7


  • Учителю
  • 'Ялгызлык исемнәр' дигән темага мастер- класс (6 сыйныф)

'Ялгызлык исемнәр' дигән темага мастер- класс (6 сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Балык Бистәсе районы "Шомырбаш төп гомуми белем мәктәбе" нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шарипова Ләйсән Гайфетдин кызы

Тема. Ялгызлык исемнәр. (Мастер класс)

Максатлар:1) Белем бирү: Ялгызлык исемнәрнең кулланылыш дәрәҗәсен ачыклау.

2)Шәхесне үстерү: Укучыларның логик, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү

3)Тәрбия бирү: мөстәкыйльлек, төгәллек, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, кроссворд, презентация, карточкалар, туп, акбур.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

- Исәнләшү.

Исәнмесез, барыгыз да !

Хәерле көн телик кояшка,

Хәерле көн телик дусларга,

Хәерле көн телик барчабызга

Һәм иминлек телик елларга !- дип бүгенге мастер классыбызны башлап җибәрәбез.

  1. Актуальләштерү.

Кадерле укучылар, мин сезгә хәзер Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт" дип исемләнгән шигыреннән өзек тәкъдим итәм. Ә сез игътибар белән карап һәм тыңлап утырыгыз.

- Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума, туп-туры тор,төз утыр, яхшы утыр!

-Укучылар, сез бу шигырьдә исем сүз төркеменә кергән нинди сүзләр ишеттегез? (Тактада яздыру) Акбай, аягың

- Ә ни өчен Акбай дигән сүзне баш хәрефтән яздыгыз?

Укучылар: Чөнки бу сүз ялгызлык исем, шуңа күрә баш хәрефтән языла.

  • Әйе, укучылар сез бик дөрес әйттегез.

  • Һәм менә безнең бүгенге мастер классыбыз да "Ялгызлык исемнәр"- дип атала.

  • Без сезнең белән ялгызлык исемнәрнең кулланылыш дәрәҗәсен ачыкларбыз.



  1. Белем һәм күнекмәләрне камильләштерү.

  • Иң беренче эш итеп, мин сезне үзем белән таныштырып китәм.

  • Мин- Шарипова Ләйсән Гайфетдин кызы. Балык Бистәсе районы Таулар авылында яшим. Шомырбаш мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.

  • Укучылар, мин сезгә хәзер беренче биремне тәгъдим итәм.

  1. 1 төркем . Балык Бистәсе районыннан чыккан язучыларының исем- фамилияләрен язарга (Равил Фәйзуллин, Кадыйр Сибгатуллин, Роберт Әхмәтҗан, Фәтхерахман Әхмәдиев, Әхәт Гаффар, Рәсимә Гарифуллина, Вакыйф Нуруллин, Әхәт Сафиуллин, Вазыйх Фатихов, Гөлнур Архипова һ.б)



2 төркем. Балык Бистәсе районындагы авыл исемнәрен язарга (Таулар. Шомырбаш, Алан- Полян, Ямаш, Күки, Шомбыт, Биектау, Мәшләк, Чураш, Казаклар Чаллысы һ. б.)

3 төркем. Татар телендә чыга торган газета- журнал исемнәрен язарга.

Журналлар:

"Ялкын", "Салават күпере","Сәхнә", "Казан утлары", "Сөембикә", " Мәгариф" һ.б

Газеталар:

"Мәдәни җомга", "Авыл офыклары", "Көмеш кыңгырау", Шәһри Казан", "Ирек мәйданы", "Ватаным Татарстан" һ.б.

(Укучылар җавапларын аерым кәгазь кисәкләренә язып, уртага җыялар һәм шул язган җаваплар белән һәр командадан бер укучы таныштыра)



  1. Ә хәзер, укучылар, кроссворд чишәбез. Шул ук вакытта ял итеп, уйнап та алырбыз. (Туп ярдәмендә барлык 12 укучы да кроссворд чишүдә катнаша. Бер укучы җавапны әйтә, икенче укучы тактага чыгып язып керә. Җавап әйтүчеләр уң якка, җавапны чыгып язучылар сул якка тезелеп басып баралар.Шул рәвешле кроссворд чишелеп бетә. Ә нәтиҗәдә 6 шар укучыдан торган 2 төркем хасил була)

Кроссворд.

1.

Т

А

Т

А

Р

С

Т

А

Н


2.

К

А

З

А

Н


3.

А

Л

А

Б

У

Г

А


4.

К

Ы

Р

Л

А

Й


5.

А

К

Б

А

Й

6.

Р

Ө

С

Т

Ә

М


  • Горизонталь:

    1. Республикабызның исеме ничек? (Татарстан)

    2. Татарстан Республикасының башкаласы ннди шәһәр?( Казан)

    3. Г.Тукай торган Казан артындагы авылның исеме ничек? (Кырлай)

    4. Балык исемен йөртә торган шәһәрнең исеме ничек? (Алабуга)

    5. Г .Тукайның "Кызыклы шәкерт" исемле шигырендәге этнең исеме ничек?

( Акбай)

  1. Татарстан Республикасы президентының исеме ничек? (Рөстәм)


  • Вертикаль: Балык Бистәсе районына кергән татар авылының исеме (Таулар)


  1. Хасил булган ике төркемгә өченче бирем тәгъдим ителә. Һәр командага да ялгызлык исем кергән берәр шигырь сөйләргә.

(Мәсәлән: "Әминә", "Гали белән кәҗә"

  • Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер үз урыннарыгызга рәхим итегез.


  1. Йомгаклау.

  • Гомумиләштереп йомгаклау.

Шулай итеп, укучылар, көндәлек сөйләмебездә без ялгызлык исемнәрне күпләп кулланганыбызны аңладык. Без уйнаганда да, аралашканда да, биремнәр үтәгәндә дә, шигырьләр сөйләгәндә дә ялгызлык исемнәр кулланабыз икән. Алай гына да түгел язучылар, аларның әсәрләре белән танышканда да, телевизордан спектакльләр, кинофильмнар караганда да, газета-журналларны кулга алып укыганда да аларның исемнәре белән очрашабыз икән бит.

Димәк, ялгызлык исемнәр киң кулланылышта дигән нәтиҗә белән мастер классыбызны тәмамлыйбыз.

  • Сау булыгыз! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал