7


  • Учителю
  • Конспект по татарскому языку на тему 'Яшелчэлэр хэм жилэк-ьимешлэр'

Конспект по татарскому языку на тему 'Яшелчэлэр хэм жилэк-ьимешлэр'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Резеда Илкам кызы

3 нче А сыйныфы (татар төркеме)

Тема: Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. БСҮ. Кышкы матурлык.

Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне ачу.

Дәреснең максаты:

1. Исемнең берлек һәм күплек саннары, күплек сан кушымчалары турында мәгълүмат бирү.Күплек сан ясаучы кушымчалар белән танышу. Исем турында белемнәрне ныгыту. Авазларның дөрес әйтелеше өстендә эшне дәвам итү.

2. Бирелгән мәгълүматның иң әһәмиятлесен аерып алырга өйрәтү. Төркемдә эшләү,аралаша белү һәм фикер осталыгын формалаштыру.

3. Табигатьне саклау, әйләнә-тирәнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Җиһазлау:

Техник чаралар: проектор, интерактив такта, ноутбук, презентация.

Таратма материал: битләр, мэнэдж мэн.

Кулланылган структуралар: Хай файф, Клок баддис, Микс - фриз - груп,

Континиус Раунд Робин

Дәрес этаплары

Дәрес барышы.

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы.

Эшләү өчен без бүген төркемнәргә бүлендек. Мэнэдж мэт структурасы буенча төркемнәрдә эшләрбез.

2.Өй эшләрен тикшерү. Кем? Соравына 5 , нәрсә? соравына 5 сүз язып килергә иде. Эшләрне бәяләү.

3. Актуальләштерү. Экранда кышкы урман рәсеме.

Әңгәмә.

-Сез рәсемдә нәрсә күрәсез? (урман, агачлар)

- Нинди ел фасылы сурәтләнгән? (кыш вакыты)

-Урманда нәрсәләр яши? (аю, бүре, куян, поши, керпе һәм кошлар)

- Аю йоклаган шул урманга барасыгыз киләме?

- Әйдәгез, җыеныйк та урманга экскурсиягә барыйк.

-Кышкы урманга бару өчен безгә ниләр кирәк була?

- Чаңгы, куртка, башлык, бияләй, итек.

1) Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә керәләр? (Исем)

2) Исем нәрсәне белдерә?(предметны)

3)Исем нинди сорауларга җавап бирә? (Кем? Нәрсә?)

-Бу әйберләр урманга баргач, һәркайсыбызга да кирәк булачак. Аларны күп итеп алыйк әле. Нәрсәләр алабыз?

  • Чаңгылар, курткалар,башлыклар, бияләйләр, итекләр.

  • Димәк, бу предметлар нинди санда? (Бу предметлар күплек санда).

  • Ә берлек санда булса ничек була? (Чаңгы....)

  • Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән?

  • ( Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.)

  • Алдыбызга нинди максат куябыз?

  • (Исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын белү)

4. Яңа материалны аңлату этабы.

  • Без урманга килеп җиттек. Әйдәгез, экскурсияне башлыйбыз. Иң беренче урманда үзеңне ничек тотарга кирәк? (еракка кереп китмәскә һ.б.)

  • Урманда нәрсәләр бар? (Агачлар, кошлар, хайваннар).

  • Тавышланмыйча гына без хәзер шуларны күзәтербез. Мин сезгә кошлар һәм хайваннар рәсемнәре күрсәтермен, ә сез шуларны дәфтәрегезгә язып барырсыз.

  • Дәфтәрләргә бүгенге числоны язып куйыйк. Слайдларда рәсемнәр күрсәтелә, исемнәрен атау, урманда җәнлекләр күп булалар бит, аларны күплек санда язарсыз). Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.) Кайсы җәнлекләрне без кышкы урманда очратмыйбыз? (Аю, керпе). Ни өчен? (Чөнки алар йоклыйлар).

Клок баддис. (Эшләрне тикшерү)

  • Укучылар, әйдәгез, сәгать уникедә билгеләнгән дуслар белән очрашабыз.(Иптәшләрен табалар). Кемнең аяк киеме ачыграк төстә шулар сүзләрне укый башлыйлар. Сезгә 20 секунд вакыт бирелә. Хәзер калган балалар укыйлар. Шулай ук сезгә дә 20 секунд вакыт бирелә.

Укытучы. Минем дә сезнең җавапларны тыңлап карыйсым килә. 1-2 укучының җавапларын тыңлау. Ә хәзер бер- берегезгә рәхмәт әйтегез, урыннарыгызга утырыгыз.


  • Нинди кисәкләр безгә исемнәрнең күплек санын ясарга ярдәм итте?(лар,-ләр)

  • Калын сүзләргә нинди кисәкләр ялганды?(лар)

  • Нечкә сүзләргә нинди кисәкләр ялганды?(ләр)

  • Бу сүз кисәкләрен без кушымчалар дип атыйбыз. Аларны рус телендәге кебек аерып күрсәтәбез.

  • (Дәфтәрләрдә күплек сан кушымчаларын аерып куябыз. Сүзне 3 нче номер астындагы укучылар чиратлап әйтеп баралар. Кушымчаны аерып әйтәләр)

  • Дәрес башында без кая килдек әле? (Урманга)

  • Урман сүзен күплек санга куыйк әле. (Урманнар).Шулай ук куян, саескан сүзләренә нинди кушымчалар ялгадыгыз?

  • -нар.

  • Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

  • Борын авазларына беткән н,м, ң сүзләренә -нар,-нәр куш-ры ялгана. Кемнәр дөрес кушымча ялгамаган, төзәтеп куегыз.

  • Нәтиҗә. Димәк, исемнәрнең күплек санын ясау өчен -лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары кирәк.

  • Калын сүзләргә калын кушымчалар, нечкә сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана.

  • ФИЗМИНУТКА. Микс - фриз - груп.

(Укучылар музыка астында бииләр, музыка туктагач, укытучы сан белән бәйле булган сорау бирә. Алар шул сан буенча берләшеп басалар.) Сораулар.

1). Табигатьтә ничә ел фасылы бар? (4)

2).Сез ничәнче класста укыйсыз? (3)

3).Сезнең бүген ничә дәрес? (5)

4)."Урман" сүзендә ничә сузык аваз? (3)

5).Исемнәргә ничә төрле күплек кушымчасы ялгана? (4).


7. Өйрәнелгән материалны кабатлау этабы.

- Өйрәнелгән сүзләрне кулланып, "Кышкы матурлык" исемле хикәя төзибез. Континиус Раунд Робин структурасы буенча эшлибез. Алдан әзерләп куелган биткә төркемнәрдәге беренче укучы беренче сорауга җавап яза. Аннан калган укучылар чиратлашып дәвам итәләр. Күплек кушымчаларын да кулланырга онытмагыз. (Вакыт бирелә). Экранда сораулар.

-Кышкы урман нинди?

-Урман Һавасы нинди?

- Анда нинди агачлар үсә?

- Урманда нинди җәнлекләр яши?

- Нинди җәнлекләр кышкы йокыда?

- Урманда нинди кошларны очратабыз?

- Аларга урманда азык җитәрлекме?

- Азык эзләп алар кая киләләр?

-Кышкы урман сезгә ошыймы?

Эшләрне тикшерү. Дүртенче номер астындагы укучылар эшләре белән таныштыралар. Хикәяләрне тыңлау.

8. Бәяләү этабы. Дәрескә нәтиҗә ясау.

Исемнең күплек сан формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

  • Калын сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

  • Нечкә сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

  • -нар ,- нәр кушымчалары нинди авазларга беткән сүзләргә ялгана?

  • Бу кушымчалар белән без икенче дәрестә дә эшне дәвам итәрбез.

  • Дәресебез ахырына якынлаша. Сезнең өчен дәрестә иң кызыклысы нәрсә булды?

  • Нинди яңалыклар белдегез?

  • Билгеләр кую.

  • 9. Өй эше

  • Дәреслектәге 160 нчы күнегү һәм сайлап алу мөмкинлеге белән 158 нче күнегү.

  • Дәрес өчен рәхмәт. Сау булыгыз!





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал