7


  • Учителю
  • Шәүкәт Галиев “Кунаклар” шигыре

Шәүкәт Галиев “Кунаклар” шигыре

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре

3нче гимназия муниципаль белем бирү учреждениесенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдиятуллина Мәдинә Хафиз кызы

Тема. Шәүкәт Галиев "Кунаклар" (VI сыйныф рус төркеме)

Максат. Укучыларның Ш.Галиев иҗаты турында белемнәрен тирәнәйтү, шигырьләре буенча фикер алышу барышында бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау. Ш. Галиев партреты, компьютер, телевизор, аудиотасма "Халкым моңнары"шагыйрьнең төрле елларда басылган җыентыклары, чәчәк, һам чәк-чәк, "Сабантуй" газетасы.

Кунак булсаң,

Тыйнак бул.

Дәрес барышы

I. Оештыру. Дәреснең темасын, максатын билгеләү, уңай психологик халәт тудыру. (Экранда слайд)

Туган тел-иң татлы тел,

Туган тел-иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма-

Туган телне онытма!

II. Актуальләштерү. Шагыйрьнең тормыш юлын, шигырьләрен искә төшерү, балалар шагыйре булуын искәртү.

Укытучы. "Туган тел" шигыренең авторы кем?(Ш. Галиев)

-Ш.Галиев тормыш юлын һәм иңаты искә төшерү өчен бер укучыны ярдәмгә чакырам. Ш. Галиев турында укучыларыбыз нәрсәләр белә икән?

Укучы.

_Ш.Галиев кем ул?(җаваптан соң экранда слайд "Ш.Галиев-Татарстан Республикасының халык шагыйре")

-Ул кайчан туган?(Слайд 1928 нче елның 20нче ноябрендә)

-Ш.Галивкә нинди бүләкләр бирелгән? (Слайд Г.Ткай исемендәге премия,Х.К.Андерсен иемендәге диплом, А.Алиш исемендәге премия,М.Шәймиевнең Рәхмәт хаты )

-Рус телендә нинди китабы бар?("Заяц на зарядке".Бу китап өчен аңа Андерсен исемендәге Мактаулы диплом бирелә)

-Аның нинди шигырь китаплары бар? (Слад «Шәвәли","Кызык хәлләр, мәзәк хәлләр", "Котбетдин мәргән","Тәмле йорт")

-Ш.Галиев кемнәрнең яраткан язучысы? (Слайд "Балаларга шатлык өләшүче")

Укытучы.Ш.Галиевнең яраткан әдәби герое кем?(Шәвәли)

-1963нче елдан Шәвәли "Сабантуй"газетасы битләрендә яши.

-Кем соң ул Шәвәли?(Татар һәм рус телләрендә "Шәвәли" шигыре сөйләнә)

III.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Укытучы.Бүген без Ш.Галиев иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.Аның "КУнаклар шигырен укырбыз.(Шигырьне сәнгатьле итеп укытучы укый)

1.Сүзлек эше.(Экранда слайд)

Табын-накрытый стол

Җитешегез-отведайте

Кыстатмагыз-угощайтесь

Тыйнак-скромный

2.Шигырьне сәнгатьле уку. синтагмаларга бүлү.

3.Әңгәмә уздыру.

-Кунаклар килгәндә без нәрсә әзерлибез? (табын)

-Табында нәрсәләр бар?(Сүзләр белән рәсем ясау).

-Кунакларны ничек итеп сыйлыйбыз? (Шул юлларны тексттан табып укыйлар)

_Бу ризыклар ничек атала? (Слайд "Татар халык ашлары")

-Рәсемнәргә карап исемнәрен атыйбыз.

4.Диалогик сөйләмне үстерү (укучы-укучы )

Юля, син нәрсә яратасың?

-Мин өчпочмак яратам.Ә син Тарас нәрсә яратасың?

-Мин чәк-чәк яратам, чөнки ул татлы.

(нәтиҗә ясала)

5.Өч төркемгә бүленеп шигырьне тәрҗемә итү.

(Физкультминутка "Көн исемнәре")

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы.Сезгә кунаклар килде. Сез аларны ничек каршы алырсыз?

Укучы.

-Исәнмесез!

-Әйдәгез,рәхим итегез!

-Табынга рәхим итегез!

-Бәлешне ашагыз!

-Ашларыгыз тәмле булсын!

Укытучы.Сезгә барысыда бик ошады, ничек итеп рәхмәт әйтерсез?(Бик тәмле булды, зур рәхмәт).

Укытучы. Ш.Галиевнең күп шигырьләренә музыка язылган.Иң популяр ниндн җыр? ("Утыр әле яннарыма",музыкасын И.Хисамов язган.Бер куплетын җырлыйлар).

Оныт мәшәкатьләреңне

Оныт әле беразга

Сыйпап-сыйпап чәчләремне

Бер иркәлә, бер назла.

Утыр әле яннарыма

Ял булсын җаннарыма.

Син утырсаң яннарыма

Ял була җаннарыма.

(Җырның бер куплеты аудиотасмада тыңлатыла)

Укытучы.Сезнең адреска Шәвәлидән хат килгән.(Конверттан һәр укучыга кунакта үзеңне әдәпле тоту турында киңәшләр таратыла).Шәвәли безгә сюрприз дә әзерләгән. Сюрпризны белү өчен тактадагы сүзләрдән 2юллык шигырь язарга кирәк.(приз, безгә. татлы,Шәвәлидән,сюрпиз)

Шәвәлидән сюрприз

Безгә татлы приз.

(Өстәлдә чәчәк, чәк-чәк.УКучыларга чәй эчәргә тәкъдим ителә).

V.Йомгаклау.Без бүген нәрсәләр белдек?Кунак булсаң,нинди булырга кирәк?(эпиграфка мөрәҗәгать итү.)

VI.Өй эше."Кунаклар" шигырен тәрҗемә итәргә.

VII.Билгеләр кую.(Укытучы үзе иҗат иткән "Сакла телеңне"шигырен укучыларга тәкъдим итә.)




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал