7


  • Учителю
  • ФДББС. 4нче сыйныф татар төркеме укучылары өчен әдәби укудан эш программасы.

ФДББС. 4нче сыйныф татар төркеме укучылары өчен әдәби укудан эш программасы.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемендәге 4 нче сыйныф укучылары өчен

әдәби уку буенча белем бирү программасына

аңлатма язуы

Эш программасының статусы.

4 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде

  1. "129 нчы мәктәп"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы"Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы.

  2. Мәгариф турында" Татарстан Республикасы законы, 2013нче ел.

  3. "Татарстан Республикасы дәүләттелләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы законы (2004 нче ел, 1 нче июль).

  4. "2014-2020нчеелларга Татарстан Республикасыдәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан РеспубликасыДәүләт программасы" (2013 ел, 25 октябрь).

  5. .Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган "Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укыту: үрнәк гомуми программа"I-IV сыйныфлар өчен (Ф,Г.Галимуллин,З,Н.Хабибуллина ,Х.ГФәрдиева.-Казан,2011)

  6. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган "Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәби уку "предметын укыту программасы "I-IV сыйныфлар өчен Г.М.Сафиуллина,М.Я.Гарифуллина,Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсанова, К а з а н , 2011

  7. "129 нчы мәктәп"гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы



Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Программада күрсәтелгәнчә атнага - 3 сәг.,елга барысы - 105 сәг.



Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләр, белем һәм күнекмәләр, укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләрен үз эченә алган программаның эчтәлегеннән.



Эш программасының эчтәлеге

Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:

Аралашу компетенциясе ул - башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ. б. Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни әдәбиятны милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул - укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.



Рус мәктәбендә татар әдәбиятын укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

-укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның әдәбиятына мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

-татар әдәбияты, аның аеруча күренекле вәкилләре турында беренчел күзаллау булдыру;

-әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;

-текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру, аны камилләштерә бару;

-телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру;

-укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү;

-әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;

-мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, белемгә омтылыш, китапка карата кызыксыну тәрбияләү;

-татар әдәбияты белән бергә башка халыкларның сүз сәнгатенә дә кызыксыну тәрбияләү;

-укучыларның мантыйклы һәм иҗади фикер йөртүен, затлы зәвыгын үстерү;

-әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;

-дөрес, бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү һ.б.

Татар әдәбияты дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да үтәү мөһим. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту зур әһәмияткә ия, чөнки ана телен өйрәнү теләге укучының эчке ихтыяҗына әверелә.

Программа укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү бурычын да куя. Балалар, ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп адресатка җиткерә белергә тиеш. Бу бер үк вакытта сөйләм теленә дә, язма телгә дә карый, ягъни укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү максаты куела.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аның рус телендәге үзенчәлеген (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү , сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан, сочинение яздырыла.



Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

  • сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;

  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;

  • әдипләрнең биографик белешмәләре белән танышу;

  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;

  • әдәби текстны кабул итү;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару;

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

  • шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күп­милләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

  • активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

  • үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

  • милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үз­ләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләре булып, универсаль уку-укыту гамәлләре формалаштыру санала (УУГ).

Регулятив УУГ (РУУГ):

  • мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын формалаштыру;

  • максатка ирешү юлларын билгеләү;

  • укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Танып белү УУГ (ТБУУГ):

  • укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

  • мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый белү (төп текст, астөшермә һ.б.), өстәмә материалларны таба һәм тиешле урында куллана белү;

  • укуның төрле формаларыннан файдалану (аңлап уку, өстән-өстән, эчтәлекне аңлап);

  • төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгъ­лүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

  • үзенә кирәкле мәгълүматны төрле формада бирелгән чыганаклардан туплау (тулы текст, өзек, иллюстрация, схема);

  • бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу (план төзү, таблица, схема);

  • укылган әсәрнең эчтәлеген (яки ишеткәнне), текстка якын итеп, кыскача сайлап сөйли белү;

  • әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнга­тенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;

  • әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү;

  • татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятла­ры белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак пробле­маларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән таныштыру;

  • сүзлекләр, белешмә материаллардан файдалану;

  • бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау;

  • әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Коммуникатив УУГ (КУУГ):

  • төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

  • үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү;

  • бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, ча­гыштыру, нәтиҗә ясау;

  • күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү;

  • укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу;

  • үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү;

  • коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

  • үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү;

  • башкаларны тыңлый, кирәк булганда үз фикерләрен үзгәртә алу;

  • иптәшләре каршында төрле темаларга чыгыш ясау;

  • бергәләп эшләгәндә бердәм карар кабул итә алу;

  • текст буенча сораулар куя белү.

Предмет нәтиҗәләре

Танып-белү өлкәсендә:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

  • сәнгатьле уку;

  • шигьри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);

  • текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү; әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;

  • план төзү;

  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини -сочинение язу;

  • укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;

  • өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында белү;

  • татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре,аларның иҗаты турында белү;

Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә:

татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;

татар әдәбиятына үз мөнәсәбәтен формалаштыра, бәяли белү;

өйрәнелгән әдәби әсәрләргә аерым очракларда үзгәреш кертә белү;

автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.

Коммуникатив өлкәдә:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаеш­лы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;

  • чәчмә әсәрләрне яки өзекләрне татар теленең әдәби ча­раларын һәм цитаталарын кулланып сөйли белү, укыган яки ишеткән текст буенча сорауларга җавап бирә алу, телдән төрле типтагы монолог, диалоглар төзү, әңгәмә кору;

Эстетик өлкәдә:

  • әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше була­рак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу;

  • сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау.





























4нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләре

Уку техникасы

Аңлап,дөрес,сәнгатьле укый белү. Йөгерек, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү: әдәби текстның эчтәлегенә бәйле рәвештә интонациясен, тонын билгели белү. Эчтән уку күнекмәләрен ныгыту.

Әдәби текст белән эшләү

4 нче сыйныфны тәмамлаганда, укучы:

  • Текстны мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белергә;

  • аерым кисәккә исем куя белергә;

текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белергә;

  • балалар тормышына якын әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә дәвам итә белергә тиеш.

Әдәбият белемен өйрәнүгә әзерлек

Хикәяләр, андагы вакыйгалар бирелеше. Персонажларның холкына, эш-гамәлләренә бәя бирү. Шигырь, хикәя, әкият, мәзәк һәм башка жанрларны аера белү.

Халык авыз иҗаты, аның төрләре турында алдагы сыйныфта өйрәнгәннәрне гомумиләштерү, системага салу.

Әдәп-әхлак темасына багышланган әсәрләрдән яхшы сыйфатларны сайлап ала белү, шулар үрнәгендә үзеңне тәрбияләү һәм үзеңә бәя бирә алу.

Укучылар үзләштерергә тиешле гамәлләр:

  • өйрәнелә торган авторның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

  • китап, аның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлау һәм үзе өчен кызыклы китап сайлау;

  • сүзлекләр белән эшләргә өйрәнү;

  • татар телендә балалар өчен чыга торган газета-журналларны белү һәм уку.

Предметара эшчәнлек алып бару юнәлешләре:

  • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләп, рәсем, музыка сәнгатьләре турында мәгълүмат бирү;

  • туган телнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү;

  • рус һәм башка халыклар әдәбияты үрнәкләре белән чагыштырып һәм бәйләп укыту;

  • әдәби әсәрләрнең һәм халык авыз иҗаты үрнәкләренең темасындагы, образлар бирелешендәге үзенчәлекләрне һәм уртак якларны таба белү.

Укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:

  • әдәби әсәрләрдән физик һәм психик сәламәтлеккә бәйле урыннарны табып фикер йөртә белү;

  • укучыларда әйләнә-тирәдәге табигатькә, тормышка дөрес мөнәсәбәт формалаштыру;

  • укучыда хезмәткә кызыксыну, теләк уяну;

  • әдәби текстка таянып, укучының үз-үзенә бәя бирә алуы;

  • укучыда белемгә омтылыш формалашу.











Эш программасының эчтәлеге.

Халык сүзе алтындыр, аңлаганга акылдыр... - 10 сәгать

«Җил арба». (Татар халык әкияте)«Җил иясе». (Миф)

«Тургай һәм Кояш». (Миф)Фатих Әмирхан.«Ай өстендә Зөһрә кыз».«Сак-сок». (Бәет)

Мәсәлләр - 7сәгать

Иван Крылов.«Карга белән төлке». (Габдулла Шамуков тәрҗемәсендә).

Мәҗит Гафури.«Чикерткә белән Кырмыска». (Мәсәл)

Мәҗит Гафури.«Тавык белән Үрдәк». (Мәсәл)

Габдулла Тукай.«Яшь агач». (Мәсәл)

Әхмәт Исхак.«Карт имән белән яшь егет». (Мәсәл)

Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать - 31 сәгать

Габдулла Тукай «Ай һәм Кояш».

Габдулла Тукай.«Фатыйма белән сандугач».

Габдулла Тукай «Шүрәле».

Мәҗит Гафури «Болын».

Муса Җәлил «Яңгыр».

Муса Җәлил «Чишмә».

Абдулла Алиш«Койрыклар».

Абдулла Алиш«Кемгә кирәк, кемгә кирәкми».

Нәби Дәүли«Бала болыт».

Рәшит Бәшәр «Сандугачлы ак инеш».

Гарәфи Хәсәнов«Кышкы урман».

Фәнис Яруллин«Иң бәхетле төн».

Сания Әхмәтҗанова«Саклыйк, әйдә, Җир-ананы».

Балачак әдипләре - 23сәгать

Шәүкәт Галиев«Камырша».

Шәүкәт Галиев «Күршеләрнең алмасы».

Шәүкәт Галиев «Минем абый шигырь ятлый...».

Шәүкәт Галиев «Куркыныч хәбәр».

Роберт Миңнуллин «Әни, мин көчек күрдем».

Роберт Миңнуллин «Спортның яңа төре».

Хәкимҗан Халиков «Дәү әти».

Хәкимҗан Халиков «Вакыты тар».

Хәкимҗан Халиков «Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият».

Хәкимҗан Халиков«Нинди кош?».

Фәнис Яруллин «Ап-ак иткән».

Фәнис Яруллин «Бияләй».

Фәнис Яруллин «Юылмас хурлык».

Яхшылык эшләргә ашыгыйк... - 12сәгать

Роза Хафизова «Күгәрчен һәм малай».

Сәрвәр Әдһәмова«Дуслар».

Әхсән Баян«Эт янында тиеннәр».

Дәрҗия Аппакова«Шыгырдавыклы башмаклар».

Михаил Зощенко «Мескен Федя».

Резеда Вәлиева «Җиңү көнендә».

Бәхетле балачак - 6сәгать

Нәбирә Гыйматдинова«Сертотмас кәҗә».

Виктор Голявкиннан «Әллә каян күренеп тора».

Юрий Ермолаев «Сәгать ярдәм итте».

Серле дөнья, могҗизалы дөнья - 12сәгать

Ганс Христиан Андерсен«Чыдам кургашын солдат».

Джонатан Свифт«Гулливер сәяхәте».

Ләбиб Лерон«Шүрәле малае».

Зиннур Хөснияр«Шүрәле җыры».

Сыйныфтан тыш уку.4

Татар халык әкиятләре.Әниләр турында укыйбыз.Рус язучыларының әсәрләре

















Укыту-методик комплекты

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең IV сыйныфлары өчен әдәби укудан авторлык программасы", төзүче-авторлары: Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова; Казан:"Мәгариф - Вакыт", 2014.

2.«Әдәби уку», Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 4 нче с-ф. 2 кисәктә; төзүче-авторлары - Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова; Казан:"Мәгариф - Вакыт", 2014.













Мәгълүмат бирү чыганаклары

www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

www.ed.gov.ru Белем бирү буенча федераль агентлык

www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

www.obrnadzor.gov.ru Рособрнадзор

www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

www.rustest.ruФедераль тест үткәрүүзәге

www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану - халыкара конференция

www.shoolexpo.ru

www.it-n.ru

. belem.ru

. tatar.ruТР рәсми серверы

. tatcenter.ruТР мәгълүмати - аналитик порталы

. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

. intertat.ruТР электрон газетасы

. vatantat.ru "Ватаным Татарстан" газетасы

. Tatar - kongres.ru Бөтендөнья татар конгрессы

. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

. suzlek.ruon- line русча сүзлеге

. Tugan-tel.at.ru Шрифтлар һәм IT- технологияләр

. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

. Tatarca.boom.ru татарча текстлар





























Программа материалының бүленеше





1нче чирек



2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

Еллык

Дәрес

27

21

30

27

105

Әдәби әсәр өстендә эш

16

10

18

16

89

Сыйныфтан тыш уку

1

1

1

1

4

Бәйләнешле сөйләм үстерү

1

2

1

1

5

Проект



1





1

Яттан өйрәнү

1

1

2

2

6



















































Календарь-тематик план. 4нче сыйныф. Әдәби уку. Елга - 105сәг., атнага - 3 сәг.



Дәрес темасы

Эчтәлек элементлары





Планлаштырылган нәтиҗәләр

Тикшерү төре

Үткәрү вакыты

Предмет



Метапредмет

Шәхси

План

Факт

1нче чирек-18 сәг.

ХХ Халык сүзе алтындыр, аңлаганга акылдыр... - 10 сәгать

1-3

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Мифлар."Җил арба" татар халык әкияте

Мифның эчтәлеген аңлау, план буенча эчтәлеген сөйли белү, Халыкның табигый күрененшләрне аңлатуы турында фикер йөртү ләзргә күзәтү ясау

Персонажларның холкына эш-гамәлләренә бәя бирә белү

Халык авыз иҗаты әсәрләрендә табигатьтәгеүзгәрешләр чагылышын аерып ала белү

Укучыларның иҗади фикерли белүләре







4

"Җил иясе"әкияте

БСҮ

Әкиятнең эчтәлеген аңлау, сәнгатьле уку, сорауларга дөрес җавап бирә белү, белем алуга кызыксыну уяту

Сорауларга җавап биргәндә , ялгышларны төзәтә белү

Күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү

Диалог төзү укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру







5

"Тургай Һәм

Кояш"татар халык әкияте.

Лексик күнекмәләр үзләштерү, текст эчтәлеге белән таныштыру, сәнгатьле уку өстендә эшләү, әкият ү

Әсәрнең төп мәгънәсен таба белү, төп фикерен ачыклый белү,үз позициясен яклый белү

Парларда эшли белү

Әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру үз уңышларың уңышсызлыкларың турында фикер йөртү







6-7

Фатих Әмирхан "Ай өстендә Зөхрә кыз"

Мифның эчтәлеген аңлау, яңа лексик күнекмәләр үзләштерү, сорауларга җавап бирү, белем ал Ф.Әмирхан турында белемнәрне камилләштерү, әсәрнең эчтәлеген аңлау, яңр үзләа сүзләштерү уга кызыксыну уяту

Биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү,әкияттәге вакыйгаларга бәя бирә белү

Күршең белән хезмәт-тәшлек итү

Татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү







8-9

Бәетләр "Сак белән Сок"

Әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә, сорауларга җавап бирү, китап укуга кызыксыну уяту ңр үзләа сүзләштерү

Әсәрне укый һәм эчтәлеген сөйли, вакыйгаларга бәя бирә белү

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Мәгънә барлыкка китерү, текстның эчтәлеген сөйли белү







10

БСҮ Халык авыз иҗаты әсәрләре

Халык авыз иҗаты әсәрләре турында фикер алышу, бәйләнешле сөйләм үстерү, халык авыз иҗаты әсәрләренең матурлыгын күрергә өйрәнү

Укылган әсәрләр буенча үз фикерләрен әйтә белү



Теманы аңлый белү

Диалог һәм монолог төзи белү

БСҮ





Мәсәлләр - 7 сәгать

11-13

И.Крылов.

«Карга белән төлке».(Габдула

Шамуков

тәрҗемәсендә).

М.Гафури"Чикерткә белән Кырмыска"

Мәсәлнең эчтәлеген аңлап уку, яңа сүзләр үзләштерү

Төп геройларны һәм сыйфатларны аерып чыгара алу

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Автор, аның әсәре, гомумән мәсәлләр турында кирәкле мәгълүмат белән таныша алу







14

М.Гафури "Тавык белән үрдәк"

Мәсәлнең эчтәлеген аңлап уку, яңа сүзләр үзләштерү

Төп геройларны һәм сыйфатларны аерып чыгара алу

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Автор, аның әсәре, гомумән мәсәлләр турында кирәкле мәгълүмат белән таныша алу







15

Г.Тукай "Яшь агач"

Әсәрнең эчтәлеген аңлау, жанрын билгеләү мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү, агачның сүрәтен ясау

Табигатьнең матур­лыгын сурәтләү үзенчәлеге .Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү

Әдәби материал өстендә эшли белү, күршең белән хезмәттәшлек итү

Укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру аңлап уку







16

Ә.Исхак "Карт имән белән яшь егет"

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү, сайлап уку күнекмәләре булдыру

Укылган әсәр буенча фикерләре белән уртаклаша белү

Әсәрнең эчтәлеген аера белү. Әсәрдәге төп проблеманы аеру күнекмәләре булдыру

Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

Мәгънәбарлыккакитерү







17

"Татар язучыларының мәсәлләрендәге геройларга характеристика бирү

Мәсәлләр турында фикер алышу, бәйләнешле сөйләм үстерү, таблица буенча эш

Укылган әсәрләр буенча үз фикерләрен әйтә белү



Укеучыларның иҗади фикерли белүләре

Диалог һәм монолог төзи белү







Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать - 31сәгать

18

Габдулла Тукай "Ай һәм Кояш"

Яңа сүзләр үзләштерү, әсәрне аңлап укуга ирешү, сәнгатьле уку өстендә эшләү

Г.Тукай биографиясен белү, әсәрен аңлап уку һәм сөйли белү

Кагыйдәләрне ,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Иптәшең белән бергәләп эшли белү







19

Габдулла Тукай "Фатыйма белән сандугач"

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, геройларга характеристика бирү

Г.Тукай биографиясен белү, әсәрен аңлап уку һәм сөйли белү

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

ятлау





20-22



Габдулла Тукай "Шүрәле"

Яңа сүзләр үзләштерү, әсәрне аңлап укуга ирешү, сәнгатьле уку өстендә эшләү

Татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга өйрәнү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Иптәшең белән бергәләп эшли белү







23

М.Гафури "Болын"

Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, эчтәлек сөйләргә өйрәнү, табигать темасына язган башка әсәрләр белән чагыштыру. Китапчыкның тышлыгын модельләштерү.

Татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга өйрәнү

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Иптәшең белән бергәләп эшли белү, әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру







24

Муса Җәлил "Яңгыр"

Яңа сүзләр үзләштерү, шигырьнең эчтәлеген аңлау, табигать темасына язган башка әсәрләр белән чагыштыру.

Табигать һәм кеше мөнәсәбәтен ачыклый белү.Сөйләм телен үстерү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

Татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү







25-26

БСҮ Сынлы сәнгать музеенда

"Яңгыр алдыннан

Ф.А.ВасильевМ. Җәлил «Чишмә"

йөгерек, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. "Җидегән чишмә" җыры белән чагыштыру Яңа сүзләр үзләштерү,

Чишмәләр матурлыгына бәя бирә белү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү

Өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;









27

СТУ Ф.Яруллин

"Серле дөнья»

Дөрес аңлап уку,эчтәлеген

Сөйли белү,текстагы сүзләрне кулланып сөйләшү

Табигать һәм кеше мөнәсәбәтен ачыклый белү.Сөйләм телен үстерү

Туган якка горурлык

Хисе тәрбияләү,үзара дус һәм тату булу.

Иптәшең белән бергәләп эшли белү, әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру







БСҮ-1 СТУ-1 Ятлау-1

2 нче чирек-21сәг.

1-4

А.Алиш "Койрыклар"

Сорауларга җавап бирү, әкият геройларына бәя бирә белү, план төзү. Текст эчтәлеге буенча бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү

Сөйләм телен үстерү: әдәби геройга бәя бирү

Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү

Укыганны аңлап сөйли белү







5-6

А.Алиш "Кемгә кирәк, кемгә кирәкми"

Яңа сүзләр үзләштерү, хикәянең эчтәлеген аңлау, сәнгатьле уку, язучының язу осталыгын, сурәтләү чараларын билгели белү

Татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга өйрәнү

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү







7-8

Б.С.Ү.Сынлы сәнгать музеенда

Ф.А. Вассильев

"Юеш болын". Н.Дәүли "Бала болыт"

Төгәл мәгьнәле җөмләләр кулланып сөйли белү.

Рәсем сәнгатен өйрәнү

Аны аңлау,кабул итү Язучының иҗаты белән танышу.

Эчтәлекне үзләштерү, сораулар төзү.

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Картинага карап сөйли белү.Төсләр аша характеристика бирү. "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек", төшенчәләрен кабул итү;

БСҮ





9

Рәшит Бәшәр "Сандугачлы Ак инеш"

Яңа сүзләр үзләштерү, шигырьне аңлап укуга ирешү, сәнгатьле уку өстендә эшләү

Шигырь буенча әңгәмәдә катнаша алу

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Әдәби әсәрдәге әйләнә - тирә мохитне саклау буенча фикер алышу







10-11

Гарәфи Хәсәнов "Кышкы урман"

Б.С.Ү.

План буенча эчтәлек сөйли белү. "Февраль зәңгәрлеге" картинасы белән чагыштыру

Хайваннар тормышы турында аңлап китү, эчтәлеге буенча план төзү ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;



Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру ачыклаучы сораулар бирә белү.







12

Б.С.Ү.Рәсем сәнгате

"Февраль зәңгәрлеге.

Төгәл мәгьнәле җөмләләр кулланып сөйли белү.

Рәсем сәнгатен өйрәүн

Аны аңлау, кабул итү

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;



Картинага карап сөйли белү.Төсләр аша характеристика бирү.

БСҮ





131415

Фәнис Яруллин "Иң бәхетле төн", Сания Әхмәтҗанова "Саклыйк, әйдә, Җир- ананы"

Әсәрне аңлап уку, фантастик әсәрләргә хас үзенчәлекләрне үзләштерү

Әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алышуда катнаша алу

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү







111718



Б.С.Ү."Без табигать балалары" Үзеңне тикшерү

М.Гафури ,

Г.Тукай әсәрләре

Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү, уен уйнау

"Язучылар һәм рәссамнар иҗатында табигать" темасына сөйләм телен үстерү

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Күршең белән хезмәттәшлек итү. Ачыклаучы сораулар бирә белү.







192055

Үзеңне тикшер

Муса Җәлил

А.Алиш әсәрләре

Проет№1

Шигырьләрне сәнгатьле уку, эчтәлеге буенча әңгәмә кору, шигырь китабының тышлыгын модельләштерү

Кабатлап уку, искә төшерү, дәлилләү, чагыштыру

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү

Проект





21

С.Т.У.А.Алиш "Алдакчы Наил"

Әсәр героена характеристика бирү, әсәрнең эчтәлеген аңлау

Хикәянең эчтәлеге буенча сурәтләү чараларын табу

Бергәләп эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү

Диалог төзи белү, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;



СТУ





2нче чирек:. Проект-1 СТУ-1 БСҮ-1 Ятлау-1

3нче чирек-30 сәг.

Балачак әдипләре - 23 сәг.

1-2

Шәүкәт Галиев "Камырша"

Әсәр героена характеристика бирү, әсәрнең эчтәлеген аңлау

"Камырша" хикәясен уку,сорауларга җавап бирү. Жанр төрен билгеләү

Эчтәлеккә карата үз фикереңне булдыру

Шагыйрь һәм рәссам сурәтендә "Камырша" образын чагыштыру, әсәрдә күтәрелгән проблемалар







3-4

Шәүкәт Галиев "Күршеләрнең алмасы", "Минем абый шигырь ятлый..."

Юмор билгеләрен ачыклау

Шигырьләрдә геройларны таба, чагыштыра белү, эпитет, чагыштыруларны табу

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Шигырьләрдәһәм ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга өйрәтү









5

Шәүкәт Галиев "Куркыныч хәбәр"

Шигырьләрне сәнгатьле уку, эчтәлеге буенча әңгәмә кору, шигырь китабының тышлыгын модельләштерү

Эчтәлекне аңлап укый һәм сөйли белү

Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

Татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү







6

Роберт Миңнуллин "Әни, мин көчек күрдем"

Шигырьдәге вакыйгаларга һәм геройларга характеристика бирү, сорау һәм биремнәрне үтәү

Шигырьдән рифма, кабатлауларны табу

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү







7

Роберт Миңнуллин "Спортның яңа төре"

Роберт Миңнуллинның "Спортның яңа төре" һәм Ш.Галиевнең "Камырша"шигырьләрен чагыштыру

"Шигырьнең эчтәлеген ачыклау, Алмазга карата мөнәсәбәтеңне белдерү

Күршең белән хезмәттәшлек итү, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү

Иптәшең белән бергәләп эшли белү







8-9

"Балалар язучылары"

Р.Миңнуллин.

"Дөньядагы иң зур алма"

"Үзеңне тикшер"рубрикасы буенча биремнәрне үтәү

Роберт Миңнуллин һәм Ш.Галиев иҗатларын кабатлау

Укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру

Иптәшең белән бергәләп эшли белү

СТУ





10-11

Х.Халиков "Дәү әти", "Вакыты тар"

Хезмәт сөючәнлек сыйфатлары тәрбияләү, шигырьэчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү

Шигырьнең эчтәлеген ачыклау

Әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру

Сораулар төзи һәм башкалар биргән сорауларга җавап бирә белү

Ятлау





12-13-14

Х.Халиков

"Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият"

Әкиятнең төп уен билгеләү, хезмәт сөючәнлек сыйфатларының чагылышын ачыклау, иллюстрация белән әкият эчтәлеген тәңгәлләштерү

Эчтәлек буенча фикер алуда катнашу һәм сорауларга җавап бирү

Укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру күршең белән хезмәттәшлек итү

Төркемнәрдә эшли белү. Татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга өйрәнү







15

Сынлы сәнгать музеенда. Харис Якупов "Аналар җәе" картинасы

Яңа лексик күнекмәләр формалаштыру, сәнгатьле, аңлап фикерләрне сөйли белү

Картинаны аңлап карау һәм эчтәлеген сөйли белү

Укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру күршең белән хезмәттәшлек итү

Картинаның геройларын бәяли алуына ирешү

БСҮ





16-17-18

Хакимҗан Халиков "Нинди кош?"

Әсәрне рольләргә бүленеп уку , эчтәлек сөйләү, геройларга бәя бирү

Сәхнә әсәрләре турында сөйли белү

Укыганны аңлап сөйли белү

Әсәрнең геройларын бәяли алуына ирешү







19-20

Фәнис Яруллин "Ап-ак иткән", "Бияләй"

Мәсәл жанры үзенчәлекләрен кабатлау, шигырьләрне чагыштыру

Фәнис Яруллин иҗатына кызыксыну уяту

Әсәрнең геройларын бәяли алуына ирешү

Укыганны аңлап сөйли белү

Ятлау





21-22

Фәнис Яруллин "Юылмас хурлык"

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап б аңлау ирү, эчтәлеген."Мактанчыкның авызы гел ачык"әйтеменә сочинение язу, фикерләү күнекмәләре үстерү

Әкиятне сәнгатьле итеп уку, эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнаша алу. Үз фикерләреңне эзлекле итеп сөйли һәм яза белү

Татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга өйрәнү.Әсәрнең геройларын бәяли алуына ирешү

Автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны Интернет чаралары аша эзләү күнекмәсе булдыру







23-24

"Балачак әдипләре" бүлеген гомумиләштереп кабатлау

Таблица белән эш

Х.Халиков һәм Ф. Яруллин иҗатларын чагыштыру

Язучылар иҗатының үзенчәлекләрен аера белү

Ачыклаучы сораулар бирә белү, әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру







Яхшылык эшләргә ашыгыйк...- 12 сәг.



25-26

Роза Хафизова "Күгәрчен һәм малай"

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап б аңлау ирү, эчтәлеген

Роза Хафизова иҗаты белән танышу, эпитетларны табу

Сөйләм телен үстерү ,әсәрнең төп темасын аера белү

Өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;

Укыганны аңлап сөйли белү







27-28

С.Әдһәмова "Дуслар"

С.Әдһәмоватурында кыскача мәгълүмат бирү, әкиятне аңлап, сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү

Керпе һәм песнәк образларын чагыштыру

Сәнгатьлеукукүнекмәләре булдыру

Сөйләм телен үстерү әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру







29

С.Әдһәмова "Дуслар"

Әкиятнең планын төзү, план буенча эчтәлеген сөйләү.

"Яхшылыкка - яхшылык" әйтеме буенча әңгәмә кору

Әсәрнең төп идеясен аера белү. Әсәрнең геройларын бәяли алуына ирешү

Татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү







30

Әхсән Баян "Эт янында тиеннәр"

Хикәяне аңлап, сәнгатьле уку, яхшылык турында китапның тышлыгын модельләштерү

Хикәянең төп уен билгеләү



Татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга өйрәнү

Татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү







3нче чирек: БСҮ-1 СТУ-1 Ятлау-2



4нче чирек-27 сәг.



1-2

Дәрҗия Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар"

Хикәяне дәвам итеп сөйләү

Хикәя геройлары турында бәйләнешле итеп сөйли белү

Әсәрдәге төп роблеманы аеру күнекмәләре булдыру

Бәйләнешле текст төзи белү.







3

Дәрҗия Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар"

Китап укуга кызыксыну уяту, уку әсбапларына сак караш тәрбияләү

Хикәя геройлары турында фикереңне туплап сөйли белү

Сәнгатьлеукукүнекмәләре булдыру

Күршең белән хезмәттәшлек итү, ачыклаучы сораулар бирү







4-5

Михаил Зощенко "Мескен Федя"

Укылган хикәянең эчтәлекләре буенча бәйләнешле сөйләм үстерү



Хикәянең геройларына бәяләмә бирү, аңлап уку

Татарча әдәби текстны хикәя эчтәлеге белән тәңгәлләштерү, кабул итәргә һәм аңларга өйрәнү

Ачыклаучы сораулар бирә белү.









6

Резеда Вәлиева "Җиңү көнендә"

Яхшылык турында бәйләнешле сөйләмне үстерү

"Яхшылык эшләргә ашыгыйк..." бүлеген гомумиләштереп кабатлау

"Сугыш еллары" картинасы буенча сорау бирү күнекмәләре булдыру

Әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру

ятлау





Бәхетле балачак - 6 сәг.



7-8

Нәбирә Гыйматдинова "Сертотмас кәҗә"



Хикәяне уку һәм сөйләү, үз фикереңне җиткерү

Дөрес итеп бәйләнешле текст төзи белү

Татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү







9

Нәбирә Гыйматдинова "Сертотмас кәҗә"

А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте белән чагыштыру, геройларын чагыштыру

Әкиятләрне уку һәм эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнашу

Татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга өйрәнү

Күршең белән хезмәттәшлек итү, ачыклаучы сораулар бирә белә.









10

Виктор Голявкин "Әллә каян күренеп тора"

Үз тәҗрибәңнән чыгып, кызыклы вакыйга турында хикәя уйлау

Авторның үз героена мөнәсәбәтен ачыклау

Әсәрнең геройларын бәяли алуына ирешү

Әсәрне аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү









11

Юрий Ермолаев "Сәгать ярдәм итте"

Герой исеменнән хикәянең эчтәлеген сөйләү

Уку һәм эчтәлеге буенча әңгәмәдә катнашу

Әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга өйрәнү

Укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру иптәшең белән бергәләп эшли белү







12

БСҮ"Бәхетле балачак" бүлеген кабатлау

Әдәплелек, тел, сүз, сөйләшә белү турында мәкальләр өйрәнү.

Юмористик әсәрләр турында сөйләшү, бәяләмә бирү

Үзеңә ошаган геройларны бәяли алуына ирешү

Татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү











Серле дөнья, могҗизалы дөнья - 12сәг.



13-14-15-16



Г.Х.Андерсен "Чыдам кургашын солдат"

Әкият эчтәлеге буенча план төзеп сөйләү

Әкият турында үз фикерләрен булдыру

Әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга өйрәнү

Укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру иптәшең белән бергәләп эшли белү







17-18-19

Джонатан Свифт

«Гулливер сәяхәте»

Иллюстрацияләрне эчтәлек бел Яңа сүзләр үзләштерү, әкиятнең эчтәлеген аңлап уку ән чагыштыру

Әкиятне өйрәнү һәм әһәмиятен аңлау Әкияткә бәя бирә белү

Әкиятнең геройларын бәяли алуы Әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга өйрәнү на ирешү

Сөйләм телен үстерү әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру







20-21-22-23-24

Ләбиб Лерон "Шүрәле малае", Зиннур Хөснияр "Шүрәле җыры"

Әкият геройларына бәя бирү. Яңа сүзләр үзләштерү, әкиятнең эчтәлеген аңлап уку, музыка коралларына кызыксыну уяту.

Әкиятен геройларына характеристика бирә белү

Татарча әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга өйрәнү

Сөйләм телен үстерү әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру

ятлау





25-26

4 нче сыйныфта өйрәнгән әсәрләрне кабатлау еллык тестка әзерлек еллык тест



Өйрәнгән әсәрләргә,геройларга, вакыйгаларга бәя бирү

Әсәрләргә бәя бирә белү

Әсәрнең геройларын бәяли алуына ирешү

Татар әдәбияты әсәрләрен аңлауларын тикшерү

тест





27

СТУ"Без әкиятләр яратабыз"

Татар халык әкиятләре үрнәкләре белән танышу, фикер алышу

Бәйләнешле итеп сөйли белү

Укыган әсәрләргә бәя бирә белү

Әсәрне аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү

СТУ





4нче чирек: БСҮ-1 СТУ-2 Ятлау-2











































































</

4 нче сыйныф, татар төркеме.

Әдәби укудан еллык тест.

  1. Берәр кешегә яки вакыйгага багышланып, гадәттә шаяру яки кызгыну хисләре белән сугарылган шигырь:

  1. Мәсәл; 2) Бәет; 3) Җыр.

  1. Морале(акыл бирү) булган шигъри әсәр:

  1. Мәсәл; 2) Бәет; 3) Җыр.

  1. Нәрсә ул фольклор?

  1. Халык авыз иҗаты; 2) Автор җырлары; 3) Мифик геройлар белән автор язган әкият.

  1. "Яшь агач" мәсәлен кем язган?

  1. Абдулла Алиш; 2) Габдулла Тукай; 3) Халык.

  1. "Шүрәле" әсәре нинди жанрда иҗат ителгән?

  1. Хикәя ; 2) Шигырь; 3) Әкият.

  1. Кем ул Байназар Әлменов?

  1. Рәссам ; 2) Язучы; 3) Композитор.

  1. "Койрыклар" әкиятен кем язган?

1) Абдулла Алиш; 2) Габдулла Тукай; 3) Халык.

  1. Кем ул Фәнис Яруллин?

1)Рәссам ; 2) Язучы; 3) Композитор.

9. Шәүкәт Галиев шигырьләрендә:

1) юмор бар; 2) фантастика бар; 3) кайгы - хәсрәт бар.

10. Нәрсә ул гипербола?

1) әдәби әсәрләрдә чиктән тыш арттырып күрсәтү; 2) астыртын көлү; 3) "кинаяләп әйтү"

11. Нәрсә ул ирония?

1) әдәби әсәрләрдә чиктән тыш арттырып күрсәтү; 2) астыртын көлү; 3) "кинаяләп әйтү"

12. Нәрсә ул аллегория?

1) әдәби әсәрләрдә чиктән тыш арттырып күрсәтү; 2) астыртын көлү; 3) "кинаяләп әйтү"

13. "Камырша" әсәрендә төп геройның исеме ничек?

  1. Камырша ; 2) Тимерша; 3) Гаделша.

14. "Юылмас хурлык" әсәренең төп герое кем?

  1. Ат ; 2) Бозау; 3) Колын.

15. "Сертотмас кәҗә"хикәясен кем язган?

  1. Абдулла Алиш; 2) Роза Хафизова; 3) Нәбирә Гыйматдинова.

БИРЕМ: "Минем яраткан әдибем" исемле темага кечкенә хикәя яз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал