7


  • Учителю
  • Татар теленнән дәрес конспекты[йы],[йэ] кушылмалары. Е,е хәрефләре.. 2 нче класс татар төркеме.

Татар теленнән дәрес конспекты[йы],[йэ] кушылмалары. Е,е хәрефләре.. 2 нче класс татар төркеме.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе"нең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Мохтар кызы Нургалиева

2 нче сыйныф татар төркеме.



ТЕМА: [йы],[йэ] кушылмалары. Е,е хәрефләре.



Максат: Укучыларның аваз һәм хәреф темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, аваз кушылмаларын аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.



Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча: Е хәрефе,[йы], [йэ] аваз кушылмаларын аеру; Е,е хәрефләренең язылышын ныгыту.

Танып-белү УУГ:Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү

Коммуникатив УУГ: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Регулятив УУГ: дәреснең темасын,максатын формалаштыру.

Шәхси УУГ: уку материалына карата кызыксыну уяту



Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.



Дәреслек: Харисов Ф.Ф. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). - Казан: Мәгариф, 2012.



ДӘРЕС ТИБЫ :Яңа материалны өйрәнү дәресе.



МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР:Практикум дәрес,биремнәр үтәү.



КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭН,

- КОНЕРС

- ТИК - ТЭК - ТОУ,

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.





Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру.



  1. Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле иртә укучылар!Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек.Анам телен - Тукай телен өйрәнергә дип килдек.

2.Оештыру өлеше:

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып авазлар һәм хәрефләр турында алган белемнәрне искә төшереп китәрбез.



3. Актуальләштерү:Сорауларга җавап:

-Нәрсә ул аваз?(авазны без ишетәбез һәм әйтәбез)

-Нәрсә ул хәреф?(хәрефне без күрәбез һәм язабыз)

-Сез нинди авазлар беләсез?(сузыклар һәм тартыклар)

-Татар телендә ничә сузык аваз бар?(9)

-Сузыклар ничә төркемгә бүленә?(калын һәм нечкә)

-Тартыклар ничә төркемгә бүленә?(яңгырау һәм саңгырау).

Бик яхшы укучылар.Хәзер белемнәрегезне тикшереп үтик. Конерс структурасын кулланабыз. Сезнең парталарда карточкалар ята.Анда төрле авазлар күрсәтелгән.Сез 1 карточканы алып, тиешле урынга басырга тиеш(калын сузык,нечкә сузык, яңгырау тартык,саңгырау тартык).









Укучыларның җаваплары тыңланыла, хаталарны укучылар үзләре төзәтәләр.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар без алдагы дәрестә я,ю хәрефләре турында өйрәндек .Я,Ю хәрефләре нинди авазларны белдерә?(я-йа,йә,ю-йу,йү ).

Е хәрефе -дәреснең темасы .

Китап -белем чишмәсе дигән мәкальдә е хәрефе нинди авазны белдерә?Е хәрефе нинди хәрефтән соң язылган?

"Бар, юк" уенын уйнау.

Мин сүзләр әйтәм, сез тыңлагыз да [э] авазы кергән сүзгә кул чабасыз:(керпе, көз, эз, дәфтәр, агач, эремчек, чиләк, себерке, күгәрчен, энҗе)

Кроссвордны чишү.







-Шулай итеп без бүген Е хәрефе турында өйрәнәбез.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Презентация ярдәмендә уку мәсьәләсен чишү.Елан рәсеме . Елан сүзен иҗекләргә бүлү,е хәрефенең сүздәге урынын , сүзнең калын я нечкә әйтелешле булуын , нинди аваз кушылмасын белдерүен билгеләү.Шундый ук эштиен сүзе белән эшләнә.



  1. </ Нәтиҗә ясау.(Калын сүзләрдә е-[йы],нечкә сүзләрдә е-[йэ],тартыктан соң килсә[э])



  1. Дәреслек белән эш.

129 нчы күнегү(укырга,калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлеп языгыз)

130 нчы күнегү(һәр юлда артык сүзне табыгыз)



III. Физкультминутка."Үрдәкләр"җырына төрле хәрәкәтләр ясау.



IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-ХАЙ ФАЙВ.

1. -Бирелгән сүзләрне 3 төркемгә бүлеп языгыз.( татар теле дәресләре өчен эшләнгән ЦОР кулланып).Парларда тикшерү.

2. - Алдагы эшне без ТИК - ТЭК - ТОУ(крестики нолики) структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.

- Моның өчен сезнең өсләлләрегездә карточкалар куелган .

- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

кыш



килде

аю

Яңа ел

тиен

декабрь

бәйрәм

бүләк



  • Сез хәзер сүзләрдән 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенга.

  • Башка сүзләр өстәргә ярый.

  • Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).

  • Вакытыгыз бетте.Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәмендә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз,истә калдырырга тырышасыз яки язасыз. -

  • Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.

  • Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.Вакыт китте (Таймер куела)

  • Бу сүзләрне ,җөмләләрне нинди темага берләштереп була?(Яңа ел бәйрәме)



V. Рефлексия: Дәреснең темасы нинди?

Нәрсә истә калды?

Нәрсә ошады?

Парлар бер-берсенә сөйлиләр. 1 минуттан укытучы һәр пардан бер укучыга сөйләргә тәкъдим итә.

1) Өй эше бирү: 131 нче күнегү,рәсем буенча җөмләләр төзеп языгыз

2) Билгеләр кую.



Дәрес бетте, чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал