7


  • Учителю
  • Внеурочная деятельность по литературному чтению на тему Уйныйбыз да,җырлыйбыз да(3 класс)

Внеурочная деятельность по литературному чтению на тему Уйныйбыз да,җырлыйбыз да(3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕК БУЕНЧА ЭШ ПРОГРАММАСЫ

(рустелле укучылар өчен)

" Уйныйбыз да, җырлыйбыз да "

(эстетик - сәнгать юнәлеше)

Уку,3 нче сыйныф

Башлангыч белем бирү программасының мәҗбүри өлеше булып дәрестән тыш эшчәнлек тора. Дәрестән тыш эшчәнлек балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелергә һәм үткәрү формасы буенча укытуның дәрес системасыннан аермалы булырга тиеш.

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 3 сыйныф өчен өчен тәкъдим ителә. Программа "Башлангыч белем бирүнең Федераль Дәүләт белем бирү стандарты"на нигезләнеп, яртыеллыкка, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Программада шәхесне рухи-әхлакый яктан үстерү һәм тәрбияләү концепциясенең һәм универсаль уку гамәлләрен формалаштыру программасының төп положениеләре исәпкә алынды.

Максаты: татар халык уеннары белән таныштыру; укучыларны татар теленең кызыклы фән булуына төшендерү.

Бурычлары:

  • чыгыш ясау, аралашуга өйрәтү;

  • укучыга үзенең сөйләм осталыгын, талантын сынап карарга шартлар тудыру;

  • әңгәмәдә катнашып, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү;

  • сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Балалар тормышында уеннарның әһәмияте әйтеп бетергесез. Уеннар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли, физик яктан чыныктыра, ритмлы сүз, хәрәкәт, көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.

Рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да уенның роле зур. Ул чит телне өйрәнгән вакытта кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора.

Балалар дәресләрдә үзләрен ачып бетермәскә мөмкин, ә дәрестән тыш эшчәнлектә моңа шартлар тудырыла. Балалар бу вакытта үзләрен кыюрак тота башлыйлар; аларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, үзләре янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары арта.

Методик яктан дөрес уйланылган уен укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта һәм тел материалы өстендә нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.



Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру түбәндәге принципларга нигезләнә:

  • фәннилек;

  • аңлаешлылык;

  • күрсәтмәлелек;

  • теория белән практиканың бәйләнеше;

  • укучыларга индивидуаль якын килү.



Дәрестән тыш эшчәнлекне үткәрү формалары:

  • текстлар белән эш;

  • рольле уеннар.



Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә юнәлтелгән универсаль уку гамәлләре (УУГ)

  • татар теленә карата ихтирамлы караш һәм аны яхшы өйрәнү теләге булдыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Танып белү универсаль уку гамәлләре

  • үзеңә кирәкле информацияне таба белү;

  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;

  • логик фикерләүне үстерү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләре

  • үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, эшчәнлегеңне оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү



Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.



Эчтәлек

1. Бармак уеннары 1 сәг.

2. Зиһен - сынаш уеннары 5 сәг.

3. Җырлы- биюле уеннар 5 сәг.

4. Драма уеннары 4 сәг.

5. "Үз уеныбыз" - проект эше 1 сәг.















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал