7


  • Учителю
  • Методическая разработка по татарскому языку Рәвеш турында гомуми төшенчә (6 класс)

Методическая разработка по татарскому языку Рәвеш турында гомуми төшенчә (6 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема:Рәвеш турында гомуми төшенчә

Дәрес тәртибе: яңа атамаларны ачу.

Предметара бәйләнешләре: әдәби уку, рус теле, әйләнә-тирәне өйрәнү

Җиһазлау: Татар теле дәреслеге, карточкалар, тестлар, кроссворд

Дәрес максатлары:

  1. Яңа сүз төркемен ачу, аның төп грамматик билгеләрен ачыклау, билгеләмәне формалаштыру;

  2. Телдән һәм язма сөйләмдә рәвешләрне табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру;

  3. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;

  4. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.



Дәрес барышы

I этап. Оештыру моменты (3 мин)

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез, хәлләрегез ничек?

Укучылар: Исәнмесез, әйбәт.

Укытучы: Утырышыгыз, укучылар, әйдәгез дәресне башлап җибәрик.

II. Белемнәрне актуальләштерү

  • Белемнәрне актуальләштерү өчен сезнең өстәлегездә сораулар язылган карточка бар. Сез чиратлашып шул сорауларга җавап бирергә кирәк. Фикерегезне партнерыгызга 15 секунд аңлатасыз. ТАЙМД ПЭА ШЭА (Timed- Pair-Share) структурасы. (Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.) Молодцы,укучылар.Булдырдыгыз!

Нәрсә ул сан?

Сан нинди сорауларга җавап бирә?

Сан төркемчәләре турында сөйләгез.

Сан нинди җөмлә кисәге булып килә?

Санны ачыклап килгән сүз?

Сан нәрсәне ачыклап килә?

Димәк, сан сүз төркеме буенча нәтиҗә ясыйбыз. Эльза, без сан сүз төркеме турында ниләр белдек.

  1. Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәшәр? ничәләп? сорауларының берсенә җавап булган сүз төркеме сан дип атала.

  2. Җөмләдә күбрәк сан исемне ачыклап килә һәм аергыч була.

  3. Сан белән ачыкланган сүз саналмыш дип атала.

  4. Сан күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелә.

Укытучы: Рәхмәт, Эльза, утыр. Дәресебезне дәвам итәр өчен бер бирем үтәп алабыз. Бастык.

Кәефләрне күтәрик,

Тәнебезгә көч кертик.

Тиз-тиз генә таптаныйк.

Сикергәләп тә алыйк.

Беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны югары күтәрик,

Хәзер әкрен төшерик.

Бергә чүгәлик, бергә торыйк.

Сулышны тирән алыйк.

Дусларча без елмайыйк,

Хәерле көннәр телик!-

Утырыгыз, укучылар. Әйтегез әле, сезгә бирем ошадымы? Ни өчен?

Көтелгән җавап: Әйе, ошады. Чөнки физик күнегүләр сәламәтлекне яхшырта, елмаю-кәефне күтәрә.

Укытучы: Әйе, укучылар, юкка гына элек-электән хәрәкәттә - бәрәкәт диеп әйтмәгәннәр. Әйтегез әле, ә кайсы юллар сезгә аеруча ошады?

Көтелгән җавап: Дусларча без елмайыйк, хәерле көннәр телик!

III этап. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлек барышында туган кыенлыкларны теркәп бару. (7 мин)

Укытучы: Яхшы, әйдәгез без бу җөмләне тикшереп карыйк әле. Дәфтәрләрегезгә бүгенге числоны, сыйныф эше, җөмләне языгыз җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре ягыннан тикшерегез.

(Укучылар җөмләне язалар һәм тикшерәләр)

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, эшегезне тикшереп алыйк. Җөмлә кисәкләре буенча тикшергәндә нинди фикерләрегез туды?

Көтелгән җаваплар: Дусларча сүзенең астына сыза белмибез.

Укытучы: Ни өчен сыза белмисез?

Көтелгән җаваплар:Нинди сүз төркеме икәнен белмибез.

Укытучы:Бәлки бу исемдер?

Көтелгән җаваплар: Бу исем түгел, чөнки предметны белдерми.

Укытучы:Бәлки фигыльдер?

Көтелгән җаваплар:Юк, бу сүзгә нишли соравын куеп булмый.

Укытучы:Бәлки бу сыйфаттыр?

Көтелгән җаваплар: Сыйфат та түгел, чөнки ул предметның билгесен белдерми. Аның янында ачыкланган исем юк.

Укытучы: Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

Көтелгән җаваплар: Бу ниндидер яңа, безгә таныш булмаган сүз төркеме.



III. Яңа белемнәрне ачу. (14 мин)



Укытучы: Безнең алда нинди проблема туды?

Көтелгән җаваплар: Сүзнең нинди сүз төркеме булуын ачыклау.

Укытучы: Әйдәгез, искә төшерәбез, нәрсә ул сүз төркеме?

Көтелгән җаваплар: Бу бертөрле грамматик билгеләре булган сүзләр.

Укытучы: Димәк, дусларча сүзенең нинди сүз төркеменә каравын белү өчен аның грамматик билгеләрен аерып карыйк.

Укытучы:Бу сүзне күплек санда әйтеп карагыз.

Көтелгән җавап:Күплек санга куеп булмый.

Укытучы: Килеш белән төрләндереп карагаз.

Көтелгән җаваплар: Төрләнми.

Укытучы: Тартым белән төрләндереп карагыз.

Көтелгән җавап: Төрләнми.

Укытучы: Зат-сан белән төрләндереп карагыз.

Көтелгән җавап: Төрләндереп булмый.

Укытучы: Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

Көтелгән җавап: Бу сүз төркеме төрләнми.

Укытучы:Бу сүзгә нинди сорау куеп була?

Көтелгән җавап: Ничек елмайыйк?

Укытучы: Бу сүз нинди җөмлә кисәге була?

Көтелгән җавап: Җөмләнең иярчен кисәге - хәл.



Укытучы: Укучылар, без бу сүз төркемен өйрәнү буенча түдәндәге модельгә чыктык. Тактага язу)

  1. Сүз төркеме.

  2. Соравы.

  3. Төрләнми.

  4. Хәл.

Укытучы: Дусларча сүзенең нинди сүз төркеме булуын белү өчен мин сезгә кроссворд тәкъдим итәм.

-Сүзләрне тәрҗемә итегез.

1. Назло (юри)

2. Пешком (җәяү)

3. Однажды (бервакыт)

4. Нынче (быел)

5. Даром (бушлай)

ЮРИ

ҖӘЯҮ

БЕРВАКЫТ

БЫЕР

БУШЛАЙ



Укытучы: Нинди сүз төркеме килеп чыкты?

Көтелгән җавап: Рәвеш.

Укытучы: Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы нинди?

Көтелгән җавап: Рәвеш сүз төркеме.

Укытучы: Дәрес алдында нинди бурычлар тора?

Көтелгән җавап: Нәрсә ул рәвеш икәнен белү. Рәвешләргә сорау куя белү. Рәвешле җөмләләрне җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре ягыннан тикшерә белү.

IV этап. Беренчел ныгыту һәм эталон буенча үзтикшерү. (10 мин)

  1. Укытучы:Модельгә карап, кем кагыйдәне формалаштыра ала?

Көтелгән җавап: Рәвеш - сүз төркеме, ничек? соравына җавап бирә, төрләнми җөмләдә хәл.

Укытучы: Ничек уйлыйсыз, бу төгәл билгеләмәме?

Көтелгән җавап: Төгәл. Төгәл түгел.

Укытучы: Хәзер мин сезгә парларда эш тәкъдим итәм. Бирелгән сүзтезмәләрне языгыз һәм рәвешләргә сорау куегыз. Аннары бер-берегезнең эшләрен эталон буенча тикшерегез.

Тиз бару, җәен ял итү,еракка бару, югарыда очу, юкка борчылу, аз сөйләшә, русча җырлый.

Көтелгән язмача җаваплар:Тиз (ничек?) бару, җәен (кайчан?) ял итү,еракка (кая?)бару, югарыда (кайда?)оча, юкка (нигә?)борчылу, аз(күпме?) сөйләшә, русча (ни рәвешле?)җырлый.

"5" - биремне үти алдым, барлык рәвешләргә сорауларны дөрес куйдым.

"4" -бер-ике рәвешкә сорауларны дөрес билгеләмәдем.

"3" - биремне иптәшем ярдәмендә генә үти алдым.

Укытучы: Димәк, тагын нинди сораулар куеп була?

Көтелгән җавап:Кая? Кайда? Кайчан? Күпме? Нигә? Ни рәвешле? сорауларына җавап бирә. Җөмләдә хәл булып килә.

Укытучы: Дәреслекнең 164 нче битен ачып, кагыйдә белән танышыгыз. Без билгеләмәне дөрес биргәнбезме?

Көтелгән җавап: Әйе, төгәл.

Укытучы: Әйе, җавабыгыз дөрес. Ә хәзер мин сезгә бирелгән шигырьдән рәвешләрне табарга, аларга сорау куярга тәкъдим итәм. (Экранда шигырь бирелә).

Әниләр бәйрәме (С.Сөләйманова)

Көтелгән җавап:

Иртүк торып битен юган

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган-

Бүген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, өй ямьле!

Яхшы булсын, балкып торсын-

Бүген әни бәйрәме.

Өстәл өстен кат-кат сөртте

Җәйде ап-ак җәймәне

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

Көтелгән җавап: Кайчан? Иртүк, бүген. Ничек? Яхшы, кат-кат, чиста, пөхтә булсын.

Укытучы: Ә хәзер җавапларыгызның дөреслеген эталон буенча тикшерегез һәм үзбәя куегыз. (Экранда дөрес җаваплар эталоны һәм үзбәя өчен критерий бирелә).

Үзбәя кую өчен критерий:

"5" - биремне үти алдым, барлык рәвешләргә сорауларны дөрес куйдым.

"4" - бер-ике рәвешкә сорауларны дөрес билгеләмәдем.

"3" - биремне иптәшем ярдәмендә генә үти алдым.

  1. Грамматик материалны кабатлау.

КОНЕРС (Corners) структурасы.

Һәр укучыга рәвеш сүз төркеме кергән җөмләле карточкалар таратыла.

1 карточка. Бүген көн бик җылы. Тел таш яра. Якында гына машина тавышы ишетелде. Тел - халыкның көзгесе. Дәү әтием энемә бу әкиятне юкка гына сөйләмәгән. Кечкенә генә аз сулы елга. Ул таң йокысыдай бетмәс-төкәнмәс рәхәтлек бирә. (5 рәвеш)

2 карточка. Кичә көчле яңгыр яуды. Беләкле берне егар, белемле меңне егар. Еракта самолет очканы күренде. Иске яңаны саклар. Шуларга сокланып без шактый озак карап тордык. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Ул бик акрын ага. (4 рәвеш)

ТАЙМ ПЭА ШЭА укучылар 30 секун эчендә бер-берсенә рәвеш сүз төркеме турында сөйлиләр.

+

V. Төркемнәрдә эш һәм эталон буенча үзтикшерү. (5 мин)

Укытучы: Сезгә төркемләп эш тәкъдим итәм. Һәр төркемгә ике җөмлә.

Бирем: җөмләләрне язарга, рәвешләрне табып, аларга сорау куярга, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә. Алгоритм буенча эшнең дөреслеген тикшерергә.

1нче төркем

Минем әбием бик матур.

Тик кызларча түгел, әбиләрчә матур ул.

2 нче төркем.

Әбиемнең ак йөзенә көмеш кебек ак чәчләре бик тә килешә.

Минем әбием татарча да, русча да сөйләшә.

Укытучы: Ә хәзер җавапларыгызның дөреслеген эталон буенча тикшерегез һәм үзбәя куегыз. (Экранда күнегүнең дөреслеген тикшерү алгоритмы һәм үзбәя өчен критерий бирелә).

Үзбәя кую өчен критерий:

"5" - биремне үти алдым, барлык рәвешләргә сорауларны дөрес куйдым.

"4" - бер-ике рәвешкә сорауларны дөрес билгеләмәдем.

"3" - биремне иптәшем ярдәмендә генә үти алдым.

VI. Эшчәнлеккә рефлексия. (3 мин)

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә без алдыбызга нинди бурыч куйган идек?

Көтелгән җавап: Бирелгән сүзнең нинди сүз төркеме булуын ачыклау.

Укытучы: Моны ачыклау өчен без нәрсәләр эшләдек?

Көтелгән җавап: Җөмләне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшердек. Кроссворд чиштек. Сүзтезмәләрдә, шигырьдә бирелгән рәвешләргә сораулар куйдык, нинди җөмлә кисәкләре булуларын ачыкладык.

Укытучы: Бүгенге дәрестә нинди билгеләмә уйлап таптыгыз?

Көтелгән җавап: Рәвеш - бу сүз төркеме. Ничек? Кая? Кайчан? Күпме? Нигә? Ни рәвешле? сорауларына җавап бирә. Җөмләдә хәл булып килә.

Укытучы: Ә хәзер үзегезнең, сыйныфташларыгызның һәм классның эшенә бәя бирегез.

Универсаль критерий (экранда тәкъдим ителә):

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

а) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме) үз-үзенә сөйли алса - "5".

б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - "4".

в) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәреннән) файдаланып сөйләп бирсә - "3";

(Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийга туры килгәнен билгелиләр).

VII. Өйгә эш бирү (3 мин)

Укытучы: Сезгә өч вариантта эш тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

  1. 183 нче күнегү, тиешле рәвешләрне куеп, җөмләләрне язарга;

  2. Шигырьдән рәвешләрне табарга һәм аларга сыйфатлама бирергә;

  3. Бирелгән рәвешләрне кулланып, шигырь язып карагыз:

Быел, җәен, уттай, күңелле.



Укытучым

Сез дөнь - иң белемле кеше,

Сезнең дәрес - тормыш ачкычы.

Иксез-чиксез фәннәр киңлегендә

Маяк бит Сез, әйдәп баручы.



Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.5

Әйбәт эшлим, материалны аңладым.4

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал