7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарской литературеҮткәннәрне кабатлау2 класс

Разработка урока по татарской литературеҮткәннәрне кабатлау2 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Тема:"Теманы йомгаклап,биремнәр эшләү"

</<font color="#000000">

2 нче сыйныфта,рус телле укучылар өчен

татар теленнән ачык дәрес планы

Төзүче:Зирекле урта гомуми белем

бирү мәктәбе укытучысы Хадиуллина

Гөлсинә Наил кызы.



Дәреснең темасы:" Теманы йомгаклап,биремнәр эшләү"



Дәреснең максатлары

Белем бирү максаты.

1. « Татар халык ашлары» темасы буенча сөйләм телен үстерү.

2. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын кабатлау.

2. Өстәлдә нинди предметлар барын әйтә, сорый белү, биремнәр эшләү.

3."Безнең гаилә" темасына караган лексиканы кабатлау.

Үстереш максаты.

1. Кирәкле информацияне сайлап алырга өйрәтү.

2. Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәтү.

3. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбия максаты.

Татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.

Дәрес тибы.ЛГКК



Дәресне җиһазлау.

1. Татар милли ризыклары;

2. Дәреслек 2 сыйныф татар теле автор Р.З Хайдарова, эш дәфтәрләре;

3. Шәхси эшләү өчен карточкалар;

4. Ноутбук,"Татар халык ашлары "темасы буенча презентация , слайдлар ,карточкалар.















Дәрес этаплары





Этапның эчтәлеге

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү ,балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.





-Исәнмесез укучылар!

-Исәнмесез укытучы апа!

- Хәерле көн, балалар.

-Хәерле көн укытучы апа!

-Хәлләрегез ничек?

-Яхшы,рәхмәт.

-Сезнең хәлләрегез ничек?

-Минем хәлләрем яхшы, рәхмәт

2. Уңай психологик халәт тудыру.

Психологик яктан уңайлы булу,балаларга күңеллелек булдыру.

-Ә хәзер №1номерлы укучылар басыгыз . Бүген ничәнче число?Рәхмәт,утырыгыз.

-№2номерлы укучылар басыгыз. Атнаның кайсы көне?.

Рәхмәт,утырыгыз.

-Ә хәзер дәфтәрләрне ачабыз числоны язабыз.Рәхмәт.

.Куллар урнында,

Аяклар урнында,

Аркалар туры,

Утырабыз,дөрес матур!

Релли-Робин структурасы

2.Өй эшен тикшерү

Сингапур методын кулланып тикшерү. .

Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау,үзләштерү,

өй эшен тикшерү















Балалар сезгә өй эше нәрсә бирелгән иде кем әйтә?

1-нче төркем .Үзең турында сөйләргә.

2-нче төркем .Әни-әтиең кайда эшли шул турыда сөйләргә .

.

- Хәзер әйдәгез өй эшен тикшереп алыйк .

1-нче төркем №1,3 сан укып китә.

2-нче төркем№2,4 сан сөйләп китә.

-Молодецлар, өй эшенә бирелгән биремне бик әйбәт үтәгәнсез,рәхмәт балалар.

3. Яңа теманы аңлату.

1.Татар милли ризыклары , аларның дөрес әйтелеше өстендә эшләү.(2-13 слайдлар.) материалны презентацияләү

Кызыксындыру уяту ,авазларны дөрес әйтү









-Балалар сез презентациядә нәрсә күрдегез.

-төрле-төрле ризыклар

-Без аларны ничек атыйбыз.

-Татар халык ашлары.

-Димәк,безнең бүгенге дәрестә "Татар халык

ашлары" (балалар белән әйтү)темасы буенча кабатлап бирем эшләдек.

-Безнең бүгенге дәреснең максаты нинди булыр икән

(Балалар белән әйтү)

  1. Үткәннәрне кабатлау

."Безнең гаилә" темасына караган лексиканы кабатлау)

2.Сөйләшү оештыру . 14 слайд

Бу сөйләшүне балаларның сөйләм телен арттыру өчен куллану.

Мин ....... яратам. Ә син нәрсә яратасың?

Минем әни ... пешерә, ә синең әниең нәрсә пешерә?

3.Сүзлек эше . 15,16 слайд

Текстны тәрҗемә иткәндә кулланы,сүз байлыгын арттыру өчен куллану.

  • Кунак-гость;

  • Әзерләде- приготовила;

  • Пешерде -испекла;

  • Хәерле көн-добрый день;

4.Хәзер без сезнең белән 2 нче бирем эшлибез

Карап бару , хаталы сүзләрне төзәтү, балалар белән тәрҗемә итү,укучыларга чылбыр буенча уку.

Сорауларга җавап бирү.



.

Сүзләрне уку ,артык сүзне табу.





4.Ял минуты " Шүрәле белән бию"17 слайд.



8. Белем- күнекмәләрен ныгыту.

1."Адашкан" уенын уйнау. (21 нче слайд)

  • Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзне җыярга.

Кәч-кәч Лешбә

Почкамөч Маккой

Бөгәяди Чәмәрәп

Быйкысты

Маккой

КОНЭРС

2.Үзеңә почмак сайлау - КОНЭРС



Сүзләр язылган карточкалар тарату

(.Әти,әни,эне,кыз,апа,абый.,әби,бабай.Өчпочмак,бәлеш,кош теле,кыстыбый,коймак)

Укыйлар,дөреслеген тикшерәләр.Үткәннәрне кабатлау ,активлык юнәлтү .

-Балар мин сезгә "Гаилә" һәм "Милли ризыклар" темасына каралган сүзләр таратам ,бер минут вакыт бирәм ,сез шул сүзне укып үзегезгә почмак сайларга тиеш буласыз.Сез әзерме?









9. Йомгаклау. 22 слайд.

Балаларга түгәрәк ясалган битләр бирелә ,шул түгәрәккә кояш рәсеме ясыйлар.5,4.3(үрнәк слайдта)



  1. Укучылар, без нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди милли ризыклар беләсез?Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?Әйдәгез үз-үзебезне билгеләп карыйк

"5"ле-билгеләре баса

"4"ле-билгеләре баса

"3"ле-билгеләре баса

(Ни өчен үзеңә" 5,4,3" ле куйдың сорала,нинди авырлыклар туры килде?,теманы барыгызда аңладыгызмы.?)

10.Өйгә эш: 23 слайд.



Әйдәгез әле ,балалар көндәлекләрне ачабыз, өй эшен язып куябыз.

1. бирем. 91 бит, 10 нчы күнегү

2.бирем Гаиләң турында язып килергә.

Өйгә эшне язабызда әниләрегез белән бергә пешереп килгән ризыклар белән чәй эчеп алырбыз.

.Дәрес өчен бик зур рәхмәт!







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал