7


  • Учителю
  • Задания для подготовки к ЕРТ по татарскому языку

Задания для подготовки к ЕРТ по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТЕКСТЫ ДЛЯ АУДИРОВАНИЯ. ТЫҢЛАП АҢЛАУ БИРЕМНӘРЕ ӨЧЕН ТЕКСТЛАР.

Диалог А.

-Гафу итегез, монда 5нче номерлы автобус туктыймы?

-Юк, туктамый.

-Кызганыч. Ә 14 нче татар гимназиясенә мин ничек барып җитә алам?

-3 нче номерлы маршрут автобусы белән бара аласыз. Менә ул килә дә инде.

-Рәхмәт. Сау булыгыз.

Диалог Ә.

-Исәнмесез! Миңа Роберт Миңнуллинның шигырьләр җыентыгы кирәк иде, ярдәм итмәссезме икән?

-Бик рәхәтләнеп. Аларның төрлеләре бар, үзегезгә охшаганын сайлап алыгыз.

-Мин "Талбишек" дигәнен алам.

-Ярый, рәхим итегез.

-Рәхмәт, сау булыгыз.

-Сау булыгыз.

Диалог Б.

-Әнием, мин чәчәкләргә су сибәм, ә аннары чүп үләннәрен утармын.

-Ярый, кызым, ә мин җир җиләкләрен җыеп алам.

Диалог В.

-Исәнмесез.

-Хәерле көн, миңа ике каләм һәм гади карандаш бирегез әле.

-Рәхим итегез, егерме җиде сум.

-Рәхмәт. Сау булыгыз.







Сөйләүче А.

Иван Иванович Шишкин 1832 нче елда Алабуга шәһәрендә туган. Бу шәһәр Кама буенда урнашкан. Аның урманнарында мәһабәт наратлар үскән. И. И. Шишкин кечкенәдән үк шушы матурлыкка сокланып яшәгән.

Сөйләүче Ә.

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Без аның бик матур, эчтәлекле әкиятләрен яратып укыйбыз. "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләре-аның туган ягы табигатен тәсвирлаган әсәрләре.

Сөйләүче Б.

Герой-шагыйрь 1906 нчы елда Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Бөек Ватан сугышы башлангач ул сугышка алына. Волхов тирәсендә барган сугышларда ул каты яралана һәм пленга эләгә. 1944нче елның августында Плетцензее төрмәсендә аңы һәм унбер җәлилчене җәзалап үтерәләр.

Сөйләүче В.

Әнвәр Бакиров-танылган композитор, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. Әнвәр Бакиров башта Казан музыка училищесын, аннан соң Казан консерваториясен тәмамлый. Ул "Су анасы" балетын һәм "Тукай" операсын иҗат итә.

Сөйләүче Г.

1991нчы елның 12нче июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча Минтимер Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.





Алсу: Сәлам, Алинә!

Алинә: Исәнме, Алсу!

Алсу: Алинә, миңа өй эшләрен аңлатып бирмәссеңме икән?

Алинә: Әйдә, рәхим ит. Терелеп беттеңме инде?

Алсу: Әйе, дүшәмбе көнне мәктәпкә барам.

Алинә: Ярый, әйдә карыйк. Рус теленнән кагыйдәне белергә, 115нче биттәге 5нче һәм 6нчы күнегүләрне эшләргә.

Алсу: Яңа темалар да үттегезме?

Алинә: Әйе, татар теленнән иярчен сәбәп җөмләләр турында сөйләштек. Өй эше: тема буенча газет-журналлардан биш җөмлә язып алып килергә.

Алсу: Ә әдәбияттан?

Алинә: Ә әдәбият дәресендә без Казан шәһәренең истәлекле урыннары турында бик матур презентация карадык.

Алсу: Өй эше дә Казан шәһәре турындамы?

Алинә: Юк, өй эше туган ягыбыздагы истәлекле урыннар турында презентация әзерләп килергә.

Алсу: Аңлашылды. Рәхмәт, Алинә.

Алинә: Әйдә, чәй эчәбез.

Алсу: Юк, рәхмәт, әни көтә.

Алинә: Очрашканга кадәр, Алсу.

Алсу: Сау бул!

















































































(9 нчы сыйныфта укучы рус телле балалар өчен яңа форма тест биремнәре)

  1. нче бүлек.

Ответом к заданиям 1-8 является последовательность цифр, запишите её в бланке ответов №1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, БЕЗ ЗАПЯТЫХ И ПРОЧИХ СИМВОЛОВ. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведенными образцами.

1.

Вы услышите четыре коротких диалога, обозначенных А, Ә, Б и В. Определите, где происходит каждый из диалогов. Используйте каждое место действия из списка 1-5 только один раз. В задании есть одно лишнее место действия. Вы услышете запись дважды.



1.Бакчада. 2.Кибеттә. 3.Китапханәдә. 4.Спорт залында. 5.Тукталышта.

2.

Вы услышите пять высказываний. Установите соответствие между высказываниями каждого говорящего А-Г и утверждениями, данными в списке 1-6 только один раз. В задании есть одно лишнее утверждение. Вы услышите запись дважды.



1.Сөйләүче танылган композитор турында әйтә.

2.Сөйләүче Татарстан Республикасының беренче президенты турында әйтә.

3.Сөйләүче рәссамның туган шәһәре турында әйтә.

4.Сөйләүче герой-шагыйрь Муса Җәлил турында әйтә.

5.Сөйләүче бөек шагыйрь Габдулла Тукай турында әйтә.

6.Сөйләүче әкиятләр турында әйтә.



Вы услышите разговор двух друзей. В заданиях 3-8 обведите цифру 1, 2 или 3, соответствующую выбранному Вами варианту ответа. Вы услышите запись дважды.



3. Алсу Алинәгә ... сорап килгән.

1)өй эшләрен аңлатуны

2)китаплар

3)дисклар

4. Алсу ... көнне мәктәпкә бара.

1)шимбә

2)җомга

3)дүшәмбе

5. Алинә ... .

1)өйдә юк

2)өй эшләрен аңлата

3)аңлатмый

6. Татар теленнән өй эше: ... .

1)тест биремнәрен эшләргә

2)күнегүләр эшләргә

3)газета-журналлардан биш җөмлә язып алып килергә

7. Әдәбият дәресендә ... караганнар.

1)презентация

2)фильм

3)альбом

</<font size="4">8. Туган якларындагы истәлекле урыннар турында ... презентация әзерләп килергә.

1)тарих фәненнән

2)рус әдәбиятыннан

3)әдәбияттан

По окончании выполнения заданий 3-8 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов №1. Для заданий 3-8 поставьте цифру, выбранную Вами, в клеточку справа от номера задания.



2нче бүлек.

Прочитайте текст. Определите, какие их приведённых утверждений 9-16 соответствуют содержанию текста (1 -текстка туры килә), какие не соответствуют ( 2 - текстка туры килми).

В бланке ответов №1 поставьте ту цифру, которая соответствует номеру выбранного Вами ответа.

Татарстан елгаларга бик бай. Аның зур елгалары - Идел, Кама, Вятка, Агыйдел. Бу дүрт елгадан башка, озынлыгы 10 км дан ким булмаган 500 гә якын кечкенә елга һәм инешләр бар.

Идел елгасы - Татарстанда һәм Россиянең Европа өлешендә иң зур елга. Иделнең Татарстан аша аккан озынлыгы 180 км, аңа 200 дән артык елга кушыла. Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, Иделнең киңлеге кайбер урыннарда 35-40 км га җитте. Идел елгасы күп еллар буе кешеләргә хезмәт иткән, әле дә хезмәт итә. Хәзерге вакытта Иделнең хәле коточкыч авыр, чөнки аның суы көннән-көн азая, пычрана бара.

1989 нчы елда Казанда Иделне саклау буенча конференция булды. Иделне пычранудан саклау өчен, аңа кушылучы вак елгаларны чистартырга, зарарланудан сакларга кирәк. Конференциянең төп максаты шул иде.

Икенче зур елга - Кама. Елганың озынлыгы 1764 км. Татарстан аша аккан озынлыгы 380 км. Бу елгадан ерак түгел Алабуга, Чаллы, Менделеевск, Түбән Кама шәһәрләре урнашкан. Кама елгасын саклау өчен, аның ярларын чистартырга, әйләнә-тирә мохиткә сак караш булдырырга кирәк. Гомумән, елгаларның чисталыгы, матурлыгы - кешеләр намусында.

9.Татарстан елгаларга бай түгел.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

10.Татарстанның дүрт зур елгасы бар.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

11.Иделнең Татарстан аша аккан озынлыгы 180 км.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

12.Иделгә 200 дән артык елга кушыла.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

13.Сусаклагыч төзелгәч, Иделнең киңлеге 20 км га җитә.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

14.Идел күп еллар буе кешеләргә хезмәт итә.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

15.Иделне саклау буенча конференция 1989 елда була.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

16.Елгаларның чисталыгы, матурлыгы - кешеләр намусында.

1)текстка туры килә 2)текстка туры килми

17.

Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Исполъзуйте каждую букву ТОЛЬКО ОДИН РАЗ. В задании есть ОДИН ЛИШНИЙ ЗАГОЛОВОК. Получившуюся последовательность цифр запишите в бланк ответов №1 справа от номера соответствующего задания, начиная с первой клеточки. При переносе ответа на бланк следует указать только эту последовательность, БЕЗ ЗАПЯТЫХ И ПРОЧИХ СИМВОЛОВ. Каждый символ пишите в отдельной клеточке в соответствии с приведенными образцами.



1. Рудольфның белеме.

2. Рудольфның 25 елдан соң туган иленә кайтуы.

3. Гиннесның рекордлар китабына кертелгән вакыйга.

4. Рудольфның Казан турында әйткән сүзләре.

5. Рудольфның күпләрне гаҗәпләндерүе.

6. "Оча торган татар".

7. Р.Нуриевның соңгы көннәре.

8. Биюченең әти-әнисе турында сөйләве.

А. Гади татар гаиләсендә туып үскән Рудольф Нуриев Франция, Италия, Америка кебек илләрнең тамашачыларын шаккаттырды. "Оча торган татар" бик күп илләр гизде, дөньядагы иң зур театр сәхнәләрендә биеде, дан, дәрәҗә яулады.

Ә. Бервакыт Париж тамашачылары, аягүрә басып, Рудольф Нуриевны ярты сәгать буе алкышлап торалар. Бу вакыйга Гиннесның рекордлар китабына кертелә.

Б. Бөтен дөньяга танылу аңа җиңел генә бирелми.

Рудольфның балачагы фәкыйрьлектә үтә. 17 яшендә ул Ленинградның (хәзерге Санкт-Петербург) хореография училищесына укырга керә. Үзенең феноменаль сәләте аркасында һәм талантлы педагог Александр Пушкин ярдәмендә, 8 еллык курсны 3 елда бетереп чыга.

В. 1958 нче елда Нуриев (20 яшендә) Мәскәүдә Бөтенсоюз биючеләр конкурсында катнаша һәм күпләрне гаҗәпләндерә. 1961 нче елда Киров исемендәге балет театры белән Парижга килә, "Йокыга талган гүзәл" спектаклендә Принц ролен триумф белән башкара һәм Парижда кала.

Г. Рудольф Нуриев 20 елдан артык әнисе, апалары белән күрешә алмый. Хатлар яза - җавап килми. Бары тик 25 елдан соң гына Нуриев, азга гына булса да, илгә кайту бәхетенә ирешә.

Д. Рудольф Нуриев Парижда чыккан бер китабында: "...Минем әнием Казан дип аталган гаҗәеп матур, борынгы шәһәрдә туып үскән. Димәк, мин мөселман гаиләсеннән булам. Мин үземнең татарлыгымны җаным - тәнем белән тоям", - дип яза.

Е. Гомеренең соңгы елларында дирижер буларак чыгыш ясый. Рудольф Нуриев 1993 елның 6 гыйнварында Парижда вафат була. Мәшһүр биюче Сент-Женевьев-де-Буа зиратында җирләнгән.

По окончании выполнения заданий 9-17 не забудьте перенести свои ответы в бланк ответов № 1. Обратите внимание на то, что ответы на задания 1, 2 и 17 располагаются в разных частях бланка.

3нче бүлек.

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 18-25 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию предложения. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск сооветствует отдельному заданию.

18. __________ гел әйтә торган сүзе бар. ӘБИЕМ

19. __________ ашап карап булмый бит. СҮЗ

20.Мин үзем белгән төрле сүзләрне әйтеп __________ . КАРАРГА

21. __________ бик күп инде ул. СҮЗ

22.Беркөнне безгә кунак апа __________ . КИЛЕРГӘ

23.Кунак апа алып килгән _________ күзләре зәп-зәңгәр. КУРЧАК

24.Курчак иптәш __________ бик ошады. КЫЗЫМ

25.Без бергә уйный __________ . БАШЛАРГА

Прочитайте предложения. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами 26-32 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

26.Әбием миңа __________ телле булырга куша. ТӘМ

27.Кунак апа мине __________ . МАКТАУ

28.Кунак апа мине "Син _________ телле икәнсең",

дип ачуланды. ТӘМ

29.Әнием дә минем өчен __________ . ОЯЛУ

30.Без тагын икәү уйный __________ . БАШЛАУ

31.Хәзер мин "_________ тел"нең нәрсә икәнен беләм. ТӘМ

32.Сез дә тәмле телле _________ . БУЛУ

4 нче бүлек.

Для ответа на задания 33-38 используйте бланк ответов № 2. При выполнении заданий 33-38 обратите внимание на то, что ваши ответы будут оцениваться только по записям, сделанным на бланке №2.

Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.



33.Предложи другу вместе покататься на лыжах.

34.Сообщи другу о том, что каждое утро ты делаешь зарядку.

35.Сообщи другу о том, что вы с сестрой помогали маме.

36.Сообщи маме о том, что ты завтра будешь учавствовать в соревновании.

37.Поздравь папу с днём рождения, пожелай здоровья, счастья.



38. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

… Менә язгы каникуллар да үтеп китте. Минем ялым бик күңелле үтте. Мәктәптә уздырылган төрле чараларда катнаштым. Аеруча "Китаплар атналыгы" ошады, чөнки мин китаплар укырга яратам.



Ә син китаплар укырга яратасыңмы? Нинди китаплар ошый? Яраткан авторың бармы?







Җаваплар:





























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал