7


  • Учителю
  • “Минем холкым – минем язмышым”. Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” повесте буенча йомгаклау дәрес

“Минем холкым – минем язмышым”. Фатих Хөснинең “Йөзек кашы” повесте буенча йомгаклау дәрес

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. "Минем холкым - минем язмышым"
Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" повесте буенча йомгаклау дәрес

7нче класста татар әдәбияты буенча ачык дәрес планы

Максат. 1.Укучыларның әсәрнең эчтәлегенә төшенүләренә, геройларга хас сыйфатларны дөрес бәяли алуларына ирешү.

2.Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләмнәрен үстерү.

3.Эш кәгазьләреннән хат язарга өйрәтүнең башлангыч күнекмәләрен бирү.

4.Укучыларда күркәм холык тәрбияләргә.

Җиһазлау. 7нче класс дәреслеге, Ф.Хөсни иҗатына карата әдәби бюллетень, Ф.Хөсни әсәрләреннән китап күргәзмәсе, мәкальләр язылган плакатлар, интерактив такта.

Дәреснең планы.

  1. Классны оештыру. Кереш өлеш. Максат белән таныштыру.

  2. Төп өлеш. Әсәргә анализ ясау.

  3. Йомгаклау өлеше. Үз холкыңны формалаштыру юллары.

  4. Өй эшләрен тикшерү. Айдарга язылган ачык хатларны уку.

  5. Өй эше бирү.



Дәрес барышы.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Без бүген алдагы дәресләрдә укылган "Йөзек кашы" хикәясенә йомгак ясарбыз. Үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап бирербез.

(1слайд) Без беләбез: Ф.Хөсни язучы булып "Йөзек кашы" хикәясен иҗат иткәч таныла. Ул бу хикәясен 1942елда, ягъни Бөек Ватан сугышының иң куркыныч вакытларында язган. Бу чор язучылары күбрәк фронттагы, тылдагы хәлләр,дошманга каршы киеренке көрәш, сугышчан батырлык турында яздылар. Алар бары тик уңай геройларны гына сурәтләделәр, мактадылар, дан җырладылар. Ф.Хөснинең шул чорда мәхәббәт лирикасы белән сугарылган, җыр шикелле җиңел укыла торган әсәр язуы, анда Айдар кебек кеше образын сурәтләве үзе бер яңалык булды. Чөнки сугыш вакытында кырысланган күңелләр матурлыкка нык сусаган иде.

(2слайд) Слайдның эчтәлеге. "Бу лирик-романтик повесть торның иҗатында, чыннан да, йөзек кашы төсле ялтырый торган әсәр. Татар әдәбиятында аның тиңдәше юк дисәк тә ярый". Ибраһим Гази.

Повесть нигә укучыга якын соң? Аның сәбәбе нидә? (Җаваплар тыңлана)

Әйе, чөнки язучы тормышны дөрес итеп сурәтли, җор телле, вакыйгаларны кызыклы итеп күрсәтә белә... Ә шулай да төп сәбәп, мөгаен, Айдар белән Вәсилә образларының, аларның күңел дөньяларының, язмышларының бөтен ачыклыгы белән, җанлы кешедәй гәүдәләнүендә. Укучыны алар кичергән хәл-әхвәлләр борчый, тетрәндерә, аларга хаталарын аңлатасы, дөрес юлга бастырасы килә. Төп герой буларак, Айдар укучы күз алдында үсә. Аның уңай сыйфатлары булган кебек, тискәреләре дә җитәрлек. Ф.Хөсни бу герое турында уйлаганда болайрак фикер йөртә:

(3слайд) Эчтәлеге. "Үрнәк булырлык язмышмы бу, диярләр. Алдан ук әйтәм: түгел. Киресенчә, аның күп кенә яклары үземә дә ошамый. Ләкин тормыш шуның өчен дә тормыш ул, аның законнары минем яки синең кәеф белән генә исәпләшеп тора алмый. Әйе, тормышта Айдарлар да бар. Үрнәкме алар, түгелме? Ләкин андыйлар бар һәм, димәк, тормышның бүтән яклары белән бергә аларның да җырга кереп калырга хаклары бар. Ә дөрес нәтиҗәне укучы үзе ясый алыр дип уйлыйм мин".

Әсәрдәге геройлар, аларның язмышына карата дөрес нәтиҗәне чыгарыр өчен, кылган гамәлләренә дөрес бәя бирер өчен әсәргә әйләнеп кайтыйк. Укылган әсәрне вакыйгаларга бүлик. Төп геройларны ачыклыйк. Таблицаны тутыру барышында Айдарга һәм Госманга хас сыйфатларны язып барырга онытмагыз. (4 слайд)

Вакыйгалар

Айдарга хас сыйфатлар

Госманга хас сыйфатлар

Авылга алма сатучы килде

Матурлыкны күрә белә, бәяли.

Көнчел

Ат чабышы

Тәвәккәл, атны ярата, үзсүзле, тиз кызып китә, ярсу

Тәвәккәл, атны ярата, кызу канлы, көнчел, кешенең өстенлеген күрә алмый, үчлекле

Шахтада эшләү

Эшчән, тырыш, сүзендә торучан, максат куя белә, үчлекле, дөреслекне ярата, сакчыл


Кыз урлау

Чын күңелдән ярата белә, сүзендә тора, дуамал, кыю

Ялагай, ялганчы, кеше бәхетсезлегенә куана

Сугышта

Батыр, вәгъдәсендә торучы, эшен җиренә җиткереп башкаручы, тәвәккәл, үч алучы

Куркак, җебегән, сатлык җан


Дәфтәрдәге язмалар белән тактадагысын чагыштырып карагыз, нәрсә дә булса төшеп калса, өстәп куегыз. Менә без вакыйгаларны искә төшердек. Һәр вакыйгада Айдар белән Госман арасында каршылык туа. Әгәр дә автор каршылыклы образлар тудырмаса, каршылыклы вакыйгалар бирмәсә, әсәр ничегрәк төгәлләнгән булыр иде икән? (Җаваплар тыңлана)

Каршылык килеп чыгуда иң беренче чиратта Госман сәбәпче булып тора. Аның тискәре сыйфатлары аркасында Айдар да күп мәртәбәләр кискен хәлләрдә кала. Һәм ул мондый кискенлеккә каршы дуамалланып җавап бирә. Вакыйгаларның шулай өермәле булып баруының сәбәбе- Айдарның холкы, характеры. Әгәр дә ул җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган кеше булса, Госманның сүзләренә исе дә китмәс иде. Айдар пошмас, битараф була алмый, горурлыгы да җитәрлек, шуның аркасында сөйгәне Вәсиләне дә, үзе дә бәхетсез була. Ә Госман исә аның бу характерын белгәнгә, үз ягына бик оста файдалана. Сюжет та Айдар холкы, табигатенә карап формалаша. Күргәнебезчә, аның холкы бик күп аңлашылмаучылыкка, аерылышуга сәбәпче була. Шуңа күрә дә минем холкым-минем язмышым дип әйтү бик дәрес.

Татар халкы элек-электән кешеләрнең холыкларына туры килә торган мәкальләрне кулланган. Хәзер без дә шундый канатлы сүзләр - афоризмнар белән эшләп карарбыз. Мәкальләрнең бер өлеше билгеле, калганын сез әйтерсез. (5слайд)

Куеныңда елан асрама.

Кешене күзәт, үзеңне төзәт.

Акылың алдан, эшең арттан йөрсен.

Җиде кат үлчә, бер кат кис.

Димәк, әйләнә-тирәңдәге кешеләрнең асылын танырга өйрәнү бик мөһим икән. Якын дусты дип санап йөргән Госманның кара эчле булуын, мәкальдәгечә әйтсәк, "куенында елан асравын" вакытында күрә алмавы, дөрес нәтиҗә ясамавы Айдарга бик кыйммәткә төшә. Кечкенәдән үк үз холык-фигылеңә игътибарлырак булырга, андагы тискәре башлангычларны киметә, матур сыйфатларны арттыра бару өстендә эшләргә киңәш итәм. Бу әсәр безгә тормышны, кешеләрне ныграк аңларга ярдәм итәр.

Укучылар, сезгә өй эше итеп Айдарга ачык хат язарга кушылган иде. Хәзер шуларны укып китәрбез. (Бер хатның эчтәлеге бирелә)

"Исәнме, Айдар!

Сиңа 21гасыр егете хат яза. Мин синең хакыңда бик күп нәрсәләр белдем. Синең башта ук күренгән уңай сыйфатың - матурлыкны бәяли белүең. Вәсиләнең гүзәл кыз булуын син беренче күрүдә үк чамаладың. Синдә бу чибәр кыз белән сөйләшәсе килү теләге туды. Белгәнеңчә, ул да сиңа битараф түгел иде. Госман белән сезнең арада каршылык шуннан башланды да инде. Синдә уңай сыйфатлар булган кебек, тискәреләре дә җитәрлек. Син кызып китүчән, үч алучан егет. Уйлап бетермисең, эшләп тә куясың. Минем бер нәрсәгә ачуым килә: нигә син башта эшнең сәбәпләрен белешмисең? Үзеңнең яраткан Вәсиләңне ничә тапкыр кыен хәлгә калдырып, күз яшьләренә батырдың. Ул бит сине чын күңеленнән ярата, ышана иде. Ә син аның ышанычын акламадың, күбрәк кеше сүзенә карадың. Шуның белән син бик матур буласы тормышыңны чәлпәрәмә китердең. Әгәр син сабыр гына уйласаң, Вәсилә белән ачыктан-ачык сөйләшсәң, мондый хәлләр килеп чыкмас иде. Вәсилә белән синең мәхәббәт бөре килеш кенә калды. Нишлисең инде, холыкны үзгәртеп булмый торгандыр шул. Ә шулай да синең үрнәк булырлык якларың да күп. Син тәвәккәл, горур, батыр, туган илен яратучы егет булып чыктың. Анысы - бәхәссез. Менә шул, Айдар! Сәлам белән 21 гасыр укучысы."

Әйе, язган хатларыгыз бик эчтәлекле, гыйбрәт алырлык булган. Үзегез дә Айдар ясаган хаталарны кабатламасагыз иде. Өй эшләре, дәрестә җавап бирүләрегезгә карап билгеләр куям. Ә өйгә дәреслекнең 167нче битендәге 5нче сорауга җавап әзерләп килерсез.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал