7


  • Учителю
  • ҖөМләнең баш кисәкләре (4 класс)

ҖөМләнең баш кисәкләре (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Укучыларны җөмләнең баш кисәкләре белән таныштыру,аларның җөмлә оештырудагы ролен билгеләү, җөмләдә дөрес табарга, кулланырга өйрәтү. 2.Дөрес язу күнекмәләрен үстерү,җөмлә төрләрен камилләш
предварительный просмотр материала

Тема: Җөмләнең баш кисәкләре Класс: 4 нче сыйныф, татар төркеме Предмет: Татар теле Укытучы: Хамадиева Г.И Максат:1.Укучыларны җөмләнең баш кисәкләре белән таныштыру,аларның җөмлә оештырудагы ролен билгеләү, җөмләдә дөрес табарга, кулланырга өйрәтү. 2.Дөрес язу күнекмәләрен үстерү,җөмлә төрләрен камилләштерү,сөйләм телен баету. 3.Көзге табигатькә соклану тәрбияләү. Структуралар: КОНРЭРС, СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЕЙБЛ, ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН , ТЕЙК ОФ -ТАЧ ДАУН Дәрес тибы:Яңа материалны аңлату I.Дәрес оештыру. -Исәнмесез,укучылар. -Хәерле көн. Татар еле дәресен башлыйбыз. II.Белемнәрне актуальләштерү -Без үткән дәрестә җөмлә төрләре белән таныштык, ә бүген мин сездән аларны аера дөрес белүне,тыныш билгесен дөрес куеп язуны көтеп калам. -Хәзер КОНРЭРС(почмаклар) структурасы кулланабыз. Һәрберегездә карточкалар анда җөмләләр язылган,шуларны карап чыгыгыз,анннан соң басасыз, урындыкны этеп куясыз.Укучылар,карагыз әле стеналарга анда җөмлә төрләре язылган.Сез үзегездәге җөмләләрне карыйсыз,шул җөмләләр ярдәмендә тиешле почмакны сайларга тиеш буласыз һәм шунда барып басасыз. Вакыт бирәм.Карагыз һәм урыннарыгызга басыгыз.Иптәшләрегезне тикшерегез әле.Алар дөрес басканнармы? Фикер алышыгыз. Җөмләләр: Көзге каникул кайчан башлана? "Туган тел" шигырен кем язган? Нинди бала өлкәннәргә булыша? Без Аксубайда яшибез. Кошлар җылы якларга киттеләр. Гөлшат дүртенче сыйныфта укый. Туган җиргә алтын көз килде. Их, ямьле дә соң көзге урман! Бүген көн ниинди матур! Көзге табигать шундый матур!(Тикшерү) -Урынннарга утырыгыз.-Хәзер без СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЕЙБЛ стркутурасын файдаланып карточкалар белән эшләп алабыз.Анда җөмләләр язылган ,ләкин тыныш билгесе юк.Сез дөрес итеп тыныш билгесен куегыз,эшләрегез беткәч,иптәшегез белән алмашыгыз һәм тикшерегез. Җөмләләр:Көзге каникулда кая барасың(?) Кошлар җылы якларга киттеләр(.) Агачлар сары яфракларын койдылар(.) Кагыйдәләрне истә тотыгыз(!) Яшәсен безнең Ватаныбыз(!) Кырлар бушап калды(.) Син китап укырга яратасыңмы(?) Бу бирем эшләгәндә ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН стркутурасы кулланабыз.Сезнең алда сүзтезмәләр,шулар ярдәмендә хикәя,сорау, өндәү җөмләләр төзисез(берәр җөмлә)Уйлыйсыз, аннары кәгазьләргә язасыз һәм бер-берегез белән командада киңәшләшәсез.Берәр укучы укып чыга.( салкын көн ,сары яфрак, күчмә кошлар,көзге каникул, татар теле дәресе,алтын көз,көзге бакча, мул уңыш, укучы балалар, уку дәресе, диктант язу)



III.Яңа тема.Җөмләнең баш кисәкләре. -Хәзер бүгенге дәреснең темасын белү өчен кроссворд чишәбез.Буш шакмакларга һәр җавапның беренче хәрефен генә куеп барсыз.Тыңлагыз һәм уйлагыз,языгыз. а) 1.Алтыдан соң килгән сан(җиде) 2.Кешеләр өчен төзелгән корылма.(өй) 3.Башны як-якка нәрсә бора(муен ) 4. Бу әчкелтем җимешне чәйгә салып эчәләр.(лимон) 5.Дөнья ямьле булсын өчен кем кирәк?(әни) б) 1.Бал корты ничек безелди?(безз,безз) 2.Табиб синең тамагың ны каранганда ничек әйтергә куш (А-а) 3.Урманда кем бармагын кыс тыра?(Шүрәле) в)1.Карга ничек кычкыра(КАР-КАр) 2.Ишәк башында нәрсә бар? 3.Краннан нәрсә ага? (су) 4.Кыз курчагын ничек йоклата(Ә-ә-ә) 5.Нәрсә энәле бүрек кия? (керпе). (Җөмләнең баш кисәкләре.) Баш кисәкләрне табабыз. Буш шакмакларга сүзләр язабыз.
Беренчесе: 1) 1+1 кушкач ничә була?(ике) 2) Иске сүзенең антонимы (яңа) ИЯ Икенчесе: 1.Конвертка салып нәрсә җибәрәләр?(хат) 2.Башы тарак,койрыгы -урак кычкыртып быргысын, уята барысын(әтәч) 3. Суда туа һәм яши ,ә җирдә үлә(Балык) 4.Г.Тукай "Шүрәле турында нәрсә язган? (әкият) 5.Итагатьле сүз (рәхмәт) ХӘБӘР Димәк,без бүен сезнең җөмләнең баш кисәкләре белән танышабыз. А)Ринатка түгәрәккә йөри.Ул ярышларда катнаша. -Җөмләләрдә ияне ,хәбәрне табыгыз һәм әйтегез.Нинди сорауга җавап бирәләр?Алар нинди сүз төркемен белдерәләр? Ул сүз төркемнәрне нинди килештә килгән? Ия белән хәбәр җөмләнең баш кисәкләре дип атала? Ия баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән, ә хәбәр фигыль белән белдерелә.Ия астына бер сызык , әхәбәр астына ике сызык сызыла. ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы кулланып бирелгә сүзләрдә җөмләләр төзибез. Ия белән хәбәрне табабыз. 1.җитте,көз,алтын; 2.коелды,агачлардан,сары,яфраклар; 3.киттеләр,кошлар,якка,җылы; IVНыгыту.Грам. биремле күнегүләр эшләү.Карточкалар беләш эш.Җөмләләрне күчереп язарга Ия белән хәбәр астына сызарга,нинди сүз төркеме белән белдерелгәнен әйтергә.

Балалар зур каен төбендә утыралар.Әйләнә-тирәдә биек юан агачлар үскән.Агач башлары арасыннан зәңгәр күк күренә.Җиргә түшәлгән сары яфраклар өстендә алтын нурлар уйнаклый.Яфракларда иртәнге чык ялтырый.(Г.Бәширов) ТЕЙК ОФ -ТАЧ ДАУН структурасы Мин сораулар укыйм һәм җавап вариантларын әйтә барам,ә сез дөрес җавап вариантларына басыгыз. 1. Җөмләнең баш кисәкләре булып а) хәл, хәбәр; ә) ия һәм хәбәр; б) аергыч һәм ия килә. 2.Ия нинди сорауга җавап булып килә? 1) кем? нәрсә? 2) нинди? кайсы? 3) нишли? нишләде? 3.Ия астына ничә сызык сызабыз 1) ике 2)бер 3)сызык сызмыйбыз 4.Җөмләнең ия турында хәбәр итә торган баш кисәге а) сыйфат ә) хәбәр; б) аергыч дип атала. 5.Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә) а) нинди,кайсы б)нишли?нишләде? в) ничә ?ничәнче. 6.Хәбәр астына ничә сызык сызабыз 1) ике 2)бер 3)сызык сызмыйбыз. V.Йомгаклау. -Укучылар,без бүген җөмләнең нинди кисәкләре белән таныштык? -Җөмлә кисәкләре турында нәрсә белдегез? -Дәрестә нәрсәләрэшләдек? Укучыларның белемнәрен бәяләү.Өйгә эш бирү.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал