7


  • Учителю
  • Э хәрефе һәм [Э] авазы темасына дәрес эшкәртмәсе

Э хәрефе һәм [Э] авазы темасына дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Проблемалы укыту тәҗрибәсеннән



Фән, техника һәм сәнгатьнең күп кенә төрләре кызу темплар белән үскән заманда яшибез.Халыкның да гомуми белем һәм культура дәрәҗәсе зур тизлек белән күтәрелә. Бу исә хәзерге мәктәпләрдә эшләүче укытучылар алдына зур таләпләр куя. Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.

"Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы", - дигән мәгърифәтче һәм галим Г.Ибраһимов. Минемчә, бүгенге көндә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча тәшкил итә. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү ул - укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү дигән сүз.

Татарстанда алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсен өйрәнү, гомумиләштерү һәм тарату буенча күп төрле эшләр башкарыла.Билгеле булганча, алдынгы укытучылар укучыларның танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү өчен төрле укыту алымнарын һәм технологияләр кулланалар. Шулар арасында проблемалы укыту да мөһим урын алып тора. "Укытуда проблема һәм проблемалык укучыларның моңа кадәр белгәннәре белән белергә тиеш булган белемнәре арасында туган каршылыктан килеп чыга , - дип аңлаткан педагогия фәннәре докторы М.И.Мәхмүтов. - Проблема хәл итүне таләп итә, иҗади эшкә этәргеч бирә. Бала үз алдына куелган сорауга җавап бирү өчен үз белеменең җитмәгәнлеген сизә, уйлана, җавап бирү юлларын эзли."

Проблемалы укыту педагогик процессны укытучы җитәкчелегендә укучыларның проблемалы ситуацияләрне чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеге буларак карый, шуның нәтиҗәсендә белемнәр үзләштерелә, күнекмәләр формалаштырыла, фикерләү үсә. Проблемалы укыту материалны проблемалы ситуацияләр ярдәмендә тәкъдим итүне сорый. Проблемалы ситуация укучыны активлаштыручы эш-гамәлләр, сораулар ярдәмендә тудырыла. Укытучы укучыларны каршылыклы күренеш белән таныштыра, аны чишү юлын табарга тәгъдим итә. Бер күренешкә төрлечә якын килү юллары билгеләнә, сораулар куела, проблемалы биремнәр бирелә. Проблеманы чишү барышында укучылар яңа белемнәрне үзләштерәләр, мәгълүмат алалар. Проблемалы укыту технологиясен гамәлгә ашыру өчен: иң үткен мәсьәләләрне сайлап алу, укытуның проблема тудыруга корылган моделен төзү, укытучының осталыгы, укучыны активлаштыра алуы кирәк.

Проблемалы укытуның төп төшенчәсе - проблемалы ситуация. Проблемалы ситуация кешегә нәрсә дә булса уйлау яисә нинди дә булса эш башкару өчен белемнәр, анык эш ысуллары җитешмәгәндә, белем һәм җитешмәгән күнекмәләр арасында каршылыклар туганда барлыкка килә. Проблемалы ситуация укучыда барлыкка килгән каршылыклардан, кыен ситуацияләрдән чыгу теләге тудырганда гына өйрәтү үзлегенә ия. Бу теләк һәр проблемалы ситуациядә барлыкка килми. Ул барлыкка килсен өчен ике төрле шартны сакларга кирәк. Ситуациянең эшчәнлеге укучыга азмы-күпме кызыклы, көч җитәрлек булырга, ул аны эшли алуын сизәргә, үзендә аны җиңеп чыгарлык белем булуын күз алдына китерерлек булырга тиеш. Нинди проблеманы хәл итү теләге тудыру, моның белән ниндидер кызыклы яңалыкны белергә теләү һәм аны хәл итәргә алыну- проблемалы укытуның төп әһәмиятлесе әнә шул. Проблеманы хәл итәргә алыну һәм аны планлаштыру, билгелене белгесездән аеру, проблемалы бурычка әверелә, бу бурычны хәл итү барышында җитешмәгән белемнәрне табу һәм үзләштерү башлана.

Мәктәптә өйрәнелә торган татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проблемалы ситуацияләр тудыруга мөмкинлекләр зур, грамматика дәресләрендә исә проблемалы ситуация тудыру телнең закончалыкларын ачарга, дөрес язу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Башлангыч , 5-6 сыйныфларда проблема тудырганда, шулай ук уен элементларын файдалану да уңай нәтиҗәләр бирә. Сезгә проблемалы укыту алымнарын кертеп үткәрелгән дәрес эшкәртмәсен тәкъдим итәм.



Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфында (татар төркемендә)

"Э(е) хәрефе һәм[э]авазы" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Максаты: Укучыларның "Сузык аваз хәрефләре"темасы буенча алган белемнәрен тәртипкә салу, ныгыту; э хәрефенең дөрес язылыш кагыйдәләре белән таныштыру; укучыларда э хәрефе кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: 1."Сузыкларда кунакта" таблицасы;

2. Э(е) хәрефе таблицасы;

Дәреснең барышы:

1.Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү. Сузык авазларны белдергән хәрефләрнең дөрес язылыш кагыйдәләрен кабатлау түбәндәге формада үткәрелә.

Укытучы:"Укучылар, узган дәресләрдә без сезнең белән сузык аваз хәрефләренең язылыш кагыйдәләре белән таныштык. Бүген безне сузыклар кунакка чакыралар. Кунакка барганда, һәрвакыт күчтәнәч белән баралар. Безнең күчтәнәчебез - "Сузыклар" темасы буенча алган белемнәребез. Сезнең алда лабиринт. Лабиринт капкаларында сузыклар басып тора, һәр сузык турында белгәннәрегезне сөйләргә кирәк. Шул вакытта гына сузыклар безне алга үткәрәчәкләр һәм алар яши торган өйгә җитәкәч, безне кызыклы уеннар, табышмаклар көтә",- ди.

Э хәрефе һәм [Э] авазы темасына дәрес эшкәртмәсе



Укучылар лабиринт буенча барып һәр сузык авазны белдергән хәрефләр турында сөйлиләр, язылу кагыйдәләрен искә төшерәләр. Берсе ялгышса, икенчесе төзәтә. Шулай итеп, укучылар иң соңгы хәрефкә - э гә барып җитәләр.

Укытучы: "Балалар, э хәрефе безгә телеграмма җибәргән," - ди һәм аның эчтәлеге белән белән таныштыра : "Мин, балалар, бик күп урыннарда кулланам. Сезгә сүзләр, җөмләләр төзегәндә, сөйләгәндә бик кирәк булам, ә сез э хәрефенең язылу кагыйдәләрен беләсезме?" Укучылар: "Бу хәрефнең язылыш кагыйдәсен әле белмибез,"- диләр.Өйрәнәчәк дәреснең темасын да үзләре билгелиләр.

2. Яңа төшенчәне аңлату.

Укучылар, элек өйрәнелгән материалларга таянып, э(е) хәрефенең сузык аваз хәрефе булуын, үзе генә иҗек ясый алуын, нечкә әйтелешле сүзләрдә кулланылуын әйтәләр, ләкин төп сорауга җавап бирүдә кыенлыклар туа. Белү белән белмәү арасында каршылык килеп чыга. Бу хәлдән котылу өчен укытучы интерактив тактада язылган түбәндәге җөмләләргә укучыларның игътибарын юнәлтә:

...нҗе ...шкә бара. Ул бер...нче ...лемтә бүл...г...ндә ...шли. ...лемтә бүл...г...ндә ...ш күп.

Укучылар, төшеп калган хәрефләрне куеп, җөмләләрне күчереп язалар. Куелган хәрефләр ачыклангач, укытучы: "Укучылар, э хәрефенең дөрес язылыш кагыйдәләрен хәзер әйтә алмассызмы?"-ди.

Балалар э хәрефенең үзләре язган сүзләрдә урынын билгеләү нәтиҗәсендә түбәндәге фикергә киләләр:

- э хәрефе бары тик сүз башында гына языла;

- э, е хәрефләре икесе дә бер үк авазны белдерәләр;

- э хәрефенең сүз башында гына, е нең сүз уртасында да, сүз ахырында да язылуы турында укучылар үзләре нәтиҗә чыгаралар.

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән материалларга таянып, укчылар елга, ефәк, тәэсир, маэмай [йылгъа], [йэфәк], [тә,сир], [ма,май] сүзләренең транскрипцияләрен ясыйлар, бу сүзләргә аваз һәм хәреф анализы ясала. Үтәлгән эшне тикшергәннән соң, э(е) хәрефенең дөрес язылыш кагыйдәләрен тулыландыралар:

- е хәрефе [йы],[йэ] авазларының кушылмаларын һәм э хәрефенең сүзнең уртасында, сузык авазларны белдергән хәрефләрдән соң килгән очракта хәмзә [, ] тартыгын да белдерүе ачыклана.

3. Яңа төшенчәне ныгыту. Аңлатмалы сүзлек диктанты. Укытучы түбәндәге сүзләрне әйтеп яздыра: эшләпә, эт, каен, керпе, эзлекле, елан, тәэмин, биек, ерак, элгеч, ерганак, серле,эссе,белгеч,эшмәкәр. Диктантны язганда, укучылар э(е) сузыгын белдергән хәрефләрнең астына сызалар, язылыш кагыйдәләрен аңлаталар.

4. Йомгаклау. Дәрес материалы гомумиләштерелә,укучылар тарафыннан нәтиҗә ясала (мин дәрестә нинди яңа белем алдым...), укучылар үзләренә билгеләр куялар.

5. Өй эше итеп ныгыту күнегүләре бирелә. Лабиринт буенча сәяхәт тәмамлана, укучылар төрле грамматик уеннар яшәгән өйгә килеп җитәләр.Аларны кызыклы шарадалар, уеннар, ребуслар көтә. Мәсәлән,төрле сузык авазларны белдергән хәрефләрне куеп ,күп төрле сүзләр уйлап табу.Шарадаларга җаваплар табу: Тауда бар,җирдә юк, суда бар,өйдә юк.

Җирнең уртасында ни бар? Тәрәзә төбендә ни бар? Барда юк, юкта бар. Көн белән төн уртасында нәрсә бар? "У"белән язсаң,тау була, "А" белән язсаң, диңгез була.Утыз я хәрефеннән торган кеше исеме. 100 ә, 6 н, һ.б.



Кулланылган әдәбият:

1.М.И.Мәхмүтов. Уку-укыту процессын фәнни оештыру мәсьәләләре.Казан. Татарстан китап нәшрияты.1976.

2.Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан. Мәгариф нәшрияты.2013.



Дәрес эшкәртмәсен тәзүче: Яр Чаллы шәһәре Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "А.С.Пушкин исемендәге 78 нче пролицей"ның югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ризванова Альбина Габдрахман кызы.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал