7


  • Учителю
  • Әниләр көненә багышлап ясалган бәйрәм.

Әниләр көненә багышлап ясалган бәйрәм.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әти-әни белән бергәләп. (гаилә бәйрәме)


А.б. Исәнмесез кадерле кунакларыбыз! Хәерле көн, дуслар! Бүгенге кичебез, әниләр сезгә багышлана. Әни! Нинди матур яңгырашлы, йөрәккә ятышлы җылы исем. Әти белән әни булганда гына хөр күңел белән кайгы-хәсрәтсез яшисең. Әниләр гаилә иминлеге сагында торсалар, гаиләнең ныклыгы, тормыш хәле, йөрт-җирнең төзеклеге, бөтенлеге әтиләр кулында.

1 ук. Нигә бүген класста

Бик күңелле, бик ямьле?

Чөнки бүген кунакка

Әниләребез килде.

2 ук. Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәрдәй өй кирәк.

3 ук. Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм диеп

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул - солдатлар бәйрәме.

Без котлыйбыз аларны -

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

4 ук. Минем әти дә күптән

Солдатта хезмәт иткән.

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.

Үскәч солдат булырмын

Әтием кебек мин дә.

Аның кебек тырышып

Зарядка ясыйм көн дә.


Җыр.


5 ук. Әти янымда булганда

Бернәрсәдән курыкмыйм мин.

Аның сүзе миңа закон,

Әтиемне тыңлыйм мин.

6 ук. Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.

7 ук. Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

Яз килә, каршы алыгыз

Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме -

Әниләр, әбиләр-апалар,

Хатын-кызлар бәйрәме.

8 ук. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышынычын

Акласам ярар иде.

9 ук. Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил-көннәр.


Җыр.


10 ук. Әти булса өйдә ешрак

Өебез балкып тора.

Әниемнең дә йөзе якты,

Елмаеп кына тора

11 ук. Иң кадерле кешеләребез сез,

Әтием һәм әнием.

Сез булганга, без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

12 ук. Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын.

Әти-әниләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

13 ук. Бәйрәмегез белән котлап,

Әти-әни сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

14 ук. Сезгә булган чиксез хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.


Концерт номерлары.

Чәй эчү.


Философ булмаган әти,

Ә минем кирәкне белеп,

Өйләнгән минем әти.

Галим дә булмаган әти,

Ә миңа җылы кирәккәч,

Утын яруның рәтенә

Өйрәнгән минем әти.

Җырчы да булмаган әти,

Ә миңа бишек сиртмәсен

Зыңлап торганын ясарга

Өйрәнгән минем әти.

Рәссам да булмаган әти

Ә миңа салават күперен

Чыкта да күрә белергә

Өйрәтте минем әти.

Син алла да түгел, әти,

Фәрештә дә түгел, әти,

Син бары әти, әти!

Кызып-кызып бәхәсләшә

Бүген бездә малайлар

Нияз, Азамат, радис

Алмаз һәм Илвир.

Минем әни пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерә.

Телеңне йотарсың, малай

Ашап карасаң менә.

Өчпочмакка җитми инде,

Ни генә әйтсәгез дә.

Әнием кебек берәү дә

Пешерә белмидер лә.

Камыр тылсымга әйләнә

Минем әни кулында.

Кәнфит-прәннек кирәк түгел

Гөбәдия барында.

Чәк-чәк белән торт ясарга

Минем әни бик оста.

Тәмле, татлы ризыкларны

Әтием дә ярата.

Мактанмагыз малайлар,

Иң оста минем әни,

Сумса, пилмән, шәнгәләрне

Вәт пешерә, билләһи.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал