7


  • Учителю
  • Открытый урок по татарскому языку по теме Сүз ясалышы ( 5 класс)

Открытый урок по татарскому языку по теме Сүз ясалышы ( 5 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





5нче Б сыйныфында "Сүз ясалышы" темасы буенча татар теленнән үткәрелгән ачык дәрес планы.

Укытучы Әлмиева М.Ә.

Тема: Сүз ясалышы.

Максат: сүз төзелеше, ясалышы турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту; сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын, чагыштыру күнекмәләрен, сүз байлыгын,иҗади сәләтләрен үстерү,үз фикерләүне булдыру; телгә карата сизгерлек, кызыксынучанлык уяту,бер-береңә ярдәмләшү кебек уңай сыйфатлар, белемгә омтылыш һәм тырышлык тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек,карточкалар,техник чаралар.

Таратма материаллар: битләр, каләмнәр, карточкалар.

Кулланылган структуралар: ХАЙ ФАЙВ(игътибар)

МИКС ПЭА ШЭА

РЕЛЛИ РОБИН

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН(белемнәрне системага салу)

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(ял минутында)

Дәрес тибы: кабатлау-йомгаклау.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1.ХАЙ ФАЙВ !

Исәнләшү."Хәерле көн !"

Партнерларны сәламлиләр: "Сине күрүгә мин бик шат!"

2.Дежур укучы белән әңгәмә.

-Сыйныфта кем кизү (дежур)?

-Бүген атнаның ничәнче көне? Число ?

-Дәрестә кемнәр юк?

II.Өй эшен тикшерү.

290 нчы күнегү (бирелгән сүзләрне, шартлы билгеләренә туры китереп,таблицага языгыз) 1-3 укучы дәфтәрләреннән укып җавап бирә.

III.Актуальләштерү.

МИКС ПЭА ШЭА алымын кулланып укучылар үзләренә пар табалар(музыка куела).

-Тамыр сүз нәрсәне белдерә? (тамыр-сүзнең төп (лексик) мәгънәсен белдерә)

-Тамырга нәрсәләр ялгана? (кушымчалар)

-Кушымчалар үзләре генә кулланыла аламы? (кушымчалар үзләре генә кулланыла алмый)

-Төнбоек,ташбака,ташкүмер сүзләре ничек ясалган?(ике тамыр сүз кушылып)

Һәм аларны нинди сүзләр дип атарбыз?(кушма сүзләр)- дигән сораулар куела. РЕЛЛИ РОБИН алымын кулланып җавап бирәләр.

Алия, сиңа иптәшең ничек аңлатты? Синең үз фикерең,син ничек уйлыйсың?

Укучылар иптәшләренә үз фикерләрен белдерәләр. Җаваплар өчен бер-берсенә: "Рәхмәт, миңа синең белән эшләве рәхәт булды" дип урыннарына утыралар.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

ХАЙ ФАЙВ (игътибар)

а).Төркемнәрдә эш.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН- "уйла-язып куй-төркемдә фикер алыш"башта уйлыйлар, аннары җавапларын язалар, төркемдә фикер алышып , укытучы сораган укучы җавап бирә.

-Һәр өстәл артындагы 4Б нче номерлы укучы җавап бирә.

"Бакчачылар " уенын үткәрү. Һәр төркемгә бер " үсенте " - бер тамыр сүз бирелә. Һәркем үз " агачын " утыртып үстерә башлый. Кем күбрәк сүз ясый , аның агачы озын Һәм күп ботаклы булып үсә . Ул , төркем, " Оста бакчачы " исемен ала.

1 нче төркем - сүз 2 нче төркем - күз 3нче төркем - юл

(сүз- сүзлек,сүзчән, сүзле,сүзсез,сүзсезлек)

(күз- күзлек, күзле, күзчән, күзсез, күзлекле, күзлә)

(юл - юлчы, юллы, юлсыз, юлаучы, юлсызлык, юлдаш, юлбашчы)

Нәтиҗә ясала: тамырга ясагыч кушымчалар өстәү нәтиҗәсендә яңа сүзләр ясалды.Бу сүзләрнең тамырлары бер үк төрле булды. Мондый сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Сүзнең төп (лексик) мәгънәсе үзгәрде.

б).Дәреслек буенча эш.

293 нче күнегү (Укыгыз.Бу сүзләр барысы да тамырдашмы? Тамырдаш булмаган сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтегез)

Ял итү. Физкультминут "ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР" татарча бию көенә сыйныф бүлмәсе буйлап төрле хәрәкәтләр ясап йөрү. Лидер нинди хәрәкәтләр ясый, калганнар да шуны кабатлыйлар. Һәр өстәлнең үз лидеры. Көй туктугач, лидер артка баса һәм икенче укучы лидер була.Уен шулай дәвам итә. (Һәр лидерга 30 секунд вакыт биргәндә, бу уенга 2 минут вакыт сарыф итәргә мөмкин.)

в).294 нче күнегү ( тамыр һәм ясагыч кушымчаларны шартлы билгеләр белән күрсәтеп, сүзләрне күчереп язу)

IV. Йомгаклау.

Әйдәгез дәресебезгә йомгак ясыйк.

-Бүгенге дәрестә без нәрсәләрне искә төшердек һәм ныгыттык?(тамыр, сүз ясагыч кушымчаларны, тамырдаш сүзләрне)

Бүген барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Мин бик канәгать калдым. Дәрестә актив катнашкан һәм дөрес җавап биргән балаларга бишле, дүртле билгеләре куям.

Сезнең каршыгызда порковка. Аңламаган сорауларыгыз,теләкләрегез булса язып парковкага беркетегез.

V. Өй эше . "Сүз ясалышы һәм төзелеше "темасы буенча контроль язма эшкә әзерләнергә .



























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал