7


  • Учителю
  • 1 сыйныфта н хәрефн өйрәнү буенча дәрес конспекты

1 сыйныфта н хәрефн өйрәнү буенча дәрес конспекты

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема:[н ] -авазы,Н,н хәрефләре

Дәреснең максатлары:

-Н авазы белән таныштыру.Бер дәрәҗәле сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алып әйтергә өйрәнү.Түбәндәге алымнарның технологиясен ачып бирү:

А) сүз моделе нигезендә сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү.

Ә) сүзне иҗекләп һәм орфоэпик уку.

Б)җөмлә тәмамланган уйны белдерүче структур берәмлек буларак уку.

-Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.



1.Оештыру. Уңай психолик халәт тудыру.

-Хәерле көн, балалар. Бүген бездә кунакта уку дәресе. Дәрестә без уйнарбыз, хәрефләрне кабатларбыз, яңа хәреф өйрәнербез, әдәпле итеп сөйләшербез. Менә шундый зур эшләрне башкару өчен бүген без тагын да активрак, акыллырак, тәртиплерәк булырбыз.

2 .Актуальләштерү.

А)-Исәнмесез укучылар!

-Хәлләрегез ничек?

-Хәерле иртә!

б)Сузык авазларны кабатлау (таблица)

в) Карточкалар ярдәмендә калын һәм нечкә сузыкларны кабатлау.

-калын сузыкларны белдерә торган шартлы билгеләрне күрсәтегез әле.әә

-Ә нинди калын сузык авазларны беләбез укучылар,искә төшерик әле?

г) Ә хәзер нечкә сузык аваз белдергән шартлы билгеләрне курсәтәбез.

-Нинди нечкә сузык авазлары беләбез?

Д)Парлап әйтү.

Дөрес,молодцы укучылар!Барлык сузык авазларны да искә төшердек.

3.Яңа тема өстендә эш.

-Ә бүген без дәрестә яңа шартлы билге белән танышырбыз.Ул эчендә нокта булган квадрат.(Тактага шартлы билгене кую).Бу яңгырау тартык авазны белдерә торган шартлы билге.

-Авазны билгеләү өчен хәрефен транскрипция эченә алырбыз.(китаптан да күрсәтү).

1 нче слайд "Нарат".

-Балалар,рәсем астынла сүз моделләре күрсәтелгән.

А) -1нче шакмакта нинди тамга куелган?

-Ул ниниди авазны белдерә? (яңгырау тартык аваз)

-Модель астында 1нче нинди хәрефне күрәсез? (н хәрефе)

2 нче слайд "Нәркиз"

Б) 2 нче модель буенча эш.

В) 2нче сүз моделе дә безнең нинди тамга белән башланды?

Бу тамга безнең нинди авазны белдерә?

Бу сүз модельләре астында нинди хәреф күрәбез?

Димәк ,бүген дәрестә без нинди аваз белән танышабыз?.[Н] авазына характеристика бирү.н авазы нинди аваз икән?(колакларны куллар белән каплап,яңгырау аваз икәнен ачыклау,яңгырап тора ,ул- яңгырау тартык аваз)

3 нче слайд"Урман"

4.Сюжетлы рәсемнәр буенча өйрәнелгән аваз кергән сүзләрне таптыру.

А)-Рәсемдә н авазы кергән сүзләрне табыйк эле

(Урман,болан,нарат,үлән,имән,каен)

Б)Хәзер шушы сүзләрне кулланып кечкенә генә хикәя төзик әле укучылар.

В)Рәсемгә карата сораулар кую.

-Бу нәрсә?

-Елның кайсы вакыты?

-Урманда нәрсәләр үсә?

-Көн нинди?

-Урман ни өчен безгә кирәк?

Молодцы!Дөрес!

4 нче слайд"Утын"

5.Аваз-хәреф схемалары белән эш.

А ) Укучылар тактага карыйк эле.

-Рәсемдә нәрсә күрәбез?

-Утын янында аваз- хәреф моделе күрсәтелгән.

-Без бу сүзне әйткәндә нинди аваз ишетәбез?

-Ничә иҗекле сүз? (2)

Буш шакмакның хәрефен без әле өйрәнмәдек,ул шуңа буш калган.

-авазлар белән хәрефләр туры киләме?

5 нче слайд"Челән"

б)Укучылар нәрсә күрәбез?

-Аваз хәреф моделе күрсәтелгән.

-Бу сүзне әйткәндә нинди авазлар ишетәбез?

-Әкрен генә әйтик әле .

-Ничә иҗекле сүз бу?

-Буш квадратлардагы хәрефләрне билгелибез.

-Бу сүздә авазлар белән хәрефләр туры киләме?

-2нче аваз хәреф белән туры килми.Ни өчен?

-Хәзер укучылар,утын сүзе белән челән сүзен чагыштырыйк әле.

-Утын сүзен ничек итеп әйтәбез?

-Бу сүздә н авазы ничек әйтелә?

-Ни өчен калын әйтелә?

-Челән сүзе ничек әйтелә?

-Бу сүздә н авазы ничек әйтелә?

-Ни өчен нечкә әйтелә?



6.Физ-ка (куянкай)

6 нчы слайд .Иҗек схемалары.

7.Иҗек схемалары белән эш.

А) Укучылар н хәрефе белән сузык авазларны кушып укыйк әле.

Б) Ә хәзер баганалап бирелгән иҗекләрне укыйбыз:

Ан ын ун он-калын әйтелешле иҗекләр

Ән эн үн өн- нечкә әйтелешле иҗекләр



В).Баганалап бирелгән сүзләр янындагы турыпочмаклык урынына предмет,билге,хәрәкәтне белдергән сүзләрне куеп уку.

На - а-на - ана

Нә - ә-нә - әнә

Нә - и-нә - инә

8."Тылсымлы таяк " шартлы билгесе.

Сүзләрне укыйбыз укчылар.он-өн-ун.

-Бу сүзләрдә нинди уртак хәрефләр бар?

-Нәрсә белән аерылалар?

9."Игътибарлы бул" уены.

Укытучы сүзләр әйтә, балалар [н] авазы ишетсә, кул чабалар.

Наил,чәчәк,нарат,чеби,әни,балык,имән,бакча,үлән.

10.Җөмлә уку күнегүе.

-Дәреслекнең 36 битен ачып, Әнә әни җөмләсен уку.

А) Ничә сүздән тора?

-Җөмлә нинди хәрефләрдән башланган?

-Җөмлә беткәч нәрсә куелган?

Б) 2нче җөмләдә турыпочмаклык урынына нинди сүзне куеп укырга кирәк?

Сүз моделе нәрсәне аңлата?

Әни китап укый .

-Кайсы сүз рәсемдә әнинең эшен курсәтә?

В)Рәсем буенча әңгәмә.

-Рәсемдә кемнәр күрсәтелгән?

-Алар кайда?

-Нишлиләр?

-Әни улына нинди китап укый?

-Әни улын яратамы?

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?

-Китап укып бетергәч алар нишлиләр?



11.Табышмак һәм З.Туфайлова шигыре белән танышу.

А) Әрлән сүзе моделенә анализ ясау.

-модельдәге таныш авазларны әйтеп чыгабыз.

-Ничә иҗекле сүз?

Б)Шигырьне укып күрсәтү.

Әңгәмә үткәрү:

-Рәсемгә карагыз әле укучылар,кемне күрәбез?

-Малайга исем бирегез.

-Ул нишли?

-Ул дөрес эшлиме?

-Ни өчен?

В) Шигырьдә өйрәнелгән аваз санын ачыклау

-Калын хәрефләр белән нинди хәрефләр бирелгән?

-Алар ничәү санагыз әле?

-Дөрес укучылар,молодцы! Буген без өйрәнгән аваз бу.Без аның турында нәрсә әйтә алабыз?



12.Йомгаклау.



-н авазы нинди аваз?

-схемаларда,сүз модельләрендә без аны нинди шартлы билгеләр белән билгелибез?

















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал