7


  • Учителю
  • 6 сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

6 сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

6 нчы сыйныфның татар төркемендәге укучылары өчен

татар теле буенча

белем бирү программасына аңлатма язуы





Эш программасы статусы.

6 нчы сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

8. 6 нчы сыйныф өчен "Татар теле " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән "Рус телендә Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен)", (төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. В.А. Гарипова - Казан, 2011.),

9. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар теленнән үрнәк гомуми программа. V - IX сыйныфлар, (төзүче-авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. Г.Р. Шакирова - Казан, 2013.)

10. 24 нче мәктәпнең белем бирү программасы.

  • Укыту фәненең уку планында тоткан урыны.

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 4 сәгать исәбеннән елга 136 сәгатькә төзелде.

Эш программасы структурасы

  • Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укытуның планлаштырылган нәтиҗәләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Тел- гаҗәеп күренеш. Ул кешеләргә үзара аңлашу, аралашу өчен хезмәт итә. Тел фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бару өчен кирәк. Тел ярдәмендә халкыбызның туплаган тәҗрибәсе, аның рухи, мәдәни байлыгы, ирешелгән уңышлары яңа буыннарга күчә.

Безнең максат үз ана телендә сөйләшә, аралаша һәм үз фикерен матур, җыйнак, төгәл итеп җиткерә белүче шәхес тәрбияләү. Шундый шәхес кенә бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле шәхес була ала.

Бу программа да рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле буенча системалы, фәнни яктан ныклы белем бирүгә нигезләнә. Укучыларда тел һәм сөйләм күнекмәләре булдыру, дөньяны танып белү игътибар үзәгендә. Бу исә үз телеңне камил белү, башка фәннәрне яхшырак үзләштерү өчен дә җирлек булып тора.

Татар төркемендә татар теле укытуның максаты:

- укучыларда лингвистик аралашу, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтү.

- лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны үз эченә ала.

Коммуникатив (аралашу) компетенция ул - башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул- укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак,милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычларыннан түбәндәгеләрне санап китәргә була:

1.Татар телен өйрәнүгә кызыксынуны көчәйтү.

2.Үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карарга өйрәтү, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

3.Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

4.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

5.Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

6.Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

5 нче сыйныфта укучылар авазлар, аларның классификациясе турында тулы мәгълүмат ала, авазларга характеристика бирергә, татар теленең сүзлек составын килеп чыгышы, кулланылу өлкәсе һәм активлыгы ягыннан тикшерергә, сүзлекләрнең төрләрен танырга, аларны кулланырга, сүззнең тамырын һәм кушымчасын табарга, кушымчаларның төрләрен һәм функцияләрен аера белергә, ясалыш төрен билгеләргә, өйрәнелгән теоретик белемнәрне практикада кулланырга, бәйләнешле сөйләм төзергә, терәк сүзләр кулланып, хикәяләр төзергә, диалоглар, план төзергә, тәрҗемә итергә, изложение, сочинениеләр язарга өйрәнә

6 нчы сыйныфта морфология бүлеге өйрәнелә башлый.

Аңа өйрәтүнең төп бурычлары:

1) сүз төркемнәре турында тирән мәгълүмат бирү һәм аларны аерырга өйрәтү;

2) исемнәр төрләнешен контекстта карау;

3) укучыларның сүз байлыгын сүз төркемнәре хисабына баету;

4) морфология курсын бәйләнешле сөйләмә һәм язма телгә таянып ныгыту;

5) сүз төркемнәрен үзләштереп, дөрес укырга һәм язарга өйрәтү.

6 нчы сыйныфта исем темасы буенча өйрәнгәннәр искә төшерелә.



Укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләргә исемнең ясалыш ысулларын билгеләү, исемгә морфологик анализ ясау, сыйфатны тексста тану, төркемчәләрен билгеләү, асыл һәм нисби сыйфатларны бер - берсеннән аеру, исемләшкән сыйфатларны тикшерү, сөйләмдә куллану, сыйфатның ясалышын билгеләү, аңа морфологик анализ ясау керә.

Укучылар саннарның саналмыш белән куллану үзенчәлеген, исемләшүен, төркемчәләрен, ясалыш төрләрен, дөрес язылышын белергә, санга морфологик анализ ясый белергә; алмашлыкның функциясен, төркемчәләрен, сөйләмдәге әһәмиятен белергә һәм урынлы кулланырга, алмашлыкка морфологик анализ ясый белергә тиеш.



Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Аралашу компетенциясе - барлык сөйләм эшчәнлеге төрләренә ия булу, башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы хәзерге татар әдәби телендә телдән һәм язма формада ирекле аралашу, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру; сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү урта сыйныф укучыларына хас булган кызыксыну даирәсенә, психологик һәм төрле аралашу ситуацияләренә бәйле рәвештә туган телдә аралаша белү, дәресләрдә үзләштергән белем һәм күнекмәләрдән нәтиҗәле итеп файдалану.

Лингвистик компетенция - тел белеме, аның төзелеше, үсеше һәм функциясе турындагы белемнәрне системалаштыру, лингвистик анализ ясый белү; тел белеме һәм аның бүлекләре буенча гомуми мәгълүматлылык; татар әдәби теленең төп нормаларына ия булу, укучыларның сүзлек байлыгының, сөйләмнәренең грамматик төзелешенең камиллеге; төрле лингвистик сүзлекләрдән ирекле файдалана алу.

Телгә өйрәткәндә, аралашу эшчәнлегенә караган универсаль күнекмәләрдән түбәндәгеләрне булдыруга һәм үстерүгә өстенлек бирелә:

  • төркем белән эшләү күнекмәләре алу. Укучының иптәшләре һәм укытучы белән бергәләшеп эшләү күнекмәләренә ия булуы балаларны мораль-әхлакый һәм психологик яктан да гамәли эш алымнарына өйрәтә;

  • аралашу компетенциясе төрле бурычларны хәл итү алымнарын үзләштерү, телне өйрәнү башка кешеләр белән аралашуның нигезен тәшкил итүен истә тотарга да өйрәтә, шул максаттан тормыш хәлләренә бәйле рәвештә иптәшең белән аралашу нормаларын һәм формаларын үзләштерүне дә күз уңында тота;

  • телне өйрәнү сөйләм эшчәнлеген үстерүне дә алгы планга куя, бу исә укучыларның ана телен өйрәнгәндә аралашу компетенциясен истә тотып эш итәргә этәргеч ясый.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү - укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү; тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү; татар сөйләм әдәбе нормаларын үзләштерү, шулар аша халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен аңлау, телнең милләтләр арасында аралашу-аңлашу чарасы булуына төшенү; тел тарихы белән халык тормышының аерылгысыз булуын күзаллау.

Шуның белән беррәттән, аралашу эшчәнлегенә караган универсаль күнекмәләрдән түбәндәгеләрне ассызыклап китү урынлы булыр:

  • төркем белән эшләү күнекмәләре алу. Укучының иптәшләре һәм укытучы белән бергәләшеп эшләү күнекмәләренә ия булуы балаларны мораль-әхлакый һәм психологик яктан да гамәли эш алымнарына өйрәтә;

  • аралашу компетенциясе төрле бурычларны хәл итү алымнарын үзләштерү, телне өйрәнү башка кешеләр белән аралашуның нигезен тәшкил итүен истә тотарга да өйрәтә һәм шул максаттан тормыш хәлләренә бәйле рәвештә иптәшең белән аралашу нормаларын һәм формаларын үзләштерүне дә күз уңында тота;

  • телне өйрәнү сөйләм эшчәнлеген үстерүне дә алгы планга куя, бу исә укучыларның ана телен өйрәнгәндә аралашу компетенциясен истә тотып эш итәргә этәргеч ясый.

Бу җәһәттән, татар телен өйрәнгәндә, укучыларның универсаль танып-белү гамәлләрен булдыру һәм камилләштерү алдагы нәтиҗәләргә китерә:

  • балалар проектлау-тикшеренү күнекмәләрен гамәли яктан үзләштерәләр;

  • мәгънәсенә төшенеп уку һәм алган мәгълүмат белән эшли белү күнекмәләре бирелә;

  • танып-белү методын гамәли яктан куллана белергә өйрәтә, бу яктан тел өйрәнү дәресләрендә укучылар логик фикерләү алымнарына да ия булалар.

Башлангыч сыйныфта алган, үзләштерелгән мәгълүмат белән эшләү күнекмәләре 5-9 нчы сыйныфларда тагын да камилләштерелә һәм үстерелә. Бу уңайдан түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелә:

  • әзер мәгълүмат чыганакларындагы фикерләрне системага салып, чагыштырып, тикшереп һәм гомумиләштереп, мөстәкыйль аңлатмалар бирергә өйрәнелә;

  • аерым текстлар белән эшләгәндә, төп фикерне аерып алып, аны тезис рәвешендә кыска, җыйнак һәм төгәл итеп, график (таблица, схема, карта яки диаграмма) формасында җиткерү;

  • булган таблица, схема һәм график рәсемнәрне тутыра яки тулыландыра белү. Моның өчен тел дәресләрендә мәгълүматны төрле чыганаклардан һәм заманча техник чаратлар ярдәмендә эзләп табарга өйрәтү, Интернет челтәреннән урынлы, чамасын белеп һәм дөрес итеп файдалану.

Укучыларның танып-белү компетенциясен үстерүдә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешү күздә тотыла:

  • ана теле дәресләрендә укучылар туган илнең тарихи-географик образын күзаллый белергә, шуңа бәйле рәвештә туган ягының тарихын һәм географиясен, аның мәдәни мирасын һәм традицияләрен күзаллый белү;

  • тел дәресләрендә үтелә торган темаларга бәйле рәвештә туган илнең иҗтимагый-сәяси төзелешен, анда булып узган тарихи вакыйгаларны хронологик һәм фактик яктан белергә бурычлы; шуңа бәйле рәвештә дәүләт символлары булып саналган герб, флаг һәм гимнны, дәүләт бәйрәмнәрен дә белү;

  • илнең гражданнары буларак, укучылар үзләренең хокук һәм бурычларын, милли традицияләрен, мәдәниятларын, аның кыйммәтләрен аңлау һәм белү.

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Төп гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле һәм әдәбияты" предметынакарата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыруһәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек",төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив)формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү







VI сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә

һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр





Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

Уку операцияләрен планлаштыру.

Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

Үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.

5. Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау.

  1. Дәреслек белән эш итә белү.

  2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

  3. Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.





4. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.

  1. Аудио-видео белән эш итә белү.



  1. Уку мәсьәләсен куя белү.

  2. Танып белү активлыгын үстерү.

  3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

  4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

  5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

  6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

  • мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ.

7. Тикшеренү ысуллары:

  • модельләштерү;

  • охшатып эшләү.



1. Телдән сөйләм:

  • кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

  • сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

  • күчереп язу;

  • сүзлек диктанты - 18-25 сүз;

  • контроль диктант - уку елы башында - 55 - 65 сүз,

  • уку елы ахырында - 60-70 сүз

  • гади план буенча изложение язу:





  • уку елы башында -140 - 160 сүзле текст (язманың күләме - 85 - 95 сүз);

  • уку елы ахырында - 160- 190 сүзле текст (язманың күләме - 95 - 105 сүз);





  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп сочинение язу;

  • эш кәгазьләре язу (рәхмәт хаты, мәкалә, тәбрикләү открыткасы, акт, сыйфатнамә).







Тематик план, программа материалын сәгатькә бүлеп, атнага 4 сәгать исәбеннән төзелде. Программа буенча: теоретик материал - 78 сәгать, кабатлау - 20 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү - 38 сәгать.





Укыту - методик, материаль-техник мәгълүмат чыганаклары.

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

2 Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар (Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина). - Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.

3.Дәреслек. Татар теле.6 сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) Н.В.Максимов,М.З.Хәмидуллина-казан:Татар.кит.нәшер.,2015.

4."Рус теленә белем бирүче мәктәптә татар балаларына ана телен укыту" Укытучылар өчен методик кулланма. Н. В. Максимов, М.З. Хәмидуллина -Казан,"Мәгариф"2007нче ел;





Өстәмә әдәбият

1. Диктантлар һәм изложениеләр (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5-11 сыйныфлары өчен) Гыймадиева Н.С.,Закирова Г.Н.,Шәйхетдинова З.В.-Казан,"Яңалиф" нәшрияты,2006

2.Контроль эшләр һәм диктантлар (5-11 сыйныфлар)Хафизова Г.С.,Якупова Н.Г.-Казан "Гыйлем" нәшрияты,2015

3. Контроль диктантлар һәм изложениеләр татар һәм рус мәктәпләре өчен.Гыймадиева Н.С.,Баһавиева Р.Ә.-Казан:"Яңалиф" нәшрияты,2006

.

4.Татар телендә 100 сочинение. Рифә Рахман. -Казан: Раннур, 2001

5.Һәр сыйныфта сочинение. Рифә Рахман. -Казан: Раннур, 2003

6.Сочинение язарга өйрәнәбез. Методика һәм үрнәкләр. Хәбибуллина З. Н., Миңнуллина Р. В. -Казан: Яңалиф, 2002.

Мәгълүмат чыганаклары.





www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

www.ed.gov.ru Белем бирү буенча федераль агентлык

www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

www.obrnadzor.gov.ru Рособрнадзор

www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

www.mon.tatar.ru

pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану - халыкара конференция

www.shoolexpo.ru

www. it-n.ru

. belem.ru

. tatar.ru ТР рәсми серверы

. tatcenter.ru ТР мәгълүмати - аналитик порталы

. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

. intertat.ru ТР электрон газетасы

. vatantat.ru "Ватаным Татарстан" газетасы

. Tatar - kongres.ru Бөтендөнья татар конгрессы

. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

. suzlek.ru on- line русча сүзлеге

. Abaga.h16.ru "Абага чәчәге" олимпиада

. Tugan-tel.at.ru Шрифтлар һәм IT- технологияләр

. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

. tataroved.ru Татар тарихы: төрки - татар дөньясы

. selet.ru "Сәләт" яшьләр үзәге

Язма эшләр





Контроль эш

1

Тест

4

Изложение

5(2)

Диктант

5(2)

Сочинение

5

БСҮ

10

Проект

1

Календарь-тематик план 6 сыйныф (татар төркеме)Сәг.

са-ны

Эчтәлек элементлары

Планлаштырылган нәтиҗәләр



Укучыларның эшчәнлегенә характеристика яки уку эшчәнлеге төрләре

Үтәлү

вакыты

план факт



предмет



метапредмет



шәхси

1

Туган тел турында әңгәмә"И туган тел, и матур тел"

1

Туган тел, аны өйрәнүнең әһәмияте турында белемнәрне арттыру"И туган тел, и матур тел"темасына сөйләшү

Туган телнең әһәмиятен аңлау

Дәреслектә ориентлаша белү; шартлы билгеләрнең телен белү

Күршең белән хезмәттәшлек итү.

Әңгәмәдә катнашу, сорауларга төгәл җавап бирү

Дәреслекне карау,эчтәлек бите белән танышу,туган тел турында әңгәмә кору



2

Кабатлау.Фонетика бүлеген кабатлау

1

Фонетика бүлеген кабатларга. Фонетика бүлеге буенча алган белемнәрне искә төшерү; фонетик анализ ясау, биремнәр үтәү



Авазларны классифи-кацияләү, өлешчә фонетик анализ

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,фикереңне дәлилли белү

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Сорауларга җавап бирү

Телдән эш,күнегүләр өстендә язма эш



3

Сингармонизм законын кабатлау



1

Сингармонизм законы турында алган белемнәрне искә төшерү-кабатлау.Рәт һәм ирен гармониясенә биремнәр үтәү

Сүзләрнең сингармо-низм законына буйсыну-буйсынма-вын белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, әңгәмәдә катнашу



Сингармонизм законын белү,куллана, аера белү

Күнегүләр эшләү



4

Лексика бүлеген кабатлау

1

Лексика бүлеге буенча алган белемнәрне искә төшерү,биремнәр үтәү, чагыштыру, нәтиҗә ясау

Танып-белү активлыгын үстерү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, әңгәмәдә катнашу,бирелгән сүәләр белән җөмләләр төзи белү



Үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Әңгәмәдә катнашу, сорауларга төгәл җавап бирү

Күнегүләр эшләү,сүзләргә лекиск анализ ясау



5

Орфография бүлеген кабатлау

1

Орфография бүлеген кабатлау. Орфография бүлеге буенча алган белемнәрне искә төшерү һәм аны ныгытуга биремнәр,күнегүләр үтәү

Сүзләрне дөрес язу

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, әңгәмәдә катнашу,үз фикереңне җиткерә белү



Үз мөмкинлек-ләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

мәгънә барлыкка китерү

Сорауларга җавап бирү,күнегүләр эшләү



6

Синтаксис бүлеген кабатлау

1

Синтаксис бүлеге буенча алган белемнәрне искә төшерү, җөмләләр тикшерү, нәтиҗә ясау,УУГен тикшерү

Җөмлә кисәкләрен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын,

максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,әңгәмәдә катнашу,үз фикереңне җиткерә белү



Үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

күршең белән хезмәттәшлек итү

Күнегүләр эшләү,җөмләләрне тикшерү



7

5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлауга кереш диктант "Көзге урманда"

1

Белемнәрен тикшерү, кереш контроль эш башкару

Дөрес язу күнекмә-ләрен булдыру

Бирелгән текстны мөстәкыйль рәвештә чишә белү,сүзләрне дөрес аңлап язу

Үзбәягә сәләтле булу

Белем һәм осталыкларны тикшерү



8

Хаталар өстендә эш.Морфология

Сүз төркемнәре турында төшенчә

1

Сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү, аларны рус теле белән чагыштыру, нәтиҗә ясау

Сүзләрне төркемләү принципларына төшенү. Сүз төркемнәре, морфология бүлеге турында гомуми күзаллау булдыру

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,сүз төркемнәре турында белгәннәрне искә төшерү

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру



Телдән эш,күнегүләр өстендә эш



9

Сүз төркемнәре турында төшенчә

1

Мөстәкыйль сүз төркемнәре турында мәгълүмат бирү

Сүз төркемнәре, морфология бүлеге турында гомуми күзаллау булдыру

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,сүз төркемнәре турында белгәннәрне искә төшерү

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру



Телдән эш,күнегүләр өстендә эш



10

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

1

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең охшаш һәм аермалы якларын ачыклау,чагыштыру, нәтиҗә ясау күнегү һәм биремнәр үтәү Ялгызлык исемнәр буенча алган белемнәрне системалаштыру



Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аера белү. Ялгызлык исемнәрне сөйләмдә куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,төп билгеләрне аерып чыгару

Ялгызлык исемнәр кергән китап исемнәре язып ала белү

Ялгызлык,уртаклык исемнәрне чагыштыру,

мисаллар уйлап әйтү,нәтиҗә чыгару



11

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

1

Ялгызлык исемнәр буенча алган белемнәрне системалаштыру



Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аера белү. Ялгызлык исемнәрне сөйләмдә куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,сүз төркемнәре турында белгәннәрне искә төшерү

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру



Телдән эш,күнегүләр өстендә эш



12

Ялгызлык исемнәр темасын ныгыту

1

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр буенча алган белемнәрне ныгыту



Үз хатаңны таба һәм төзәтә белү. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне аеру

Ялгызлык исемнәрне текстта таба белү

Үз уңышларың уңышсызлыкларың турында фикер йөртү

Үзбәя формалаштыру



13

Исем ясагыч кушымчалар

1

Исем ясагыч кушымчалар белән танышу, алар ярдәмендә исемнәр ясау, күнегүләр үтәү Исем ясагыч кушымчалар белән таныштыру



Яңа исемнәр ясау, сүзнең төзелешен тикшерә белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,исем ясагыч кушымчаларны аера белү

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаш

тыру, мәгънә барлыкка китерү

Белем алуга ныклы кызыксындыру уяту



14

Сочинение "Көзге урман"

1

Көзге урман табигате темасына сөйләшү, сочинение язу өстендә эш.

Дөрес итеп бәйләнешле текст төзи белү.

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,логик бәйләнешне саклап,инша яза алу

Ирекле фикер йөртү,үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү

Язма сөйләм



15

Исемнәрнең ясалыш төрләре

1

Исемнәрнең ясалыш төрләре белән таныштыру,аларны рус теле белән чагыштыру, нәтиҗә ясау, белемнәрне куллану күнекмәләре өстендә эш: биремнәр үтәү

Исемнәрнең ясалыш төрләрен аера белү, сөйләмдә куллану

Иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру



Нәтиҗә чыгару күнекмәсе формалаштыру



16

Исемнәрнең ясалыш төрләрен кабатлау

1

Исемнәрнең ясалыш төрләрен кабатлау Тема буенча алган белемнәрне гомумиләштерү. Үз-үзеңә контроль ясау.Биремнәр үтәү, сүзлек диктанты язу



Исемнәрнең ясалыш төрләрен аера белү, сөйләмдә куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,

Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү



Танып-белү сәләтен формалаштыру



17

Исемнәрнең ясалыш төрләрен кабатлау.

1

Исемнәрнең ясалыш төрләрен кабатлау. Тема буенча алган белемнәрне гомумиләштерү белемнәрне куллану күнекмәләре өстендә эш: биремнәр үтәү

Исемнәрнең ясалыш төрләрен аера белү сөйләмдә дөрес куллану

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

Үз-үзеңә контроль ясау

ачыклаучы сораулар бирә белү.



Белем һәм осталыкларны тикшерү



18

Изложение. "Эш үткәч , үкенүдән файда юк"

1

Укучыларның белемнәрен исәпкә алу

Изложение белән танышу, бергәләп план төзү, эчтәлек өстендә эш, текстны план буенча яза башлау

Язма сөйләм төзү, текстны хәтердә калдырып язу

Дәреснең проблемасын,куелган бурычларны дөрес аңлау,укылган әдәби тестны язма формада күрсәтә алу

Фикерне җиткерә белү

Белем һәм осталыкларны тикшерү



19

Изложение. "Эш үткәч , үкенүдән файда юк

1

Изложение язуны дәвам итү.Нәтиҗә ясау.

Бәйләнешле сөйләм төзү, үз язмаңны камилләштерү

Дәреснең проблемасын,куелган бурычларны дөрес аңлау,укылган әдәби тестны язма формада күрсәтә алу

Фикерне җиткерә белү

Белем һәм осталыкларны тикшерү



20

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

1

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны турында төшенчәне чыгару,

яңа белемнәрне үзләштерү, нәтиҗә ясау,ныгыту күнекмәләре: бирем һәм күнегүләр үтәү

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне таный, аера һәм сөйләмдә куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,ишетеп аңлау,сәнгатьле уку,белгәннәрне искң төшерү

Исемнәрнең берлек һәм күплек санын ясаучы кушымчалар белән таныштыру





Исемнәрнең берлек,күплек формасын аера алу,нәтиҗә чыгару



21

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше белән танышу, рус теле белән чагыштыру, нәтиҗә ясау Сүзлек диктанты язу.

Яңа белемнәрне үзләштерү. Килеш кушымчаларының функциясен ачыклау



Исемнәрне килеш белән төрләндерү, сөйләмдә урынлы куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,ишетеп аңлау,кагыйдәгә нигезләнеп килеш белән төрләндерү

Әңгәмәдәшең-нең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү

Күнегүләр эшләү,текст белән танышу



22

Исемнәрнең килеш белән төрләнеш темасын ныгыту

1

Исемнәрнең килеш белән төрләнеш темасын ныгыту . Тема буенча алган белемнәрне гомумиләштерү

Килешләрне ятлау, җөмләләр төзү, биремнәр үтәү

Исемнәрне килеш белән төрләндерү, сөйләмдә урынлы куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,ишетеп аңлау,белгәннәрне искә төшереп кабатлау

Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Килеш кушымчаларын истә калдыру,нәтиҗә чыгару



23

Исемнәрнең килеш белән төрләнеш темасын кабатлау.

1

Исемнәрнең килеш белән төрләнеш темасын кабатлау Кабатлау - йомгаклау. Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру

Исемнәрне килеш белән төрләндерү күнекмәсен камилләштерү, сөйләм төзү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү, мөстәкыйль рәвештә биремнәрне үтәү

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Язма эштә белемнәрне камилләштерү



24

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен бергәләп чыгару, рус теле белән чагыштыру, кушымчаларын аеру.Яңа белемнәрне үзләштерү,ныгыту: биремнәр үтәү

Исемнәрне тартым белән төрләндерү, сөйләмдә урынлы куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,ишетеп аңлау,белгәннәрне искә төшереп кабатлау

Тартым кушымчаларының функциясен аңлату.

Тартым кушымчаларын ятларга. ачыклаучы сораулар бирә белү.



Күнегүләр эшләү,мисалларны тартым белән төрләндерү



25

Исемнәрнең тартым белән төрләнеш темасын ныгыту

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен искә төшерү.Тема буенча алган белемнәрне гомумиләштерү,

ныгыту, күнегүләр үтәү

Исемнәрне тартым белән төрләндерү, сөйләмдә урынлы куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,ишетеп аңлау, белгәннәрне искә төшереп кабатлау

Тартым белән төрләндерергә, сөйләмдә куллана белү

Күнегләр эшләү, мисалларны тартым белән төрләндерү



26

Исемнәрнең тартым белән төрләнеш темасын кабатлау

1

Кабатлау - йомгаклау. Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру, гомумиләштерү,

ныгыту, күнегүләр үтәү

Исемнәрне тартым белән төрләндерү күнекмәсен камилләш-терү, сөйләм төзү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу



Күнегләр эшләү, мисалларны тартым белән төрләндерү



27

Исем темасы буенча тест

1

Исем темасы буенча алган белемнәрне тикшерү

Ишетеп аңлау, морфологик анализ ясау, белемнәрне практикада файдалану

Бирелгән текстны мөстәкыйль рәвештә чишә белү,сүзләрне дөрес аңлап язу

Үз-үзеңә контроль ясау. Белемнәрне куллануны тикшерү

Белем һәм осталыкларны тикшерү



28

Хаталар өстендә эш.Исемнәрнең төрләнешен кабатлау

1

Орфографияне кабатлау Тартымлы исемнәр кертеп, 5 җөмлә төзү. иптәшең белән бергәләп эшли белү

Үз хатаңны таба һәм төзәтә белү

Үз хаталарыңны табу һәм төзәтә белү,үз фикереңне җиткерә белү,дөрес язма күнекмәләрен үзләштерү

Хаталарны кисәтү. Үз-үзеңә контроль ясау

күршең белән хезмәттәшлек итү

Грамматик биремле эш,биремнәр эшләү



29

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Яңа белемнәрне үзләштерү : рус теле белән чагыштыру, кушымчаларын аеру.Яңа белемнәрне үзләштерү,ныгыту: биремнәр үтәү

Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү, сөйләмдә урынлы куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,тексттан төрләнене дөрес аера алу

Күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу



Күнегүләр эшләү,мисалларны тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү



30

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше темасын ныгыту

1

Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру, гомумиләштерү,

ныгыту, күнегүләр үтәү Тема буенча алган белемнәрне гомумиләштерү



Исемнәрне тартым һәм килеш

белән төрләндерү, сөйләмдә урынлы куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү үз фикереңне җиткерә алу

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Күнегүләр эшләү,мисалларны уку,фикерләрне аңлату



31

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше темасын кабатлау

1

Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше темасын кабатлау

Исемнәрне тартым һәм килеш белән төрләндерү күнекмәсен камилләштерү, сөйләм төзү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,сорауларга тема буенча җавап бирү

Күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу



Мисалларны уку,фикерләрне аңлату, күнегүләр эшләү



32

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре

1

Яңа белемнәрне үзләштерү Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен ачыклау



Алынма исемнәрне дөрес әйтү, язу һәм төрләндерү, сөйләмдә куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,алынма исемнәрнең дөрес куллануга ирешү

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Күнегүләр эшләү,алынма исемнәргә нәтиҗә чыгару



33

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре

1

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен ачыклау



Алынма исемнәрне дөрес әйтү, язу һәм төрләндерү, сөйләмдә куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,алынма исемнәрнең дөрес куллануга ирешү

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Күнегүләр эшләү,алынма исемнәргә нәтиҗә чыгару



34

Исем темасына контроль диктант "Казан"

1

Орфографик кагыйдәләрне кабатлау

Белемнәрне практикада куллану

Бирелгән текстны мөстәкыйль рәвештә чишә белү,сүзләрне дөрес аңлап язу

Язма сөйләмне камилләштерү

Грамматика биремле язма эш



35

Хаталар өстендә эш.Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре темасын кабатлау

1

Кабатлау - йомгаклау Тема буенча алган белемнәрне гомумиләштерү белемнәрне үзләштерү,ныгыту: биремнәр үтәү



Алынма исемнәрне дөрес әйтү, язу һәм төрләндерү, сөйләмдә куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,алынма исемнәрнең тексттан таба белү

Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Күнегүләр эшләү,алынма исемнәргә нәтиҗә чыгару



36

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы

1

Яңа белемнәрне үзләштерү. Исемнәрнең җөмләдге функциясен ачыклау белемнәрне үзләштерү,ныгыту: биремнәр үтәү

Исемнәрне җөмләдә куллану, җөмлә кисәкләрен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, уку проблемасын чишү өчен план төзү,үз фикереңне җиткерә белү,дәлилли алу

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Күнегүләр эшләү, мисалларны уку,фикерләрне аңлату



37

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышын кабатлау

1

Яңа белемнәрне үзләштерү. Исемнәрнең җөмләдге функциясен ачыклау

Исемнәрне җөмләдә куллану, җөмлә кисәкләрен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару,дөрес язу күнекмәләрен үзләштерү

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Күнегүләр эшләү, мисалларны уку,фикерләрне аңлату



38

Исем темасын кабатлау, ныгыту

1

Тема буенча алган белемнәрне гомумиләштерү

Исем темасын кабатлау, биремнәр үтәү

Исемгә морфологик анализ ясый белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

темага бәйле фикерләрне телдән һәм язмача җиткерә белү

Фикерләү сәләтен үстерү

Күнегүләр эшләү,исемнәргә морфологик анализ ясау



39

Исемгә морфологик анализ

1

Исемгә морфологик анализ тәртибе белән таныштыру

Кабатлау - йомгаклау. Тема буенча алган белемнәрне системалаштыру, биремнәр үтәү



Морфологик анализ ясый белү, белемнәрне практикада файдалана алу

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

терминнарны истә калдыру, дөрес язу күнекмәләрен үзләштерү

Фикерләү сәләтен үстерү

Мисалларны уку,фикерләрне аңлату,күнегүләр эшләү



40

Сыйфат турында төшенчә

1

Сыйфат турында төшенчә бирү, аңа хас сыйфатларны ачыклау,рус теле белән чагыштырып нәтиҗә ясау.

Яңа белемнәрне үзләштерү, биремнәр үтәү

Сыйфатлар-ны аера белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру, терминнарны истә калдыру, дөрес язу күнекмәләрен үзләштерү

Проблемалы зоналарны ачыклый белү сәләтен үстерү

Телдән эш,күнегүләр һәм таблицалар өстендә эш



41

Сыйфат

1

Сыйфат сүз төркеме турында гомуми төшенчә булдыру, алган белемнәрне тирәнәйтү



Тема буенча алган белемнәрне куллана белү



Дәреснең прблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,дөрес язу күнекмәләренә ирешү

Язма сөйләмне камилләштерү

Грамматика биремле язма эш, күнегләр эшләү



42

Асыл һәм нисби сыйфатлар

1

Асыл һәм нисби сыйфатлар турында төшенчә,

Яңа белемнәрне үзләштерү өстендә эш, күнегүләр үтәү

Асыл һәм нисби сыйфатларны аера белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,терминнарны истә калдыру, дөрес язу күнекмәләрен үзләштерү

Мөстәкыйль фикерли белү дәрәҗәсен үстерү

Дәреслек,текст белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү



43



Асыл һәм нисби сыйфатлар

1

Асыл һәм нисби сыйфатларның охшаш һәм аермалы якларын табарга өйрәтү, биремнәр үтәү,белемнәрне ныгыту өстендә эш



Асыл һәм нисби сыйфатларны аера , дөрес итеп куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

терминнарны истә калдыру,темага бәйле фикерләрне телдән һәм язмача белдерү

Мөстәкыйль фикерли белү дәрәҗәсен үстерү

Эзләнү таләп итә торган мәсьәләрне үзләштерү



44

Сыйфатларның ясалышы

1

Сыйфатларның ясалышы турында төшенчә, сүз ясалышы төрләрен кабатлау, нәтиҗә чыгару, биремнәр үтәү

Яңа белем

нәрне үзләштерү



Сүзнең ясалышын билгели белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру, дөрес язу күнекмәләрен үзләштерү

Белем алуга мотивация формалаштыру

Телдән эш,күнегүләр эшләү



45

Сыйфатларның дәрәҗәләре

1

Сыйфатларның дәрәҗәләре

турында белемнәрне үзләштерү, сыйфатларны бәрәҗәгә кую күнекмәләре өстендә эш

Сыйфат дәрәҗәләрен билгеләү. Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны сөйләмдә урынлы куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру ,дөрес язу күнекмәләрен үзләштерү

Белем алуга мотивация формалаштыру

Телдән эш,күнегүләр эшләү



46

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы

1

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышын ачыклау,

Яңа белемнәрне үзләштерү өстендә эш, биремнәр үтәү

Сыйфатлар-ны җөмләдә куллану, җөмлә кисәкләрен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру, дөрес язу күнекмәләрен үзләштерү

Проблемалы зоналарны ачыклый белү сәләтен үстерү

Телдән эш,күнегүләр һәм таблицалар өстендә эшләү



47

Сыйфатларның исемләшүе

1

Сыйфатларның исемләшүе турында төшенчә, яңа белем

нәрне үзләштерү өстендә эш, биремнәр үтәү

Сүз төркемнәрен грамматик категорияләре буенча аера белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару,фикерең-не җиткерә алу

Аналитик эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру

Телдән эш,күнегүләр эшләү,мәкальләр уку



48

Сыйфатларның исемләшүе темасын кабатлау

1

Сыйфатларның исемләшү шартлары белән таныштыруны дәвам итү

Төрле сүз төркемнәрен сөйләмдә урынлы куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру, фикереңне җиткерә алу

Аналитик эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру

Телдән эш,күнегүләр эшләү



49

Сыйфат темасын кабатлау. Тест

1

Сыйфат темасын кабатлау

Кабатлау - йомгаклау күнегүләре үтәү, тест. Тема буенча алган белемнәрне гомумиләштерү



Белемнәрне практикада файдалану, сорауларга төгәл җавап бирү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләре формалаштыру

Күнегүләр эшләү



50

Сыйфатларга морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау

1

Сыйфатларга морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау күнекмәләре өстендә эш.Сыйфат темасы буенча алган белемнәрне тикшерү



Морфологик анализ үзенчәлекләрен аңлау

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру, фикереңне җиткерә алу

Аналитик эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру

Телдән эш,күнегүләр эшләү,морфологик анализ ясау



51

Туган ягымда кыш (сочинение)

1

Туган ягымда кыш темасына сөйләшү, сочинение язу өстендә эш. Сыйфат темасы буенча алган белемнәрне тикшерү



Дөрес итеп бәйләнешле текст төзи белү.

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,логик бәйләнешне саклап,инша яза алу

Ирекле фикер йөртү,үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү

Язма сөйләм



52

Сыйфат темасы буенча контроль изложение. "Каенның күз яше"

1

Сыйфат темасы буенча контроль изложение. Язу өстендә эш, план төзү, эчтәлекне сөйләү.

Текстны истә калдыру, план төзү

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,текстның темасыннан чыгып,логик бәйләнеш саклый алу

Бирелгән текстның эчтәлеген яхуга кызыксыну уяту

План төзү,язма эш



53

Сыйфат темасы буенча контроль изложение .

"Каенның күз яше"

1

Сыйфат темасы буенча контроль изложение. Язу өстендә эш, план төзү, эчтәлекне сөйләү, язу

Бәйләнешле сөйләм төзү, үз язмаңны камилләштерү

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,текстның темасыннан чыгып,логик бәйләнеш саклый алу,язма эштә язу кагыйдәләрен саклау,дөрес язу

Бирелгән текстның эчтәлеген яхуга кызыксыну уяту

План төзеп изложениене язуны камилләштерү



54

Сан турында төшенчә

1

Сан турында төшенчә төшенчә, рус теленә нигезләнеп нәтиҗә чыгару.

Яңа белемнәрне үзләштерү өстендә эш,бирем һәм күнегүләр үтәү

Санны таный, сөйләмдә куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру, фикереңне җиткерә алу,

аңлап иҗади уку

Эзләнү-тикшерү күнекмәләре формалаштыру

Өзекләрне уку,фикер алышу.Күнегүләр эшләү



55

Саннарның ясалышы

1

Саннарның ясалышы турында төшенчә, сүз ясалышы төрләрен искә төшерү.

Яңа белемнәрне үзләштерү күнекмәләре

Саннарның ясалыш ысулларын билгеләү, саннарны җөмләдә куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру, фикереңне җиткерә алу,терминнарны дөрес куллану,аңлап уку



Эзләнү-тикшерү күнекмәләре формалаштыру

Текст белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү



56

Рим цифрлары язылышы

1

Рим цифрларының язылыш үзенчәлекләре белән таныштыру

Рим цифрларының язылышын үзләштерү өстендә эш: биремнәр үтәү

Рим цифрларын яза һәм таный белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,тексттанмәгълүматны аерып алу, фикереңне җиткерә алу,

Аналитик эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру

Телдән эш,күнегүләр эшләү



57

Рим цифрлары язылышын кабатлау

1

Рим цифрлары язылышын кабатлау



Рим цифрларын яза һәм таный белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,тексттанмәгълүматны аерып алу, фикереңне җиткерә алу

Эзләнү-тикшерү күнекмәләре формалаштыру

Телдән эш,күнегүләр эшләү



58

Сан төркемчәләре.

Микъдар саны

1

Сан төркемчәләре турында төшенчә,микъдар саны белән таныштыру

Яңа белемнәрне үзләштерү өстендә эш, биремнәр үтәү

Сан белдергән мәгънәне ачыклау

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру, фикереңне җиткерә алу,аңлап уку

Белемеңне камилләштерү

Саннарның мәгънәләрен аңлау,нәтиҗә ясау



59

Тәртип саны

1

Тәртип саны белән таныштыру. Тәртип санының морфологик үзенчәлекләрен ачыклау өстендә эш, биремнәр үтәү



Тәртип санын таный, яза, сөйләмдә урынлы куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру, фикереңне җиткерә алу,аңлап уку,терминнарны дөрес истә калдыру

Хәтер күнекмәләрен формалаштыру

Дәреслек һәм таблица белән эш,саналмышларны табу,күчереп язу



60

Бүлем саны

1

Сан төркемчәләре, бүлем саны турында төшенчә булдыру

Сан төркемчәләрен ятлау

Яңа белемнәрне үзләштерү

Бүлем санын таный, яза, сөйләмдә урынлы куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру, фикереңне җиткерә алу,аңлап уку,терминнарны дөрес истә калдыру

Аналитик эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру

Дәреслек һәм таблица белән эш,күнегүләр эшләү



61

Сан темасына диктант. "9 май истәлеге"

1

Искәртмәле-аңлатмалы диктанат язу өстендә эш



Белемнәрне практикада куллана белү

Дәреснең прблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,дөрес язу күнекмәләренә ирешү

Язма сөйләмне камилләштерү

Язма эш



62

Хаталар өстендә эш Бүлем санын кабатлау

1

Хаталарны кисәтүөстендә эш, Сан төркемчәләре белән таныштыруны дәвам итү

Үз хатаңны таба һәм төзәтә белү Сан төркемчәлә-рен аеру

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару

Белемеңне камилләштерү

Саннарның мәгънәләрен аңлау,чагыштыру,

нәтиҗә ясау



63

Чама саны

1

Яңа белемнәрне үзләштерү. Чама санының морфологик үзенчәлекләрен ачыклау, теманы ныгытуга биремнәр үтәү



Чама санын таный, яза, сөйләмдә урынлы куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару, фикереңне җиткерә алу,

Аналитик эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру

Кагыйдәне уку,истә калдыру,таблица белән эш



64

Б.С.Ү. Кошлар-безнең дусларыбыз

1

Фикер йөртү элементлары кертеп, план төзеп хикәя язуны камилләштерү

План төзеп хикәя яза алу

Дәреснең прблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,үз фикереңне язма формада җиткерә белү

Үз фикереңне дәлилли белергү өйрәтү

Язма сөйләм



65

Җыю саны

1

Җыю саны турында яңа белемнәрне үзләштерү һәм ныгыту күнекмәләре: биремнәр үтәү

Җыю санын таный, яза, сөйләмдә урынлы куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру, телдән нәтиҗә чыгару, фикереңне җиткерә алу



Танып-белү күнекмәләрен формалаштыру

Дәреслек белән эш,табышмакны уку,җавабын табу,биремнәрне эшләү



66

Саннарның җөмләдә кулланылышы

1

Саннарның җөмләдә кулланылышын бергәләп тикшерү,чагыштыру,

нәтиҗә ясау

Саннарны җөмләдә аера белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру, телдән нәтиҗә чыгару, фикереңне җиткерә алу



Төркем эчендә эшләү күнекмәләрен ныгыту

Дәреслек һәм таблица белән эш,күнегүләр эшләү



67

Сочинение "Сабан туенда"

1

Фикер йөртү элементлары кертеп, план төзеп хикәя язуны камилләштерү

Сабан туе турында фикерли белү,язу күнекмәләрен булдыру

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,үз фикереңне язма формада җиткерә белү

Үз фикереңне дәлилли белергү өйрәтү

Язма сөйләм



68

Саннарны кабатлау

1

Сан темасын кабатлау - йомгаклау. Биремнәр үтәү, проект төзү,аны яклау

Саннарны җөмләдә тану, функциясен билгеләү

Проект төзү күнекмәләре

Күршең белән хезмәттәшлек итү

Проект яклау



69

Саннарга морфологик анализ ясау

1

Сан темасын кабатлау . Саннарга морфологик анализ ясау өстендә эш.

Саннарнга анализ ясый белү

Алган белемнәрне гамәли куллана белү,

нәтиҗәләрне формалаштыру,

саннарга анализ ясый белү

Үз фикереңне дәлилли белү

Саннарга морфологик анализ ясау,биремнәрне үтәү



70

Саннарны гомумиләштереп кабатлау

1

Сан темасын кабатлау

Бәйләнешле сөйләм төзү, үз язмаңны камилләштерү

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Үз фикереңне дәлилли белү

Биремнәр,күнегүләр эшләү



71

Б.с.ү. Хат

1

Фикер йөртү элементлары кертеп, план төзеп хат язуны камилләштерү

Хат язу, адреслау

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,ишетеп аңлау һәм дөрес язу

Язган хатларны җибәрергә. төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

- күршең белән хезмәттәшлек итү

Язма эш



72

Рәвеш

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Рәвешләрне тану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру, телдән нәтиҗә чыгару, фикереңне җиткерә алу.Рәвешнең төп билгеләрен аерып ала белү



Үзмаксат кую,үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Телдән эш,күнегүләр эшләү



73

Рәвешләрнең ясалышы

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Рәвешләрнең ясалыш төрләрен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру, телдән нәтиҗә чыгару, фикереңне җиткерә алу,әңгәмәдә катнашу

Үзмаксат кую,үз мөмкинлеклә-реңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Телдән эш,күнегүләр эшләү



74

Рәвешләрнең ясалышын ныгыту

1

Рәвешнең ясалыш ысулларын кабатлау

Ясалыш төрләрен аера белү

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,ишетеп аңлау һәм дөрес язу

Язган хатларны җибәрергә. төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

- күршең белән хезмәттәшлек итү

Телдән эш,күнегүләр эшләү



75

Рәвеш дәрәҗәләре

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Рәвеш дәрәҗәләрен билгеләү, сөйләмдә урынлы куллану

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру, телдән нәтиҗә чыгару, фикереңне җиткерә алу,әңгәмәдә катнашу

Үзбәя күнекмәләрен формалаштыру

Телдән эш,күнегүләр өстендә эш



76

Рәвеш дәрәҗәләре

1

Теманы ныгыту

Ишетеп аңлау, белемнәрне практикада куллану

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,ишетеп аңлау һәм дөрес язу

Үзмаксат кую,үз мөмкинлеклә-реңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Телдән эш,күнегүләр өстендә эш



77

Рәвеш төркемчәләре

1

Рәвеш төркемчәләрен кабатлау

Үз хатаңны таба һәм төзәтә белү

Таблица сызу

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру, телдән нәтиҗә чыгару, фикереңне җиткерә алу,өйрәнгән кагыйдәләрне кабатлау

Төркем эчендә эшләү күнекмәләрен ныгыту

Биремнәр эшләү



78

Сочинение "Минем яраткан песием"

1

Фикер йөртү элементлары кертеп, план төзеп хикәя язуны камилләштерү

Укучыларның фикерләрен язма рәвештә бирергә өйрәтү

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,ишетеп аңлау һәм дөрес язу

Ирекле фикер йөртү,дәлилли белергә өйрәтү

Язма эш



79

Хаталар өстендә эш. Саф рәвешләр

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Саф рәвешләрне таный, сөйләмдә куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын,

максатын формалаштыру, телдән нәтиҗә чыгару, фикереңне җиткерә алу,саф рәвешләрнең төп билгеләрен аера белү,сүзләр белән җөмләләр төзү

Белем алуга мотивация булдыру

Күнегүләр өстендә язма эш



80

Күләм - чама рәвешләре

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Күләм - чама рәвешләрен таный, сөйләмдә урынлы куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру, телдән нәтиҗә чыгару,тыңлый белү,иптәшең-нең гамәлләрен бәяләү

Мөстәкыйль фикер сәләтен үстерү

Күнегүләр эшләү,рус теленә тәрҗемә итү



81

Охшату - чагыштыру рәвешләре

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Охшату - чагыштыру рәвешләрен таный, сөйләмдә урынлы куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру, телдән нәтиҗә чыгару,төп аермаларны күрсәтә белү

Белем алуга мотивация булдыру

Телдән эш,күнегүләр өстендә эш



82

Вакыт рәвешләре

1

Яңа белем-

нәрне үзләштерү

Вакыт рәвешләрен таный, сөйләмдә урынлы куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру, телдән нәтиҗә чыгару,тыңлый белү,иптәшең-нең гамәлләрен бәяләү

Мөстәкыйль фикер сәләтен үстерү,

үзмаксат кую

Телдән эш,күнегүләр өстендә эш



83

Урын рәвешләре

1

Яңа белем-

нәрне үзләштерү

Урын рәвешләрен таный, сөйләмдә урынлы куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру, телдән нәтиҗә чыгару,урын рәвешләренең төп аермаларын аера белү

Белем алуга мотивация булдыру

Рәвешнең мәгънәләренә төшенү,күнегүләр эшләү



84

Сәбәп-максат рәвешләре

1

Яңа белем-

нәрне үзләштерү

Сәбәп-максат рәвешләрен таный, сөйләмдә урынлы куллана белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру, телдән нәтиҗә чыгару, төп аермаларын аера белү

Үзмаксат кую,үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Рәвешнең мәгънәләренә төшенү,күнегүләр эшләү



85

Рәвеш темасы буенча контроль изложение

"Күке"

1

Контроль



Текстны истә калдыру, план төзү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

ишетеп аңлау һәм язу

Ирекле фикер йөртү,дәлилли белергә өйрәтү

Язма эш



86

Рәвеш темасы буенча контроль изложение

"Күке"

1

Контроль

Бәйләнешле сөйләм төзү, үз язмаңны камилләштерү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

ишетеп аңлау һәм язу

Ирекле фикер йөртү,дәлилли белергә өйрәтү

Язма эш



87

Хат.өст.эш.Рәвеш темасы буенча алган белемнәрне ныгыту

1

Ныгыту ,кабатлау



Сүз төркеме буларак рәвешләрне таный,куллана белү

Кагыйдә-күрсәтмәләрне истә тоту,төп билгеләрен аерып чыгару,фикереңне әйтә алу

Төркем эчендә эшләү күнекмәләрен ныгыту

Рәвешнең лексик-грамматик үзенчәлегенә игътибар итү,күнегүләр эшләү



88

Рәвеш темасын кабатлау

1

Кабатлау - йомгаклау

Рәвешләрне тану, сөйләмдә урынлы куллану, грамматик үзенчәлекләрен билгеләү

Рәвеш турында белгәннәрне искә төшерү,

кабатлау,үз фикереңне төгәл әйтә алу

Үзмаксат кую,үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Морфологик үзенчәлегенә игътибар итү,күнегүләр эшләү



89

Рәвешләргә морфологик анализ ясау тәртибе

1

Рәвешләргә морфологик анализ ясау

Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү

Сүз төркеме буларак таный,куллана мофологик анализ ясый белү

Төркем эчендә эшләү күнекмәләрен ныгыту

Рәвешнең лексик-грамматик үзенчәлегенә игътибар итү,күнегүләр эшләү



90

Рәвешләргә морфологик -синтаксик анализ ясау тәртибе

1

Рәвешләргә морфологик -синтаксик анализ ясау тәртибе белән танышу һәм ныгыту күнегүләре үтәү

Рәвешләргә морфологик -синтаксик анализ ясый белү

Рәвеш турында белгәннәрне искә төшерү,

кабатлау,үз фикереңне төгәл әйтә алу

Төркем эчендә эшләү күнекмәләрен ныгыту

Күнегүләр өстендә язма эш





91

Рәвеш темасын гомумиләштереп кабатлауга тест

1

Рәвеш темасын гомумиләштереп кабатлау,ныгыту, биремнәр үтәү

Рәвешләрне аера,куллана белү

Рәвеш турында белгәннәрне искә төшерү,

кабатлау,үз фикереңне төгәл әйтә алу

Үзмаксат кую,үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Күнегүләр өстендә язма эш



92

Б.С.Ү.Урман тургае

1

Фикер йөртү элементлары кертеп, план төзеп хикәя язуны камилләштерү

Фикер йөртү элементлары кертеп, план төзеп хикәя язу

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын, максатын формалаштыру,

ирекле фикер йөртү

Укучыларда табигатьне ярату хисләре уяту

Диалог,әңгәмә кору



93

Рәвеш темасына диктант"Рәхмәт-иң олы сүз"

1

Бирелгән текстны аңлап язу

Ишетеп аңлап язу

Диктант текстындагы сүзләрне дөрес язу

Үзбәягә сәләтле булу

Язма эш



94

Хаталар өст.эш. Рәвешләрне кабатлау.

1

Рәвеш сүз төркемен кабатлау

Рәвешләрне аера,куллана белү

Алган белемнәрне гамәли куллана белү, нәтиҗәләрне формалаштыру

Төркем эчендә эшләү күнекмәләрен ныгыту

Хаталарны төзәтү,

кагыйдәләрне искә төшерү,биремнәрне үтәү



95

Алмашлык турында төшенчә

1

Яңа белем-

нәрне үзләштерү

Алмашлыкларны тану

Кагыйдә-күрсәтмәләрне истә тоту,аларга ияреп гамәлләр кылу.Төп билгеләрне аерып алу,фикерләү сәләтен үстерү

Укучыларның башкаларны аңлавы,кабул тиүе,алмашлыкларны кулланып,фикерләрен җиткерә алуы

Татар һәм рус телендәге алмашлыкларны чагыштыру,нәтиҗә ясау



96

Алмашлыкларның ясалышы

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Алмашлык-ларның ясалыш төрен билгеләү

Бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен, җавапларын кулланып,телдән матур һәм дөрес әйтә белү

Белем алуга мотивация булдыру

Фикер алуда катнашу,алмашлык-ларның мәгънәле кисәкләрен билгеләү



97

Сочинение "Безнең гаилә"

1

Фикер йөртү элементлары кертеп, план төзеп хикәя язуны камилләштерү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Үз мөмкинлекләрең-не бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Язма эш





98

Хат.өст.эш. Алмашлыкларның ясалышын ныгыту

1

Күнекмәләр нигезендә алмашлыкларның ясалышын аңлата алу

Тамыр һәм Ясалма алмашлыкларны аера белү

Бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен, җавапларын кулланып,телдән матур һәм дөрес әйтә белү

Белем алуга мотивация булдыру

Күнегүләр өстендә язма эш



99

Алмашлыкларның төркемчәләре



1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Алмашлык-ларны тану, төркемчәсен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын максатын формалаштыру,

ирекле фикер йөртү

Телне өйрәнүгә кызыксыну уяту,сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Күнегүләр өстендә язма эш



100

Б.С.Ү. "Туган ягым-алтын бишек"

1

Телдән һәм язма сөйләм

Туган якның табигатен ничек саклап була?Шул хакта әңгәмә кору

Аерым тема буенча логик бәйләнешне саклап,хикәя яза алу,үз фикереңне җиткерә алу

Үз фикереңне җиткерә белү

Язма эш



101

Зат алмашлыгы

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Зат алмашлыгын тану, сөйләмдә урынлы куллану, грамматик үзенчәлеклә-рен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын,

максатын формалаштыру,

ирекле фикер йөртү

Телне өйрәнүгә кызыксыну уяту,сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Телдән эш.күнегүләр өстендә язма эш



102

Зат алмашлыгы темасын ныгыту

1

Белемнәрне ныгыту,камилләштерү

Зат алмашлыгын тану, сөйләмдә урынлы куллану, грамматик үзенчәлеклә-рен билгеләү

Бәйләнешле сөйләм, үз фикерләрен, җавапларын кулланып,телдән матур һәм дөрес әйтә белү

Белем алуга мотивация булдыру

Телдән эш.күнегүләр өстендә язма эш



103

Тартым алмашлыгы

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Тартым алмашлыгын тану, сөйләмдә урынлы куллану, граммтик. үзенчәлекләрен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

ирекле фикер йөртү

Үзмаксат кую, үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Телдән эш.күнегүләр өстендә язма эш



104

Тартым алмашлыкларының төрләнеше

1

Тартым алмашлыклырының төрләрен өйрәнү

Тартым алмашлык-ларының төрләнешен аера белү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

ирекле фикер йөртү

Телне өйрәнүгә кызыксыну уяту,сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Схема буенча логик фикер йөртү, күнегүләр өстендә язма эш



105

Күрсәтү алмашлыгы

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Күрсәтү алмашлыгын тану, сөйләмдә урынлы куллану, грам. үзенчәлекләрен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

ирекле фикер йөртү

Укучыларның башкаларны аңлавы,кабул итүе,алмашлыкларны кулланып,фи-керләрен җиткерә алуы

Телдән эш.күнегүләр өстендә язма эш



106

Күрсәтү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

Күрсәтү алмаш. килеш белән төрләнешен өйрәнү,ныгыту

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләш-терү, нәтиҗә ясау

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

ирекле фикер йөртү

Укучының мөстәкыйль белем алырга,камил-ләшергә әзер булуы

Биремнәрне үтәү,сорауларга җавап бирү



107

Күрсәтү алмашлыкларының тартым белән төрләнеше

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Тартым белән төрләнешен аера һәм куллана белү

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,ишетеп аңлау һәм дөрес язу

Телне өйрәнүгә кызыксыну уяту,сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Телдән эш.күнегүләр өстендә язма эш



108

Сорау алмашлыгы





1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Сорау алмашлыгын тану, сөйләмдә урынлы куллану, грам. үзенчәлекләрен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

сөйләмдә алмаш.дөрес һәм төгәл үтәүгә омтылыш уяту

Укучының мөстәкыйль белем алырга,камиллә-шергә әзер булуы

Алмашлыкларның мәгънәләренә игътибар итү, күнегүләр өстендә язма эш



109

Сорау алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

Сорау алмашлыкларының килеш белән төрләнешен өйрәнү

Сорау алмашлык-лары төрләнүдә аерманы билгели алу

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,ишетеп аңлау һәм дөрес язу

Белем алуга мотивация булдыру

Телдән эш,күнегүләр өстендә язма эш



110

Изложение. "Ун сумлык маҗара

1

Бәйләнешле сөйләм теле үстерү

Эчтәлекне аңлап язу күнекмәләре булдыру

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,текстны язганда дөрес язу кагыйдәләрен һәм әдәби нормаларын саклау

Ирекле фикер йөртү,дәлилли белергә өйрәтү

Тыңлап аңлау,язма эш



111

Изложение. "Ун сумлык маҗара"

1

Бәйләнешле сөйләм теле үстерү

Эчтәлекне аңлап язу күнекмәләре булдыру

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,текстны язганда дөрес язу кагыйдәләрен һәм әдәби нормаларын саклау

Ирекле фикер йөртү,дәлилли белергә өйрәтү

Тыңлап аңлау һәм язу



112

Билгеләү алмашлыгы

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Билгеләү алмашлыгын тану, сөйләмдә урынлы куллану, грам. үзенчәлекләрен билгеләү

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү

Ирекле фикер йөртү,дәлилли белергә өйрәтү

Биремнәр үтәү,сорауларга җавап бирү



113

Билгесезлек алмашлыгы

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Билгесезлек алмашлыгын тану, сөйләмдә урынлы куллану, грам. үзенчәлекләрен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

сөйләмдә алмаш.дөрес һәм төгәл үтәүгә омтылыш уяту

Укучының мөстәкыйль белем алырга,камиллә-шергә әзер булуы

Танып белү активлыгын үстерү,закончалык-ларны аңлап кабул итү



114

Юклык алмашлыгы

1

Яңа белемнәрне үзләштерү

Юклык алмашлыгын тану, сөйләмдә урынлы куллану, грам. үзенчәлекләрен билгеләү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

сөйләмдә орфоэпик нормаларны төгәл үтәүгә омтылыш уяту



Укучыларның башкаларны аңлавы,кабул итүе,алмашлыкларны кулланып,фи-керләрен җиткерә алуы

Телдән эш.күнегүләр өстендә язма эш



115

Алмашлык темасын ныгыту

1

Белемнәрне камилләштерү

Алмашлыкның грамматик категорияләрен билгеләү

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү

Укучының мөстәкыйль белем алырга,камиллә-шергә әзер булуы

Телдән эш.күнегүләр өстендә язма эш



116

Алмашлык темасын кабатлау

( тест)



1

Кабатлау - йомгаклау

Белемнәрне практикада файдалану үтәү

Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү

Үз-үзеңә контроль ясау

ачыклаучы сораулар бирә белү.



Белем һәм осталыкларны тикшерү



117

Б.с.ү. Телеграмма, тәбрикләү открыткасы

1

Телеграмма, тәбрикләү открыткасы язу

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару

Укучыларда әти-әниләргә,туган-нарга ихтирам тәрбияләү

Язма эш



118

Б.с.ү. Акт

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Укучылар-ның фикерләрен язма рәвештә бирә белергә өйрәтү

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару,үз фикереңне дәлилли белү

Белем алуга мотивация булдыру

Язма эш



119

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау

1

Морфологик анализ ясау тәртибе белән танышу һәм ныгыту күнегүләре үтәү

Сүз төркеме буларак,алмашлыкларны таный,куллана белергә өйрәнү

Кагыйдә-күрсәтмәләрне истә тоту,аларга ияреп гамәлләр кылу,төп билгеләрне аерып алу,фикерләү сәләтен үстерү

Белем алуга мотивация булдыру

Алмашлыкларның лексик-грамматик үзенчәлегенә игътибар итү,күнегүләр эшләү



120

Б.с.ү. Эт-кешенең дусты.

1

Фикер йөртү элементлары кертеп, план төзеп хикәя язуны камилләштерү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару,үз фикереңне дәлилли белү

Йорт хайваннарына ярату хисләре уяту

Язма эш



121

Алмашлык темасына диктант"Бәби туган йорт"

1

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү

Текстны аңлап дөрес язу

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,дөрес язу

Язма сөйләмне камилләштерү

Үз-үзеңә контроль ясау



122

Хат.өст.эш Алмашлыкларны кабатлау

1

Күнекмәләр нигезендә алмашлыкларның лекиск-грамматик төшенчәләрен аңлата алу

Алган белемнәрне ныгыту

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру

телдән нәтиҗә чыгару,үз фикереңне дәлилли белү

Белем алуга мотивация булдыру

Схема белән эш итә белү,танып белү активлыгын үстерү



123

Б.с.ү. Сыйфатнамә (Характеристика)

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләш-терү, нәтиҗә ясау

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару,үз фикереңне дәлилли белү

Телне өйрәнүгә кызыксыну уяту,сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Язма эш



124

Морфология темасы буенча контроль диктант "Туган ягым-гөлләр иле"

1

Белем күнекмәләрен тикшерү

Эчтәлекне аңлап язу күнекмәләре булдыру

Дәреснең проблемасын һәм куелган проблемаларны дөрес аңлау,текстны язганда дөрес язу кагыйдәләрен һәм әдәби нормаларын саклау

Үзбәягә сәләтле булу

Язма эш



125

Хаталар өстендә эш Исем темасын кабатлау

1

Кабатлау - йомгаклау

Исемнең грамматик категорияләрен билгеләү, сөйләмдә куллану

Бәйләнешле сөйләм,үз фикерләрен һәм җавапларын исемнәрне кулланып,телдән матур,дөрес итеп әйтә белү

Үз эшеңә төзәтмәләр кертә алу күнекмәләрен формалаштыру

Телдән эш,күнегүләр өстендә язма эш



126

Сыйфат темасын кабатлау

1

Кабатлау - йомгаклау

Сыйфатны таный,кул-лана һәм аларга морфологик анализ ясый белү

Бәйләнешле сөйләм,үз фикерләрен һәм җавапларны сыйфатларны кулланып,телдән матур,дөрес әйтә белү,сыйфат-ларны кулланып фикерләрен җиткерә алуы

Төркем эчендә эшләү күнекмәләрен ныгыту

Телдән эш,күнегүләр өстендә язма эш



127

Сан темасын кабатлау

1

Кабатлау - йомгаклау

Санны кул-лана һәм аларга морфологик анализ ясый белү

Бәйләнешле сөйләм,үз фикерләрен һәм җавапларны санны кулланып,телдән матур,дөрес әйтә белү,сыйфатларны кулланып фикерләрен җиткерә алуы

Үз эшеңә төзәтмәләр кертә алу күнекмәләрен формалаштыру

Телдән эш,күнегүләр өстендә язма эш



128

Рәвеш темасын кабатлау

1

Кабатлау - йомгаклау

Рәвешне куллана һәм аларга морфологик анализ ясый белү

Бәйләнешле сөйләм,үз фикерләрен һәм җавапларны рәвешне

кулланып,телдән матур,дөрес әйтә белү,сыйфат-ларны кулланып фикерләрен җиткерә алуы

Төркем эчендә эшләү күнекмәләрен ныгыту

Телдән эш,күнегүләр өстендә язма эш



129

Алмашлык темасын кабатлау

1

Кабатлау - йомгаклау

Алмашлык-ны куллана һәм аларга морфологик анализ ясый белү

Бәйләнешле сөйләм,үз фикерләрен һәм җавапларны алмашлыкны кулланып,телдән матур,дөрес әйтә белү,сыйфатларны кулланып фикерләрен җиткерә алуы

Үз эшеңә төзәтмәләр кертә алу күнекмәләрен формалаштыру

Телдән эш,күнегүләр өстендә язма эш



130

Б.с.ү. Аңлатма язуы

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләш-терү, нәтиҗә ясау

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару,үз фикереңне дәлилли белү

Телне өйрәнүгә кызыксыну уяту,сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Язма эш



131

Б.с.ү. Газетага мәктәп тормышы турында мәкалә язу

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Өйрәнгән сүз төркемнәрен файдаланып,мәкалә язу

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару,үз фикереңне дәлилли белү

Мөстәкыйль фикерли белү дәрәҗәсен үстерү

Язма эш



132

Йомгаклау контроль эше (тест)

1

Ел буе үзләштергән белемнәрне тикшерү



Үз-үзеңә контроль ясау

Бирелгән текстны һәм грамматик биремне мөстәкыйль рәвештә чишә белү,ишетеп аңлау һәм дөрес язу

Үзбәя һәм үзанализ күнекмәләрен формалаштыру

Язма эш



133

Хаталар өстендә эш

Исем һәм сыйфатларны кабатлау.

1

Үзләштерелгән белемнәрне камилләштерү .Текст өстендә эш

Орфографик,пунктацион

Һәм сүз тәртибе ягыннан дөрес язу күнекмәләрен булдыру

Бирелгән текстны һәм грамматик биремне мөстәкыйль рәвештә чишә белү, үз фикереңне дәлилли белү

Үзбәя һәм үзанализ күнекмәләрен формалаштыру.

Мөстәкыйль фикерли белү дәрәҗәсен үстерү

Үз-үзеңә контроль ясау.Телдән эш,күнегүләр өстендә язма эш



134

Алмашлыкларны, саннарны кабатлау

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Алмашлык-ларның,сан-нарның дөрес әйтелеше һәм язылыш-ларын ныгыту

Бәйләнешле сөйләм,үз фикерләрен һәм җавапларны алмашлыкны кулланып,телдән матур,дөрес әйтә белү,сыйфатларны кулланып фикерләрен җиткерә алуы

Телне өйрәнүгә кызыксыну уяту,сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Телдән эш,күнегүләр өстендә язма эш



135

Морфологияне кабатлау

1

Кабатлау - йомгаклау

Морфология бүлеген өйрәнүдә өйрәнелгән сүз төркемнәрен ирекле куллана алу

Мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын ,максатын формалаштыру,

телдән нәтиҗә чыгару,үз фикереңне дәлилли белү

Белем алуга мотивация булдыру

Телдән эш,күнегүләр өстендә язма эш



136

Ел буе үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Кабатлау - йомгаклау

Төрле сүз төркемнәрен таный һәм аларга морфологик анализ ясый белү

Бәйләнешле сөйләм,үз фикерләрен һәм җавапларны төрле сүз төркемнәрен кулланып,телдән матур,дөрес әйтә белү,үз фикерләрен җиткерә алуы

Телне өйрәнүгә кызыксыну уяту,сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Телдән эш,күнегүләр өстендә язма эш































Татар төркемнәрендә укучы 6 нчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау контроль эше (132 дәрес)

1 вариант

А1. Исем сүз төркеменә караган сүзне күрсәтегез.

1) дәфтәр; 2) яшел; 3)укы; 4) җиденче.

А2. Кушма сүзне билгеләгез.

1) урманлык; 2) бала-чага; 3) ашъяулык; 4) җәнлек.

АЗ. Сыйфат + сүз ясагыч кушымча = исем калыбына туры килгән вариантны күрсәтегез.

1) балык; 2) игенчелек; 3) балалык; 4) тапкырлык.

А4. Астына сызылган сүз кайсы очракка туры килә? Бүлмәдә төрле төстәге шарлар бар иде. Мин кызылын алырга уйладым.

1) исем; 2) сыйфат; 3) исемләшкән сыйфат; 4) рәвеш.

А5. Рәвешләрне билгеләгез. Көрәшик тә, узышыйк та - Сабантуй бүген бездә! (Р. Миңнуллин)

1) көрәшик; 2) сабантуй; 3) бүген; 4) бездә.

А6. Түбәндәге җөмләдә куелмаган килеш кушымчасын билгеләгез. Беркөнне Төлке Торна... кунакка чакырган. (Татар халык әкияте)

1) иялек; 2) төшем; 3) юнәлеш; 4) чыгыш.

А7. Астына сызылган сыйфатның дәрәҗәсен билгеләгез. Кар өсләрендә ап-ак знҗе нурлар уйный. (Г. Хәсәнов)

1)гади; 2) артыклык; 3) чагыштыру; 4) кимлек.

А8. Саннарның ничә төркемчәсе бар?

1)4; 2)5; 3)6; 4)7.

А9. Күлмәгем алмашлыгында -ем куш. нәрсә күрсәткече?

  1. яңа сүз ясый; 3) сан күрсәткече;

  2. иялек килеше куш; 4) I зат тартым куш.

А10. Сыйфат арасында "адашкан" сүзне табыгыз.

1) матур; 2) матурлык; 3)язгы; 4) кечкенә.

В. Текстны укыгыз һәм аннан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез.

Данияр бик матур, бик зирәк, бик тапкыр бала булып үсте. Килгән кешеләр аның матурлыгына сокланалар, тапкырлыгына исләре китә иде. Ул. Һавада очкан кыр казлары көтүен күреп, санамый-нитми аларның төгәл саннарын әйтеп бирә, сазлык өстеннән үткән киекнең эзенә карап, аның нинди киек икәнен һәм яшен әйтеп бирә иде. Соңрак ул киекләрнең һәм кошларның телләрен аңлый торган булды һәм үзе алар белән сөйләшә башлады. Ул шундый гаҗәп такмаклар әйтеп бирә иде ки, соңыннан ул такмаклар телдән төшми халык арасында йөри башлый иде, Күл читендәге куралардан иң яхшысын сайлап, ул үзенә курай ясады. Башта ул шушы курайда кош һәм җәнлек тавышлары гына чыгара белә иде, тора-бара менә дигән итеп төрле көйләр уйный белә башлады...

Ләкин аның иң яратканы Аккош күле иде. Ул көннәр буе күл янында утыра, курай тарта, аның янына аккошлар җыела, ул җим ташлый.(Ә.Фәйзи).

В1. Астына сызылган сүзгә морфологик анализ ясагыз.

В2.Ясалма исемнәрне сайлап алып языгыз, сүз төркемен билгеләгез.

В3.Тексттан алмашлыкларны күчереп языгыз һәм мәгънә төркемчәләрен билгеләгез.

В4.Тексттан исемләшкән сыйфатны табыгыз.





2 вариант

А1. Исем сүз төркеменә караган сүзне күрсәтегез.

1) җырлау; 2) җырчы; 3) җырлы; 4) җырлый-җырлый.

А2. Парлы сүзне билгеләгез.

1) әнием; 2) аклы-каралы; 3) ямь-яшел; 4) бозваткыч.

АЗ. Исем + сүз ясагын кушымча = сыйфат очрагына туры килгән сүзне күрсәтегез.

1) бозлык; 2) тозлык; 3) тозлы; 4) бозда

А4. Исемләшкән сыйфатны күрсәтегез. Түтәлдә ак, сары, зәңгәр чәчәкләр үсеп утыра. Миңа зәңгәрләре бигрәк тә ошады.

1) ак; 2)сары; 3)зәңгәр; 4)зәңгәрләре.

А5. Рәвешне билгеләгез.

1) матур; 2) матурлык; 3) бай; 4) бик.

А6. Җыю санын күрсәтегез

1)ике; 2) икенче; 3)икәү; 4) бер-ике.

А7. Түбәндәге җөмләдә куелмаган килеш кушымчасын билгеләгез? Безнең татар халкында икмәк ... хөрмәт аеруча зур иде. (Ә.Еники)

1) иялек; 2) төшем; 3) юнәлеш; 4) урын-вакыт.

А8. Уртаклык исемне билгеләгез.

1) Ләйсән; 2) тынычлык; 3) Тынычлык (урамы); 4) Казан.

А9. Ясалма сыйфатны күрсәтегез.

1)зифа; 2) түбән; 3) матур; 4) көчсез.

А10. Күп нокталар урынына нинди алмашлык язылырга тиеш. Әтием белән икәү. ... гел бергә йөрибез. Бергә утын кисәбез.

Бергә карлар көрибез. (Ә.Бикчөнтәева)

1)мин; 2) син; 3)ул; 4) без.

В. Текстны укыгыз һәм аннан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез.

Әтием турында

Таныш булыйк. Минем әтием - сезгә таныш композитор Салих Сәйдәшев. Аның балачагы турында миңа әбием сөйли иде. Аның сөйләүләреннән мин шуны белеп калдым: әтием бик кечкенәдән музыка тыңларга, җырларга яраткан, гармунда уйнарга да бик иртә өйрәнгән.

Әтием көндәлек тормышта йомшак, иркен күңелле кеше. булды. Мин аның безгә, балаларга, кычкырганын хәтерләмим. Ул, гомумән, тупаслыкны яратмый иде. Чыннан да, без аның Әминә исемле апасын бик яратуын, олылавын, шулай ук җизнәсе Шиһап Әхмәровны бик ихтирам итүен күреп үстек.

Аның иң яратып башкарган көйләре - татар халык көйләре. Ә үз әсәрләрен ул бары тик тыңлаучылар соравы буенча гына башкара иде.

Минем әтием - Салих Сәйдәшев - тыйнак һәм эш сөючән кеше иде. (А.Сәйдәшев).

В1.Астына сызылган сүзгә морфологик анализ ясагыз.

В2.Тартым белән төрләнгән 5 исемне күчереп языгыз һәм затын билгеләгез.

В3.Тексттан ялгызлык исемнәрен күчереп языгыз.

В4.Тексттан рәвешләрне күчереп языгыз һәм мәгънә төркемчәләрен күрсәтегез.









Кабатлауга кереш диктант (7 дәрес)

Көзге урманда.

Урманчы бабай белән оныгы көзге урманны аеруча яраталар.Урманда тәмле җиләкләр,төрле-төрле гөмбәләр өлгерә.Агачлар да төрле төсләргә керәләр.Көзге урман тын була.Урманчы бабай оныгына агачлар һәм үсемлекләрне күрсәтә.Агач башында бер кош утыра.Бу кош-тукран-агачлар докторы.

Тукран урманда гына яши.Бу кошны авылда да,басуда да күреп булмый.(54 сүз)

Биремнәр. 1.Ясалма сүзләрне язып алыгыз.

2. Оныгы сүзенә фонетик анализ ясарга.

Исем темасын кабатлауга тест. (27 дәрес)



1. Предметны белдерүче сүз төркеме:

а) исем;

б) сыйфат;

в) фигыль;

г) сан.



2. Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) нишли? нишләде?

б) нинди? кайсы?

в) кем? нәрсә?

г) ничек? кайчан?



3. Ялгызлык исемнәрен тап.

а) урман, агач;

б) китап, дәфтәр;

в) Мәскәү, Идел;

г) казан, савыт.



4. Ясалма исем:

а) килеш кушымчасы ярдәмендә ясала;

б) сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясала;

в) тартым кушымчасы ярдәмендә ясала;

г) ике тамырдан ясала.



5. Тезмә исемнәр:

а) бер тамырдан тора;

б) биш тамырдан ясала;

в) ике яки өч тамырдан ясала;

г) кушымчалар ярдәмендә ясала.



6. Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз:

а) парлы;

б) кушымча;

в) тезмә;

г) кыскартылма.





7. Күплек сандагы исемнәргә:

а) -да, -дә, -та, -тә;

б) -лар, -ләр, -нар, -нәр;

в) -а, -ә, -ды, -де;

г) -ның, -нең кушымчалары ясала.





8. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 5;

б) 8;

в) 6;

г) 7.



9. Иялек килешендәге сүзне тап:

а) агачка;

б) урманны;

в) китапның;

г) дәфтәрдән.



10. Исемнәр җөмләдә:

а) ия, тәмамлык;

б) хәбәр, аергыч;

в) аергыч, тәмамлык;

г) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә.



11. Предметның кайсы затка караганлыгы нинди кушымчалар белән белдерелә:

а) килеш кушымчалары;

б) тартым кушымчалары;

в) сүз ясагыч кушымчалар;

г) кушымчалар белән белдерелми.





Изложение(18-19 дәресләр)

Эш үткәч,үкенүдән файда юк.

Матур җәй көне иде.Марат берүзе бакчада йөри.Ул күлмәк итәгенә вак ташлар җыйган.Әле бер,әле икенче агач янына барып,таш ата.Ул кошларны куркыта.Аларга таш тидерә алмавына эче поша.

Менә бер кош аның баш очыннан ук очып үтте.Ерак түгел юл кырыена барып кунды.Марат,аңа төзәп,бер таш атып җибәрде.Таш кошның башына тиде.Кош шунда ук егылды һәм канатлары белән бер генә җилпенде дә үлде.

Марат тиз генә кош янына йөгереп барды. Кошның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер генә кан тамчы тамган иде.Ә нәни томшыгыннан яфрак корты күренеп тора.

Шунда агач башыннан бер кошның "чирик,чирик..."иткән тавышы ишетелде.Бу аның:"Әй тәртипсез,әдәпсез малай.Без,кошлар,бөтен кырларны,җиләк-җимеш бакчаларын корткычлардан саклыйбыз. Кешеләргә файда китерәбез.Ә син,таш атып,бер иптәшебезне үтердең!"-диюе иде.

Маратка бик күңелсез булды,бу эшенә ул бик үкенде.

Ләкин эш үткән иде. (145 сүз)

Исем темасына контроль диктант (34 дәрес)

Казан

Казан-Татарстанның башкаласы.Очкыч шәһәр өстеннән бер әйләнеш ясап алды.Исәпсез-хисапсыз йортлары, биек-биек манаралары,завод морҗалары һәм яшел бакчалары белән бик зур бер шәһәр калкып чыкты.Шул арада Булат белән Зиннур Казан Кремлен күздән үткәрделәр.Иң биек урынга салынган Кремль югарыдан караганда да шәһәрдән калкурак булып күренә.Ап-ак спас башнясы,кызыл кирпечтән салынган Сөембикә манарасы,сарайлар,яшел бакчалар-барысы соры таш койма белән уратып алынган.(67 сүз)





Сыйфат темасын кабатлауга тест (49 дәрес)

1.Сыйфат:

а) предметның билгесен белдерә;

б) предметның эшен белдерә;

в) предметны белдерә;

г) эш-хәлнең билгесен белдерә.

2. Гади дәрәҗәдәге сыйфатны тап:

а) кызылрак;

б) ямь-яшел;

в) ак;

г) кап-кара.

3. Чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?

а) -лар, -ләр;

б) -да, -дә;

в) -рак,- рәк;

г) -лы,-ле кушымчалары чрдәмендә.

4. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат:

а) предметның гадәти билгесен белдерә;

б) предмет билгесенең гади дәрәҗәдәге билгедән артык икәнлеген белдерә;

в) бер предметтагы билгенең икенчесендәгегә караганда артыграк яки азрак булуын күрсәтә;

г) предмет билгесенең гади дәрәҗәдәге предмет билгесеннән кимрәк икәнлеген белдерә.

5. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны тап:

а) зәңгәрне;

б) чибәрнең чибәре;

в) күгелҗем;

г) тозлы.

6. Сыйфат җөмләдә:

а) ия;

б) тәмамлык;

в) аергыч, хәбәр, хәл;

г) аныклагыч була.





7. "Теле татлының дусты күп" мәкалендә исемләшкән сыйфат:

а) теле сүзе;

б) татлының сүзе;

в) исемләшкән сыйфат юк

г) күп сүзе.

Сыйфат темасы буенча контроль изложение. (52-53 дәресләр)

Каенның күз яше.

Урманга эчкәрәк кергән саен,ландыш чәчәкләре күбрәк очрый башлады.Камил сакланып кына берничә чәчәк өзеп алды.Тамырлары белән йолкымады,күпләп тә өзмәде.Юкса,урманда чәчәкләр корыр дип уйлады.Өзгән чәчәкләрен әнисенә алып кайтырга булды.

Йөри торгач,түгәрәк аланга килеп чыктылар.аланның бер ягында төз наратлар,икенче ягында ап-ак каеннар тезелешкән.Әйтерсең лә ап-ак күлмәкләрен кигән кызлар өйлән-бәйлән уйныйлар.

Камил түзмәде,каеннарга таба йөгерде һәм барып җитәр-җитмәс тукталып калды:каршысындагы япь-яшь каен урталай сынган иде.Сынган җирендә алсуланып каен суы каткан.Камил дә,әтисе дә каенны бик кызгандылар.

-Рәхимсез кешеләр узган моннан,каенны харап иткәннәр,-диде әтисе.Камил исә каен кәүсәсен иркәләп,сыйпап алды.

Бераз баргач,тагын бер каен кәүсәсендә яман җәрәхәт күрделәр.Кемдер каен кәүсәсенә балта чабып тирән кирт ясаган,ул кирткәкаен суы тулып каткан иде. (128 сүз)

Сан темасына диктант. (61 дәрес)

9 май истәлеге.

1945 нче елның 9 нчы май көне,мәңге онытылмаслык булып,хәтергә уелып калган.

Иртәнге сәгать өчләр тирәсе иде.Кояш әле офыктан күтәрелеп кенә килә.Күк йөзе зәп-зәңгәр.Төнге тынлыктан соң җирдән дымлы хуш ис бөркелә.

Язгы иртәнең саф һавасын ярып,барлык репродукторлардан Мәскәү радиосының тавышы-бөтенебезгә таныш Левитанның куәтле авазы яңгырый:"Җиңү!Җиңү!Җиңү!" (58 сүз)





Рәвеш темасы буенча контроль изложение (85-86 дәресләр)

Күке.

Күке "халкы"ның акылга сыймаслык начар бер гадәте бар:алар үзләре утырып бала чыгарырга яратмыйлар,йомыркаларын чит кошлар оясына салып китәләр.Моны алар алдан хәзерлек белән бик уйлап эшлиләр.Элек үзләренең йомыркалары белән бер үк һәм бертөсле йомырка сала торган кошларның ояларын эләп табалар.Бала чыгарырга хәзерләнеп утыра торган бу чит кошлар үзләренең ояларына күкенең йомырка салып китәргә килгәнен сизенәләр һәм аңа мөмкинлек бирмиләр.Шул чакта ата күке ана күкегә ярдәмгә килә.Ул,чит кошларны көрәшкә чакырып,аларныңояларыннан читкәрәк очып йөри башлый.Шулай итеп ул йомырка өстендә утыручы кошларны ояларыннан кузгалырга мәҗбүр итә.Нәкъ менә шул чакта инде ана күке әлеге чит кошның оясына килеп керә.Андагы бер йомырканы җиргә этеп җибәрә дә аның урынына тиз генә үз йомыркасын салып чыгып та китә.Ояның төп хуҗасы беркадәр вакыттан соң әйләнеп кайта һәм,үз йомыркалары арасында күке йомыркасы барлыгын белмәгән хәлдә ,утыруын дәвам итә.Бервакыт ул кинәт аптырап кала:әле яңа гына борынлаган үз балалары арасында күке баласын күрә. (159 сүз)

Рәвеш темасын кабатлауга тест (91 дәрес)

1. Рәвеш нәрсә белдерә?

а) предметның билгесен;

б) эш-хәрәкәтне;

в) эш яки хәлнең билгесен белдерә;

г) предметның санын.

2.Парлы рәвешләрне тап.

а) көн, төн;

б) көн-төн, иртә-кич;

в) бүген, быел;

г) ул елны, әллә нигә бер;

3.Кушма рәвешләрне тап.

а) бу көнне, бу елны;

б) бүген, быел;

в) алай-болай, укый-укый;

г) чиста, яхшы.

4. Рәвешнең дәрәҗәләре нигә төрле була?

а) 1;

б) 4;

в) 3;

г) булмый.

5.Охшату-чагыштыру рәвешләрен табыгыз.

а) иртәгә, яңа гына;

б) русча, сөйләшкәнчә, улыдай;

в) акча, салкынча

6. Вакыт рәвешләрен билгеләгез.

а) бүген, кичен, иртәгә;

б) дүшәмбе, чәршәмбе;

в) җәй, көз, кыш;

г) сентябрьдә, җомга көнне.

7. Күләм-чара рәвешләрен табыгыз.

а) күп, җиңелчә;

б) җәен, кышын;

в) тиз, акрын;

г) җәй, кыш.

8. Урын рәвешләре:

а) эш яки хәлнең макстаын белдерә;

б) эш яки хәлнең үтәлү урынын һәм юнәлешен белдерә;

в) эшнең үтәлү вакытын белдерә;

г) эшнең үтәлү рәвешен белдерә.

9. Сәбәп-максат рәвешләрен билгеләгез.

а) юкка, юри, тиккә;

б) юка, калын, нечкә;

в) еракка, алга;

г) сәбәп-максат рәвешләре юк.

10." Әнкәм бүген матур бер төш күргән" (И.Юзеев) җөмләсендә бүген рәвеше нинди җөмлә кисәге булып килгән?

а) аергыч;

б) хәл;

в) тәмамлык;

г) ия.

Рәвеш темасына диктант (93 дәрес)

Рәхмәт-иң олы сүз.

Күптән түгел генә мин дустымда кунакта булдым.Без күңелле генә чәй эчәбез.Минем янәшәдә апалы-сеңелле ике бала утыра.Алар бик тәртипле генә,ашыкмыйча гына тамак туйдырды.

Менә иртәнге аш тәмам булды.Балалар:"Рәхмәт,әнием!"-диделәр дә өстәл яныннан тордылар."Зур үсегез,нәниләрем!"-диде аналары.

Мин шул чагында ананың йөзенә карадым.Искиткеч мөлаем иде бу минутта ана йөзе.

Шул бер сүз ана кешене бәхетле итәргә җитә калды.Шул бер сүзгә күпме җан азыгы салынган! ( 70 сүз)

Изложение. (110-111 дәресләр)

Ун сумлык "маҗара".

Менә ничә сәгать инде алар карбыз бушата. Әстерхан якларыннан баржа белән килгән карбызларны машиналар ташып кына тора.Ә карбызлар эре,кайберләренә колач та җитми,авыр үзләре.Андыйларын икүәләп күтәрәләр.Акча бирәм,дигәч,малайлар бу эшкә дәррәү тотынганнар иде.Кайберәүләрнең гайрәте тиз шиңде.Надир белән янәшә баскан малай да,футбол тубы хәтле бер карбыз чәлеп,таю ягын карады.Ә Надир түзде,түзәргә тырышты.Хуҗалардан аласы ун сум акча тотты аны.Бик авырга килгәндә,әнисен сөендерер минутларны уйлап чыдады.

Әнисе эшсез калгач,аларның тормышлары авыр бара башлады.Шәл сатып алган акча да күпкә җитмәде.Бүген иртән Надир әнисенең көзге каршында басып торган чагын күрде.Менә ул авыр сулап колак алкаларын салды да кулъяулыгына төрә башлады.Шул чагында малай әбисеннән калган алкаларны соңгы тапкыр күрүен аңлады.Надирга әнисе дә, кашлары җем-җем итеп торган алтын алеалар да бик кызганыч булды.Әнисе өйдән чыгып киткәч тә тынычлана алмады.Мәктәпкә бармаска, акча эшләп әнисенә булышырга,дигән уй килде башына. (163 сүз)





Алмашлык темасын кабатлауга тест (116 дәрес)

1. Алмашлык:

а) исемне генә алыштырып килә;

б) фигыльне алыштырып килә;

в) исем, сыйфат, сан һәм рәвешне алыштырып килә.



2. Ясалышы ягыннан алмашлыклар:

а) ясалма гына була;

б) кушма һәм парлы була;

в) тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә була;

г) кысартылма була.



3.Алмашлыкның ничә төркеме бар?

а) 4;

б) 5;

в) 6;

г) 7.



4.Зат алмашлыклары килеш белән төрләнәме?

а) төрләнми;

б) төрләнә;

в) мин алмашлыгы гына төрләнә.



5. Тартым алмашлыкларын билгелә.

а) әтинеке, апаныкы;

б) аныкы, минеке;

в) сине, мине;

г) бара, килә.



6. Күрсәтү алмашлыклары:

а) затка күрсәтә;

б) предметны күрсәтә;

в) затка яки предметка, аларның билгесенә күрсәтә.



7. Сорау алмашлыкларын билгеләгез.

а) кемдер, нәрсәдер;

б) кем? нәрсә?

в) һичкем, һичнәрсә;

г) мин, син.



8. Билгеләү алмашлыкларын тап.

а) минеке, синеке;

б) тырышлык, хурлык;

в) һәркем, һәрбер, барлык;

г) һичкем, һичбер.

9. Билгесезлек алмашлыклары ничек ясала?

а) билгеләү алмашлыкларыннан;

б) сорау алмашлыкларына әллә, -дыр, -дер, -тыр, -тер кушымчалары ялганып ясала;

в) килеш кушымчалары ярдәмендә;

г) тартым кушымчалары ярдәмендә.



10.Юклык алмашлыкларын билгеләгез.

а) кемдер, кайдадыр;

б) һичнәрсә, беркая;

в) кайда? нәрсә?

г) шул, ул.



11. Һәркемнең үз Ватаны алтын (мәкаль) җөмләсендә алмашлыклар нинди сүз төркеме булып килгән?

а) тәмамлык, хәбәр;

б) тәмамлык, аергыч;

в) ия, хәбәр;

г) тәмамлык, хәл.

Алмашлык темасына диктант (121 дәрес)

Бәби туган йорт.

Бәби туган йортка,аның мөлкәтлеме,мөлкәтсезме булуына карамастан,икенче көнне үк сый агыла башлый.Күрше-күлән,туган-тумача,дус-иш,таныш-белеш хатыннар, тиңдәшләр,ахирәтләр,кодагый-кодачалар бала анасына күчтәнәч ташый.Берәүләр кызу табада-коймак,икенчеләр-бәлеш,өченчеләр-кыстыбый,дүртенчеләр-тутырган тавык,бишенчеләр-катлама,алтынчылар-бавырсак,җиденчеләр...тагын әллә нәрсәләр,әллә нәрсәләр китерә.Һәркем хәленнән килгәнчә дә,артыгын да тырыштыра,үзендә булмаганны күршедән алып тора.Менә нинди сыйлар белән хөрмәтлиләр яңа туган баланы! (72 сүз)

</<font face="SL_Times New Roman, serif">Бирем.Тексттан алмашлыкларны табарга,төркемчәләрне билгеләргә.





Морфология темасы буенча контроль диктант (124 дәрес)

Туган ягым-гөлләр иле.

Безнең туган як басуларында күптөрле иген үсә.Ныклабрак карасаң,һәр үсемлекнең үз төсе бар икән.Әнә сап-сары чәчәк аткан көнбагыш басулары.Караңгы төндәге электр утларын хәтерләтә алар.Менә монда җитен кыры зәп-зәңгәр чәчәктә утыра.Ә карабодай басуына таба атласаң,иксез-чиксез аклык күзләрне иркәли.Менә шулай бөтен басу чәчәк ата бездә.Басулар гына түгел,бакчалар да шау чәчәктә икән.Матурлыктан күңел шатлана( 65 сүз)

Бирем. Иксез-чиксез сүзенә морфологик анализ ясарга.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал