7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку на тему 'Фразеологизмнар' (10 сыйныф)

Урок по татарскому языку на тему 'Фразеологизмнар' (10 сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы: Мифтахова А.Р.

Тема: Фразеологизмнар

Интеллектуаль уен дәресе

10 нчы сыйныф

Максат: Укучыларның белем күнекмәләрен гомумиләштерү; фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә аңлап куллануларына ирешү ,телләрне чагыштыру һәм тикшерү күнекмәләре бирү; предметара бәйләнешне ныгыту; мультимедиа чаралары белән эшләүне камилләштерү; укучыларда тормышка аңлы караш тәрбияләү, яхшыны начардан аерырга өйрәтү.

Дәреснең төре: гамәли дәрес.

Җиһазлау: фразеологизмнарга ясалган рәсемнәр; компьютерлар

Дәрес барышы:

  1. Оештыру. Дежур укучы чыгышын тыңлау.

  2. Укытучы: Укучылар, бүген дәрестә фразеологик әйтелмәләр өйрәнүне дәвам итәбез. Үткән дәрестә без аларның телдә нинди урын тотуларын әйтеп киттек. Кеше үз сөйләмендә фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәжәдә уңышлы файдаланса, аның фикере башкаларга шул дәрәҗәдә җиңелрәк һәм тизрәк барып җитә дидек.Фразеология таркалмый торган сүзтезмәләрне өйрәнә.Андый сүзтезмәләрне фразеологизмнар ( грекча-phrasis- тәгъбир-выражение, logos-өйрәнү- изучение)дип атыйлар.Русча фразеоло-гизмнар турында кыскача гына аңлатма бирегез әле.Бүгенге дәрескә фразеологик берәмлекләр кертеп девиз сайлыйк:

  1. Дәрестә кул кушырып утырма.

  2. Җиңел аяктан.

  3. Үгезне мөгезеннән эләктерү.

  4. Авызга каратып тотыйк.

5) Җиң сызганып эшлик

II.Җөмләләрдән фразеологизмнары табып әйтегез:

Азат куян йөрәк булып чыкты.

Аның күңелен курку басты.

Ашыккан ашка пешкән, диләр.

Вакытың булса, тамагыңны ныгыт.

Безнең алар белән борчак пешми.

Мин ике көн керфек какмаган.

Вокзалда энә төртерлек тә урын юк иде.

Артурның Гүзәлгә күзе төште.

  1. Ягез әле, бирелгән сүзтезмәләрдән бу фразеологизмнарны бер сүз белән әйтик

Курку басты-курыкты

Ашыккан ашка пешкән-ашыгу,кызулану

Тамагыңны ныгыт-аша

Борчак пешми- килешмибез

Керфек какмаган-йокламаган

Энә төртерлек тә урын юк-тыгыз

Димәк, фразеологизмнар нинди була?

-Бердәм ,тотрыклы булалар.

-Аларны бер сүз белән алыштырып була.

IV. Өйгә парлап сөйләшү әзерләргә бирелде. Сөйләм фразеологизмнар темасына багышлана.

  • - Фразеологизмнар нинди мәгънә аңлата?

  • - Алар бербөтен мәгънә аңлаталар.

  • - Күчерелмә мәгънәдә булалар,туры тәрҗемә ителмәгәннәре идиома дип атала.

  1. Ике баганадагы фразеологик берәмлекләрне туры китереп әйтегез. Аларда нинди уртак сүзләр бар ?

Сүз бирү- сдержать слово

Сүзен тоту- ниже критики

Сүздән түбән - брать слово

Сүздән кайту- вести разговор

Сүз алу - дать слово

Сүз алып бару- отказаться от своих слов.

  1. Русча фразеологик беремлекләрне шул ук сүзләр белән тәрҗемә итегез:

Засучив рукава-

С легкой ноги-

Тёпленькое местечко-

Наступать на пятки-

Взять быка за рога-

Протянуть руку помощи-

Пройти огонь и воду-

Мелко плавать-

Нәтиҗә:

  • 1.Фразеологик сүзтезмәдәге сүзләр арасына башка сүзләрне куеп булмый.

  • 2.Ике яки берничә сүздән торалар.

  1. Бу рәсемнәрне фразеологизмнар белән укып карыйк әле.

Кул кушырып утыру

Бармак аша карау

Җиң сызганып эшләү

Ике ут арасында

Авызга каратып тоту

Үкчәгә басу

Алтын куллы

Колагына аю баскан

Диңгез тубыктан

Үзеңне кулга алу

Кем остарак?" бәйгесе
Фразеологизмнарның мәгънә-ләрен сүзсез хәрәкәтләр,мимика белән генә аңлатырга.

  • Бармак аша карау

  • Кул селтәү

  • Алма төшәр урын юк

  • Гайбәт сату

  • Авызга су кабу

  • Балтасы суга төшкән

  • Кулга-кул тотыну

IX.Бирелгән фразеологизмнар белән дуслык турында телдән хикәя төзибез.

  • Энә белән җеп кебек

  • Аглый белән таглый

  • Араларына кыл да сыймый

  • Җиң сызганып эшли

  • Ярдәм кулы суза

X. Дәресне ныгыту. Сорау-җавап уены.Фразеологик сүзтезмәләр нинди була?

  • Фразеологик сүзтезмәләр бердәм, тотрыклы була.

  • Фразеологик сүзтезмәләрдәге сүзләр арасына башка сүзләрне куеп булмый.

  • Алар бербөтен мәгънәне аңлаталар

  • Күчерелмә мәгънәдә булалар.

  • Аларны бер сүз белән алыштырып була.

  • Ике яки берничә сүздән торалар.

  • Туры тәрҗемә итеп булмаганда идиомалар дип аталалар.

  • Алар сөйләмне матурлау ,баету өчен кирәк.

XI. Өйгә эш.

  • Фразеологизмнар белән 5 җөмлә язарга.

  • Русча-татарча 10 фразеологизм ятларга.

Билгеләр кую.

Дәрес тәмам. Саубулыгыз!





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал