7


  • Учителю
  • Тест по татарской литературе

Тест по татарской литературе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



I курс студентлары өчен татар әдәбияты буенча тест сораулары



Бирем: Бер дөрес җавапны билгеләгез



1. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.

а) поэма

б) хикәя

в) повесть

2. Заһир Бигивның "Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә" әсәре.

а ) роман

б ) повесть

в ) шигырь



3. Заһир Бигиевның "Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә" романындагы төп геройлар.

а) Муса Салихов, Зөләйха, Габденнасыйр, Хәдичә

б)Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль

в) Хәят, Лиза



4. Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" повестендә төп геройлар

а)Хәлил

б) Шәмсетдин

в) Муса Салихов



5. Анна Васильевна кайсы әсәр герое?

а) "Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә"

б) "Ул әле өйләнмәгән иде"

в) "Галиябану"



6.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре кайсы елларда язылган?

а) 1911 елда

б) 1212- 1233 еллар аралыгында

в) 1212 елда



7. Габдулла Тукай кайда туган?

а) Кушлавыч

б) Казан

в) Сасна





8. Габдулла Тукай шигыре

а) "Кызыл ромашка"

б) "Туган авыл"

в) " Сибәли дә сибәли"



9. Габдулла Тукай кайчан туган

а) 1906 елның 15 феврале

б) 1921 елның 23 мае

в) 1886 елның 26 апреле



10. Г.Тукай Җаекта кем гаиләсендә яши?

а) апасы Газизә гаиләсендә

б) Зиннатулла бабасында

в) Сәгъди абзый гаиләсендә



11. "Туган авыл"шигыренең авторы кем?

а) Муса Җәлил

б) Габдулла Тукай

в) Утыз Имәни



12. Г. Тукай Казанга ничәнче елда килә?

а) 1905 ел

б) 1907 ел

в) 1910 ел



13. Г.Тукай ничәнче елда вафат булган?

а) 1913 елның15 апреле

б) 1915 елның 10 мае

в) 1944 елның 25 августы



14. "Милли моңнар " шигыренең авторы кем?

а) Һади Такташ

б) Хәсән Туфан

в) Габдулла Тукай



15. Галиәсгар Камал кем ул?

а) шагыйрь

б) язучы

в) драматург



16. "Бүләк өчен" комедиясенең авторы кем?

а) Г.Камал

б) М.Фәйзи

в) К.Тинчурин



17. Г.Камал кайда туган?

а) Казанда

б) Мәскәүдә

в) Арчада





18.Татар театры бинасы кем исемен йөртә?

а) Муса Җәлил

б) Г.Камал

в) К. Тинчурин



19. Казанда татар телендә ачык спектакль кайчан куела?

а) 1906 елның 22 декабрендә

б) 1905 елнын 22 декабрендә

в) 1900 елның көзендә



20. "Хәят" повестенең авторы кем?

а) Ф.Әмирхан

б) Г.Камал

в) З. Бигиев



21. "Хәят" повестендә Хәятнең дус кызы кем?

а) Анна Васильевна

б) Лиза

в) Галиябану



22. "Хәят" повестендә Хәяткә ничә яшь?

а) 16-17

б) 17-18

в) 18-20



23. "Хәят" повестендә Хәят кем белән кала?

а) Михаил

б) Салих Фатихов

в) Вәли



24. Ф.Әмирханның "Хәят" әсәре

а) повесть

б) роман

в) хикәя



25. Ф.Әмирханның "Хәят" повесте ничәнче елда язылган?

а) 1909 елда

б) 1911 елда

в) 1914 елда



26. Ф.Әмирханның "Хәят" әсәрендә Хәят нинди гаиләдә тәрбияләнә?

а) бай

б) ярлы

в) фабрикант



27. Ф.Әмирханның "Хәят" әсәрендә Салих нинди кеше дип уйлыйсыз?

а) бай

б) ярлы

в) эшсез





28. Мирхәйдәр Фәйзи кем ул?

а) драматург

б) язучы

в) шагыйрь



29. "Галиябану" драмасының авторы кем?

а) К.Тинчурин

б) М.Фәйзи

в) Г.Камал



30. М.Фәйзинең "Галиябану" драмасында уңай ир-ат образы

а) Исмәгыйль

б) Хәлил

в) Гали



31. М.Фәйзинең "Галиябану" драмасында Галиябану кемне ярата?

а) Исмәгыйлне

б) Хәлилне

в) Хәмзәне



32. М.Фәйзинең "Галиябану" драмасында Галиябануның әнисе

а) Бәдига

б) Гәлимәбану

в) Зөләйха



33. Әсәр ахрында Галиябану кем белән кала?

а) Хәлил

б) Исмагыйль

в) үзе генә



34. "Галиябану" әсәрендә Бәдри кем ул?

а) абыйсы

б) әтисе

в) энесе



35. "Галиябану" әсәрендә вакыйга кая бара?

а) авылда

б) шәһәрдә

в) бистәдә



36. "Галиябану" әсәре

а) трагедия

б) комедия

в) музыкаль драма



37. "Галиябану" драмасында Исмагыйль ни өчен көрәшә?

а) бәхетле булу өчен

б) Галиябануны бәхетле итү өчен

в) исеме, дәрәҗәсе өчен







38. Галимҗан Ибраһимовның "Казакъ кызы"

а) роман

б) хикәя

в)повесть



39. Г. Ибраһимовның туган авылы?

а) Солтанморат авылы

б) Мостафа авылы

в) Казан



40. "Алмачуар" әсәренең авторы

а) Г.Ибраһимов

б) Ф.Кәрим

в) К.Тинчурин



41. "Казакъ кызы" романында Сарсымбайның кызы

а) Карлыгач

б) Лиза

в) Хәят



42. Кәрим Тинчурин кайчан туган?

а) 1906 елның 15 феврале

б) 1887 елның 15 сентябре

в) 1901 елның 1 гыйнвары



43. "Сүнгән йолдызлар" әсәре

а) драма

б) хикәя

в) повесть



44. "Сүнгән йолдызлар" драмасының авторы

а) Г.Камал

б) К.Тинчурин

в) М.Фәйзи



45. "Сүнгән йолдызлар" драмасының төп герое

а) Сәрвәр

б) Фатыйма

в) Гөлнур



46. "Сүнгән йолдызлар" драмасында Сәрвәр кем белән кала?

а) Исмагыйль

б) Надир

в) вафат була



47. "Сүнгән йолдызлар" драмасында Исмагыйль нинди төш күрә?

а) бай булуын

б) йолдызлар сүнүен

в) сугыш башлануын







48. "Сүнгән йолдызлар" драмасында сугыш башлануын ишеткәч Надир нәрсә эшли?

а) кайгыра

б) борчыла

в)шатлана



49. "Сүнгән йолдызлар" драмасында ни өчен Сәрвәр Исмәгыйльнең колагына дару сала?

а) коткарып калу өчен

б) сугышка җибәрмәү өчен

в) дәвалау өчен



50. "Сүнгән йолдызлар" драмасында Сәрвәрнең акылдан язуында кем гаепле?

а) Надир

б) Исмагыйль

в) сугыш



51. Һади Такташ кайчан туган?

а) 1923 елның 23 мае

б) 1901 елның 1 гыйнвары

в) 1906 елнын 15 феврале



52. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасының авторы кем?

а) Муса Җәлил

б) Һади Такташ

в) Фатих Кәрим



53. Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасында төп геройларның берсе

а) Алсу

б) Зөбәйдә

в) Хәят



54. Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасында кем турыдан-туры мәхәббәттән тәүбә итүе турында хәбәр итә?

а) Лирик герой

б) Зөбәйдә

в) Мәхмүт



55. Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасында лирик герой өчен яшьлек

а) кыска

б) озын

в) билгесез









56. Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасында Зөбәйдәнең мәхәббәте кайсы ел фасылында чәчәк ата?

а) кыш

б)яз

в)көз







57. Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасында айның йөзендә нәрсә күренә?

а) кайгы нуры

б) бәхет нуры

в) кояш нуры



58. Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасында ничә герой бар?

а) ике

б) дүрт

в) өч



59. Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасында ай

а) хатын-кыз

б) ир-ат

в) билгесез



60. Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасында Мәхмүт нинди мәхәббәт тарафдары?

а) саф, җаваплы мәхәббәт

б) ирекле мәхәббәт

в) җавапсыз мәхәббәт



61.Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе"поэмасында лирик геройның йөрәге белән нәрсә идарә итә?

а) хис

б) бер кыз

в) гакыл



62. Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы ахырында табигатьтә нинди үзгәреш була?

а) яз килә

б) буран котыра

в) яңгыр ява



63. Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасында иң беренче балага күлмәкне кем тегә?

а) Зөбәйдәнең әнисе

б) Зөбәйдә

в) әбисе



64. Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасында Зөбәйдәнең рәсеме альбомның нинди урынында?

а) күзгә бәрелеп торган урынында

б) яшерен урында

в) урта битендә



65.Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасы язылган вакытта Зөбәдәнең ничә баласы була?

а) бер

б) ике

в) алты









66.Һ.Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасының беренче юлында мәхәббәт турында сүз бара?

а) әйе

б) юк

в) яртылаш



67. Гадел Кутуй

а) шагыйрь

б) язучы

в) әкиятче



68. "Тапшырылмаган хатлар" повестенең авторы

а) Фатих Кәрим

б) Гадел Кутуй

в) Сибгат Хәким



69. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте нинди стильдә язылган?

а) әдәби

б) эпистоляр

в) рәсми



70.Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестендә ничә герой бар?

а) өч

б) биш

в) бер



71. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестендә хатларны кем яза?

а) Искәндәр

б) Галия

в) Вәли



72.Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестендә Галия нинди һөнәр иясе?

а) укытучы

б) табибә

в) гади эшче



73.Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестендә Галиянең ничә баласы бар?

а) дүрт

б) бер

в) ике



74. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте нинди телләргә тәрҗемә ителгән?

а) рус

б) поляк

в) бик күп телләргә



75.Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестендә Галия ни өчен көндәлекләр яза?

а) тормышын җайлау өчен

б) вакыт үткәрү өчен

в) истәлек өчен



76. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестендә Галия белән Искәндәр бер-берсенә ничек гашыйк булалар?

а) эчке матурлыкларына карап

б) тышкы матурлыкларына карап

в) бер-берсен күптән белгәнгә күрә



77.Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестендә Галия укуын тәмамлаганнан соң кайда эшли?

а) авылда

б) шәһәрдә

в) бистәдә



78. "Рөстәм маҗаралары" исемле "хыялый"романны кем язган?

а) Г.Кутуй

б) Һ.Такташ

в) Х.Туфан



79.Гадел Кутуй драматургия өлкәсендә эшләгәнме?

а) әйе

б) юк

в) белмим



80. Гадел Кутуй Бөек Ватан сугышында катнашканмы?

а) юк

б) әйе

в) белмим



81. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте ахырында Галия кем белән кала?

а) Искәндәр

б) Вәли

в) балалары белән генә



82. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестендә Искәндәр

а) җырчы

б) язучы

в) эшче



83. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повестендә нинди мәсьәләләр күтәрелә?

а) мәхәббәт

б) гаилә

в) дуслык



84. Муса Җәлил

а) шагыйрь

б) патриот шагыйрь

в) язучы



85. "Моабит дәфтәрләре"җыентыгының авторы кем?

а) Ф.Кәрим

б) А.Алиш

в) М.Җәлил



86.М.Җәлил шигырьләре

а) "Сибәли дә сибәли"

б) "Бүреләр"

в) "Туган авыл"



87. М.Җәлилнең "Кошчык" шигырендә лирик герой халәте нәрсәләр белән чагыштырыла?

а) тирес корты

б) кошчык

в) җил



88. М.Җәлилнең "Тупчы анты"җыентыгы ничәнче елда басыла?

а) 1941

б) 1942

в) 1944



89.М.Җәлилнең шигырьләре ничә телгә тәрҗемә ителде?

а) бишкә якын

б) унга якын

в) утызга якын





90. "Сибәли дә сибәли" шигыренең авторы кем?

а) М.Җәлил

б) Ф.Кәрим

в) С.Хәким



91. Ф.Кәримнең " Разведчик язмалары" повестендә лирик геройның дусты кем?

а) Солтан

б) Акморат

в) Сәлим Гәрәевич



92. " Өф- өф итеп" шигыренең авторы кем?

а) Гамил Афзал

б) Хәсән Туфан

в) Сибгат Хәким



93. "Кайсыгызның кулы җылы" шигыренең авторы кем?

а) М.Җәлил

б) С.Хәким

в)Х.Туфан



94. Хәсән Туфанның иҗаты нәрсәләр белән сугарылган?

а) кешене зурлау

б) яманлау

в) көлү



95.С.Хәким нинди темаларга иҗат итә?

а) туган як

б) кошлар

в) мәхәббәт



96. С.Хәким шигырен табыгыз?

а) "Башка берни дә кирәкми"

б) "Ә үткәнгә хатлар бармыйлар"

в)"Кошчык"



97."Әйтелмәгән васыять" әсәренең авторы кем?

а) Әмирхан Еники

б) Туфан Миңнуллин

в) Хәй Вахит



98."Беренче мәхәббәт" драмасының авторы кем?

а) Хәй Вахит

б) Кәрим Тинчурин

в) Туфан Миңнуллин





99.Әмирхан Еникинең "Туган туфрак" әсәрендә ни өчен Клара авылга кайта?

а) сагынганга

б)туганнарына кунакка

в) бабасының әйткән сүзләрен искә алып



100. "Итил суы ака торур "романының авторы кем?

а) Хәй Вахит

б) Нурихан Фаттах

в) Мөхәммәт Мәһдиев.





















































Җаваплар













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал