7


  • Учителю
  • ИННОВАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНЫП, УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНЫҢ СЫЙФАТЫН КҮТӘРҮГӘ ИРЕШҮ

ИННОВАЦИОН ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНЫП, УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНЫҢ СЫЙФАТЫН КҮТӘРҮГӘ ИРЕШҮ

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





«Учитель,вдохнови меня на творчестве»





Кереш

Заманча технологияләрне татар телен чит тел буларак укытканда куллану.

Нәтиҗә.









Гилязева Разиля Кирамовна

МБОУ «Школа №16» г.Чистополя

Учитель татарского языка и литературы

Хәзерге җәмгыять катлаулы, үсеп килүче яшь буынны да катлаулы тормыш юлы көтә.Мәгариф системасы да үзгәрешләр кичерде.Бала тәрбияләү гаиләдән башланса, белем бирү һәм баланы дөрес юлдан алып бару мәктәпкә йөкләнә.

Тормыш үзгәрә,белем бирү тормыштан да алданрак үзгәрә.Тәҗрибә-сынаулар,заман таләбе,яңа технолгияләр...Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укытуда зур үзгәрешләр таләп итә. Безнең алда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, укучыларда һәм ата-аналарда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Чөнки тел мәсьәләсе буенча ата-аналар белән дә проблемалар җитәрлек.Шуңа күрә бу бездән зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуны таләп итә.

Мин бу чыгышымда инновацион технологияләр кулланып, укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрү тәҗрибәсе белән уртаклашасым килә. Методик темамның максаты: рус балаларына татар теле укытуда инновацион технологияләргә таяну үзенчәлекләрен анализлау.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны куйдым:

- фәнни-методик әдәбият белән танышу;

- заманча технологияләрне куллану мөмкинлекләрен ачыклау;

- конкрет технологияләрне куллану үзенчәлекләрен барлау.

- компьютер технологиясенең практикада куллануның нәтиҗәлелеген билгеләү.

Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә :

-укучыда телгә кызыксыну уята;

-аның танып белү активлыгын үстерә;

-укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә;

-белемнәрне тирәнәйтә.

Заманча технологияләрне татар телен чит тел буларак укытканда куллану.

Мин үземнең эш тәҗрибәмдә заманча технологоияләргә :уен технологиясе; компьютер технологияләре;электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләргә мөрәҗәгать итәм

Компьютер технологияләре ярдәмен түбәндәге эш төрләрендә дә кулланам:

Текст белән эшләү. Презентация ярдәмендә сүзлек, тикшерү диктантларын яки контроль күчереп язуларны тикшерергә уңайлы. Моның өчен мин бер слайдта хәрефләре төшеп калган яки хаталы текстлар бирәм.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләрнен куллануның түбәндәге уңай яклары бар:

-уку процессы эчтәлегенең индивидуальләшү, күләмле материалның тиз үзләштерелүе;

-укучыларның танып белү активлыгы үсү;

-укучыларның психологик мөмкинлекләренең исәпкә алынуы һәм белемнәрнең объектив бәяләнелүе;

-укытучының эш характеры үзгәрү.

Шул рәвешле, татар телен чит аудиториядә укытканда, заманча технологияләргә таяну укытучының да эшен җиңеләйтә, укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруда да мөһим чара булып тора.

Дәресләремдә заманча технологияләрне кулланып мин түбәндәге нәтиҗәләргә ирешә алдым дип уйлыйм:

- укучыларның сөйләм теле яхшырды, сүзлек запасы баеды;

- татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында күзаллаулары үсте;

- башлангыч сыйныфларда һәрбер укучыга иҗади эшләр портфолиосы булдырылды. Анда укучыларның иҗади эшләре тупланып бара. Укучылар мондый эшләрне бик кызыксынып һәм теләп башкаралар.

- компьютер технлогияләре куллану уку эшчәнлеген тагын да баетты;

- укучыларның иҗади эшчәнлеге артты.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Ләкин укытуда безгә иң кирәге ата-аналарның татар теленә карата уңай мөнәсәбәте җитми.Менә безгә шул зур каршылык булып тора. Безнең бурычыбыз - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу.













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал