7


  • Учителю
  • 7 Сыйныф Шарт фигыль. Кабатлау дәресе.

7 Сыйныф Шарт фигыль. Кабатлау дәресе.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә кулланылышы.

Максат. Шарт фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше, җөмләдә

кулланылышы турында алган белемнәрне искә төшереп ныгыту.

Аларны таный һәм куллана белү күнекмәләре булдыру. Фигыльнең

әдәби әсәрләрдә һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә чагылыш табуын

күрсәтү, милли әхлак тәрбиясе бирү.

Материал. Дәреслек, Тукай шигырьләре, сынамышлар, мәкаль-әйтемнәр.

Җиһазлау. "Татар халык мәкальләре", "Елның дүрт фасылы" китабы, проектор

Дәрес барышы:

Оештыру. Хәерле иртә, кәефләрегез ничек соң? Һәрберебезгә бу иртәдә

хәерле көннәр телик. Менә шушы изге теләк белән дәресебезне

башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү:

    1. Слайд. - Сүз җан җылысы булса, яхшы теләк -күңел кояшы ул, ди халык мәкале. Бер - берегезгә яхшы сүзләр әйтүдән курыкмагыз.

  • Бу мәкальдә нинди фигыль төркемчәсен таныдыгыз? ( Булса- шарт

фигыль).

- Әйе, бик дөрес. Димәк без бүген шарт фигыльләр турында алган

белемнәребезне ныгытырбыз.

2 слайд. Искә төшсә, онытма.

- Нинди фигыль төрләре була

3 слайд. Схема. Затланышлы, затланышсыз.

- Нинди фигыль төркемчәләре беләсез?

4 слайд. 7 фигыль төркемчәсе турында схема.

- Нинди фигыль шарт фигыль дип атала?

5 слайд. Шарт һәм кире шарт фигыль.( кушымчылыры: - са, - са да).

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән 3 төркемдә эшләрбез. Һәркем үз

эшенә үзбәя куеп барыр.

6 слайд. Фигыльләрбирелә.

1. Бирелгән сүзләр арасыннан 1 нче төркем боерык , 2 нче төркем хикәя,

3 нче төркем шарт фигыльләрне сайлап яза.

7 слайд. Дөреслеге экраннан тикшерелә Үзбәя кую.

2. Укучыларга индивидуаль карточкалар таратыла. Бирелгән фигыль-

ләрне зат- санда төрләндерергә. 1 укучы тактада эшли.

8 слайд. 2015 ел - Әдәбият елы.

3. Һәр укучыга индивидуаль карточкалар таратыла. Бирем. Тукай

шигырьләреннән өзекне укырга, мәгънәсен аңлатырга, шарт

фигыльләрне табып, зат - санын әйтергә.

4. Сайланма диктант. Әдилә "Китап" шигырен яттан сөйли. Укучылар

шарт фигыльләрне язып баралар. 1 укучы тактада эшли. Эшләрне

тикшерү, үзбәя.

9 слайд. Халык әйтсә, хак әйтә.

5. Өй эшен тикшерү. Сынамышлар әйтү һәм аңлату.

- Кыш көне кар күп булса, иген уңар.

6. Дәреслек белән эш. 142 нче күнегү. Әкиятне сәнгатьле уку, төп

фикерне табу.

- Тормыш бик күңелле, гаҗәп матур ул! Тик борыныңны гына

салындырма, шат күңелле бул!

- Текст өстендә эш. Морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу

Шарт фигыльләрне табу. Юклыкта килгән (килмәсә) фигыленә

морфологик анализ ясарга.

7. 10 слайд. Мәкаль әйтсәм, дәвам ит. Шарт фигыльләрнең мәгънәсен

аңлату, зат-санын билгеләү.

- Теләгең саф булса, (тормышыңда тап булмас.)

- Каты йөрәк бер яшәсә, (изге йөрәк мең яшәр.)

- Кешегә таш атсаң, (үз маңгаеңа тияр.)

- Малдан ярлы калсаң кал, (акылдан ярлы калма.)

8. 11 слайд. Р.Фәхретдин сүзләре: Ата аналарыгызга игелек итсәгез,

сезгә дә балаларыгыз игелек итәр.

  • Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Фикер алышу

  • Өйгә эш шушы темага хикәя язарга.

  • Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

  • Билгеләр кую.

Йомгаклау. Мәңгелеккә дәшә сыман

Безгә Риза Фәхретдин.

Яшик әдәп, әхлак белән,

Көнебез үтсен имин.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал