7


  • Учителю
  • Открытый урок по теме Числительные в татарском языке

Открытый урок по теме Числительные в татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы



Буа шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе









6 нчы "А" сыйныфының (татар төркемендә) татар теленнән " Җыю саны" темасына үткәрелгән ачык дәреснең планы һәм конспекты (сингапур структураларын кулланып)



























Татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Хәмидуллина Гүзәл Наил кызы























28 нче гыйнвар, 2016 нчы ел

Дәреснең планы

Тема : Җыю саны

Максат : 1.Дидактик - җыю саны турында мәгълүмат бирү

2.Үстереш - телдән һәм язма сөйләмдә җыю саннарын аера һәм төгәл куллана белү күнекмәләре булдыру ; бердәм дәүләт тестына әзерләнү күнекмәләре булдыру;

3.Тәрбияви - ана телебезгә карата кызыксынуны арттыру

Җиһазлау : компьютер , презентация, экран, тестлы карточкалар, санлы карточкалар, дәреслек.

Дәреснең тибы : яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту дәресе.

Дәреснең метод һәм алымнары : укытучы сүзе, аңлату, күрсәтү, дәреслек белән эшләү, тикшерү.

Дәрес барышы

I Оештыру.Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

1.Исәнләшү. Укучыларны барлау.

2.Уңай психологик халәт булдыру.

II Актуальләштерү.

1.Релли Робин структурасына нигезләнеп, үткән темаларны кабатлап алу.( Һәр өстәл Релли Робин сруктурасына нигезләнеп, җилкәдәш пары белән саннар темасын кабатлый. Һәр өстәлдән 1 парның сораулары һәм җаваплары тыңланыла.)

III Яңа материалны өйрәнү этабы

1.Теманы һәм максатны тәкъдим итү.

2.Хат өстендә эшләү.

3. Проблеманы чишү.

IV Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү этабы

1.Дәреслек белән эшләү. 84 нче бит, 184 нче күнегү өстендә эш.( Микъдар саннары җыю санына үзгәртелеп, сүзләр белән языла. Кайбер саннардан җыю саннары ясап булмый, алар әйтелә.) Нәтиҗә ясалына.

2. Сингапур структурасын файдаланып, яңа белемнәрне ныгыту эшен башкару.ФИНКИН МЭПС структурасы КАРТА - АГАЧ бүлеген файдалану. Җаваплар тыңланыла. Нәтиҗә ясыйбыз.

3. Физкультминут үткәрү.МИКС-ПЭА-ШЭА структурасын куллану; укучылар көй астында кушылалар,таралышалар , үзләренә пар эзлиләр, парлар барлыкка килә; көй туктатыла; тема буенча телдән аралашу башлана (парлар табылгач, куллары белән чәбәкләп тә алалар)РЕЛЛИ РОБИН һәм ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структуралары аркылы тәкъдим ителгән тема буенча аралашу башкарыла. Берничә парның җаваплары тыңланыла. Нәтиҗә ясалына.

4.Тест эше.

5.Үзбәя.

V Йомгаклау. Рефлексия.

  1. Алган белемнәрне гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау, сорауларга җавап бирү:

  • Димәк, укучылар, бүген без нинди тема өйрәндек?

  • Җыю саны нинди санны белдерә?

  • Җыю саны нинди сорауларга җавап бирә?

  • Төп санга нинди кушымчалар ялганып ясалалар?

  • Барлык саннарны да җыю санына үзгәртеп буламы?

  1. Дәресне йомгаклап, нәтиҗәләр ясап, билгеләр кую.

VI Өй эше.

1 нче төркем. Җыю саннары кулланып, сыйныфың турында хикәя язарга.

2 нче төркем. "Татар әдәбияты" дәреслегеннән җыю саны кергән 3 җөмлә язарга.

3 нче төркем. Дәреслектәге 183 нче күнегүне башкарырга (83 нче бит).

















Дәреснең конспекты





У : Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар!

Б : Исәнмесез!

У : Менә тагын яңа көн туды.......

У : Ә хәзер йөзгә-йөз иптәшләрегезгә һәм җилкәдәш иптәшләрегезгә елмаеп, бер-берегезгә уңышлар теләгез. Ә хәзер РЕЛЛИ РОБИН.( 2 минут вакыт бирелә).( Җилкәдәш укучыларның җаваплары тыңланыла).

У : Укучылар, безгә Булат хат язган. Ул үзе спорт мәктәбендә ярышта катнаша. Әйдәгез әле Булатның хатын бергәләп укыйк.(Хатны уку)....

У : Рәхмәт, Зилә. Укучылар, сезгә барлык җөмләләрнең дә мәгънәләре аңлашылдымы?

Б : Юк.

У : Бу аңлашылмаган мәсьәләне чишәргә кирәк. Моның өчен сез нәрсә тәкъдим итәсез?

Б : Җөмләдәге саннарның кушымчалары җитми.

У : Ә сез нинди кушымчалар тәкъдим итәсез?

Б : Менә мин шундый тәкъдим әйтәм. Ун санына - ау кушымчасы ялгарга, ә өч санына - әү кушымчасы; җиде санына - әү кушымчасы ялгарга кирәк.

У : Әйе, укучылар, менә без яңа материалны өйрәнүгә килеп җиттек. Бу безгә яңалык. Бүгенге темабыз - җыю саннары. Үзалдыбызга куйган максатларыбыз түбәндәгеләр булырлар : җыю саны турында мәгълүмат алу; телдән һәм язма сөйләмдә җыю саннарын аера һәм төгәл куллана белү күнекмәләре булдыру ; ана телебезгә карата кызыксынуны арттыру;

У : Укучылар, җыю саннары бер төрдәге предметларның бергә туплану санын белдерәләр. Алар : ничәү? Күпме? Сорауларына җавап бирәләр.(Экрандагы җөмләләр ярдәмендә аңлату).

У : Төп санга алар нигездәге сузык авазга карап, калын булса, - ау, нечкә булса, - әү кушымчалары ялганып ясалалар.

У : Әгәр дә микъдар саны сузык авазга тәмамланса, -ау, - әү кушымчасы ялганганда соңгы сузык аваз төшеп кала. Мәсәлән : ике - икәү, алты - алтау. Барлык саннарны да җыю санына үзгәртеп булмый.

У : Укучылар, әйдәгез, эш дәфтәрегезгә числоны , теманы, җөмләләрне язып куегыз.

У : Димәк, укучылар, без хәзер Булат хатындагы хаталарны төзәтә дә алабыз.( Экраннан хатның хатасыз вариантын уку)

У : Дәреслек белән эшлибез. 84 нче биттән 184 нче күнегүнең биреме белән Илзия таныштырыр.(Илзия биремне укый).Бу күнегүне дәфтәргә язып эшлибез. Микъдар саннарыннан җыю саннары ясыйбыз.( 1 укучы тактада эшли). Димәк , укучылар,барлык саннарны да җыю санына үзгәртеп булмый.(Күнегүне аңлаттырып, нәтиҗә ясалына).

У : ФИНКИН МЭПС структурасы КАРТА - АГАЧ схемасын төзү.Һәр өстәл үзенең картасын яклый.Җавапларны тыңлыйбыз. Нәтиҗә ясыйбыз.

У : Физминут үткәреп, ял итеп алыйк. МИКС -ПЭА - ШЭА структурасын кулланып, укучылар көй астында кушылалар, таралышалар, үзләренә пар эзлиләр, пар тапкач, кул белән бер-берсен сәламлиләр ; көй туктатыла; тәкъдим ителгән тема буенча РЕЛЛИ РОБИН структурасын кулланып , саннар турында белгәннәрне сөйлиләр.(Рольләр алышына).(1,2 парның сөйләме тыңланыла).Нәтиҗә ясыйбыз.

У : Укучылар, белемнәребезгә үзбәя кую максатыннан, тест эшен башкарырбыз. (Тестны йөзгә - йөз иптәшебезнеке белән алмаштырабыз, иптәшебезнең эшенә бәя бирәбез). Алган белемнәребезне гомумиләштереп, нәтиҗәләр ясыйк, сорауларга җавап бирик.

  • Димәк, укучылар, бүген без нинди тема өйрәндек?

  • Җыю саны нәрсәне белдерә?

  • Җыю саны нинди сорауларга җавап бирә?

  • Җыю саны төп санга нинди кушымчалар ялганып ясала?

  • Барлык саннарны да җыю санына үзгәртеп буламы?

(Дәресне йомгаклап, нәтиҗәләр ясап, билгеләр куела).

У : Ә хәзер алган белемнәребезгә бәя бирик. Хәзер файл эченнән төрле төсле түгәрәкләрне алабыз. (Экранга карап аңлату).(Укучылар түгәрәкләрне күтәрәләр, укытучы үзе өчен язып ала). Рәхмәт , укучылар. Хәзер көндәлекләребезне ачып , өй эшен язабыз. Өй эшен 3 вариантта тәкъдим итәм. (Аңлатып яздыру). Бүген дәрестә Зилә, Илзия, Аида "5" ле, Айдар, Булат "4" ле билгеләре алалар. Дәресебез тәмам, чыгарга мөмкин.





















</





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал