7


  • Учителю
  • Презентация проектной работы Тукай җыр сөйгәнме? ФГОС ОО

Презентация проектной работы Тукай җыр сөйгәнме? ФГОС ОО

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘЛМӘТ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

"20 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ"

















ТУКАЙ - ҖЫР СӨЮЧЕ





















Башкарды :

4 А сыйныфы укучысы Мөхәммәтдинова Эльза

Җитәкче :

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рәшитова Нәзифә Мөхлисулла кызы













Әлмәт шәһәре, 2015 ел

ЭЧТӘЛЕК





1. Кереш ..................................................................................................... 3-4

11.Төп өлеш .................................................................................................5-6

11.1. Габдулла Тукай тормышында татар халык авыз иҗаты.................6-

11.2. Тукай - җыр сөюче .............................................................................7

111. Йомгак .............. ...................................................................................7-8.

1У. Файдаланган әдәбият.......................................................................... 9









































































Кереш

Татар халык аваз иҗаты гаять бай. Без халык аваз иҗаты (фольклор) белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Башта әкиятләр , табышмаклар, тизәйткечләр өйрәнәбез. Аннары безгә татар халык җырларын да өйрәтә башлыйлар. Мөнәҗәтләрне ишетеп, тыңлап үсәбез. Безнең хәзрәт белән очрашу да үткәргәнебез булды. Дин сабаклары, Риза Фәхреддиннең тәрбияле бала турында язган китабы белән дә таныштык. Ул да хәзрәт булган икән. Укытучыбызның безгә "Сак-Сок" бәетен дә тыңлатканы булды.

Без халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнәбез, чөнки алар татар халкының бетмәс-төкәнмәс хәзинәсе. Бигрәк тә халык җырлары. Җыр безнең өчен бик зур мирас булып тора. Кеше җырламый һәм көйләми тора алмый. Җыр - кешенең күңел юанычы. Алар халык иҗатының иң күп таралган, бай өлеше.

Проектка кыскача аннотация.

Минем әбием дә, әнием дә җыр яраталар һәм матур итеп җырлый да беләләр. Әбием мөнәҗәтләр дә җырлый. Аларны татар кешесе белергә тиеш дип уйлый ул. Аларның халык иҗатының бу төренә гашыйк булулары мине дә сокландыра. Мин дә җырлар яратам. Бигрәк тә сөекле татар шагыйре Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыренә язылган җырын.

Мин Тукайның әсәрләрен бик ошатам, чөнки без аның әкиятләрен укып үстек һәм уку дәресләредә һаман аның иҗатын өйрәнәбез.

Бик матур беркөнне мин Габдулла Тукай үзе җырлар яратты микән дигән сорауга җавап эзли башладым һәм "Тукай - җыр сөюче" дигән темалы фәнни -тикшеренү эшен алырга булдым. Тема сайлауга гаиләбезнең җырчы булуы да этәргеч ясады диясем килә.

Башкарылачак фәнни- тикшеренү эшндә тикшеренү объекты булып Габдулла Тукайның әсәрләре, аның халык җырларына мөнәсәбәте тора.

Габдулла Тукайның халык җырларын яратуы, аларны туплавы миңа билгеле иде. Ә инде Тукайның дини әсәрләрне көйләп , өйрәнеп йөрүе миңа үрнәк булып тора. Хезмәтемнең темасы татар халык иҗаты белән бәйле , ул аның актуальлеген билгели. Чөнки бүгенге көндә без мирасыбызны өйрәнергә һәм сакларга тиешбез, ул безнең дәүләтебезнең киләчәге. Мирасын югалткан халык халык булып исәпләнә алмый, чөнки ул башкаларга кушылып китә.

Замандашлары Тукайның халык җырларын күп белүе һәм аларны оста итеп башкаруы турында язып калдыргннар. Сабакташы Ярулла Морадиның истәлеге бик кызыклы : "Габдулла мәдрәсәдә дә күп язган булып үз урынында утыргны күренгәли иде. Кайсы вакытларда моңланып кына тавышын чыгарыр-чыгармас бәетләр укыганы, озын көйләремезне матур иттереп көйләп җибәргәне дә ишетелә иде." [2.23]

Мин беренче эш итеп Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханәгә бардым. Әбием белән бергәләп чыганакларны өйрәндек. Кирәкле мәгълүматны тупладым. Укытучымнан концультация алдым. Аның эшемә юнәлеш бирүче киңәшләрен тыңлап, язып алдым.

Габдулла Тукайның шагыйрь булып китүенә халык аваз иҗатының, бигрәк тә җырларның тәэсирен билгели алу - хезмәтебезнең практик яктан кыйммәтен бәяли.

Тукай - җыр сөюче.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсенә килгәндә, аңа охшаш темалар бар, шулай булса да хезмәт азмы-күпме яңалык та алып килә дип әйтә алабыз. Теманы өйрәнүгә түбәндәге максат һәм бурычлар куела.

Габдулла Тукай татар халык җырларын сөйгәнме? Бу сорау фәнни-тикшеренү эшенең проблемалы соравы булып тора.

Максат.

Габдулла Тукайның халык җырларына мөнәсәбәтен ачыклау. Тукай җыр сөйгәнме?

Бурычлар.

  1. Шагыйрь иҗатына халык авыз иҗатының тәэсирен ачу.

  2. Габдулла җыр сөюче шагыйрь икәнлеген дәлилләү.

  3. Татар халык сәнгатендә Тукайның тоткан урынын билгеләү.

Гипотеза. (Фаразлау) Тикшеренү эшеннән нәрсә көтелә?

  1. Габдулла Тукай җыр сөюче.

  2. Кечкенә Тукай өчен халык иҗаты сердәш тә, күңел юанычы да булган.

  3. Габдулла Тукайның күп шигырьләре халык җырлары йогынтысында иҗат ителгән.

  4. Габдулла Тукай иҗаты - татар әдәбиятында аерым бер биклек ул.

Төп өлеш.

1.Белгәнебезчә, халык җырлары, көйләре бөек шагыйребез тормышында гаять зур урын тота.

Тукай кечкенәдән үзе ишеткән, тыңлаган фольклорыбызның бер өлешен, җырларын дәфтәргә теркәп барган. "Ул халык иҗаты әсәрләрен гаҗәеп хәзинәгә тиңли, аны үзенең иҗтында әдәби тел байлыгы буларак та файдалана"[ 1.42]

Нәни Габдулла халкыбызның бетмәс-төкәнмәс мирасын -җырларын, әкиятләрен белгәнме?

Кечкенә Габдулла Өчилидә бабасы өендә булсын, Яңа Бистәдә яисә Кырлайда булсын "Бәдәвам", "Мөхәммәдия", "Йосыф китабы" кебек дини китапларны көйләп укыганны ишетеп, тыңлап үсә. Габдулланың халык моңына, җырларына мәхәббәте көйләп укыла торган әсәрләр белән танышудан башлангандыр да бәлки. Аның кечкенәдәк үк халык җырларын күп белүе турында апасы Газизә Зәбирова истәлекләреннән күрәбез ." Габдулла һәрвакыт :"Апай, минем белмәгән җырым юк",- дип сөйләнә торган иде.

Тукай мәдрәсәдә укыганда җырлар белән кызыксынганмы?

Теманы ачу барышында без тагын түбәндәге мәгълүматларны таптык һәм билгеләдек :

Мәдрәсәдә ул җырдан аерылмый, хәтта дуслары арасында җырчы булып таныла. Сабакташы Гали :"Ятим бала моңлы була бит" [2.46], ди Габдулла турында. Ул бик матур җырлар уйлап чыгарган, аларны нинди дә булса көйгә салып җырлый торган булган.

Менә аның кызлар турында җырлары :

Укыгыз, кызлар, укыгыз, күп фәннәрне белегез!

Остабикәләрне ташлап, мәктәпләргә керегез!үк

  • Укытам, - дип, остабикә сездән бала карата.

Идәннәрен дә юсагыз, сезне бигрәк ярата.

Габдулла Тукай 1909 елда "Туган тел" шигырен яза. Үзе исән чакта ук бу

шигырьне мәктәп- мәдрәсәләрдә уку елы башланган яки тәмамланган вакытларда, бәйрәм кичәләрендә балалар көйли-җырлый торган булганнар. Хәзер дә ул, туган телнең матурлыгын гәүдәләндереп, татар халкының гимнына әверелеп яши.

Халкыбызның иң моңлы көйләре Тукай сүзләренә җырлана торган милли көйләребез "Әллүки" һәм барыбызга да таныш - "Туган тел".





Татар халык көе Гбдулла Тукай сүзләре

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.





Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.





И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.





И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам :.

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм -әнкәмне, Ходам ![5.14]





Халык шагыйре Ренат Харис "Туган тел" җыры турында болай ди:"Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган "Туган тел " җыры күп башкарылуы буенча гасыр дәвамында һәрвакыт беренче урында. "Туган тел" җыры хаклы рәвештә татар халкының рәсми булмаган гимны дип кабул ителә.

"Туган тел" җырын мин кечкенәдән яратып башкардым, чөнки Тукай әсәрләрен , аның әкиятләрен күңелемдә йөртәм. Сезгә шагыйребезнең бүләге булсын, җырлап күрсәтергә булдым.





Йомгак.

Фәнни - тикшеренү эшендә без Габдулла иҗатының татар әдәбиятында аерым бер биеклек булуын ачыкладык.

  1. Тукай кечкенедән халык иҗатын күңеленә сеңдереп үсә. Шуңа аның күп кенә әсәрләре халык җырлары йогынтысында иҗат ителгән.

  2. Ул иптәшләре арасында җырчы булып танылган.

  3. Габдулла Тукай халыктан ишеткән җырларын бер дәфтәргә туплап барган, анда 28 җыр була.

  4. Халык иҗаты сәнгать әсәрләренең барлык тармакларына да нигез булып торуын Тукай үзенең иҗаты белән дәлилләде.

  5. Бөек шагыйрьнең әсәрләренә музыка әсәрләре -җыр-романслар, симфоник поэмалар иҗат ителде.

  6. "... халык җырлары - халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас һәм күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер".- ди Тукай халык җырларына бәя биреп.

  7. Тукайның "Шүрәле" поэмасы сюжетына Әхмәт Фәйзи либретто, ә Фәрит Яруллин музыка яза, "Шүрәле" балеты туа. "Шүрәле" балеты белән бергә татар сәнгатендә яңа жанр - милли балет сәнгате барлыкка килә. Ә "Су анасы" поэмасына нигезләнеп, Әнвәр Бакиров "Алтын тарак" балетын иҗат итә.





Тукай үзенең иҗаты белән көчле.

















































Файдаланган әдәбият:





  1. Фәхретдинов Р.Г. Истәлекләр.-Казан, - Татар.кит.нәшр.,1979.

  2. Тукай турында истәлекләр.- Казан : Татар.кит.нәшр.,1989.

  3. http:/ tatar-kitap/com/

  4. Ренат Харис Татар символлары,- Казан: Мәгариф, 2005.

  5. Габдулла Тукай : Фотоальбом/ Төз.һәм фот.З.Бәширов; Текст авт.М.Мәһдиев - Казан : Татар.кит.нәшр., 206.

</ Өстәмә материал :

1. Фәнни- тикшеренү эшенә презентация тәкъдим ителә.

2. Габдулла Тукайның сүзләренә язылган "Туган тел" җырының

бер өлеше укучы тарафыннан башкарыла.















































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал