7


  • Учителю
  • Урок по татарской литературе на тему: Г. Баширов 'Туган ягым-яшел бишек'

Урок по татарской литературе на тему: Г. Баширов 'Туган ягым-яшел бишек'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

- Тема: Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек "әсәрен йомгаклау

Дәреснең максаты:

1)Укучыларда үз халкының гореф - гадәтләре, йола - бәйрәмнәрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

2)Халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдыру.

3)Әсәрнең татар әдәбиятындагы әһәмиятен ачыклау.

Җиһазлау:Г.Бәширов китаплары, портреты, газета - журналлар,рәсемнәр,компьютер,мультипроектор.

Дәрес барышы:

-Хәерле көн укучылар! Хәерле көн килгән кунаклар! Дәресебезне хәерле сәгатьтә башларга рөхсәт итегез.

- Дәресне түбәндәге шигырь юллары белән башлыйсым килә.

(1,2нче слайдлар)

Читтә йөргән чакта , сагындырып ,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы , биек , аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәү өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,

Мәхәббәтле , ямьле , мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

-Шигырьдә сүз нәрсә турында барды ?

-Нәрсә соң ул туган як ?

-Ни өчен ул һәр кеше өчен кирәк , шулай кадерле ?

-Сез үзегезнең туган ягыгыз турында нәрсәләр әйтә аласыз?

-Туган як , туган җир турында нинди мәкальләр беләсез ?

(3 нче слайд)

Туган илең- туган өең.

Ил йоласыз булмый.

Ир илендә кадерле.

Туган илең туган анаң ,

Чит ил үги анаң. Һ.б.

-Ил йоласыз булмый. Бу мәкальгә нинди мәгънә салынган ?

-Әйе , һәрбер халыкның үзенең гореф-гадәтләре , йолалары , бәйрәмнәре , моңнары була.

һәрбер кеше үзенең халкының үткәнен, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.

( Музыка. Н.Исәнбәт сүзләренә язылган " Илкәем" җыры башкарыла. Видеотасмада авыл күренешләре карала).

-Укучылар, бүген аксакал язучы, гасыр яшьтәше Г. Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек " әсәре буенча йомгаклау дәресе. Сез инде повесть белән таныш.

(4 нче слайд)

Дәресебезнең темасы - бу әсәрдә халкыбызның күңел байлыгы. Максатыбыз: сездә халкыбызның гореф- гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, үзегездә булдыру. Әлеге теманы ачар өчен тулы әсәр буенча сөйләшербез, туган фикерләрегез белән уртаклашырбыз.Әсәрдә сурәтләнгән кебек безнең туган ягыбыз да гүзәлме икән? Шул хакта да сөйләшербез.

(5 нче слайд)

- Бүген мин сезне әдибебез Гомәр ага Бәшировның "Яшел бишекле"туган ягына, халкыбызның күңел җәүһәрләренә сәяхәткә чакырам. Бер генә сәгатькә булса да авылга, йортка кайтыйк. Тик бүгенге заман йортына түгел, ә әби-бабаларыбыз үскән, сөлгеләр, ашъяулыклар белән бизәлгән, самавыры кайнап торган, бишекле йортка, догалы йортка кайтыйк.

- Гомәр ага Бәшировның без укыган иң матур әсәре ничек атала инде?

-" Туган ягым - яшел бишек".

- Ни өчен әсәр шулай атала икән?

- Менә ул бишек. Төшләрнең иң татлысы шушы бишектә булгандыр. Без дә бүген дәресебезнең ахырында туган якның яшел бишегендәге серләрне ачырбыз дип ышанам.

Туган якта кешенең балачагы үтә ("бишек"сүзе шуңа ишарә) һәм иң якты, самими истәлекләре сакланып кала.Ә" яшел"сүзе мәңгелек дигән мәгънә, икенче төрле әйткәндә, яшәү мәгънәсен өсти. Яшәү өчен мәңгелек көчне кеше үзенең туган ягыннан ала.

-Әсәр нинди жанрда иҗат ителгән?

(6 нчы слайд)

Повесть - тормыш күренешләре тезмәсен үзәк бер сызык буенча гәүдәләндерүче, нигездә аз геройлы, әмма характерларны хәрәкәттә күрсәтүче, тар композицияле урта күләмле чәчмә әсәргә әйтәбез.

Әсәрнең сюжеты нәрсәгә корылган?

Истәлекләргә.Ә истәлекләргә корылган әсәрләрне нинди жанрга кертәбез?

повесть, мемуар жанр - (француз сүзе истәлекләр дигәнне аңлата) документаль әдәбиятның бер төркемчәсе, үзе яшәгән дәвер турында язмалар.

-Димәк бу әсәр -автобиографик повесть.

-Әсәрнең сюжеты турында нәрсә әйтә аласыз?

-Әсәрдә конкрет вакыйгалар, геройлар алынмаган. Ул фәкать бер авылга , авторның туган авылына , шул авылда яшәүче кешеләр тормышына багышланган.

-Ә Гомәр Бәширов кайда туган соң?

(7 нче слайд)

-Ул 1901 елның 7гыйнварында Казан губернасы Арча волосте Яңасала авылында туган.Күптән түгел генә аның юбилее булып узды.

-Ничә яшь тулган булыр иде?(110 яшь)

-Автор үзенең Арча районында урнашкан Яңасала авылын, әдәбият дөньясына кертеп, мәңгеләштереп калдырды. Хәтта кешеләренең исемнәрен дә үзгәртмичә биргән. Язучының авылдашлары китапта үзләрен, алар белән бәйле булган вакыйгаларны күрделәр.

-Төп геройлар бармы соң?

-Төп герой-Гомәр. Әсәр аның исеменнән бәян ителә. Гомәр безгә үзе күргәннәр, үзе белгән кешеләр, авылдашлары, чордашлары турында сөйли. Вакыйгаларга үзенең карашын белдерә. Ул башта 6-7 яшьлек малай, әсәр тәмамланганда аңа 17 яшь була.

Ни өчен автор повестьны малай исеменнән сөйләтә?

- Бала исеменнән сөйләтеп -әсәрнең тәэсир көчен арттыра. Чөнки балалар тормышны ничек бар, шулай күрәләр. Алар төрле ялганнардан, күз буяулардан азат. Алар күзеннән берни дә качып кала алмый.

(8 нче слайд)

Сәяхәтебезнең беренче тукталышы "Балачак "тукталышы дип атала.

- Балачак турында язылган бүлекләрне искә төшереп китик..

- Нәрсә ул балачак?

- Гомәрнең балачагы нинди?

(9 нчы слайд)

Балачак "куркынычларын" искә төшереп үтик.

-Сабый чакта нинди куркынычлар яный? (Китаптан 130 нчы битне уку)

- Йөгереп барган җирдән егылулар, тез башлары суела.

Әсәрдә шушы балачак "авыртуларын" автор ничек тасвирлый? Санап китик әле шуларны. (132 нче бит)

(10 нчы слайд)

- Кайда инде ул дару эзләп, әнигә елап йөгерүләр. Балачакта дарулар да башка. Гомәр санаган әнә шул "даруларны" искә төшерик әле. (132 нче бит)

(11 нче слайд)

-Алга таба тау шуу рәхәтләрен искә төшереп китик.(Сөйләтү, китаптан уку.132-133 нче бит.)

(12 нче слайд)

- Сезнең бала-чагыгыз Гомәрнең бала- чагына ошаганмы? Нәрсәсе белән?(әңгәмә)

- Димәк, балачак ул нинди чак?

- Күңеллле чак, бәхетле чак.

(13 нче слайд)

"Тәрбия минутлары" тукталышы.

- Кемнәр сезгә гаиләгездә тәрбия бирә?

- Ничек тәрбия бирәләр? Кем ныграк тәрбияли?

- Әсәрдә нинди тәрбия чараларын күрдек?

- Балачакта елап кайтуларны гаиләдә ничек кабул итәләр?

Гомумән, Гомәрне гаиләдә кемнәр тәрбияли? Ә сездә ничек?

Ата - аналар, өлкәннәр балаларга аеруча нинди гадәтләрне сеңдерергә тырышканнар һәм ничек итеп?

- Өлкән кешеләр балаларда бары тик матур сыйфатларны гына күрергә теләгәннәр. Мәсәлән, әсәрдә шундый бер вакыйга бар. Гомәр өр- яңа ап -ак итеге белән пычракка батып кайта. Әтисе аны ачуланмый, чөнки малае җебеп төшмәгән. Бәшир абзый һәр эшендә балалары өчен үрнәк. " Ул йомшаклыкны , изелеп торуны, җебегәнлекне һич тә яратмады. Уңмаган, булдыксыз кешеләрне җене сөйми, андыйлар белән алыш - биреш итәргә дә теләми, исәнләшми дә иде ",- ди малай әтисе турында.

- Әйе , Бәшир абзый, кеше буш йөрергә тиеш түгел,һәркем эш белән шөгыльләнергә тиеш, ди. Аракы эчми , келәтен кибет ачарга биреп торганда аракы сатмауны шарт итеп куя : " Авылга аракы керде ни, кара елан керде ни ! Адин чорт !" - ди ул.

- Бәшир абзый турында тагын шуны да әйтәсем килә. Ул авылда берүзе яшелчә үстерә, балаларын да хезмәткә өйрәтә , укыта. Белемнәрен тикшерергә дә җай таба . Аның өчен иң изге әйбер - гаделлек.

Тагын нинди тәрбия мизгелләре исегездә калды?

(14 нче слайд)

-Табынга утыргач,беренче булып ризыкка олы кеше сузыла; икмәк валчыгын әрәм итмиләр; һәр эш өчен рәхмәт әйтергә өйрәтелә.

-Нинди дә булса зур эш башлау алдыннан яшьләр олылардан фатиха алалар; ата-ана сүзе бала өчен закон; кечкенәдән үк ата-ана каргышыннан сакланырга кирәклеге төшендерелә. Моның өчен китап укулар ярдәмгә килә. Сак - Сок бәете, Йосыф китабы елый - елый тыңлана.

- Язгы чәчүдә Бәшир ага малаен ничек тәрбияли? Гомәр өчен иң югары мактау "ноктасы "нәрсә ул? (Әтисенең мыек астыннан елмаюы,150-153 нче битләр табып укырга)

- Гомәр әтисен нинди холыклы итеп сурәтли?(Киң җилкәле...)

- Шулай ук автор геройның характер сыйфатларын да ачыклый.

- Әсәрдә әти нәрсә белән чагыштырыла? Ни өчен?

- Димәк, әти-әнинең тәрбия методлары нинди булган?.

- Шундый дөрес, гадел тәрбия алганга, нәни Гомәрдән танылган язучы Гомәр ага Бәширов үсеп чыккандыр да.

(15 нче слайд)

Музыкаль тәнәфес("Туган як"җырын тыңлау һәм кушылып җырлау,

16-24 нче слайдлар)



Өченче тукталыш-тел байлыгы.

(25 нче слайд)

-Әлеге әсәрнең халык рухын чагылдыруын исбат итә торган тагы бер үзенчәлеге бар. Ул аның тел байлыгы. Автор әсәрдә фразеологизмнарны, мәкаль һәм әйтемнәрне күп һәм бик урынлы кулланган. Ул аларны күпне күргән өлкәннәр авызыннан әйттергән. Г. Бәширов әдәби тел белән бергә үз төбәгенең телен дә бик яхшы белгән. Ул геройларын туган ягының теленнән аермый. Шуңа күрә геройлары да ясалма түгел. Сез әсәрдән нинди фразеологик әйтелмәләр, мәкаль һәм әйтемнәр, диалектизмнар таптыгыз?

Әсәрдәге фразеологик әйтелмәләр (26 нчы слайд)

  • телне йоту

  • авызыңа шайтан төкергән

  • тасма тел

  • эчтә утлар уйнау

  • караңгы чырай күрсәтү

  • китап чире кагылу

  • арт сабагын укыту

  • иш янына куш

Әсәрдәге мәкаль һәм әйтемнәр (27 нче слайд)

  • Кая барсаң да кара сакалың үзеңнән калмый.

  • Бер намазга ике азан әйттермиләр.

  • Малын биргәнгә - акылын биргән.

  • Куркакны озак кусаң,батырга әйләнә.

  • Килеп кергәнче чыгып китүең турында уйла.

Диалектизмнар (28 нче слайд)

  • Яренгә(киләсе елга)

  • Чәнәшкә(чана)

  • Ниямәрсә(нәрсә)

  • Пырдымсыз малай(җиңел акыллы)

  • Мантымый(рәтләнә алмый)

  • Апай(апа)

  • Кәперенү(масаю)

  • Бишни(шәмәхә)

  • Иң кәттәсе(иң шәбе)



Әңгәмә.

1)Сандугач каурые турында(141 нче бит)

2)Кыр казлары турында(143-144 нче битләр)



"Милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр"

тукталышы.(29 нчы слайд)

Әңгәмә.-Нинди милли бәйрәмнәр беләсез?(30 нчы слайд)

- Әсәрдә нинди милли бәйрәмнәр тасвирлана?(31-33 нче битләр)

- Сабантуй, каз өмәсе, орлык бәйрәме.

-Сабантуй алдыннан нинди йолалар үтәлгән?

-малайлар,өйдән -өйгә кереп,күчтәнәч җыйганнар;

-яшь кызлардан чигелгән сөлге җыйганнар;

-күңелле итеп сабантуй үткәргәннәр.

- Орлык бәйрәмен халык ничек каршы ала? Ни өчен?

- Орлык чәчкәндә нинди йолаларны күрәбез?

-бөтен җирне чистартканнар;

-беренче очраган кешегә йомырка биргәннәр;

-эшне бисмилладан башлаганнар;

-җиргә йомырка сипкәннәр.

- Кунак кызлары утырмага елның кайсы вакытында килә торган

булганнар?

- Көз көне.

- Кунак кызы өйдә нәрсә белән шөгыльләнә?

- Чигү чигә, бәйлиләр, бер сүз белән әйткәндә, бирнә әзерлиләр.

- Су юлына ни өчен еш йөриләр?

- Каз өмәсенә нинди милли ашлар пешерелгән? Нинди уеннар уйналган?

-Бу безнең соңгы тукталышыбыз булды. Дәрес тә ахырына якынлашты. Тик балачак иленнән бер дә аерыласы килми. Без сезнең белән әсәрнең һәр битен укыган саен, халкыбызның күңел көзгесенә караган саен, аның нинди бай рухлы булуына инандык. Әйе, туган як - яшел бишек. Ул бишеккә матур тәрбия чаралары да, җор сүзләр, шаяртулар, гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр дә, йолалар да, дини бәйрәмнәр, җыр-биюләр -бары да сыйган. Шуңа күрә бу бишектә тирбәлгән бала гадел дә, иманлы да,әхлаклы да булган. Без дә бу матур традицияләрне онытмасак, татар халкының матур кануннары белән яшәсәк иде дигән теләктә калам.

-Инде , укучылар, нәтиҗә ясыйк. Әлеге әсәрне укыгач, без нәрсәләр белдек?

  • Халыкның гореф-гадәтләре гүзәл. Алар кешеләрдә бары тик уңай сыйфатлар гына тәрбияли.

  • Кеше тормышны яратырга тиеш. Авыр булса да, яшәү рәхәт.

  • Телебез-бай, матур.

  • Хезмәт кешесе -данга лаек.

  • Әти-әни, туган як- һәркем өчен изге.

-Укучылар, Г.Бәширов үзенең туган ягы, авылдашлары,чордашлары, аларның тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре турында нинди матур әсәр язып калдырган. Ә сез үзегезнең туган ягыгыз турында ни әйтә аласыз? Карагыз әле рәсемнәргә, матурмы безнең туган җиребез? (34-44 нче слайдлар )

-Өй эше: "Туган ягым,нинди гүзәл син !"дигән темага инша язарга әзерләнергә.

-Дәресебез тәмам.Барыгызга да бик зур рәхмәт.(45 нче слайд)





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал