7


  • Учителю
  • Литературно- музыкальная композиция 'Г. Тукай төшләре'

Литературно- музыкальная композиция 'Г. Тукай төшләре'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Г. Тукай төшләре

Г. Тукайның 125 еллык юбилеена багышлана

Максат. Г. Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, иҗат мирасынн өйрәнү теләге уяту, милли хисләр тәрбияләү



Җиһазлау. Презентация





Сәхнәгә чәчәкле келәм җәелгән, аның өстендә мендәр. Акрын гына музыка уйный. Музыка астында Г. Тукай келәмгә барып ята, күзләрен йома, акрын гына 4 хатын- кыз һәм Зәйтүнә керә. Репродукциядәгечә Тукайны әйләндереп ала.

Катнашалар: Габдулла , Тукай, 4 ана

Таныйсыңмы, безне ,Габдулла балам?. Бу бит без- сине тудырган әнкәң һәм мине алыштырган аналарың .

Габдулла. Аһ, нинди җылы йомшак куллар.Төшләремдә генә булса да алар җылылыгын татып калыйм әле. Бу мизгелләрне ничек тә озаккарак сузасы иде.

Ана. Булмый шул , балам, вакытыбыз бик тар. Таң атканчы киңәшләребезне бирип китик дидек. Менә балам тыңла әле



1 Ана. Сиңа миннән киңәш шул:

Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.

Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,

Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.

Ачып яшьрен хәзинәңне йөрәктән,

Сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән:



2 Ана. Кешеләр үзләрен анчак сөярләр,

Бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр.

Алар ерткыч, алардан читтә бул син,

Алар барда бүрең бер читтә торсын.

Серең белгәч, кызартырлар йөзеңне,

"Жүләр бу!"- дип ачырмаслар күзеңне.



3 Ана. Зинһар өчен, улым, кача күр, кош кеби, мактауларыннан,

Хәбәрдар бул ки шунда ау барыннан.

Әгәр басса сине бер- бер заманны

Еламый йомшармас хәсрәт вә кайгы,-

Утыр аулакка, кайда һич кеше юк,

Сабыйдай, тәмле- тәмле күз яше түк.



4 Ана. Килеп керсә берәү нәкъ шул чагында,

Сиңа мин бер киңәш әйтим тагын да:

Диген син: "Күзләрем никтер авырта,

Өзелми яшь ага, кич һәм дә иртә! "

1Ана. Онытма , балам, киңәшләребезне, сак бул!

Габдулла бәгърем, ә син мине онытмадыңмы? Бу бит мин, синең Зәйтүнәң, яшерен мәхәббәтең. Таныдыңмы мине ...

Минем дә бит сиңа әйтер сүзләрем бар. Менә тыңла әле

Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан,

Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан.

Көрәш угърында ар, тал, тирлә имгән;

Өмид итмә булышмакны ләимнән.

Әгәрчә зәррә мыскал һимммәте бар,

Аның артында тау- тау һиммәте бар

Сәгадәт талына менсәң- үзең мен;

Ни ярдәм килсә дә килсен үзеңдин.

Димәс һичкем: Минем аркамда менде,

Хәзер җүнләп сәлам дә бирми инде!"

Габдулла, , хәтта төшләремдә дә син мине кайгыртасың икән, рәхмәт сиңа , Зәйтүнәм

Җырлап торам , торган җирем тар булса да,

Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;

Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт

Хәзерге көн мылтык -ук атар булса да.

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,

Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;

Каләм кулда була торып, яшь шагыйрь гә,

Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү хәрам

Ачы булгач күңлем, шигърем ачы чыга,

Бәгъзан пешкән дип уйласам да - чи чыга;

Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,

Әллә ничек! - мыр-мыр чыга.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,

Әкрен -әкрен югарыга үрләп барам,

Тау башына менеп кычкырмакчы булсам,

Биек җир бит, егълырмын дип шүрләп калам.

Максуд җитәр: бара торгач- юл кыскарыр;

Әллә кайда яткан хиссият кузгалыр

Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим.

Тәңрем фәйзы минем күңелемә эз салыр





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал