7


  • Учителю
  • Технологическая карта урока татарского языка по теме Мәктәптә Белем бәйрәме (5 класс)

Технологическая карта урока татарского языка по теме Мәктәптә Белем бәйрәме (5 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә "Без мәктәптә" циклында барлыгы 27 дәрес плалаштырылган. Технологик карта бу циклның 5нче дәресе булган "Мәктәптә Белем бәйрәме" темасына төзелде. Текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәгать бирелгән.

1 нче дәрес - ЛКФ

2





нче дәрес - ЛГКК

3 дәрес - Д/МС дәресе

Бу - лексик күнекмәләр үзләштерү дәресе.

ТЕХНОЛОГИК КАРТАТатар теле



Тема

Мәктәптә Белем бәйрәме (Лексик материал)

Планлаштырылган нәтиҗәләр



Шәхескә кагылышлы: татар теленә карата ихтирамлы караш һәм аны өйрәнү омтылышы булдыру.



Метапредмет:

Танып-белү УУГ: аңлап уку күнекмәсе формалаштыру, ирекле һәм аңлы рәвештә сөйләшү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба белү, логик фикерләү күнекмәсен үстерү.



Коммуникатив УУГ: сораулар бирә белү, телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре үстерү, сүзләрне дөрес һәм урынлы куллану, үз фикереңне җиткерә алу, укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау.



Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек оештыра алу, үзләштерелгән һәм ныгытырга кирәк булган материалны билгели белү.



Предмет буенча: "Мәктәптә Белем бәйрәме" темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау, аларны дөрес һәм урынлы куллану, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү.



Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Төп төшенчәләр

Белем, гаҗәп, кояшлы, котлый, хөрмәтле, күңелле

Предметара бәй-ш

Татар әдәбияты

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. - Казан: "Татармультфильм", 2014. 7 бит.,

Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 5нче сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). - Казан, "Татармультфильм", 2014.



Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру (1-2 мин)





Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. ("Өйрәтәләр мәктәпләрдә"җырын тыңлата). Әңгәмә уздыра.

  • -Бу җыр нәрсә турында?

  • - Мәктәптә без нәрсәләргә өйрәнәбез?

  • - Бу җырның русчасын ишеткәнегез бармы?

  • - Мәктәптә Белем бәйрәме кайчан була?

  • -Анда кемнәр катнаша?

  • - Мәктәптә сезгә нинди уку-язу әсбаплары кирәк?

  • -Әйдәгез әле бүгенге дәреснең темасын билгеләп карыйк.

  • Дәреснең темасын хәбәр итә.

Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, җыр тыңлыйлар, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар, дәреснең темасын, максатларын билгелиләр)

ШУУГ: укытучы һәм сыйныфташларга хөрмәт хисе булдыру, дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү.



КУУГ: укытучы, сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү.



РУУГ: дәреснең темасын, максатларын формалаштыру

















Фонетик зарядка





"Уку-язу әсбаплары" темасы буенча бирелгән сүзләрне укыта, сүзтезмәләр төзетә.

(дәреслек, дәфтәр,

карандаш, ручка, көндәлек, пенал, сүзлек)

Бирелгән сүзләрне кулланып, ситуатив биремнәр эшләтә

-Как спросишь, есть ли у друга цветные карандаши?

-Попроси у друга тетрадь в клетку и ручку.

-Спроси, есть ли в его сумке тетради, пенал и дневник.

-Как скажешь, что мама купила тебе тетради в линейку и словарь?



Сүзләрне башта пышылдап, аннан хор белән кычкырып укыйлар, индивидуаль рәвештә сүзтезмәләр төзиләр.

Сүз, сүзтезмәләрне кулланып, ситуатив биремнәрне үтиләр.

ШУУГ: сыйныфташлар белән уңай аралаша белү.



ТБУУГ: синтез.



КУУГ: укытучы һәм башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, дөрес әйтелеш өстендә эшләү.



РУУГ: үзконтроль

Белемнәрне актуальләштерү

Өй эшен тикшерә.

(6 бит, 9 күнегү. Диалогта төшеп калган репликаларны өстәп язу, сөйләргә өйрәнү)

Өй эшенә җавап бирәләр. Диалогны парларда сөйлиләр.

ШУУГ: эшкә җаваплылык хисен аңлау, үз уңыш, уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау.



ТБУУГ: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен күрү.



КУУГ: диалогта катнаша алу.

РУУГ: башкаларның җавапларын бәяли һәм дөресли белү

Яңа белемнәрне формалаштыру

"Мәктәптә Белем бәйрәме" темасы буенча сүзләр тактада яктыртыла.

(гаҗәп, котлый, яңа, күңелсез, кулында, күңелле, кешеләргә)

Сүзләрне укый, хор белән кабатлата, аерым-аерым әйттерә. Сүзләрнең әйтелеш белән язылышына игътибар иттерә. Сүзлекләргә яздыра. Сүзтезмәләр, җөмләләр төзетә.

Сүзләрне кабатлыйлар. Дәреслектәге сүзләрнең транскрипциясенә игътибар итәләр. Сүзлекләргә тәрҗемә итеп язалар. Сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр.







ТБУУГ: чагыштыру, анализлау, үрнәк буенча эшләү.



КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.



РУУГ: үзбәя, үзрегуляция, хаталарны табу, төзәтү.



Предмет: тема буенча яңа сүзләрне үзләштерү. Кыска сөйләм берәмлекләрен төзү, лексик берәмлекләрнең мәгънәсен дөрес аңлау.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Схемалар буенча мәктәптә узган Белем бәйрәме турында диалог төзетә.

1 рәт.

-сорау

-җавап

-гаҗәпләнү. Сорау

-җавап

2 рәт.

-сорау

-җавап

-тәкъдим

-ризалашу

3 рәт.

-сорау

-инкарь итү

-хәбәр итү

-гаҗәпләнү



Диалог төзиләр (парларда эшлиләр).

Бер-берсен бәялиләр, уңышлысын сайлыйлар.

ШУУГ: парларда эшли белү.



ТБУУГ: схематик формада тәкъдим ителгән информацияне аңлау.



КУУГ: диалогта катнаша алу, башкаларны тыңлый һәм аңлый белү.



РУУГ: үзбәя, башкаларның эшчәнлеген бәяләү

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Дәреслектәге күнегүләрне эшләтү.



(7 бит, 2 күнегү. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп дәфтәрләргә язу, орфографик сүзлекләрдән тикшерү)

Орфографик сүзлекләр белән эшләтә.

Тактага җаваплар яктыртыла.



7 бит, 3 күнегү. Сүзләрнең антоним парларын табу. Алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.



Карточкалар тарата. Җөмләләрдәге хаталарны төзәттерә.



Астына сызылган сүзләрне антонимнары белән алыштырырга.

Кышын көннәр озын була. Җәен көннәр салкын була. Узган ел без Казанга бардык. Кичә Алсу кинога барды. Миңа әнием иске велосипед сатып алды.

Орфографик сүзлекләр белән эшлиләр. Сүзләрне дәфтәрләргә язалар. Телдән тәрҗемә итәләр. Бер-берсенең дәфтәрләре белән алмашып җавапларны чагыштыралар, бәялиләр.

























Карточкаларда эшлиләр. Дәреслекләрне ачып тикшерәләр. Бәялиләр.



ШУУГ: мөстәкыйль эшчәнлеккә әзер булу.



ТБУУГ: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен күрү, тиешле мәгълүматны табу өчен сүзлек куллана белү, гомумиләштерү.



КУУГ: үз фикерңне әйтә белү.



РУУГ: үзбәя, башкаларның эшчәнлеген бәяләү









Монологик сөйләмне камилләштерү



Т



өркемнәрдә эш: рәсем буенча, бирелгән сүзләрне кулланып, "Дәрестә" темасына хикәя төзетү.

Төркемдә хикәя төзиләр, бер укучы хикәяне сөйли. Башкалар бәяли.

ШУУГ: төркемнәрдә эшли белү.



ТБУУГ: рәсем буенча эшли белү, төп төшенчәләрне аеру.



КУУГ: үз фикереңне төгәл әйтә белү, монологик сөйләм оештыра алу, сыйныфташлар белән уку хезмәттәшлеген оештыру.



Предмет: "Дәрестә" темасы буенча хикәя төзи белү.



Рефлексия

Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, максатка ирешкәнлеке билгели, укучыларның эшенә бәя бирә.

Өй эшен аңлата.



1.7 бит, 4 күнегү. Бирелгән сүзтезмәләр белән җөмләләр төзергә, җөмләләрнең эчтәлеге буенча сораулар уйларга.



2.Белем алу турында 4 мәкаль язып килергә.



3.Белем бәйрәме белән котлау язарга.



Үз фикерләрен әйтәләр, смайликлар аша үзләренең белү-белмәү дәрәҗәләрен билгелиләр. Өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр.

ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү, уңыш, уңышсызлыкларның сәбәбен ачыклау.



ТБУУГ: дифференцацияләнгән бирем

КУУГ: әңгәмәдә катнашу.



РУУГ: үзбәя, индивидуаль һәм коллектив эшне дөрес бәяли белү























































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал