7


  • Учителю
  • ФДББС 6нчы сыйныф. Татар теле. Исемнәрне кабатлау. Тест.

ФДББС 6нчы сыйныф. Татар теле. Исемнәрне кабатлау. Тест.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Исемнәргә морфологик анализ ясау. Тест.

Максат: 1. Исемнәргә морфологик анализ ясау тәртибен искә төшерү, күнекмәләрне ныгыту.

2. Исемнәр темасы буенча теоретик белемнәрен тикшерү, тест өстендә эшләү.

3. Тест белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

4. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.

5. Халкыбызның тарихы белән кызыксындыру.

Дәрес тибы: Белемнәрне тикшерү дәресе.

Җиһазлау: дәреслек, ярдәмлек, схема, тест.Укытучы эшчәнлеге



Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

Укучыларны саләмләү, уңышлар теләү. Бик борынгыдан

Бабалар аша

Миңа да килеп җиттең.

Бирдең аң,

Бирлең белем.

Хәзер инде

Офыктагы маяк булып

Алга чакы,

Татар теле,

Тукай теле,

Туган телем!.. (Акъегет)

Туган телебезнең серләре белән танышуны дәвам итәбез.

Шигырьне тыңлау, эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.



Саләмне тыңлау, бер-берләренә яхшы кәеф теләп эшкә керешү.

Тыңлаган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;



әхлакый-этик бәяләү

социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып,шәхеснең мора. ль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү

Актуализация

1. Сорауларга җавап биреп, теоретик белемнәрне яңарту.

- Исем сүз төркеме нәрсәне белдерә?

- Нинди сорауларга җавап бирә?

- Нәрсә белән төрләнәләр?

- Килешләр нинди функция башкаралар?

- Телебездә ничә килеш бар?

- Тартым белән төрләнү ни өчен кирәк?

-Ясалышы ягыннан нинди исемнәр бар?

- Кушма сүзләрнең нинди үзенчәлеген әйтә аласыз?

2. Өй эшләрен тикшерү. Кушма исемнәр кулланып төзелгән хикәяләрен сыйныфка тәкъдим итү.

Язма эшләре өчен билгеләрен карыйлар, хаталары белән танышалар.



Сорауларга җавап бирәләр.



















Укучылар хикәяләрен сыйныфка сөйләтү.

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.план төзү һәм эшнең эзлеклелеге

Прогнозлау(алдан фаразлау)

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.















Эшләрен укыйлар. Сыйныфташлар иптәшләренең эшләрен бәялиләр.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Дәреснең максатларын ачу.

Сорау кую, , дәреснең максатын билгеләү өчен проблемалы ситуация тудыру.

  • Сүзләргә тулы характеристиканы ничек биреп була?

  • Бу характеристика ниче атала?

  • Без бүген нинди эш белән шөгыльләнербез?



Сорауларны укыйлар, җавап бирәләр. Сүзлек белән эшлиләр.

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Планлаштыру;



Авырлык

тан чыгу юллары.

Схема, үрнәк белән эшләү.



Дәреслек белән эшлиләр.

Сорауларга җавап бирәләр, аңлаталар.



- проблеманың әйтелеше яки бирелеше;

-проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Материал

ны беренчел ныгыту.

  1. 74нче күнегү өстендә эшләү. (биремне язмача башкару.)

  • Өзекне укып чыгу; тәрҗемә итү.

  • Эчтәлеге буенча әңгәмә өештыру;

  • Тексттагы исемнәрне табу, аларның нинди килештә, санда булуын уйлау. Тартымын билгеләү.

Аккошлар, казлар, үрдәкләр, кошлар, канатларын, тавыш, шау-шу, күңеллелек, шатлык, куаныч.



Текстны өйрәнәләр, алдагы дәлесләрдә өйрәнгәннәрне искә төшерәләр. Фикерләрен сыйныфка әйтәләр. Мисаллар ярдәмендә дәлиллиләр. Сүзлек белән эшлиләр.

Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау,

- логик фикерләү чылбырын төзү,

- исбатлау.

Телдән аңлату.

Физкульт

минутка

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алгы,

Ә аннары артка.

Уңга, сулга борылабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен селкетәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Тыңлыйлар, хәрәкәтләрне башкаралар.



Ишетеп аңлау

Мөстә

кыйль эш.

Тест өстендә эшләү тәртибен искә төшерү;

Тест биремнәрен аңлату.

Тестны башкару.

  • Укучылар сорауларны укыйлар, фикерләрен туплыйлар, мөстәкыйль эшләү.







Үрнәк буенча тикшерәләр, үзбәя.

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү ,аның вакытлы характеристикалары.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

"Кем тизрәк?" уены рәвешендә башкарыла. Төркемдә эшләү:

Сүзләргә тәртип буенча анализ ясау.

Анализ ясау тәртибен искә төшерү (бер-берсенә сөйлиләр),

Тәртип буенча эшлиләр.



Бәхет исә ерак түгел безгә,

Яралган ул көнем-төнемнән.

Аермаган кебек ул илемнән,

Аермасын туган телемнән.

(Ф. Сафин)



Бергәләп эшлиләр, чагыштыралар.

Сорауларга җавап бирәләр, киңәшеп төркемдә эшлиләр.

Сүзләрне үрнәк нигезендә тикшерәләр.

Төркемдә эшләү Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позициясен нигезләү. логик фикерләү чылбырын төзү,

Тикшерү, коррекцияләү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйт

Рефлексия. Өй эше.

Дәрескә йомгак ясау.

  • Дәрестә үзеңнең эшеңне ничек бәялисең?

  • Бүгенге дәрестән сез нинди кәеф белән чыгасыз?

Үзбәя.

  1. Кагыйдәләрне кабатлагыз;

  2. </<font face="Times New Roman, serif">Әдәби әсәрдән 3 сүзгә морфологик анализ ясагыз..

Үз эшен, иптәшләренең җавапларын, үз хезмәтен бәяли белү.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал