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,

Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем." (Г.Тукай "Шүрәле" әкияте)

2. "Ялкын" командасына. Слайд №14

"И авыл, син мең шәһәрдән

Мең кабат ямьле вә хуш;

Бер кеше юк бер урамда,

Нинди тын һәм нинди буш!" (Сәгыйть Рәмиев "Авыл" шигыре)

3."Дуслык" командасына. Слайд №15

"Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле якты туган илем,

Бәхет биргән җирем - Татарстан.

Кая гына китеп,

Кайларга бармадым,

Сагынып кайттым Иделем таңнарын." (Гөлшат Зәйнәшева "Туган җирем Татарстан" шигыре) (Трэк №25, 8 класс)

4."Ялкын" командасына. Слайд №16

"Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәсәм дә, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.

Сагындым, бик сагындым сине, туган илем!.." (Гадел Кутуй "Сагыну" нәсере)


3нче тур. "Кем тизрәк?" Слайд №17

Алып баручы. Әйдәгез, Татарстан буенча сәяхәт итеп алыйк. Татарстанның тарихи һәм истәлекле урыннарын кайсы команда тизрәк әйтер, көч сынашып алыйк. Бу урыннарга кыскача мәгълүмат та биреп китәрсез. Белемнәрегез 1 балл белән бәяләнер. Слайд №18-25

  • Казанның тимер юл вокзалы

  • "Шайтан каласы" (Ак мәчет)

  • Сөембикә манарасы

  • Кол Шәриф мәчете

  • Казан Кремле

  • Бауман урамы

  • Спас манарасы

  • Благовещение соборы


4нче тур. "Зирәкләр ярышы" Слайд №26

Алып баручы. Хөрмәтле командалар! Бирелгән сүздә иҗекләр урыннарын алыштырганнар. Бу нинди сүз, табыгыз. (кыйльмөстәлек - мөстәкыйльлек). Шушы сүздә булган хәрефләрдән генә яңа сүзләр төзегез. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. (һәр команда 1әр сүз әйтә, сүзләре беткән команда җиңелә) Белемнәрегез 1 балл белән бәяләнер. Слайд №27-28


5нче тур. "Капитаннар ярышы" Слайд №29

Алып баручы. Ә хәзер без соңгы конкурска күчәбез. Ул - блиц-конкурс. Бу конкурста капитаннар катнашачак. Капитаннар, алга! Белемнәрегез 1 балл белән бәяләнер.

Һәр капитанга 8әр сорау бирелә.

"Дуслык" командасының капитаны.

  1. Татарстанның иң зур байлыгы нәрсә?

  2. Татарстанның иң зур шәhәре нинди?

  3. Татарстанның флагында нинди төсләр бар?

  4. Сәгатьләр Татарстанның кайсы шәhәрендә җитештерелә?

  5. 30 августта нинди бәйрәм була?

  6. Татарстанда дәүләт телләре нинди телләр?

  7. Татарстан Республикасының хәзерге президенты кем?

  8. Республикабызның кайсы шәhәре балык исемен йөртә?

"Ялкын" командасының капитаны.

  1. Татарстанның халкы ничә миллион?

  2. Татарстанның башкаласы нинди шәhәр?

  3. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

  4. "Туган тел" шигыренең авторы кем?

  5. Яр Чаллы шәhәрендә нинди зур завод бар?

  6. Эстрада йолдызы Алсуның туган шәhәре нинди?

  7. Безнең республикада нинди йөк автомобиле җитештерелә?

  8. Татарстан Республикасының беренче президенты кем?


Алып баручы. Соңгы конкурс тәмамланды. Хәзер хөрмәтле жюри балларын саный, ә без бераз ял итик. Музыкаль тәнәфес. Слайд №30


Алып баручы.

Командалар ярышы

Калдыра безне хәйран.

Тик, кадерле укучылар,

Шушы җирдә туктатабыз уенны.

Жюри әйтер: кем алды

Иң беренче урынны? Слайд №31

Нәтиҗәләр билгеле, җиңүчеләр дә билгеле. Кичәбез дә ахырына якынлашты. Бүген без командаларыбызның Татарстан Республикасы турында белемнәрен тикшердек. Барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Киләчәктә дә аларның белемнәре ныграк булыр дип өметләнәбез. Ә бүгенгә без сезнең белән саубулашабыз. Уңышлар сезгә!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал