7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала







Татар теле буенча эш программасы

6нчы сыйныф, татар төркеме



Аңлатма язуы



Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды



1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы.

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы.

3. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

4. 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы (2004 ел, 11 октябрь).

6. "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телен укыту" (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хатлары. 9777\12 13.08.2012;)

7. Приказ МОиН РТ от 09.07.2012 №4154/12 "Об утверждении базисных и примерных учебных планов для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального общего и основного общего образования"

8. Приказ МОиН РТ от 10.07.2012 №4165/12 "Об утверждении базисного учебного плана для образовательных учреждений РТ, реализующих программы среднего (полного) общего общего образования"

9. "Об учебных планах в 2013-2014 учебном году" Письмо МОиН РТ от 09.07.2013

10 "Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында" (Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының хаты. 12138/13 07.09.2013)

11. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан, "Мәгариф", 2010.

12. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар" (Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

13. Максимов Н.В., Хәмидуллина М.З. Татар теле. 6нчы сыйныф: - Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010



Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты

Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул - башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул - укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.







Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

7. Татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

8. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

9. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Бәйләнешле сөйләм үстерү, тиешле материалны өйрәнүгә бәйле рәвештә, телдән һәм язмача үтәлә торган төрле эшләр вакытында башкарыла. Бу укучыларны дөрес, матур, үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйләргә, язарга, язганны укып аңларга һәм аңлата белергә, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерергә, иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтү максатларын куя.

Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү, гадәттә, өч юнәлештә алып барыла. Беренче юнәлеш телебезнең әдәби нормаларын үзләштерү. Сөйләм телен үстерүдәге өченче юнәлеш сүз байлыгын арттыруга һәм һәр сүзнең урынын белеп куллануга ирешүне максат итеп куя. Өченче юнәлеш - укучыларның әйтергә теләгән фикерләрен телдән һәм язма рәвештә, аңлаешлы һәм бәйләнешле итеп җиткерә белүләренә ирешү. Бу - чыгышлар ясаганда, сочинениеләр һәм изложениеләр язганда, әдәби әсәрләргә анализ биргәндә, дәрестә һәм дәрестән тыш чаралар вакытында тормышка ашырыла.

Татар теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, ана теленең кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә. Белем бирүдә кулланыла торган төп принциплар: психологик принциплар - укучыга аерым якын килү, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алу; гомумдидактик принциплар - фәннилек һәм дәвамчылык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, үстерешле укыту, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек; лингвистик принциплар - системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функциональ-семантик, культурологик; методик принциплар - аралашу, концентрик, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.

Укыту методлары һәм алымнары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент һ.б.

Программа гамәлдәге базис план буенча атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде.





Программаның эчтәлеге



Сәгать

ләр саны

Программаның эчтәлеге

1.

5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

8

5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

2.

Морфология турында гомуми мәгълүмат

1

Морфология турында гомуми мәгълүмат

3.

Исем

26

Исем. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары, килеш һәм тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма сүзләрдәге килеш һәм тартым кушымчалары. Исемнәрнең ясалышы. Исемнәргә морфологик анализ ясау.

4.

Сыйфат

11

Сыйфат. Аның лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатларның исемләшүе. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның ясалышы. Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

5.

Сан

15

Сан. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлеге. Саннарның исемләшүе. Сан төркемчәләре: микъдар, тәртип, чама, бүлем, җыю саннары. Саннарның ясалышы, аларның дөрес язылышы. Саннарга морфологик анализ ясау.

6.

Рәвеш

15

Рәвеш. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама,урын, вакыт, сәбәп-максат рәвешләре. Рәвешләрнең ясалышы. Морфологик анализ ясау.

7.

Алмашлык

23

Алмашлыкларның мәгънә төркемчәләре: зат, сорау, билгесезлек, юклык, билгеләү, тартым, күрсәтү алмашлыклары. Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы. Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

8.

6нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

6

6нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Барлыгы

105с.













Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр

Морфология:

  1. Сүзләрне төркемләү, сүз төркемнәренеңүзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау.

  2. Өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен күзаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау.

  3. Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

  4. Аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү:

  1. Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәткән, 7-8 репликадан торган диалог төзү.

  2. Әти-әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт әйтеп хат язу.

  3. Табигатъне саклау турында газетага мәкалә язу.

  4. Укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, кечкенә хикәяләр төзү.

  5. Әдәбият дәресләрендә өйрәнелгән әсәрләрне кулланып, сочинениеләр язу.

  6. Сүз төркемнәрен өйрәнгәч, алган белемнәренә таянып, грамматик биремле диктантлар язу.

  7. Төрле сүз төркемнәре кергәнҗөмләләрне русчадан татарчага һәм татарчадан русчага тәрҗемә итү. Сүзлекләрне куллану.

  8. Уңай кешелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан чыгып сайланган текстлар буенча изложениеләр язу.





Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары



Язу тизлеге: 10-11 сүз, 56-61 хәреф.





Язма эшләрнең саны









Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:



Сүзлек диктанты -18-25 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү:

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела.

  2. Бер орфографик хаталы эшкә "4" ле куела.

  3. Өч орфографик хаталы эшкә "3" ле куела.

  4. Биш орфографик хаталы эшкә "2" ле куела.



Контроль диктант - ел башында 60-65 сүз, ел ахырында 65-70 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә "4" куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә "3" куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә "2" куела.



Изложение текстының күләме

ел башында 140-160 сүз (85-95 -язма күләме)

ел ахырында 160-190 сүз ( 95-105- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була.

Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 6 нчы сыйныфларда 1-2 бит.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.















































Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары



1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Гыймадиева Н.С. Диктантлар һәм изложениеләр. - Казан: "Яңалиф", 2006.

3.Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В. Уйларыбыз ак кәгазьдә. - Казан: "Гыйлем", 2008.

4. "Диктантлар җыентыгы", Казан: РИЦ «Школа», 2007.

5. Электрон интерактив дәреслек "Татар теле" - Казан, 2009.

6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

7.Интерактив китап "Тукай"

8.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: "Мәгариф", 2002

9. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары

10. Харисов Ф.Ф, Харисова Ч.М. Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту. - Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2007

11. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. - Казан, "Хәтер" нәшрияты, 1999.

12.Интернет материаллары: mon.tatar.ru, www.edurt.ru</</font>, lib.tatar.ru, edu.tatar.ru һәм башкалар.



1. Гыймадиева Н., Нуруллина Р. "Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

2. Гыймадиева Н., Галләмова Р. "Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Анализ үрнәкләре". Казан: "Гыйлем" нәшрияты", 2010

3. Максимов Н.В.Татар теленнән тестлар

4. Максимов Н.В. Татар теленнән кулланма (фонетика) - Казан дәүләт технология университеты нәшрияты, 2002

5. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр

6. Сафиуллина Ф.С. Татарча - русча, русча - татарча сүзлек. - Казан: "Мәгариф", 2007.

7. Гыймадиева Н., Галләмова Р. "Уйларыбыз ак кәгазьдә". Казан: "Гыйлем" нәшрияты", 2008.









Календарь-тематик план



Предмет: Татар теле

Сыйныф: 6А

Барлык сәгатьләр саны: 105с.

Атнага сәгатьләр саны: 3с.

Язма эшләр саны: 16 (5)

Программа: Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы" (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен) - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010 ел.

Дәреслек: Максимов Н.В., Хәмидуллина М.З. Татар теле. 6нчы сыйныф: - Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010

Планлаштырылган дәресләр бәйрәм көненә яки каникулга туры килсәләр янындагы дәресләр белән кушу яки урыннарын алыштыру каралган.



Әнкәм сөйләп торган тел" темасына сөйләшү

Әңгәмә, укытучы сүзе, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Туган тел турында шиг., мәкальләр

2.09





2

Фонетика.

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Аваз-хәреф анализы. Сүзләргә басым кую тәртибе.

Укытучы сүзе, танып белү активлыгын үстерү

Таблица 1.1

3.09





3

Сүз төзелеше

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Сүз төзелешен кабатлау

Укытучы сүзе, күнегүләр эшләү

Таблица 1.10

4.09





4

Сүз ясалышы

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүе. Сүзләрнең ясалу ысуллары: кушымча ялгау юлы белән ясалган сүзләр, кушма сүзләр, парлы сүзләр, тезмә сүзләр, кыскартылма сүзләр.

Күнегүләр эшләү



9.09





5

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәрне дөрес таба һәм билгели белү. Аларның сораулары. Иянең башлыча исем белән, ә хәбәрнең фигыль белән белдерелүе. Хәбәрнең фигыльдән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ул кем? ул нәрсә? ул нинди? ул ничә? ул күпме? кебек сорауларга да җавап булуы. Иярчен кисәкләрнең аергыч, тәмамлык, хәл дигән төрләргә бүленүе. Җыйнак һәм җәенке җөмләне билгели белү.

Җөмләләр язу, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау



10.09





6

Кереш контроль эш

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

5нче сыйныфта үзләштерел-гән белемнәр

Контроль биремнәр эшләү



11.09





7

Хаталар өстендә эш. Кабатлау.

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Шәхси биремнәр эшләү

Биремнәр эшләү



16.09





8

Антонимнар, синонимнар

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Уртак мәгънәле, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре һәм язылышлары белән генә аерыла торган сүзләрнең синоним дип аталуы. Капма-каршы мәгнәле сүзләрнең антоним дип аталуы.





















Сүзлекләр белән эшләү, эзләнү

Синонимнар сүзлеге

17.09





Морфология



9

Морфология, сүз төркемнәре турында төшенчә

1

Яңа материал аңлату

Морфология, сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү. Морфология - тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге. Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләштерелә торган сүзләрне сүз төркемнәре дип атау. Телдә барлыгы 12 сүз төркеме булу. Аларның мөстәкыйль (исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәренә бүленүе.

Таныштыру, күнегүләр эшләү

Таблица 1.14

18.09







Исем



10

Исем турында төшенчә

1

Яңа материал аңлату

Исем. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Исем − предметны һәм затларны белдерүче сүз төркеме. Исем сүз төркеменең сораулары.

Укытучы сүзе, эзләнү

Таблица 1.15

23.09





11

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

1

Яңа материал аңлату

Бер төрдән булган предметлар, затлар өчен уртак исемнәрнең уртаклык исем, бер төрдән булган предмет һәм затларның берсенә генә бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы. Ялгызлык, уртаклык исемнәр.

Чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Газета-журналлар

24.09





12

Мәкалә язу. "Без табигать сакчылары"

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Табигатьне саклау турында газетага мәкалә язу.

Мәкалә язу

Газета мәкаләләре, фоторәсемнәр

25.09





13

Исем ясагыч кушымчалар.

1

Яңа материал аңлату

Исем ясагыч кушымчаларның, тамырга яки нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерүе. Бу сүзләрнең ясалма сүзләр дип йөртелүе.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Интерактив дәреслек

30.09





14

Исемнәрнең ясалышы.Тамыр, ясалма, кушма

1

Яңа материал аңлату

Ясалышлары ягыннан исемнәрнең тамыр, ясалма, кушма булуы. Ясалма исемнәрнең ясагыч кушымча ялганып ясалуы.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Презентация

01.10





15

Исемнәрнең ясалышы.Тезмә, парлы, кыскартылма

1

Яңа материал аңлату

Парлы, тезмә, кыскартылма исемнәрнең ясалулары.

Практик эш



02.10





16

Иҗади диктант

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Кушма, тезмә, парлы, кыскартылма исемнәрнең язылышы.

Диктант язу

"Диктантлар җыентыгы"

07.10





17

Исемнәрнең берлек-күплек төре.

1

Яңа материал аңлату

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе. Берлек санның аерым күрсәткече булмау. Исемнәрнең күплек төренә -лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары ялгану. Ялгызлык исемнәрнең берлек санда гына кулланылуы.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү



08.10





18

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Яңа материал аңлату

Исемнәрнең 6 килеше булуы. Баш килешнең кушымчасыз, калган килешләрнең кыек килешләр дип аталуы. Килеш сораулары һәм кушымчалары.

Килешләрне өйрәнү, кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү

Таблица 1.18

09.10





19

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Рус һәм татар телләрендә исемнәрне килеш белән төрләндерүнең үзенчәлекләре.

Катнаш



14.10





20

Тәрҗемә итү күнегүләре

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Исем кергән җөмләләрне русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итү.

Тәрҗемә итү күнегүләре

Сүзлекләр

15.10

14.10



21

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

Яңа материал аңлату

Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка кара ганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Тартым кушымча-ларының предмет яки затның сөйләүчегә (мин, без), тыңлаучы-га (син, сез) сөйләмдә катнаш-маган затка яки предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүе.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Таблица 1.16

16.10





22

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Яңа материал аңлату

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Интерактив дәреслек

21.10





23

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Тартымлы исемнәрнең җөмләдә кулланылышы

Җөмләләр төзү



22.10





24

Тәрҗемә итү күнегүләре

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Исем кергән җөмләләрне русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итү.

Тәрҗемә итү күнегүләре

Сүзлекләр

23.10





25

Биремле контроль диктант.

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Дөрес язу күнекмәләре булдыру

Үз-үзеңә контроль ясау

"Диктантлар җыентыгы"

28.10





26



Хаталар өстендә эш. Кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Күнегүләр эшләү

Шәхси карточкалар

29.10





27

Алынма исемнәрнең төрләнеш үзенчәлекләре.

1

Яңа материал аңлату

Алынма исемнәрнең тартым, сан, килеш белән төрләнгәндә, татар теле кагыйдәләренә буйсынулары.

Кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү



30.10







28

Алынма исемнәрнең әйтелеш үзенчәлекләре.

1

Яңа материал аңлату

Алынма исемнәрдәге -ск кушым-часы татар телендә -ски формасын алып, сүзләргә калын кушымча ялгану. (й) авазына беткән алынмаларга тартым кушымчасы ялганганда, й хәрефенең е хәрефе белән алышынуы. Ь хәрефенә беткән исемнәргә тартым кушымчасының нечкә төре ялгануы.

Эксперимент, күзәтү



11.11





29

Диалог төзү. "Юл йөрү кагыйдәләре"

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәткән диалог төзү

Диалог төзү

Юл йөрү кагый- дәләре буенча рәсемнәр

12.11





30

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы.

1

Яңа материал аңлату

Баш килештәге исемнең ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә алуы. Җөмләдә и. килешендәге исем исем-аергыч, т.килешендәге исем-тәмамлык, ю.к. , ч.к., у-в. килешләрендәге исемнәр-хәл булуы.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү



13.11





31

Тәрҗемә итү күнегүләре

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Исем кергән җөмләләрне русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итү.

Тәрҗемә итү күнегүләре

Сүзлекләр

18.11





32

Исемнәргә морфологик анализ ясау

1

Яңа материал аңлату

Исемнәргә морфологик анализ ясау

Катнаш

"Анализ үрнәкләре"

19.11





33

Исемнәргә морфологик-синтаксик анализ ясау

1

Яңа материал аңлату

Исемнәргә морфологик анализ ясау

Катнаш

"Анализ үрнәкләре"

20.11





34

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Исемнәрне морфологик яктан тикшерү.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.



25.11







35

Диктант "Сагыну"

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Исемнәрнең дөрес язылышы

Диктант язу

"Диктантлар җыентыгы"

26.11





Сыйфат



36

Сыйфат турында төшенчә.

1

Яңа материал аңлату

Сыйфатны предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? Кайда-гы? сорауларына җавап бирүе. Аның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сыйфатланмыш булуы. Сыйфатның җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Таблица 1.31

27.12





37

Асыл һәм нисби сыйфатлар.

1

Яңа материал аңлату

Асыл һәм нисби сыйфатларның төп билгеләре.

Кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү



05.12





38

БСҮ Сочинение "Безнең мәктәп"

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Сыйфатлар кулланып, "Безнең мәктәп" дигән сочинение язу

Сочинение язу

"Уйларыбыз ак кәгазьдә"

06.12





39

Сыйфатларның ясалышы.

1

Яңа материал аңлату

Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре: тамыр, кушымча ялгау юлы белән ясалган сыйфатлар, кушма, парлы һәм тезмә сыйфат-лар. Ясалма сыйфатларның күб-рәк исем һәм фигыльләргә мах-сус кушымчалары ялганып яса-луы. Сыйфат ясагыч кушымча-лар: -лы; -ле, -сыз, -сез, -гы, -ге, -кы, -ке; -чан, -чән, -ык, -ек, -к, -ынкы, -енке, -ма, -мә, -гыч, -ген, -лык,-лек. Гарәп-фарсы, рус һәм башка телләрдән алынган сүзләрдән ясалган сыйфатлар.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү



10.12





40

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Яңа материал аңлату

Татар телендә дүрт сыйфат дәрә җәсе булуы. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерүе. Чагыш-тыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар- ның бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге белән чагыштырганда, я бераз артыг-рак, я азрак булуын күрсәтүе (-рак, -рәк кушымчалары ялга-нып ясала). Артыклык дәрәҗәсенең сыйфатның бер иҗегенә җайлаш тырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә; иң, утә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән; бер үк сыйфатны кабатлау аша яса-луы. Сыйфатның кимлек дәрәҗә сенең -су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдә-мендә ясалуы.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Таблица 1.33

12.12





42

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Җөмләдә сыйфатларның, гадәттә, аергыч, хәбәр, хәл булып килүе.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау



13.12





41

Б.с.ү. Контроль сочинение "Кыш"

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Сыйфатлар кулланып, "Кыш" дигән сочинение язу

Үз-үзеңә контроль ясау

"Уйларыбыз ак кәгазьдә", тематик рәсемнәр

17.12





43

Хаталар өстендә эш. Сыйфатларның исемләшүе.



1

Яңа материал аңлату

Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүләре, берлек Һәм күплек санда килүләре. Бу күренешнең сыйфатларның исемләшүе дип аталуы.

Кагыйдәләр белән эш, күнегүләр эшләү



19.12





44

Тәрҗемә итү күнегүләре

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Тәрҗемә итү күнегүләре үткәрү

Тәрҗемә итү күнегүләре эшләү

Сүзлекләр, "Яңарыш" газетасы

20.12





45

Сыйфатларга морфологик анализ ясау

1

Яңа материал аңлату

Сыйфатларга морфологик анализ ясау

Практик

"Анализ үрнәкләре"

24.12





46

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү. Тема буенча үтелгәннәрне кабатлау.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.



26.12





Сан



47

БСҮ "Туган ягым"

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

"Туган ягым" исемле хикәя төзү

Катнаш

Туган як турында шиг-р, фоторәсемнәр

27.12





48

Сан турында төшенчә.

1

Яңа материал аңлату

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә жавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы. Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыкланган сүзнең саналмыш булуы. Саналмышның кулланылу үзенчәлеге. Санның күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелүе.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Презентация

14.01





49

Диалогик сөйләм үстерү. "Тел-милләт сакчысы"

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Җөмләләр, диалоглар төзү

Тел турында мәкальләр

15.01





50

Саннарның ясалышы.

1

Яңа материал аңлату

Ясалышлары буенча саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булу, аларның дөрес язылышлары.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Интерактив дәреслек

17.01





51

Гарәп һәм рим цифрларының язылышы. Диктант

1

Яңа материал аңлату

Гарәп һәм рим цифрларының язылышын өйрәнү.

Күчереп язу,

Карточкалар

21.01





52

Сан төркемчәләре. Микъдар саны.

1

Яңа материал аңлату

Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш (төп, тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемгә бүленүе. Төп саннарның предметларның төгәл исәбен белдерүе һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап булуы. Өлеш саннарының да шушы төркемгә керүләре.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Таблица 1.35

22.01





53

Тәртип саны.

1

Яңа материал аңлату

Тәртип санының предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдереп, ничәнче? соравына җавап булуы. Төп санга -нчы, -нче, -ынчы, -енче кушымчалары кушылып ясалуы.

Күчереп язу, саналмышын табу, үзгәртү эше



24.01





54

Бүлем саны

1

Яңа материал аңлату

Бүлем санының предметны тигез өлешләргә бүлүен белдереп, ничәшәр? күпмешәр? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ялганып ясалуы.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү



21.01





55

Чама саны



1

Яңа материал аңлату

Чама санының предмет санын якынча белдерүе, никадәр? ничәләп? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә, -нарча, -нәрчә кушымчалары ялгап ясалуы.



Чама саннарын табу, саннарны сүз белән язу, сорауларга җавап бирү



22.01





55

Җыю саны

1

Яңа материал аңлату

Җыю санының бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдерүе, ничәү? күпме? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -ау, -әү кушымчалары ялгап ясалуы.



Сәнгатьле уку, җыю саннарына сору кую, дәреслек, сүзлек белән эш итә белү

Санамышлар

23.01





56

БСҮ. Ышаныч кәгазе язу

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

. Ышаныч кәгазе язу

План төзү, фикерләрне язу

Үрнәк эшләр

28.01





57

Саннарның исемләшүе

1

Яңа материал аңлату

Эш кәгазьләреннән акт яза белү. Саналмышы белән килгән сан-нарның җөмләдә күбрәк аергыч булулары, төрләнмәве. Саналмы-шыннан башка килгән саннар-ның, исемнәр кебек, килеш һәм тартым белән төрләнүе, җөмләнең төрле кисәкләре булып килүләре. Математик гамәлләрдә кулланыла торган саннарның санал-мышсыз килеп төрләнә алуы һәм җөмләнең төрле кисәге булуы.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.



29.01





58

Саннарга морфологик анализ

1

Яңа материал аңлату

Саннарга морфологик анализ

Мөстәкыйль эшләү

"Анализ үрнәкләре"

30.01





59

"Сан" темасын кабатлау.

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Саннарга морфологик анализ ясый белү.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.

Газета-журнал материаллары

11.02





60

Изложение. "Сөембикә манарасы".

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Үз-үзеңә контроль ясау

"Изложениеләр җыентыгы"

12.02





Рәвеш



61

Рәвеш турында төшенчә.

1

Яңа материал аңлату

Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы. Рәвешнең җөмләдә күб-рәк фигыльне, сирәгрәк сыйфат-ны һәм рәвешне ачыклап килүе, хәл кисәк булуы. Рәвешнең төр-ләнми торган сүз төркеме булуы.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә итү

Таблица 1.34

14.02





62

Рәвешләрнең ясалышы

1

Яңа материал аңлату

Төзелеше ягыннан рәвешләрнең 5 төргә: тамыр, кушымчалар ялгау юлы белән ясалган, кушма, парлы, тезмә рәвешләргә бүленүе.

Мәгънәле кисәкләргә бүлү, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Шәхси карточкалар

18.02





63

Рәвешләрнең дөрес язылышы. Диктант

1

Яңа материал аңлату

Кушма рәвешләрнең кушы-лып, парлы рәвешләрнең сызыкча аша, тезмә рәвешләрнең соста вындагы сүзләрнең аерым язылуы.

Күнегүләр эшләү, диктант язу



19.02





64

Рәвеш дәрәҗәләре.

1

Яңа материал аңлату

Кайбер рәвешләрнең, сыйфатлар кебек үк, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендә килүләре.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Интерактив дәреслек

21.02





65

Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр.

1

Яңа материал аңлату

Мәгънәләре ягыннан рәвешләр-нең 6 төркемчәгә: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләр гә бүленүе. Саф рәвешләрнең эш-нең сыйфатын белдерүләре, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап булулары.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Презентация

25.02





66

Күләм-чама рәвешләре

1

Яңа материал аңлату

Күләм-чама рәвешләренең эш яки билгенең күләм-чамасын белдерүләре, күпме? ничаклы? никадәр? нихәтле? сорауларына җавап бирүләре.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау



26.02





67

Изложение "Минем яраткан песием"

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Эчтәлекне аңлау, төшенү, кыскартып язу күнекмәләре булдыру

Изложение язу

"Изложениеләр җыентыгы"

28.02





68

Охшату-чагыштыру рәвешләре

1

Яңа материал аңлату

Охшату-чагыш-тыру рәвешләренең эшнең үтәлү ысулын белдерүләре, ни төсле? соравына җавап булулары.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау



25.02





69

Вакыт рәвешләре. Урын рәвешләре.





1

Яңа материал аңлату

Вакыт һәм урын рәвешләренең эшнең үтәлү уры-нын һәм вакытын белдерүләре, кайчан? (вакыт рәвеше), кайда? кая? кайдан? (урын рәвешләре) сорауларына җавап бирүләре.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Шәхси карточкалар

26.02





70

Сәбәп-максат рәвешләре

1

Яңа материал аңлату

Сәбәп-максат рәвешләренең эшнең сәбәбен, максатын белде-рүләре, ник? нишләп? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирүләре.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау



27.02





71

БСҮ "Бүген көнем файдалы үтте"

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Җөмләләрдә рәвешләр кулланып, диалог төзү

Диалог төзү



04.03





72

Рәвешләргә морфологик анализ ясау

1

Яңа материал аңлату

Рәвешләргә морфологик анализ ясау

Сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, рәвешләрнең синонимнарын, антонимнарын табу

"Анализ үрнәкләре"

05.03





73

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Тема буенча үтелгәннәрне камил ләштерү күнегүләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.



06.03







74

Контроль изложение "Ун сумлык "маҗара"

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Эчтәлекне аңлау, төшенү, кыскартып язу күнекмәләре булдыру

Изложение язу

Гыймадиева Н.С. "Диктантлар һәм изложениеләр

11.03





75

Хаталар өстендә эш.

" Рәвешләр иленә сәяхәт"

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

Мөстәкыйль эшләү



12.03





Алмашлык



76

Алмашлык турында төшенчә.

1

Яңа материал аңлату

Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсә тә торган сүзнең төркеменең ал-машлык дип аталуы. Алмашлык ларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Презентация

13.03





77

Алмашлыкларның ясалышы.

1

Яңа материал аңлату

Ясалышлары буенча алмашлык-ларның тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булулары. Алмашлыкларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Интерактив дәреслек

18.03





78

Алмашлык төркемчәләре. Диктант

1

Яңа материал аңлату

Алмашлык төркемчәләре турында төшенчә

Катнаш



19.03





79

Зат алмашлыклары.

1

Яңа материал аңлату

Мәгънәләре буенча алмашлык-ларның җиде төркемгә бүленүе: зат алмашлыклары, күрсәтү ал-машлыклары, билгеләү алмаш-лыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билге-сезлек алмашлыклары, тартым алмашлыклары. I һәм II зат ал-машлыклары сөйләмдә катнаш- кан затларны белдерә, берлек һәм күплек санда киләләр, килеш бе-лән төрләнәләр, III зат алмашлык лары ул, алар сөйләмдә катнаш маган, әмма шулар турында сүз барган зат яки предметларны бел дерәләр, берлек яки күплек санда киләләр. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, нәтиҗә ясау,сөйләшү оештыру, тәрҗемә эше



20.03





80

БСҮ "Әниләр"

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы

Телдән эшләү күнегүләре

Тема буенча шиг-р, рәсемнәр

01.04





81



Тартым алмашлыклары.

1



Яңа материал аңлату

Предметның кайсы затка кара-вын белдергән алмашлыкларның тартым алмашлыклары дип ата-лулары. Алар кайбер алмашлык-ларга -ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясала.

Күчереп язу, фикер алышу, нәтиҗә ясау,







02.04





82

БСҮ Изложение

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Эчтәлекне аңлау, төшенү, кыскартып язу күнекмәләре булдыру

Изложение язу

Гыймадиева Н.С. "Диктантлар һәм изложениеләр"

03.04





83

Күрсәтү алмашлыклары.

1

Яңа материал аңлату

Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтүе. Күрсәтү алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү



08.04





84

Күрсәтү алмашлыкларының тартым, килеш белән төрләнеше

1

Яңа материал аңлату

Күрсәтү алмашлыкларының предметның билгесенә яки рәвешенә ишарә иткәндә килешләр белән төрләнмәве, җөмләдә аергыч яки хәл булып килүләре. Күрсәтү алмашлыклары тартым белән төрләнгәндә аларга 3 зат кушымчасы ялгану.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Карточкалар

09.04





85

Сорау алмашлыклары.

1

Яңа материал аңлату

Сорау алмашлыкларының сорау формасында зат яки предметлар га, аларның билгесе яки санна-рына һәм хәлләренә күрсәтүе.



Әңгәмә, логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау



10.04





86

БСҮ Эш кәгазьләре

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Эш кәгазьләрен дөрес итеп язарга өйрәтү

Эш кәгазьләрнең үрнәкләрен язу

Эш кәгазьләре үрнәкләре

15.04





87

Билгеләү алмашлыклары.

1

Яңа материал аңлату

Билгеләү алмашлыкларының гадәттә затларны, предметларны гомумиләштереп белдерүләре. Аларның исемне ачыклап аергыч булып килгәндә төрләнмәүләре. Үзләре ачыклаган сүз урынына килгәндә килеш, тартым белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүләре. Үз алмашлыгының өч затка да каравы һәм тартым, килеш белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүе.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

Интерактив дәреслек

16.04





88



БСҮ Хат язу



1



Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Әти-әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт әйтеп хат язу

Сөйләшү оештыру, сөйләм төзү

Хат үрнәкләре

17.04





89

Билгесезлек алмашлыклары.

1

Яңа материал аңлату

Билгесезлек алмашлыкларының сорау алмашлыкларына әллә сүзе яки -дыр, -дер, -тыр, -тер кисәк чәләре кушылып ясалулары.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү



22.04





90

Изложение

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Эчтәлекне аңлау, төшенү, кыскартып язу күнекмәләре булдыру

Изложение язу

Гыймадиева Н.С. "Диктантлар һәм изложениеләр"

23.04





91

Юклык алмашлыклары.

1

Яңа материал аңлату

Юклык алмашлыкларының пред-метны, билгене кире кагуны яки аларның булмавын белдерүләре. Аларның сорау алмашлыклары алдына һич яки бер сүзләрен кую юлы белән ясалулары.

Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү



24.04





92

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау

1

Яңа материал аңлату

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау

Мөстәкыйль эшләү

"Анализ үрнәкләре"

29.04





93

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы.

1

Яңа материал аңлату

Үзләре күрсәткән сүзләр җөмлә-нең кайсы кисәкләре булса, алмашлыкларның да шул ук кисәкләр булып килүе. Алмашлыкларга морфологик анализ ясый белү.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.



30.04





94

Алмашлыкларны кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Алмашлыкларга морфологик-синтаксик анализ ясый белү. Алмашлык темасы буенча өйрәнгәннәрне ныгыту.

Анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау, логик фикер йөртү, чагыштыру,



01.05





95

БСҮ "Безнең ишегалдында бар бер агач"

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Алмашлыклар кулланып, телдән хикәя төзү

Монолог төзү



06.05





96

Еллык контроль эш.

1

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Текстны җәенкеләндереп, төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны файдаланып язу.

Үз-үзеңә контроль ясау

Гыймадиева Н.С. "Диктантлар һәм изложениеләр"

07.05





97

Хаталар өстендә эш. Кабатлау

1

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Үткәннәрне ныгытуга күнегүләр эшләү

"Минем иң истәлекле көнем" хикәя язу.



08.05





98

"Алмашлык" темасын кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләштерү

"Алмашлык" темасын кабатлау

Карточкалар белән эшләү

Карточкалар

13.05





99

Ел буена үткәннәрне кабатлау.

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.



14.05







100

Сочинение "Минем иң истәлекле көнем"

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, сочинение язу

Сочинение язу



15.04





101

"Исем" темасын кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләштерү

"Исем" темасын кабатлау

Мөстәкыйль эшләү

Шәхси карточкалар

20.05





102

"Сыйфат" темасын кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләштерү

"Сыйфат" темасын кабатлау

Катнаш



21.05





103

"Сан" темасын кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләштерү

"Сан" темасын кабатлау

Катнаш

Шәхси карточкалар

22.05





104

"Рәвеш" темасын кабатлау

1

Белемнәрне гомумиләштерү

"Рәвеш" темасын кабатлау

Мөстәкыйль эшләү



27.05





105

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Белемнәрне гомумиләштерү

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Катнаш



28.05









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал